Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Разработка урока по теме " Сравнительная степень прилагательных" (5 класс)

Разработка урока по теме " Сравнительная степень прилагательных" (5 класс)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

5 нче сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теле дәресе.

 
Тема: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. 


Максат: 1. Укучыларны сыйфат турында төшенчә белән таныштыру; 
исемнән чыгып сорау куярга; аны башка сүз төркеменнән 
аерырга өйрәтү; сыйфат дәрәҗәләренең кушымчалары белән 
таныштыру; предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның 
фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү. 
2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстә- 
кыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү. 
3. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү. 
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү, ГКФ. 
Җиһазлау: Дәреслек, таблица, магнитофон, урман рәсеме, карточка, дид. 
материал. 
Дәрес барышы. 
1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез балалар! 
Матур үтсен көнебез!
 
Көләч булсын йөзебез!
 
Булыйк һәрчак әдәпле,
 
Отыйк матур гадәтне.
 
Дөрес, матур утырыйк,
 
Тырышып җавап бирик.
 
2.Актуальләштерү.
 
- Бүген сыйныфта кем кизү?
 
- Укучылар, бүген көн нинди?
 
- Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.
 
- Кыш көне тагын нинди көннәр була?
 
- Кышын буранлы, карлы, болытлы, җилле көннәрдә була.
 
- Бүген ничәсе?
 
- Февраль ае елның кайсы фасылына керә?
 
- Кыш айларын санагыз әле.
 
- Кыш көне табигаьтә нинди үзгәрешләр була?
 
3. Фонетик зарядка.
 
4. Ребусны чишеп, дәреснең темасын табу. (Сыйфат)
 
Әйе, без өйрәнәчәк сүз төркеме сыйфат ( имя прилагательное) дип ата-
 
ла. (Дәреснең темасы, максаты әйтелә).
 
5.Яңа теманы аңлату.
 
Укчылар сез рус теленнән сыйфатны беләсез. Әйдәгез русча кагыйдә-
 
сен искә төшерик.
 
Имя прилагательное – часть речи, которая обозначает признак предме-
 
та и отвечает на вопросы какой? который?. В предложении имена
 
прилагательные являются определением или сказуемыми.
 
Татар телендә кагыйдә болайрак яңгырый .
 
Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? Сорауларына җавап
 
биргән сүз төркеме сыйфат дип тала.
 
Ә хәзер карандаш һәм китап сүзләренә нинди? дигән сорауны куеп ка-
 
рыйк, сүзтемәләр төзик.
 
-Карандаш нинди? (озын, кыска, каты, гади, төсле).
 
-Китап нинди? (калын, яңа, төсле, матур, кызыклы).
 
Әлеге сүзләр предметның нәрсәсен белдерә? (билгесен)
 
6. Таблица өстендә эш.
 
Таблицадан күренгәнчә, сыйфат предметның төрле билгесен белдерә
 
алалар.
 
Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык)
 
Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр, ачы торма)
 
Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык, яссы такта)
 
Күләмен ( зур өй, биек тау, кечкенә күл)
 
Массасын ( җиңел, авыр)
 
Характерын ( акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке)
 
Һәр билгегә 5 әр сыйфат уйлап яз.
 
7. Ситуатив күнегүләр нәтиҗәсендә сыйфат дәрәҗәсенә күчү.
 
Как скажешь, о том что:
 
-это платье красивое;
 
- а это платье красивее;
 
- у меня платье длиннее, а у тебя короче;
 
- тот дом маленький , а этот ещё меньше;
 
- эта кукла новее;
 
- твой костюм красивее;
 
- снег белее платья.
 
Укучылар без эшләгән ситуатив күнегәләрдәге сыйфатлар чагыштыру
 
дәрәҗәсендә иде.
 
Ә хәзер таблицага игътибар итик. Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар.
 
1. Гади дәрәҗә( Положительная степень)
 
2. Чагыштыру дәрәҗәсе (Cравнительная степень)
 
3. Артыклык дәрәҗәсе (Превосходная степень)
 
4. Кимлек дәрәҗәсе (Уменьшительная степень)
 
Җөмләдә аергыч , хәбәр , хәл булып килә ала.
 
1. Аергыч. Матур җәй килде (Наступило прекрасное лето).
 
2. Хәбәр. Көн матур ( День хороший).
 
3. Хәл. Ул матур яза (Он пишет красиво).
 
(балаларга сыйфат дәрәҗәсе таблицасын бирү).
 
8. Сүзлек өстендә эш.
 
Кигән кебек – как будто одели
 
Табу – найти
 
9. Текст өстендә эш.
 
Ә хәзер “Кышкы табигать” дигән текст белән танышып китәрбез.
 
Игътибар белән карап һәм тыңлап торыгыз.
 
Менә салкын кыш та килеп җитте. Бөтен җирне ап-ак кар каплады.
 
Кешеләр җылы киемнәрен киделәр. Агачлар ак күлмәк кигән кебек
 
утыралар. Кыш көне кошларга да салкын. Аларга ризык табуы бик
 
авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәләр: җимлекләр ясыйлар, җим салалар.
 
Менә урман. Кышкы урман бик матур! Тып-тын. Анда каен, усак,
 
нарат, чыршы, имән агачлары үсә. Ә кар өстендә җәнлек эзләре күр-
 
ренә. Урманда усал бүре, хәйләкәр төлке, куркак куян, матур тиен,
 
зур пошилар да яши.
 
Кышын җәнлекләргә авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәргә тиешләр.
 
10. Кире информация. Сорау төзү күнекмәләрен ныгытыйк, текст
 
эчтәлеге буенча сораулар төзү.
 
1.Нинди кыш җитте?
 
2.Бөтен җирне нинди кар каплады?
 
3.Кешеләр нинди киемнәрен киделәр?
 
4.Агачлар нинди күлмәк кигән кебек утыралар?
 
5.Кыш көне кошларга ничек?
 
6.Аларга ризык табуы ничек?
 
7.Кешеләр аларга ничек ярдәм итәләр?
 
8.Кышкы урман нинди?
 
9.Урманда нинди агачлар үсә?
 
10.Кар өстендә нәрсә эзләре күренә?
 
11.Урманда нинди җәнлекләр яши?
 
12.Кышын җәнлекләргә ничек?
 
13.Җәнлекләргә кемнәр ярдәм итәргә тиеш?
 
11. Тексттан сыйфатларны табыйк һәм 4дәрәҗәдә куйыйк.
 
Салкын, ап-ак, җылы, ак, салкын, бик авыр, бик матур, тып-тын,
 
усал, хәйләкәр, куркак, матур, зур, авыр.

Гади Чагыштыру Артыклык Кимлек 
Салкын Салкынрак Сап-салкын Салкынча
 
Ак Аграк Ап-ак Аксыл
 
Җылы Җылырак Җып-җылы Җылымса
 
Авыр Авыррак Бик авыр -----------
 
Матур Матуррак Бик матур ------------
 
Тын Тынрак Тып-тын -------------
 
Усал Усалрак Бик усал ------------
 
Хәйләкәр Хәйләкәррәк Бик хәйләкәр -------------
 
Куркак Куркаграк Бик куркак ------------
 
Зур Зуррак Зуп -зур -------------

12.Физ. минут. 
13.Уен. Карточка белән. “артык сүзне тап”.
 
Кыяр, яфрак, яшел, агач.
 
Алма, карбыз, җиләк, тәмле.
 
Эшчән, кыз, укучы, малай.
 
Җил, кояш, кар, кечкенә.
 
Дәфтәр, каләм, китап, чибәр.
 
Сыер, кәҗә, кызыл, сарык.
 
Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.
 
14. Ныгыту өчен күнегүләр эшләү.
 
1 нче күнегү. (Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз).
 
