Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Получите деньги за публикацию своих
разработок в библиотеке «Инфоурок»
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru
Инфоурок Другое КонспектыРазработка урока по татарской литературе по творчеству Мухаммедьяра

Разработка урока по татарской литературе по творчеству Мухаммедьяра

библиотека
материалов


Тема: Хаклык һәм пакьлек җырчысы. (Мөхәммәдьяр иҗатын өйрәнүне йомгаклау).

Максат:1) Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле турындагы мәгълүматларны тирәнәйтү, поэмаларда күтәрелгән гуманизм идеяләрен, фәлсәфи фикерләрне, тел-стиль үзенчәлекләрен гомумиләштереп укучылар аңына җиткерү, әдип ассызыклаган әхлакый сыйфатларның бүгенге көн өчен дә актуаль булуын искәртү; 2) укучыларның сөйләмен, сәнгатьле уку күнекмәләрен, фикерләү сәләтен камилләштерү; 3) укучыларда толерантлык, милләтебез, үткәнебез, әдәбиятыбыз белән горурлану хисләре, шагыйрь иҗаты белән кызыксындыру тәрбияләү.

Җиhазлау: Мөхәммәдьярның рәсеме, китаплар күргәзмәсе («Дастаны Бабахан», «Идегәй» дастаны, Кол Шәриф «И күнел, бу дөньядыр» h.б.), Мөхәммәдьяр поэмаларыннан өзекләр язылган плакатлар, «Коръән» китабы, укучыларның проект эше, аудиоязма, мультимедиа, компьютер.

Дәрес барышы:


  1. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Кереш өлеш. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укучылардан тема һәм максатны формалаштыру

Слайд №1( Мөхәммәдьяр портреты)

-Әйе, димәк, бүген без Казан ханлыгы чорында яшәгән татар халкының абруйлы, олуг шәхесләренең берсе, катлаулы hәм авыр заманда халкын уйлап, ил язмышы өчен борчылып, аңа «мәрданәләрчә бил баглаган» бөек гуманист шагыйрь, гаделлек җырчысы Мөхәммәдьяр бине Мәхмүт иҗатын өйрәнүгә йомгак ясыйбыз. (Дәреснең темасын язып кую).

-Укучылар. Әйдәгез, хыялыбызда Казан ханлыгына күчәбез. Ниләр килә сезнең күз алдыгызга? (горур, бәйсез халкы, айлы мәчетләр, зур китапханәләр, h.б.)

-Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Җаваплар тыңлау)

Слайд №2. (ХVI гасыр Казан ханлыгы күренешләре)

(Күргәзмәдәге китапларны күрсәтү )

-Ләкин бәйсез халкыбыз кол ителә, байлыгыбыз талана, айлы мәчетләребез җимерелә. Нинди афәт килә халкыбызга?

(Яв.Иван тарафыннан 1552нче елның 15нче октябренда яулап алына)

-Бу көнне без хәзер ничек билгеләп үтәбез? әтер көне)

-Әйе, Тукайча әйтсәк, күпме михнәт чиккән безнен халык, күпме күз яшьләре түгелгән… Ләкин без бар,без яшибез. Казан каласы да hаман да нурлы, дәртле, моңлы. Нинди бәйрәмгә әзерләнә ул?

Слайд №3. (Хәзерге Казан шәһәре күренешләре)

III .Белемнәрне актуальләштерү.

-Әйе, 1000 еллык тарихы булган Казаныбызда тормыш гөрли, аның үткәне данлы, бүгенгесе шанлы, ә киләчәген ничек итеп күз алдына китерәсез?

(якты, тыныч, бәхетле, татарча сөйләшүче Казан)

«Бер гаҗиб бу шәhәр эче тулуг,

Барча шагыйрь булмыш, кечег hәм олуг»,- дип яза бөек Мөхәммәдьяр аның турында. Нәрсә аңлата бу шигырь юллары? (Димәк, әдәбиятыбыз чәчәк аткан.) Ләкин, кызганычка каршы, Казан ханлыгының әдәби мирасы тулысынча сакланмаган. Ни өчен? (Җаваплар тыңлана.)

Казан ханлыгы әдипләрен искә төшерик әле. Моның өчен тест эшләп алабыз.

Слайд №4.

Тест

Казан ханлыгы язучыларын сайлап алырга:

Хәсән Кайгы Дусмәмбәт

Мәхмүт Кашгарый Өмми Камал

Сәеф Сараи Казтуган

Чалгиз җырау Котб

Харәзми Й.Баласагунлы

Кол Шәриф Шәрифи

Мөхәммәд Әмин Мөхәммәдьяр

(Тестның дөреслеге тикшерелә, ,,Казан ханлыгы әдипләре“слайды ачыла).

IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

- Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле, иҗаты турында нәрсәләр мәгълүм? (Аның турында без иң элек әсәрләре аша беләбез, шагыйрьнең ,,Төхфәи мәрдан (,,Егетләр бүләге“), ,, Нуры содур“ ( ,,Күңелләр нуры“) поэмалары, ,,Нәсыйхәт“ шигыре билгеле.

- Шагыйрь әсәрләрендә үзе турында нинди мәгълүматлар бирә? (Исеме, атасы, рухани гаиләсеннән булуы, Мөхәммәд Әмин төрбәсендә моҗавирлек итүе h.б. турында өзекләр уку) .

Атымны кем тиб сорсаң, и шәhрийар,

Мәхмүд Хаҗи углы фәкир Мөхәммәдйар.

(«Төхфәи мәрдан», 99 б.)

Кем тәйу сорса атым ул шәәуар,

Атамыз Мәхмүд, догачы, исемем Мөхәммәдйар.

(«Нуры содур», 174 б.)

Мөхәммәд Әмин кабрендә, и шәhрийар,

Моҗавир ирурмән бәхи булуб зар.

(174 б.)

- Әсәрләре аша сез Мөхәммәдьярны нинди шәхес итеп күз алдына китерәсез? (кайгы-борчулы, диндар, халкын, яклаучы, юатучы, горур, бәйсез; талантлы сәясәтче).

Слайд №5. (Тарихчы, галим М.Әхмәтҗанов портреты).

(Тарихчы, галим М.Әхмәтҗановның Мөхәммәдьяр тормышы буенча эзләнүләре турында бер укучы чыгыш ясый.)

- Поэмалар төзелешенә күчәбез. Нинди уртаклыклар бар алар арасында?

(Парларда эш, укучылар яхшырак дип тапкан җавапларын бирәләр: тартмалы композициягә корылганнар, лиро-эпик характерда, Аллага, Мөхәммәд пәйгамбәргә, тәүге 4 хәлфәгә мәдхия укыла, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр күтәрелә h.б.)

- «Төхфәи мәрдан» поэмасының үзәгенә нинди мәсьәлә куелган? (кеше hәм аның дөньяда яшәве мәгънәсе)

- Шагыйрь фикеренчә, кеше кайчан буыннар хәтеренә кереп кала ала? (халыкка, илгә хезмәт итсә).

Мөхәммәдьярның шагыйрьлек миссиясе турындагы юлларын табып уку):

Ярмөхәммәд, сәңа бирмеш хак теле,-

Бу - фәләк багстанының былбылы.(40б.)

Сүзләмәкдә сән йөземни ак кыл.-

Сүзләремни ил күңлигә йомшак кыл(41б.)

Мән тәкый фәрман биләдүр hәр эшем.

Куймагам ил күңле өчен гәрдешем(66 б.)

-Тагын нинди фәлсәфи мәсьәләләрне яктырта шагыйрь? (яхшылык-яманлык, Алла кушканча яшәү, гаилә-мәхәббәт мәсьәләләре, хатын-кызны олылау, зурларга ихтирам h.б.)

Поэмадан шул мәсьәләләр чагылган юлларны табып уку:

Тел вә күңлең игри кылма кешегә,

Йөзең бер кыйл кәрәк иркәк-тешигә. (79 б.)

- Үз дәүләтебез белән яшәгәндә, халкыбызда хатын-кызларга караш бик югары булган. Тарихыбызда хәлиткеч роль уйнаган хатын-кызлардан кемнәрне беләсез? (Сөембикә, Нурсолтан).

Слайд№7.

Нуры содур” поэмасының бүлек исемнәрен атау, дөреслеген тикшерү

1.Гаделлек

2.Рәхим- шәфкатьлелек

3.Юмартлык

4.Тыйнаклык. Оялчанлык

5.Ислам дине өчен көрәш (мәҗүсилеккә каршы)

6.Сабырлык

7.Сүздә тору

8.Эчкерсезлек, дөреслек, тугрылык

9.Телне тыю, дәшми калу

10.Гафу итә белү

- Бу бүлекләрнең исемнәре нәрсә аңлата? (кешедә булырга тиешле әхлакый сыйфатлар)

- Аларның кешедә булырга тиешлеге турында кайда әйтелә? (Коръәндә).

- Димәк, шагыйрь әсәрләренә, төп чыганак итеп, «Коръән»не алган.

-«Коръән» турында ниләр беләбез? (мөселман халкының яшәү кануннары язылган изге китабы).

-Ә христиан динендәге кешеләрнең изге китабы ничек дип атала? (Библия)

-Димәк, Мөхәммәдьяр фикеренчә, кешеләр менә шушы әхлакый сыйфатларга нигезләнеп яшәсәләр, ил-тормыш нинди була? әхетле, тыныч, алга киткән h.б.) Бу сыйфатларның кирәклеген шагыйрь төрле сюжетлар нигезендә безгә җиткерергә тырыша. (Берничә хикәянең эчтәлеген сөйләү, гаделлек прицибына басым ясау).

V. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

- Мөхәммәдьяр - hичкайчан искерми торган шагыйрь. Аның гасырлар тирәнлегеннән килгән ядкярләре, кешегә өмет, мәхәббәт белән сугарылган, аны пакьләргә юнәлтелгән шигъри юллары безнең XXI гасырда да заманча яңгырый. Сез Мөхәммәдьярның актуальлеген нәрсәдә күрәсез?(парларда киңәшләшү).

(Бүгенге көндә hәрберебез әлеге сыйфатларны үзебездә тәрбияләсәк, заманыбызның проблемаларыннан котыла алыр идек)

- Нинди проблемалардан? (сугыш, терроризм, наркомания, эчкечелек, фахишәлек h.б.)

- Димәк, безнең киләчәгебез бәхетле булыр иде. Менә сез Мөхәммәдьярның бөеклеген, үлемсезлеген дәлилләдегез.

- Тагын бер дәлил:

Мөхәммәдьярның гадел идарә турындагы фикерләре Татарстан Дәүләтенең Төп Законында да чагылыш тапкан.

Анын 7 нче маддәсендә: Слайд №8:

«Дәүләт үз эшчәнлеген социаль гаделлек принципларында оештыра, халыкның барлык катлауларына лаеклы тормыш дәрәҗәсе тәэмин итү өчен кирәкле шартлар тудыра», - диелә. Бу үлемсезлекне шагыйрь үзе дә аңлаган (плакатны уку)

Сагынгайлар мөхибби бинә уаны –

Дога берлә сәүгдергәйләр аны,- дип язган ул.

(Физкультминутка)

- Ныклабрак уйлап карасаң, безгә Казан ханлыгы чорыннан килеп житкән мирасның иң зурысы, иң кадерлесе ул - безнең газиз татар телебез.

Хәзер «Нуры содур» поэмасыннан бер өзек тыңлыйбыз, тыңлаган вакытта әсәрнең теленә игътибар итегез. (Аудиоязмадан Ф.Галимуллин башкаруында өзек тыңлана).

- Нинди үзенчәлек сиздегез? (халык иҗатын хәтерләтә).

- Мөхәммәдьярның поэмалары гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган булуга карамастан (бу ул чорга хас күренеш), халык сөйләменә бик якын.

-Мөхәммәдьяр поэмаларына акыллы сүз әйтү, үгет-нәсихәт бирү хас. (Өй эшен тикшерү: поэмалардан канатлы сүзләр, мәкальләрне табып килергә бирелгән).

1.Иясен сыйласаң, этенә сөяк сал.

2.Кое казып, үзе төшкәй.

3.Асрама эт баласын, асылына тартар.

4.Сабыр берлә барча эш хасил булур,

Сабыр кылган даимән гакил булур.

5.Бәс ни килсә башка, бел, телдин килер,

Адәмигә нә ки кыйлса, тел кыйлыр. h.б.

VI. Йомгаклау. Рефлексия.

«Җилдәй исеп китәр вакыт – язлар, көзләр,

Җирдә ядкяр булып калыр бу сүзләр,» - диеп язган бөек Мөхәммәдьяр.

Әйе, кешелекнең иң мөкаддәс теләкләрен бөтен талант көчен биреп җырлаган Мөхәммәдьярның исеме дә, шигъри авазы да ядкяр булып калган. Аның кабатланмас шәхесе хәзерге заман әдипләрен дә иҗатка рухландыра. Сез дә аның тормыш юлын, иҗатын өйрәндегез, проект эшләре үтәдегез.

,,Матур әдәбиятта Мөхәммәдьяр образы“ дигән эше белән укучы чыгыш ясый, күргәзмәдән китаплар күрсәтелә, якташ шагыйрь Разил Вәлиевнең, Мөхәммәдьярга бәйләп, шагыйрьлек миссиясе турындагы юллары

укып күрсәтелә)

Слайд №9

Хаксызлыкны күреп, ярсыйм, шашам,

Матурлыкны күреп тезләнәм.

Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,

Йә булмаса үзем үзгәрәм...

-Укучылар, сезгә дәреснең кайсы моментлары аеруча ошады? (Җаваплар)

-Дәреснең кайсы өлешләрен иң әhәмиятлесе дип саныйсыз? (Җаваплар)

-Мөхәммәдьяр әсәрләре ничә буын халкыбызны тәрбияләп килгән. Без дә, аларны өйрәнеп, үзебезгә нинди акыл алдык? (Нәтиҗәләр ясау, аларны дәфтәрләргә язып кую):

  • кеше, башкаларны сөендереп, рәнҗетмичә, пакь гамәлләр кылып, гадел яшәргә бурычлы;

  • кеше кылган эш-гамәлләренең үзенә кире әйләнеп кайтуын онытмаска тиеш;

  • кеше үзендә матур әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә тиеш;

  • кеше илен, халкын сөяргә, аңа хезмәт итү өчен көчен кызганмаска тиеш.

- Бу сүзләр-Мөхәммәдьярның безгә әйткән васыяте, алар тормышыгызда маяк булып калсын иде.

VII. Өй эше.

Слайд №10:

I вариант:

«Мөхәммәдьяр – хаклык hәм пакьлек җырчысы» темасына сочинение язарга.

II вариант:

иҗади эш:

,,Нуры Содур“ның XI бүлеген язып карарга.

VI. Билгеләр кую.

(Вакыт калса, укучылар башкарган проектларга кыскача күзәтү ясала).










Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Специалист в области охраны труда
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

“Хаклык һәм пакьлек җырчысы”

( 9 нчы татар сыйныфында Мөхәммәдьяр иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе)

Максат:1) Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле турындагы мәгълүматларны тирәнәйтү, поэмаларда күтәрелгән гуманизм идеяләрен, фәлсәфи фикерләрне, тел-стиль үзенчәлекләрен гомумиләштереп укучылар аңына җиткерү, әдип ассызыклаган әхлакый сыйфатларның бүгенге көн өчен дә актуаль булуын искәртү; 2) укучыларның сөйләмен, сәнгатьле уку күнекмәләрен, фикерләү сәләтен камилләштерү; 3) укучыларда толерантлык, милләтебез, үткәнебез, әдәбиятыбыз белән горурлану хисләре, шагыйрь иҗаты белән кызыксындыру тәрбияләү.

Җиhазлау: Мөхәммәдьярның рәсеме, китаплар күргәзмәсе («Дастаны Бабахан», «Идегәй» дастаны, Кол

Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»
Курс повышения квалификации «Страхование и актуарные расчеты»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»
Курс профессиональной переподготовки «Организация технической поддержки клиентов при установке и эксплуатации информационно-коммуникационных систем»
Курс профессиональной переподготовки «Деятельность по хранению музейных предметов и музейных коллекций в музеях всех видов»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности специалиста оценщика-эксперта по оценке имущества»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинговой деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Информационная поддержка бизнес-процессов в организации»
Курс профессиональной переподготовки «Управление качеством»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Репетиторы онлайн

✅ Подготовка к ЕГЭ/ГИА
✅ По школьным предметам

✅ На балансе занятий — 1

Подробнее