Инфоурок Технология КонспектыРазработка урока по технологии 6 класс "Төсле бизәкләр белән бәйләү. Компьютер ярдәмендә бәйләү схемалары төзү".

Разработка урока по технологии 6 класс "Төсле бизәкләр белән бәйләү. Компьютер ярдәмендә бәйләү схемалары төзү".

Скачать материал

ТЕХНОЛОГИЯ-6

Тема: Төсле бизәкләр белән бәйләү.  Компьютер ярдәмендә бәйләү схемалары төзү.

Максат:

1.     Жаккард бәйләме техникасы белән таныштыру һәм компьютер ярдәмендә бәйләү схемалары төзергә өйрәтү.

2.     Бәйләү энәләре белән бәйләү мөмкинлекләре белән таныштыруны дәвам итү

3.     Укучыларның технологик карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

      4. Әйләнә -табигать тирәбезгә карата хөрмәт, кызыксыну, табигатькә сакчыл  караш тәрбияләү.

Бурычлар:

I.  Белем бирү

-әйләнә-тирә дөнья турында тәэсирләр туплап, белемнәргә, күнекмәләргә ирешү;

- төрле технологик  операцияләрне үтәү өчен белем һәм күнекмәләрне туплый белү;

-  модельләштерү алымнары белән таныштыру;

- конструкцияләү техникасы белән танышу;

- интернет челтәре белән эшләү, аралаша белү;

- схемалар буенча  эшли бел

II. Үстерешле

- практик эшчәнлек вакытында образлы хәтерне,интуитив һәм логик фикерләү сәләтен үстерү;

- игътибар күнекмәләрен үстерү;

- эстетик зәвык һәм матурлыкның серләрен аңлау сәләтен  үстерү;

- тойгылар һәм күзаллаулар нигезендә  балаларның фантазиясен үстерү;

III. Тәрбияви

- укучыларда хезмәт күнекмәләрен булдыру өстендә эш алып бару;

- өйрәнгәннәрне практикада куллану;

- хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек, эш күнекмәләрен булдыру;

- эстетик тәрбия бирү;

Материал: дәреслек, интернет материаллары, презентация

Җиһазлау: компьютер

Дәрес барышы.

1.     Оештыру моменты- 1 мин

Уңай психологик халәт булдыру.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн телим, Сезгә! Бүген безнең технология дәресенә кунаклар килгән. Укучылар,  сезнең  кәефләрегез ничек? Минем кәефем  дәрес башында бик яхшы (“Смешарик”ны тактага беркетәм).  Һәр укучы үзенең кәефен билгели.

 

2.Актуальләштерү

5мин

Ә хәзер үткән теманы кабатлап, өй эшен тикшереп алырбыз. Аның өчен мин сезгә биремнәр язылган карточкалар өләшәм. Карточканың үзендә дөрес дип санаган  җавабыгызны языгыз.

1.Резинка төрен билгеләргә.

 

 

 

 

 

 

 

 

1.     Полотно төрләрен билгеләргә.

https://mysekret.ru/wp-content/uploads/2017/11/viazanie-chulochnoi-spicami-1.jpg

 

Уң  як 

 

 

 

 

 


Уң як тоташ бәйләме

 

Двухсторонняя платочная вязка

 

Шәл бәйләме

 

Уң  якСул  якИзнаночная гладь - образец простого узора, связанного спицами, лицевая сторона Ð˜Ð·Ð½Ð°Ð½Ð¾Ñ‡Ð½Ð°Ñ гладь - образец простого узора, связанного спицами, изнаночная сторона

 

Сул як тоташ бәйләме

 

Сул  якУң  якЖемчужный мелкий - лицевая сторона Ð–емчужный мелкий - лицевая сторона

 

Энҗе бизәге

 

2.     3х3 резинкасын бәйләү схемасын төзергә.

 (Партадашлары тикшерә, экранда җаваплар һәм  бәяләү баллары күрсәтелә, анализ ясала, партадашлары  билге куя).

 

6

Х

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Х

4

Х

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Х

2

Х

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Х

 

                  Сул күз     Уң күз

Бәяләү баллары.

Һәр дөрес эшкә  1 балл

Җыярга мөмкин булган баллар саны – 7

7 балл     – “5” ле

5-6 балл – “4” ле

3-4 балл – “3” ле

 

4. Уку мәсьәләсен кую.

Дәреснең бурычларын билгелиләр, сорауларга җаваплар бирәләр.

