”Көндәлек режим” темасын кабатлау
Гафурова
Гөлгенә
Әлмәт
шәһәре №23 “Менеджер” урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең
темасы: ”Көндәлек режим” темасын кабатлау.
Дәреснең
максаты: “Көндәлек режим” темасы буенча лексик
күнекмәләрне кабатлау; үткән заман хикәя фигыль формалары
буенча алган белемнәрне ныгыту;
Дәрес
тибы: дәрес-рефлексия
Җиһазлау:
интерактив такта, медиапроектор, төркемдә эшләү өчен карточкалар, дәрес темасы
буенча презентация
Материал:
Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”,
дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм
уку дәреслеге.
Көтелгән
нәтиҗәләр:
Шәхескә
кагылышлы нәтиҗәләр – үзбәя куя белүе, үзенең көндәлек режимын төзү һәм
тормышта кулана алуы
Метапредмет
нәтиҗәләр – күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә
килү, уку хезмәтендә үзеңә
максат куя белү, бурычларны билгели белү;
Предмет
нәтиҗәләре – үткән теманы искә төшерү, үткән заман хикәя фигыльләрне дөрес
итеп куллана белү, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү
Дәреснең технологик картасы
№ п/п
|
Дәрес этаплары
|
Кулланылган форма, методлар
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
УУГ
|
1.
|
Оештыру
моменты.
|
Фронталь
сораулар,
дежур
укучы белән әңгәмә
|
Укучыларның
дәрескә әзерлеген тикшерү.
Укытучы
өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
(слайд
1)
|
Укытучыны
сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр
Укучылар
өчен максат: дәрескә игътибар булдыру
|
Шәхси - укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
|
2.
|
Өй эшен тикшерү.
|
Әңгәмә
1.
Өй эшен уку.
2.
Хаталарны ачыклау, төзәтү.
3.
Дөрес итеп уку
|
Укытучы
өчен максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау
|
Укучылар
өчен максат: өй эшенең дөреслеген тикшерү.
|
Предмет–үткән
теманы искә төшерү
|
3
|
Дәреснең
темасын һәм максатын билгеләү
|
Экранда
эш
|
Үткән
дәресләрдә өйрәнгән лексик берәмлекләрне интерактив
тактада тәкъдим итү; (слайд
2)
-
Укучылар, экрандагы сүзләрнең парларын
табарга. Сүтезмәләр барлыкка килдеме? Бу сүзтезмәләрне укыгыз. Шуннан чыгып
дәреснең темасын билгели алабызмы?
(слайд
3)
|
Үткән
дәрестә өйрәнгән лексик берәмлекләрне искә төшерү.
-
Әйе. Бүгенге тема “Көндәлек режим”
|
Регулятив - уку
хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү;
|
4.
|
Актуальләштерү
|
Интерактив
тактада эш
|
Экранда
эшләү күнекмәләрен ныгыту
-
Укучылар, бу сүзтезмәләрне бер-бер
артлы төзү генә безгә көндәлек эшләрне билгеләргә ярдәм итәме?
-
Нәрсә җитми?
-
Без дәрескә нинди максат куябыз?
-
Укучылар, көн тәртибе булсын өчен
сүзтезмәләрне тәртипкә салыгыз. (слайд 4)
-
Я, экранга карагыз, безнең тәртип буенча
тезелгән сүзтезмәләр генә көндәлек режим була аламы?
|
Укучылар
кыенлыкка тап була.
Кыенлыктан
чыгу өчен махсус сүзләр кирәк булуы ачыклана.
-
Көн тәртибе булырга тиеш.
-
“Көндәлек режим”
төзергә өйрәнү
Укучылар эшләрне үтәлү
вакыты буенча тәртипкә салалар.
|
Регулятив
- укытучының
күрсәтмәләрен аңлап үти белү; фикерләрне логик чылбырга салу
Танып-белү
- уку мәсьәләсен чишүдә
нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;
|
5.
|
Белем
һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану
|
1)Төркемнәрдә
эшләү
2)Диалог
төзү
|
Хәзер
өч төркемгә бүленәбез һәм бу эшләрне кайчан эшләгәнне ачыклыйбыз.
-
Эшегезне тикшерик.
-
Төркемдә барыгыз да эшләдегезме? Бер-берегезгә булыштыгызмы? Тыныч
эшләдегезме? Хаталарыгыз күп булдымы? Үзегезгә нинди бәя бирә аласыз?
Иртән көндез кичен
-Ләкин
бу рәвештә бүлеп кенә без көндәлек эшләрне билгели алабызмы?
-Шуңа
күрә сезгә үрнәктәгечә (эталон) диалог төзергә тәкъдим итәм. (слайд
5)
Һәр
парга бер сүзтезмә бирелә.
(кушымта)
|
Укучылар
төркемнәрдә бирелгән сүзтезмәләрне кайсы вакытта үтәгәнгә карап, аерып язалар
(иртән, көндез, кичен ).
Кайсы
төркем әзер, шул үзенең эшен тактага чыгып, беркетеп куя.
-Юк,
безгә төгәл вакытны күрсәтү мөһим.
Укучылар
бирелгән сүзтемәләрне кулланып диалог төзиләр.
|
Коммуникатив
- күмәк эшне планлаштыру;
Коммуникатив - әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу
күнекмәләрен формалаштыру;
|
6.
|
Белем
һәм күнекмәләрне гомумиләштерү
|
Рәсем
буенча җөмләләр төзү.
Мөстәкыйль
эш эшләү
|
-Булдырдыгыз!
Рәсемгә карагыз әле Гали нишли?
Дөрес!
Хәзер икенче рәсемгә икенче укучы чыгып җавап бирә, ләкин ул беренче җөмләне
дә кабатлый.
-
Алган белемнәрегезге мөстәкыйль эштә
күрсәтегез.
(кушымта)
-
Ә хәзер яшел ручка белән үзегез хаталарыгызны
төзәтегез.(слайд 6)
|
Укучылар
“чылбыр” буенча барлык рәсемнәргә дә җөмлә төзиләр һәм ахырдан бер укучы
барлык җөмләләрне дә кабатлап чыга.
Укучылар
мөстәкыйль эш эшлиләр.
Укучылар
экрандагы дөрес вариант белән үз эшләрен чагыштыралар.
|
Танып-белү
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
Регулятив-
эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
|
7.
|
Өй
эше турында мәгълүмат
бирү
|
Иҗади
бирем
|
Өйгә
эш аңлатыла.
“Минем
көндәлек режим”
темасына иҗади бирем
|
|
Регулятив
- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
|
8.
|
Рефлексив
бәяләү этабы
|
Дәрестә
эшкә бәя бирү, үзбәя
|
Укытучы
өчен максат:
укучыларны
дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясый белергә, дәрестә нәрсә аңлашылды, ә
нәрсә аңлашылып бетмәде, шуның турында үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.
-Укучылар,
мин сезгә карточкалар таратам. Үзегезгә туры килгән бәяне сайлап алыгыз һәм
астына сызыгыз.
Укытучы
укуыларның бәяләрен тыңлый, алар белән килешү-килешмәвен белдерә.
-
Сау булыгыз!
|
Укучы өчен максат: дәрестә эшләнгән эшләргә күзәтеп
нәтиҗә ясый, иптәшләре фикерен тыңлап, уртак фикергә килә белү, үз фикереңне
әйтә белү.
|
Регулятив
- үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү..
|
Кушымта
Зарядка
ясый
Иртәнге
аш ашый
Ял
итә
Мәктәпкә
китә
Мәктәптән
кайта
Көндезге
аш ашый
Дәрес
әзерли
Мөстәкыйль эш
1. Найди
правильный перевод иртәнге аш:
А) завтрак
Б) ужин
В) обед
2. Сәгать ничә?
_________
_________ ____________
3. Измени слова
по образцу:
Тора- торды
Ашый-
Китә
–
Йоклый –
4. Как
ты ответишь на вопросы:
- Син бүген сәгать
ничәдә тордың?
-
_________________________________________
- Син сәгать
ничәдә йокларга яттың?
-_________________________________________
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.