... ... көн. Болында ... , ... чәчәкләр үсә. ... күктә ... кошлар сайрый.
 
... үлән арасында ... җиләкләр үсеп утыра. Нинди ... вакыт.
 
Сыйфатлар: кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле,
 
яшел.
 
Сыйфатлар өстәгәч, җөмләләр тулыландымы? Сыйфатлар ни өчен ки-
 
рәк?
 
2 нче күнегү. (Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе).
 
Красивое платье, жаркое лето, умная девочка, ленивый кот, мелкий
 
дождь, холодный день, широкая река, прямая улица.
 
3 нче күнегү (Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз).
 
Җилсез . чәчәк
 
Хуш исле . иртә
 
Көчле . дәрес
 
Кызыклы . бала
 
Уңайлы . тавыш
 
Тәмле . өстәл
 
Матур . аш
 
4 нче күнегү (Сүзләрдән җөмләләр төзе).
 
Казан, Әлмәт, зур. Күл, диңгез, кечкенә, Җәй, яз, җылы. Метр, кило-
 
метрдан, кыска. Каймак, сөт, куе. Китап, дәфтәр, калын. Ун, тугыз,
 
күп. Агач, тимер, каты.
 
5 нче күнегү (Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетер).
 
Кышын көн кыска, ә төн ... .
 
Җәен көн аяз, ә көзен ... .
 
Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... .
 
Китап калын, ә дәфтәр ... .
 
Алма баллы, ә лимон ... .
 
Кар йомшак, ә боз ... .
 
Шикәр ак, ә күмер ... .
 
15. Табышмак әйтү.
 
Үзе кып – кызыл, күлмәге ямь – яшел . (Карбыз)
 
Җәен – соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)
 
Су түгел – сыек,
 
Кар түгел – ап – ак. (Сөт)
 
16. Уен “ Эстафета” ике рәт ярыша. Тактада предметның исемен белде-
 
рүче сүз язылган, һәр рәттән укучы чыгып, предметның билгесен
 
белдерүче сүзләр язалар.
 
1 рәт. Әни ( кадерле, матур, эшчән, газиз).
 
2 рәт. Бала (кечкенә, тырыш, өлгер, елак).
 
17. Җыр тыңлау. Җырдагы сыйфатларны әйтү.
 
18. Рәсем өстендә эшләү. Сыйфатларны кулланып җөмләләр төзү.

19.Тест сорауларына җавап бирү. 
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
 
а) предметның билгесен;
 
б) предметны;
 
в) предметның хәрәкәтен.
 
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
 
а) нишли? нишләгән?
 
б) нинди? кайсы?
 
в) кем? нәрсә?
 
3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
 
а) 5;
 
б) 6;
 
в) 4.
 
4.Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?
 
а) числительное;
 
б) прилагательное;
 
в) существительное.
 
5. Яшькелт - дигән сыйфат нинди дәрәҗәдә?
 
а) чагыштыру;
 
б) гади;
 
в) кимлек.
 
6.Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны тап.
 
а) гүзәл;
 
б) кып – кызыл;
 
в) зуррак.
 
10. Шундый предметны тап.
 
Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел, полосалы. (карбыз).
 
Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган. (шар).
 
Йомшак, ак, мыеклы, сөт ярата. (песи).
 
Яшел, чәнечкеле, бизәлгән, яңа елда куела. (чыршы).
 
Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле. (чия).
 
Кара, мөгезле, печән ярата, сөт бирә. (сыер).
 
Сары, озынча, әче, файдалы, җиләк – җимеш. (лимон).
 
11.Йомгаклау.
 
- Бүген без дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?
 
- Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?
 
- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр?
 
- Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп киләләр?
 
- Сыйфатның сөйләмдәге роле нинди?
 
12. Өй эше. “Әниемне яратам” , “ Минем әнием”, “ Иң кадерле кешем”
 
дигән темага сыйфатлар кулланып сочинение язырга.
 
13. Билге кую.
 



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 09.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров136
Номер материала ДВ-140508
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх