Татарстан Республикасы Ютазы
муниципаль районы “Урыссу гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениесе
Туган (татар)
тел әдәбиятыннан
6 нчы сыйныф өчен дәрес
эшкәртмәсе
(рус төркеме)
Дәрес темасы:
“Чын дус”
Туган (татар)
теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәрипова
Гөлназ Мөэмин кызы
2020 нче ел
6 нчы сыйныф
Рус төркеме
Дәрес темасы: “Чын дус”
(Наиләнең “Сабантуй”
газетасына язган хатына анализ)
Дәрес тибы: яңа белем бирү
Дәреснең максаты:
1. Өйрәтү максаты: әдәбият
теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Наиләнең “Сабантуй” газетасына язган хатына анализ ясау; монологик һәм диалог сөйләм телен үстерү.
2. Белем үстерү максаты:
укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим
фикерне аерып алу күнекмәләрен үстерү.
3. Тәрбияви: укучыларда
әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Эш формалары: индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет: укылган әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, анализлый белү.
Метопредмет: үз фикереңне
дәлилләп анализлый белү; белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана
белү.
Предметара: рус әдәбияты белән бәйләнеш.
Регулятив: бер-береңнең һәм үзеңнең дә эшләрен тикшерү, бәяләү;
дәреснең максатына туры китереп биремнәрне үтәү.
Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә,
башкаларны тыңлый белү, нәтиҗә чыгара һәм
аңлатып бирә белү, диалогта катнашу осталыгын
үстерү.
Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү; булган тискәре сыйфатларны
бетерү өстендә эшләү; ярдәмчел, намуслы булу кебек сыйфатларны тәрбияләү.
Дәрес тибы. Яңа белемнәр бирү.
Эш формалары. Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.
Җиһазлау. Мультимедия проекторы, презентация, кулланма материаллар, индивидуаль
карточкалар, дәреслек (Р.З. Хәйдарова)
Дәрес барышы.
1.
Оештыру.
Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар!
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның кайсы көне?
( Дежур укучы чыгышын тыңлау).
II. Актуальләштерү этабы.
Укытучы. Укучылар, экранга карыйбыз. Анда нәрсәләр сурәтләнгән?
1 слайд
(Кроссенс алымы буенча
укучылар дәреснең темасын билгелиләр. Шакмакларда дуслык темасына кагылышлы
рәсемнәр).
Укытучы. Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
-
Дуслык турында.
2 слайд. Дәреснең
темасы “Чын дус”
III. Укучыларның эшчәнлеген мотивлаштыру. Дәрескә максат кую.
Укытучы. Укучылар, сез “дус” сүзен ничек аңлыйсыз? Кайчан чын дуслык
барлыкка килә? Кемнең чын дусты бар? (балалар фикере тыңлана)
IV. Белемнәрне
гомумиләштерү һәм системалаштыру
3 слайд.
Сүзлек өстендә эш.
Берүзем – одна
Сөендем –обрадовалась
Кыен – неудобно
Тәкъдим – предложение
Укытучы. Хәзер сүзлек дәфтәрләрен ачабыз, сүзләрне дәфтәргә язабыз.
-
Ә хәзер шушы сүзләр белән
җөмләләр төзибез.
Укытучы. Укучылар,
Наилә исемле кыз “Сабантуй” газетасына хат язып җибәргән. Әйдәгез,
дәреслекләрне ачып, хатны укыйк.
( 63нче бит, 1нче күнегү)
-
Текстны укып, тәрҗемә итәбез.
-
Рольләргә бүлеп укыйбыз.
4 слайд. Укучылар 6
төркемгә бүленеп, “Блу ромашкасы” алымы буенча куелган сорауларга җавап
бирәләр.
1) Наилә белән Лена кая җыендылар? (гади сорау)
2) Берүзе дискотекага барырга уйлаган Наилә иптәш кызының
тәкъдименнән соң нинди хисләр кичерә? (ачыклаучы сорау)
3) Ни өчен Лена Наиләне берүзен калдыра? (аңлатуны таләп итә)
4) Әгәр Лена Наиләне Алсу белән таныштырып бергә йөрсәләр, ничек
булыр иде? (иҗади сорау)
5) Наиләнең үз – үзен тотышына сезнең мөнәсәбәтегез? (бәяләүче сорау)
6) Лена урынында булсагыз сез нишләр идегез? (практик сорау)
-
Һәр төркемнән бер укучы язган
җавапларын укып, тактага ромашка яфракларын ябыштыра.
Физкультминут. Укучылар чиратлап 2 шәһәр исеме әйтә, шул ук шәһәр
исемнәрен берсе артыннан берсе кабатлап, 2 төркемгә бүленәләр. Мәсәлән, Казан
шәһәренә туры килгән укучылар бер төркемгә, Чаллы шәһәренә туры
килгән укучылар – икенче төркемгә бүленеп басалар, кәгазь һәм маркер бирелә.
Беренче төркемнәрдәге укучылар дусларның уңай сыйфатларын яза, икенче төркем –
тискәре сыйфатлар яза. 2 минут вакыт бирелә. Вакыт үткәч, һәр төркемнән бер
укучы чыгып, җавапларны укый.
V. Дәреслектәге 65 нче бит, 4нче күнегү. Укучылар таблица буенча
теләгән вариантны сайлап, сорауларга җавап бирәләр.
- 65нче бит,7нче күнегү.
Парларда эш. Бирелгән ситуацияләр буенча диалоглар төзиләр.
Карточкалар белән эш. “Мәкальләрне дәвам ит”.
Парларда эш.
- Кош канаты белән,
... (кеше дуслары белән көчле)
- Дустың үзеңнән ...
(яхшырак булсын)
- Дус акчадан ...
(кыйммәт)
- Дуслыкта,
бердәмлектә ... (көч)
- Дуслык зур ...
(байлык)
- Дуслык тау ...
(күчерә)
Укытучы. Бик әйбәт укучылар. Димәк, дуслык – ул кешеләр
арасындагы нинди сыйфатлар, уңаймы, әллә тискәреме? (Фикерләр тыңлана).
Укытучы. Сез бик тырыш булып чыктыгыз, молодцы. Дуслык – зур байлык. Дуслар
безгә укырга, эшләргә, яшәргә булыша. Дуслык ул олы бүләк кенә түгел, ә бөек
хезмәт тә. Дусны табарга була, ә аны бик тиз югалтырга мөмкин. Чын дуслар булып
калу өчен нишләргә кирәк? (Фикерләр
тыңлана)
Рефлексия.
1.
Мин теманы аңладым, иптәшемә
дә сөйли алам – “5”
2.
Теманы аңладым, ләкин иптәшемә
аңлата алмый – “4”
3.
Минем өчен бу тема авыр булды
– “3”
Өй эше.
1.
66 нчы бит, 8нче күнегү
(язмача).
2.
Дуслык турында 3 мәкаль
язарга.
3.
Дәрестә укыган вакыйганы
үзгәртеп, хикәя язып карарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.