Инфоурок Другое КонспектыРазработка урока по теме "И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен анализлау

Разработка урока по теме "И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен анализлау

Скачать материал

Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районы Иске Турай урта мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

Тема:

 

И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен анализлау.

 

(8 сыйныфта компьютер технологиясенә нигезләнгән

 ачык дәрес эшкәртмәсе)

 

 

 

 

 

 

Үткәрде:

Ярмәкәй районы Иске турай урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Каримова А.Т.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2012

Максат:

-                               баллада билгеләренә таянып, әсәрне анализлау;

-                               логик һәм иҗади фикер йөртү күнекмәләрен булдыру;

-                               гаделлекне яклау, матурлыкны саклау өчен көрәшү – кеше тормышының төп мәгънәсе икәнлеген аңларга ярдәм итү.

 

Җиһазлау. И.Юзеевның портреты, компьютер.

Искәрмә: дәрес планында компьютер ярдәмендә бирелә торган материал күрсәтеп барыла, балаларның җаваплары җәя эчендә бирелә.

 

Дәрес барышы.

 

I. Оештыру: максатны, бурычларны билгеләү.

Өй эшен тикшерү. Нәрсә ул баллада соравына җавап бирдерү.

Укучылар сөйләгәннәр тезислап экранда күрсәтелә.

Баллада:

-                               фантастик сюжетлы лиро-эпик әсәр;

-                               вакыйгалар кискен каршылыкка (конфликтка) корыла;

-                               драматизм көчле бирелә;

-                               геройлары – җанландырылган табигать күренешләре, тереклек ияләре.

 

 

II. Балладаны анализлау.

1. Укытучы балладаны сәнгатьле итеп укып чыга. Сүзлеккә игътибар ителә: җиргә беректе – тырышып эшләде

былбыл – сандугач

сөмбел, төнбоек – чәчәкләр

сүрелә - кими, бетә. (Экранда күрсәтелә).

2. Бер баладан сюжетны кыскача гына сөйләтү.

3. Укучылар, экранда күрсәтелгән баллада билгеләренә игътибар итик. Бу әсәрне, чыннан да, баллада дию дөрес буламы? (Әйе, чөнки аның вакыйгалары фантастик эчтәлекле: каргалган урында бакча үстерү, еланнарның былбылларга үрелүе, аларны юк итү. Геройлары – кошлар, еланнар һәм бакчачы). Балаларның җаваплары күптөрле булачак, җәя эчендә аларның кыска вариантлары язылып барыла.

4. Әйе, укучылар, бу шулай. Ә хәзер балладаны тулырак итеп анализлау эшенә керешик.

Әсәрнең конфликты нәрсәдә чагыла? Ул нинди строфада күренә? Моны билгелик. (Укучылар бакчага еланнар ияләшү һәм тереклек ияләренә аларның куркынычы, шулай итеп, матур бакча тормышының кискен үзгәрүе турында сөйлиләр.Түбәндәге юлларны укып китәләр.

                   Чү, ни бу?

                   Әллә соң күзенә күренә?

                   Гөлләргә, тирәккә

                   Еланнар үрелә). Экранда күрсәтелә.

Конфликт әсәрне ничә өлешкә бүлә? (Ике өлешкә. Конфликт һәрвакыт ике каршы якны китереп чыгара. Беренчесендә - матур бакча тормышы, икенчесендә - еланнар тыныч тормышны боза).

Дөрес. Без аны ике зур вакыйга итеп алыйк, һәрберсен аерым өлешләргә таркатып, аларга исемнәр куйыйк. Укучылар укыйлар, өлешләрне билгеләп баралар, һәр өлештә нәрсә турында сөйләнүеннән чыгып, исемнәр куялар. (Беренче вакыйга - дүрт өлешкә, икенче вакыйга шулай ук дүрт өлешкә бүленә, түбәндәгечә исемнәр куела). Экранда күрсәтелә.

 


I вакыйга. Матур бакча тормышы.

- Каргалган ташландык җир.

- Бакчачының хезмәте.

- Бакча – тырыш хезмәт җимеше.

- Даны еракларга тарала.

 

II вакыйга. Еланнар тыныч тормышны боза.

- Еланнардан котылу юлы.

- Бакчада ямь бетте.

- Үкенү.

- Даны сүрелү.


 

Вакыйгаларның үзәгендә кем тора? (Бакчачы).

Бу образның тоткан роле нинди? Һәр ике вакыйгада да ул бертөсле итеп бирелгәнме? Иң элек каршылыклы якларның өлешләренә күз салыйк. (Экранда күрсәтелә). Алардагы төп фикерләрне күрсәтегез. (I вакыйгада – даны еракларга тарала, II вакыйгада даны сүрелә диелгән).

Ни өчен? (Чөнки бакчачы башта бакча утыртты, бөтен кешегә дә рәхәт иде. Соңыннан ул, еланнардан котылам дип, бакчаның ямен бетерде).

Төп нәтиҗәләрне чыгарыйк. Укучылардан моны бер җөмлә белән әйттерергә тырышырга кирәк. (Бакчачы матурлык тудырды – I вакыйга, матурлыкны юк итте – II вакыйга).

Димәк, вакыйгалардагы төп фикер белән нәтиҗә бер үк нәрсә икән бит, алар тыгыз бәйләнештә.

Бакчачы матурлыкны юк итәргә, бетерергә теләмәгәндер бит. Сез ничек уйлыйсыз? (Әлбәттә, юк. Ул моның өчен үкенә). Бу өзек укыла. Экранда күрсәтелә.

                  Тигезсез көрәштә

                  Ул һәлак булсачы...

                  Кабере өстенә

                  Былбыллар кунсачы...

 

                 Төзәтер иде ул

                 Шул еллар ялгышын,

                 Үзгәртер иде ул

                 Былбыллар язмышын...

Балладада драматизм көчле дигән идек. Моны кайсы строфадан күреп була? (Драматизм бакчачының хисләрендә, аның үкенүендә күренә, хәсрәте зур.

                Тирәндә-тирәндә

                Хәсрәте, сагышы

                Арттыра газабын

                Былбыллар тавышы...).

Экранда күрсәтелә.

Бакчачының төп ялгышы нәрсәдә? (Ул былбылларны куарга түгел, ә еланнарга каршы көрәшергә тиеш иде).

Димәк, ул нинди юлны сайлаган? (Җиңелрәк юлны: былбылларны бетерде).

Укучылар, балладаның геройлары җанландырылган табигать, тереклек ияләре дигән идек. (Экранда баллада билгеләре кабат күрсәтелә). Бакчачыдан кала тагын нинди образлар бирелгән? (Еланнар, былбыллар).

Бу образларны символик образлар дип әйтеп буламы? (Әйе. Елан – ул дошман, ә былбыллар – җырчылар, ягъни шагыйрьләр).

Бу балладада без өйрәнгән бер чорга ишарә юкмы? Х.Туфан турында өйрәнгәндә, Сталинның шәхес культы чоры турында гади генә итеп аңлатылган иде, шуны искә төшертергә тырышабыз. Кем дә булса моны барыбер искә төшерә. (Ул чорда шагыйрьләр, язучылар күпләп төрмәләргә утыртылган, юк ителгән).

Әйе, укучылар. Бәлки И.Юзеев шул вакытлар турында әйтергә теләгәндер. Чыннан да, илнең рухи байлыгын – шагыйрьләрен бетерү – халык файдасына булмагандыр. Автор шуңа борчыла.

                   Килсә дә бакчага

                   Яңа яшь былбыллар,

                   Юк булган былбыллар

                   Шикелле кем җырлар? (Экранда күрсәтелә).

Бәхеткә, яшь былбыллар - яшь шагыйрьләр элеккеләрнең эшләрен дәвам иттеләр. И.Юзеев үзе дә шул былбылларның берсе, дип йомгак ясала.

 

III. Өй эше. И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында” балладасын сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

 

IV. Билгеләр куела.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по теме "И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен анализлау"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Администратор баз данных

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 097 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.10.2015 2592
    • DOCX 48 кбайт
    • 25 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Каримова Альмира Талгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Каримова Альмира Талгатовна
    Каримова Альмира Талгатовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18214
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

GR: аспекты коммуникации и взаимодействия с государственными органами

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Преодоление фобий: шаг за шагом к свободе от социальных источников страха

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов и критиков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе