МБГУ “Саба муниципаль
районы Шәмәрдән лицее “Үсеш”
Дәрес
эшкәртмәсе
Тема
: Ё,ё хәрефләрен язу.
1
сыйныф
Укытучы :Мавлекаева З.Р.
Тема : Ё,ё
хәрефләрен язу.
Максат:
Ё,ё хәрефләрен , Ё,ё хәрефләре кергән сүзләрне язарга өйрәтү.
Бурычлар:
Ё,ё хәрефен язарга өйрәтү,
график күнекмәләрне үстерү,
сүз байлыгын арттыру,
телдән сөйләмнәрен үстерү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Шәхси: уку процессына
иҗади
якын килү.
Танып – белү:
-алынган белемнәрне гомумиләштерә белү,
-үзеңнең эшеңә бәя бирү,
- белгәннәреңне кулланып сорауларга җавап
таба алу,
Көйләгеч:
-
укытучы куйган план буенча эшли белү,
Коммуникатив:
-
үз фикереңне әйтә белү,
-
башка кеше фикерен тыңлый белү,
-
башкалар белән эшли белү,
Предметлы: -
-
Ё,ё хәрефләрен яза белү,
-
аваз-хәреф анализын ясый белү,
-
Ё,ё хәрефләре белән сүзләр яза белү.
Җиһазлар: язу дәфтәре, презентация,
компьютер,
проектор, .
Дәрес барышы:
I. Дәресне оештыру. Мотивлаштыру.
-Исәнмесез , укучылар! Хәерле көн!
Хәерле көн миңа!
Хәерле көн сиңа!
Хәерле көн сезгә!
Хәерле көн безгә!
-Барыбызга да хәерле көннәр теләп,
дәресебезне башлыйбыз.
-Барыгыз да дәрескә әзерме?
II. Яңа материалга әзерлек.(Табышмакларның
җавапларын таптыру)
1. Укучылар
, слайдка карагыз әле, нәрсәләр күрәсез?
А) Канаты бар җилпеми,
Эче җылы, җил тими.
Корыч йөрәкле кош ул,
Безнең яраткан дус ул.(самолёт)
Б)
Гаҗәп матур чикерткә.
Күзләре-
пыяла
Канатларын
әйләндерә
Җилләрне
бик тиз тоя.(вертолёт)
В)
Без иртә торабыз.
Безнең
бурыч –
Сезне
эшкә өлгертү. (шофёр)
-Ничек уйлыйсыз, бу сүзләрне нәрсә
берләштерә?
- Димәк без бүген нинди хәреф язачакбыз?
-Укучылар, ё хәрефе нинди аваз белдерә?
- Ул тартыкмы, сузыкмы ?
-Яңгыраумы, саңгыраумы ?
-Тартык һәм сузык булмагач, нинди аваз
икән?
2. ЦОР буенча эш.
А) сүзләрнең схемасын төзү;
вертолёт
шофёр
Б) Төшеп калган хәрефләрне куй.
Самол...т, бокс...р
В) Сүзләрнең рус теленә тәрҗемәсен яз.
Боргалак- вертолет, очкыч- самолет,
III. Яңа белемнәр ачу.
1. 1) язма һәм басма Ё,ё хәрефләрен
чагыштыру.
2) Ё хәрефен җептән төзеп карау;
3) Ё хәрефен
тактада язып күрсәтү;
4) һавада язу;
5) ике кул белән язу;
8)терсәк белән язу;
9) аяклар белән язу.
2. Ё,ё хәрефләрен дәфтәргә язу. (Үзара
тикшерү)
-Укучылар, дәфтәрләрне алыштырып
иптәшеңнең иң дөрес матур язган хәрефләрен билгеләгез..
IV.
Беренчел ныгыту.
1. Кушылмалар язу.
1) -Укучылар, безгә ё хәрефен башка
хәрефләр белән тоташтырып язарга кирәк. Әйдәгез кушылмалар карап китик әле.
Лё-ёл, фё-ёф, ёс-сё
3) Кушылмаларны дәфтәргә язу, язылышын
аңлату.
V. Ныгыту.
1. Слайдтан ё хәрефе кергән сүзләр
укыту. Шул сүзләрне дәфтәргә язу
Самолёт, вертолёт, шофёр
VI. Йомгаклау.
-Нинди хәреф язарга өйрәндек?
-Ё
хәрефе нинди аваз белдерә?
-Бүген алган белемнәрегезне кайда куллана
аласыз?
VII. Рефлексия
Уңыш баскычы. Смайликларны баскычка
куялар.
-Укучылар, кем
дәрестә аңлап җиткермәгән, алар смайликларны 1 баскычка куялар. Кем аңладым,
ләкин әле иптәшләремә аңлата алмыйм дип уйлый, алар 2 баскычка куялар. Ә инде
кем аңладым, мин иптәшләремә дә аңлата алам дип уйлый , алар 3 баскычка куялар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.