 

Без дәресләрдә челтәр энәсе белән дә, бәйләү энәләре белән дә схема буенча бәйләү үрнәкләрен карадык  Бүгенге дәресебезнен темасын һәм максатларын билгеләү өчен экранга карыйбыз. Рәсемнәрдәге эшләнмәләрне бәйләү өчен нинди эш кораллары һәм материаллар кулланылган?  Бу эшләнмәләрнең бәйләү техникалары безгә танышмы?

3 (582x604, 227Kb)

 

https://avatars.mds.yandex.net/get-pdb/225396/dbd16bc3-8897-4b8b-acd8-fedaea51b28c/s1200?webp=false

 

https://pic3.kidstaff.net/pictures_user/179/473384/8187675/473384_20141229011513_1954_600x600.jpg

 

 

ҖАВАПЛАР:

-         1 нче рәсем схема буенча бәйләү энәләре бәйләнгән.

-         2 нче рәсем схема буенча челтәр энәсе белән бәйләнгән.

-         3 рәсемдә төсле җепләр кулланып  бизәкләр  бәйләнгән. Ләкин аның бәйләү техникасы безгә  таныш түгел.

-Димәк, бүгенге дәрестә без сезнең белән  төсле җепләр  белән бизәкләр  бәйләү техникасы белән танышырбыз.  Төсле бизәкләр белән бәйләүне икенче төрле  күптөсле жаккард бәйләме дип атыйлар. Бу исем Франция  уйлап табучысы  Жаккард  белән бәйле. Өй эшенә  Жаккард турында мәгълүмат табарга бирелгән иде.  Безне Аглиуллин Инсаф таныштырып үтә.

- Жозе́ф Мари́ Жакка́р 1752 нче июлендә  Франциянең Лион шәһәрендә тукучы  гаиләсендә туа. Башта ул китап төпләүче янына өйрәнчек булып урнаша, аннан соң тукучы булып эшли башлый. 1790 нчы елда ул беренче туку станогы, аннан соң туку станогы уйлап таба һәм аны 1804 нче елда Парижга  алып китә. Наполеон  I  Жаккардны 3000франк күләмендә пенсия белән бүләкли. Шулай ук аның станыннан  файдаланучылар 50 франк түләп барырга тиеш булалар. 1840 нчы елны Жакарга  Лионда һәйкәл куела.

- Дәреслекнең  34 параграфын ачабыз. Дәфтәрләргә числоны һәм теманы язып куябыз. (Тактага алдан языла)Дәреснең темасын билгеләдек. Хәзер максатларын ачыкларга кирәк. Төсле бизәкләр бәйләү өчен без нәрсәләр белергә тиеш соң?

1.     Жаккард бәйләме техникасы белән танышырга.

2.      Рәсем дөрес килеп чыксын  бәйләү схемалары төзергә

3.     Бизәк ясаганда  төсләрне дөрес куллана белергә

-Дөрес, бизәк ясаганда төсләрне дөрес куллана белергә кирәк. Төсләр түгәрәген искә төшерик. Бәйләү схемалары төзегәндә контраст төсләр кулланыла.

4.     Яңа материал белән таныштыру.

 Хәзер бүгенге теманың икенче өлешенә күчәбез, бәйләү схемасын төзү юллары белән танышып китик.  Схеманы шакмаклы дәфтәр битенә  төсләр һәм шартлы билгеләр ярдәмендә  төзергә була. Схемада шулай ук так  һәм җөп рәтләрне, шартлы билгеләрнең нинди төс аңлатканын күрсәтергә кирәк.

https://pp.userapi.com/c543109/v543109361/2f2ac/ben3WD39tO4.jpg

Эффектные узоры спицами. Схемы, описание

Бәйләү схемаларын  компьютер ярдәмендә төзергә була.

http://s61.radikal.ru/i171/1311/54/4868e6d588d2.jpg

Компьютер ярдәмендә бәйләү схемалары төзү.

Технологик карта.

1.     Microsoft Office Excel  программасын кабызырга.

2.     Бизәк ясау өчен, озынлыкка һәм киңлеккә никадәр шакмак кирәк булса, курсор белән шулкадәр шакмак билгеләргә.

3.     Инструментлар панелендә Формат (Формат), ачылган исемлектә Багана киңлеген (Ширина столбца) сайларга һәм 2,14 билгесен куярга. Бертигез үлчәмдге шакмаклар килеп чыгар.

4.     Шрифт (Шрифт) инструментлар панелендә Чикләр  (Границы) сайларга һәм Барлык чикләрне (Все границы) куярга.

5.     Курсорны кирәкле шакмакларга куеп, инструментлар панелендә  Буяу төсе (Цвет заливки) сайларга .

6.     Инструментлар панелендә  Шартлы форматлау ( условное форматирование) – шакмакларны билгеләү кагыйдәләре (правила выделения ячеек) – тигез (равно) – тамга куябыз – Куллану  ( пользовательский)  - төс сайлыйбыз –ОК. Кирәкле шакмакларга шушы тамганы куябыз. Берничә шакмак рәттән булса, шакмакларны билгеләп берничәсенә берьюлы тамганы куярга мөмкин.

7.     Схеманы “Бәйләү схемасы” исемле папкада сакларга.

8.     Схемаларны  төсле принтерда  бастырып чыгарырга.  Әгәр дә сезнең төсле итеп бастыру  мөмкинлегегез булмаса, төсләрне  шартлы билгеләүне кулланып, схема төзергә мөмкин. (ДӘРЕСЛЕК белән эш 175 бит, 99 рәсем) Ячейкаларны буяу урынына символ куюны башкарырга; Кертеп кую (Вставка) инструментлар панелендә Символны (Символ) сайлап алырга. Тычканга басып үзегезгә ошаган тамганы сайлап алырга һәм Кертеп куюга (Вставить), ә аннары  Ябаргага (Закрыть) басарга. Схема белән янәшәдә шундый ук тамга куярга һәм бу тамга белән нинди төсне билгеләгәнегезне янына язып куярга. Мәсәлән, кызыл (рәс.99)

 

Ә хәзер ял итеп алыйк. Физкультминутка үткәрелә

 Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.

 

-         Дәреслекнең  176 битен ачабыз .Практик эш № 26  карыйбыз һәм компьютерда Жаккард бизәге схемасын ясыйбыз. Компьютерлар артында утырганчы  үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

 

-         Технологик карталар эленә. Укучылар мөстәкыйль эшлиләр. Укытучы күзәтә, булыша.

 

III. Рефлексия.

 Рефлексив кабатлау.  Укучылар , дәрес ахырына якынлашып килә? Кәефләрегез ничек? Үзгәрешләр бармы?  СМЕШАРИКИ

1. Әлеге дәрестә сез нәрсәләргә өйрәндегез?.

- Бизәкләп бәйләү техникасы  белән таныштык.

- Excel программасында  бәйләү өчен схема төзергә  өйрәндек.

2.Нәрсә кыен булды?

- Рәсем ясау

3. Нәрсә кызыклы булды дәрестә

Бишинә белән  төсле җепләрдән бизәкләр бәйләү техникасы белән танышу. Хәзер үзебез дә бизәкләп бәйләргә өйрәнә алабыз

2  Молодцы.  Дәрестә актив булдыгыз.. Бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнарын бәяләп, билгеләр куела.

3.     Өй эше бирү.

1)    П. 34  1-3 сорауларга җавап

2)    Дәфтәргә шартлы билгеләр ярдәмендә төсле бизәкләр бәйләү өчен схема сызарга.

3)    177 бит  бирем  Интернетта  Архангельск өлкәсенең районнарында киң таралган төсле бизәкле   төньяк бәйләве турында материал табарга. 

4)    Бәйләү өчен бәйләү инәләре һәм  схемада ничә төрле төс кулланган булсагыз, шул төсләрне алып килерг.

 

 

 

4.     Яңа белемнәрне үзләштерү дәресенең структурасы.

1)    Оештыру этабы.

2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3)    Белемнәрне актуальләштерү.

4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5)    Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

6)    Яңа белемнәрне ныгыту.

7)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

8)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по технологии 6 класс "Төсле бизәкләр белән бәйләү. Компьютер ярдәмендә бәйләү схемалары төзү"."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Противопожарный инженер

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 989 материалов в базе

Материал подходит для УМК

Скачать материал

Другие материалы

Деловая игра «Дизайнер» Тема программы: Технология ведения дома. Тема урока: Выполнение эскизов элементов интерьера. 6 класс
  • Учебник: «Технология. Технологии ведения дома», Сасова И.А., Павлова М.Б.,и др./ Под ред. Сасовой И.А.
  • 24.10.2019
  • 956
  • 18
«Технология. Технологии ведения дома», Сасова И.А., Павлова М.Б.,и др./ Под ред. Сасовой И.А.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.11.2019 324
    • DOCX 992.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайнетдинова Рузалия Зуфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13338
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика инструктажа и обучения в социальном учреждении по вопросам трудовой деятельности

180 ч.

3300 руб. 1650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Технология: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель технологии

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 968 человек из 77 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 565 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания технологии с учетом реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 300 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 081 человек

Мини-курс

Психологические вызовы современного подростка: риски и профилактика

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 125 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 33 человека

Мини-курс

Профессиональное развитие педагога: успехи и карьера в образовании

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Введение в медиакоммуникации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе