Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Разработка урока по теме "И.Гази Оч Мэхмут"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Разработка урока по теме "И.Гази Оч Мэхмут"

библиотека
материалов


Язучы Ибраһим Газинең

«Өч Мәхмүт»

хикәясен анализлау


Максат: «Өч Мәхмүт» хикәясен өйрәнүне дәвам итү, бәйләнешле сөйләм үстерү; фикерләү сәләтен арттыру, әдәби әсәргә анализ бирергә өйрәтү, автор иҗатына кызыксыну тудыру; шәхестә яхшылык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Кулланма: компьютер, мультимедиа проекторы, экран, магнитофон, аудиокассета, язучының портреты.


Үткәрде: Борай 3 нче санлы урта гомум белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галләмова Рәмзия Сыйфат кызы

Сыйныф: 6.




2010

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру.

(Әкрен генә «И, туган тел!» көе уйный).

Хәерле көн! Исәнмесез, укучылар!

Саумысыз!

Саумы, кояш!

Саумы, дустым!

Саумысыз, укытучым!

Кояш! Галәм! Туган җир!

Безгә җан тынычлыгы бир!

Кәефләрегез ничек, укучылар?

Күңелләребез тагын да күтәренке булсын өчен, әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаю бүләк итик.

Менә шулай ешрак елмаеп, ягымлы булсагыз, сезгә һәм яныгыздагы кешеләргә күңелле булып, барлык уй-хыялларыгыз да тормышка ашыр!

  1. Дәреснең темасын билгеләү.

Укучылар, сез үткән дәрестә язучы Ибраһим Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясен өйрәнә башлаган идегез. Бүген әсәр өстендә эшләүне дәвам итәчәкбез.

Язучы Ибраhим Газинең ««Өч Мәхмүт» хикәясен анализлау.

Дәреснең эпиграфы « Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!»

М.Җәлил

III Өй эшен тикшерү.

Укучылар, сезгә нинди өйгә эш бирелгән иде? (Хикәянең беренче өлеше буенча сорауларга җавап бирергә. Икенче өлешне укып, эчтәлеген белергә).

Яхшы. Укучылар, әйдәгез, башта әсәрнең бүлекләренә исем бирик. (укучылар тәкъдим итә)

Вариантлар:

1. «Өч Мәхмүт». «Безнең мәктәптә өч Мәхмүт бар».

2. «Мүтәй».Укытучы абыйның Мүтәй турында хикәясе .«Мүтәй килә, бәрде – екты булыр үзегезне!»

- Ә хәзер бергәләп сорауларга җавап бирү өстендә эшлик.

1. Әсәр кем исеменнән хикәяләнә? (Мәхмүт исемле малай исеменнән)

2. Ни өчен язучы И. Гази хикәяне «Менә шундый малай бар иде» дип үзе сөйләми икән?

(Мәхмүт безнең яшьтәшебез, классташыбыз кебек. Шуңа да аның сөйләгәнен йотлыгып тыңлыйбыз. Аның «авызына» карап торабыз. Ул үзе безгә эндәшеп, тыңламас җиреңнән тыңларлык итеп сөйли. Бәлки, автор үзе сөйләсә, ул кадәр җылы кабул итмәс идек).

Әйе, хикәяләү I нче зат исеменнән бирелә. Героебыз Мәхмүт еш кына сезгә дә эндәшә: ( Ничек дип?)

- Әйттем бугай…

- Әйтми торыйм әле, ярыймы?

- Кайсы Мәхмүт яхшырак?

3. Укучылар, хикәядә өч Мәхмүт турында сүз бара. Сезнең күз алдыгызга кайсы Мәхмүт ачыграк, җанлырак, тулырак булып күз алдына килде?

( Минем уемча, укытучы абый. Ул укучыларын дәртләндерә белә. Гади, ягымлы. Хезмәт дәресләренә ихтирам, кызыксыну тәрбияли. Яхшы иптәш. Һәр укучыга тигез мөгамәләдә.)

- Мәхмүт укытучысына ихтирамын нинди җөмләләр белән характерлый? («Берсен без яратабыз, хәтта бераз куркабыз да». «Мәхмүт абыйдан без шүрлибез». «Борылып караса, шул инде безгә җиткән, аңлап алабыз.»)

- Укучылар,Кәтүк Мәхмүткә хикәяләүченең карашы нинди? Ничек характерлый?

(«Укып йөрегән була»

«Хезмәт дәресе кулыннан килми бичараның»

«Җанталашып эшләгән була»

«Беләкләре неп-нечкә, бармаклары салам»

«Үзе – җебен сүтеп аткан кәтүк»

«Мәхлук җан»

«Бите күке йомыркасы төсле»)

  • Сезнең карашка Кәтүк Мәхмүт нинди?

(Юкка-барга үпкәләми, яхшы укый, ихлас күңелле, шат табигатьле)

- Ә безнең өченче Мәхмүт ниндирәк малай?

(Масаерга ярата, белем ягы чамалы, иптәшенең көчсезлегеннән көлә.)

- Ә шулай да өченче Мәхмүтнең сезгә ошардай уңай сыйфатлары бармы? (Әйе, ул укытучысын хөрмәтли, ихтирамлы, тере, хәрәкәтчән, мавыгучан, спорт ярата.)

- Ә Мәхмүтнең сөйләм теле нинди? Игътибар иттегезме?(Матур. Кайнарланып, дәртләнеп, ышандырып, дәлилләп сөйли. Өндәү, сорау җөмләләрне оста куллана).

- Сез аның нинди образлы фикерләренә игътибар иттегез?

(Китаптан табалар)

(«Ай киттем, ел киттем, энә буе җир киттем» - әкияткә охшаш; «Йодрык хәтле тимер», «Җебен сүтеп аткан кәтүк»- чагыштыру, «Хикмәт беләктә түгел, ә йөрәктә» - халык мәкаленә охшаш .

  • Шулай итеп, өч Мәхмүт хакында сөйләшкәннән соң, алар Һәрберсе безнең алга аерым ачык килеп басты.

(таблица күрсәтелә)

Укытучы Мәхмүт абый

«Кәтүк» Мәхмүт

«Мактанчык» Мәхмүт

Гади ,

ягымлы,

мөлаем,

яхшы иптәш,

барысына да тигез мөгамәләдә, укучыларын дәртләндерә, күңелләрен күтәрә

юкка-барга үпкәләми, яхшы укый,

тырыш,

ихлас күңелле,

шат табигатьле

Укытучысын хөрмәт итә,

ихтирамлы,

хәрәкәтчән,

спорт ярата,

сөйләм теле матур

ор сүзле)



  • Укучылар, сезгә бишенче биремдәге сүзләрнең мәгънәсен аңлатырга иде. Мондый мәгънәдәге сүзләр татар телендә ничек аталалар? (Фразеологик әйтелмәләр).

(Дәфтәрләрендә эшләнгән булырга тиеш).

«Чүпкә дә санамыйбыз»

«Җанталашып»

«Теленә шайтан төкергән»

«Чатыр-чотыр килеп тора»

«Мәхлук җан»

  • Алар ни өчен кулланыла? (Әсәрне җанлы, кызыклы итә. Телнең эмоцианальлеген, сәнгатлелеген арттыра.)

  • Әйе, аларны «Сүз җәүһәрләре дип тә атыйлар»

(Сүзләр, мәгънәсен аңлатып, экранда чыга).

«Чүпкә дә санамыйбыз» - санга сукмыйбыз, исәпкә алмыйбыз, танымыйбыз.

«Җанталашып» - ихласлык белән

«Теленә шайтан төкергән» - телгә бик оста

«Чатыр-чотыр килеп тора» - бертуктаусыз сөйли

«Мәхлук җан» - мескен.

  1. Хикәянең 2нче бүлеген анализлау.

  • Укучылар, әсәрнең икенче өлеше тагын да мавыктыргычрак итеп бирелгән. Бу бүлектә илебез тарихында мөһим булган нинди вакыйга турында сурәтләнә? Быел , укучылар, нинди Бөек бәйрәмне каршы алырга әзерләнәбез? (Бөек Җиңүнең 65 еллыгы)

  • Хәзерге тыныч тормышыбызнын, бәхетебезнең кадерен белер өчен, үткәннәргә ешрак әйләнеп кайту кирәк,укучылар.

  • Уйлап карыйк әле, ни өчен хезмәт укытучысы Мәхмүт абый балаларга «Мүтәй» турында сөйләргә булды икән?

(Укучыларының үзләренең иптәшләре Кәтүк Мәхмүтне гел җәберләп, кимсетеп, мыскыл итеп карауларына аның йөрәге әрни. Шул хәлләр аңа үзенең авыр балачагын искә төшерә).

Сугыш бер кешене дә, бер өйне дә читләтеп үтмәде. Сугыш Мәхмүт исемле малай яшәгән авылга да кара кайгы булып килде.

Авылда типсә тимер өзәрлек ир-атларның берсе дә калмады. Тормыш көтү, колхоз эше бөтенләе белән хатын-кыз, Мәхмүт ише малайлар кулында калды.

Шул юлларны китаптан табып укыгыз.

(Авылда хатын-кыз да бала-чага өелеп калды. … Ат башына буе да җитми, шуннан үзегез аңлагыз инде. 163 б.)

- Укучылар, малайны үз исеме белән дә (әти-әнисе куштырган исем белән) йөртмиләр бит ичмасам! Ничек кимсетәләр? (Китаптан укыйлар: «Мүтәй» дип кенә йөртәләр. «Әнә Мүтәй килә, бәрде-екты үзегезне!» «Әнә Мүтәйне җибәрегез, андый хәтәр эшне Мүтәй генә башкарып чыкса чыгар».)

- Гаиләдә атасы урынына калган Мүтәй нинди эшләр башкара? (Эчтәлек сөйләү. 163 бит. Азаккы абзацтан “Ул заманда атлы эштә эшләүчегә … егетнең күңелен рәнҗетәләр иде).

- Мүтәйне хезмәт фронтына озату хакында сөйләшик. Аны кайларга озаталар? (Укучылар җавабы)

- Бер баруда Мүтәй кайтмады. Мүтәй кая югала? (Укучылар жавап бирә.)

- Менә шул вакыйга, укучылар, безнең мактанчык Мәхмүтне үзгәртеп җибәрә. Ә ничек? (Мүтәй сугыш авырлыкларын күргән, аны хаксызга рәнҗетеп, көлгәннәр. Шушы гаделсезлек безнең Мәхмүтнең күңелен әрнетә)

- Ә Мүтәй кем була соң ул, укучылар? (Ул хезмәт укытучысы Мәхмүт абый.)

- Укучылар, шушы вакыйгадан соң Кәтүк Мәхмүткә иптәшләренең карашы үзгәрә. Ничегрәк? (Кәтүккә икенчерәк карый башлыйлар, мыскыл итмиләр, хезмәт дәресләрендә булышалар. Кушаматы да төшеп кала)

- Ә сезнең арада, укучылар, мактанчык Мәхмүт кебек, тар күңеллелек күрсәтеп, көчсезләрне кыерсытучылар булса, ни эшлисез? Сезнең класста бу мәсьәләне ничек хәл итәсез ? (Җавап).

- Иптәшеңне, сыйныфташыңны мыскыллау бер дә егетлек түгел. Үсә-үсә сез мыскыллаган иптәшегез дә сезгә караганда да зуррак уңышларга ирешергә мөмкин. Алтын куллы кеше булып, зур абруй казанырга мөмкин.

- Бу әсәрдә сүз күңел матурлыгы турында барды. «Матурлык, яхшылык» сүзләре, сез уйлаганча, ниләрдән гыйбәрәт? Аңлатыгыз. Мин сезгә “яхшылык” сүзенең модулен төзергә тәкъдим итәм. Модульнең нигезен кояш итеп сурәтлик. Чөнки кояш – тынычлык, шатлык, җылылык, изгелек символы.

hello_html_27bb89a5.gifИЗГЕЛЕК МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК



Матурлык Әдәплелек


КИҢ КҮҢЕЛЛЕЛЕК ЯРДӘМЧЕЛЛЕК

Шул мәгънәләрне эченә алган нинди халык мәкаль-әйтемнәре, язучы-шагыйрьләрнең акыллы фикерләрен беләсез?

Кешедә бар нәрсә дә матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле һәм уйлары да» А.П. Чехов.

Дөньяны матурлык коткара” Ф.М. Достоевский.

«Хаталарны тану – көчлелекнең билгесе»

«Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы»

«Беләге юан берне җиңәр, белемле меңне җиңәр»

«Үзеңнән олыдан сабак ал!»

«Яхшылыкка елан да баш ия».)

Без кулланган мәкаль –әйтемнәрнең тирән мәгьнәсе башкорт халкының мәңге үлмәс «Урал батыр» эпосында да чагылыш таба.Әйдәгез, укучылар, шул юлларны бергәләп укыйк.




Дөньяда мәңге калыр эш –

Ул да булса яхшылык.

Күккә дә очар – яхшылык.

Суга да батмас – яхшылык.

Телдән дә төшмәс – яхшылык

Шулай итеп, укучылар, талантлы язучы Ибраһим Гази сүз жәүһәрләрен оста файдаланып, зур фикерләрне «дилбегә буе» үгет-нәсихәт сөйләмичә генә, безнең күңелләргә салып куйды.

  • Авторның мәңге саекмас чишмәне хәтерләткән сүз хәзинәләрен оста

куллануын аның «Мәүлия нигә көлде?» хикәясен укыганда да сизгәнсездер, шулаймы?(Әйе, бу хикәядә Мәүлия исемле кызның юк-бар юрауларга ышанып, имтиханын бирә алмаудан куркуы сөйләнә.)

  • Укучылар, матур әдәбиятта бүгенге без өйрәнгән әсәрнең эчтәлегенә охшаш әсәрләр очратканыгыз бармы? (Ю. Яковлев «Рыцарь Вася». Гәүдәгә тулы гына малай хакында. Иптәшләре мыскыллыйлар. Суда батучыны коткара. Әмма үзе коткарганын әйтми. Суга баткан малайны икенче – мактанчык Вася өенә җитәкләп алып кайта. Линейкада горур кыяфәттә басып тора. Ә коткаручы малай : «Мине ул түгел, менә бу егет коткарды», - ди)

Өйгә эш. Үз фикерләрегезне белдереп, хат язарга.

«Мәхмүткә хат» («Укытучы Мәхмүт абыйга хат»)

Билгеләр кую. Йомгаклау.

Халкыбызның гасырлар буена җыелган тормыш тәҗрибәсе беркайчан да ялгышмый. Чынлап та – хикмәт беләктә түгел, йөрәктә! Дәреснең эпиграфына игътибар итегез: “Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белан горурлан!». Шулай итеп, нинди нәтижә ясыйбыз?

( Нәтиҗә: кешенең күңеле саф булырга тиеш. Изгелек кылып, яхшылыкка омтылып, матур яшәргә!)

  1. Дәрес М.Жәлилнең “Бер үгет” шигыре белән тәмамлана.

Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Укуыгызда уңышлар телим.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 10.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров2491
Номер материала ДВ-047089
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх