Инфоурок Другое Другие методич. материалыРазработка урока с применением сингапурской структуры.

Разработка урока с применением сингапурской структуры.

Скачать материал

P5290022.JPG

Сингапурская методика обучения школьников

Муниципаль бюджет гомуми белембирүучреждениесе

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

 37 урта  гомуми белем бирү мәктәбе»

Iнче квалификацион категорияле татар тел һәмәдәбияты укытучысы.

                                                            Хафизова Фрида Хакимовна


         Сингапур системасында иҗади фикерләүгә, лидерлык сыйфатларын үстерүгә, проблеманы чишәргә өйрәнүгә өстенлек бирелә. Бу метод Сингапур мәктәпләрендә кулланыла. Сингапур белем бирү системасы традицион ысулларга каршы килми, аны уен формалары, эш алымнары белән баета. Укытучы тренер, партнер роленә керә. Укучылар кечкенә яки зур төркемнәрдә, материалны кабатлап, һәр 15 минут саен алга омтылалар. Дөрес фикер бергәләп табыла.

         Бу ситема кече яшьтәге мәктәп балаларын укыту өчен отышлы. Анда телне уен, хәрәкәт белән өйрәтәләр. Бу – бик дөрес алым. Яңа туган баланың да бит теле ачылсын, сүзләрнең мәгънәсен аңласын өчен, кулына китап тоттырмыйлар, ә сабый белән сөйләшәләр. Мәктәп укучысы да телне, уйный-уйный, җиңел, тиз үзләштерә.

          Бу методика үзенә күрә тәрбия чарасы да. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә. Сингапурда «тегенди бул, мондый бул», дип коры сүз сөйләмиләр, ә моңа укыту системасы аша ирешәләр. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына. «Икеле»гә, «өчле»гә укыган баланың фикерләре «бишле»гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Тик аның әйткәннәре дә хупланырга тиеш. Укучы шуннан соң гына курыкмыйча үз белгәннәрен сөйли ала.

         Сингапур галимнәре кеше организмының физиологик үзенчәлекләрен, баш миенең төзелешен тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә хәтерләү сәләтен үстерүгә басым ясый. Шул сәбәпле, дәрестә кулланыла торган биремнәр дә фәнни танып-белүгә нигезләнә. Аларның укыту методикасының асылы – балага яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирү. Иң мөһиме — укытучы баланы белем алырга мәҗбүр итми, ә аңа бары тик ярдәм итә.

 

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: беренчедән, сыйныфта парталар кара-каршы куела, бу укучылар бер-берсен күрсен өчен махсус эшләнә, укучылар исә берничә кешедән торган төркемнәргә бүленә.Икенче максат булып, укучыларда үзфикерләүне булдыру һәм өченчесе – балаларны төрле мәсьәләләр чишәргә өйрәтү бурычы тора.Бер сүз белән әйткәндә, сыйныфтагы hәр укучы бер-берсе белән фикерләшә.

Шулай итеп, дәрестә укучыларның үзара аралашуы уңышлы hәм нәтиҗәле оештырыла. Бу очракта дәрес вакытында белем алырга теләмәгән, ягъни ялкаулыгы көчле булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була. Укытучы тарафыннан җиткерелгән һәр мәгълүмат баланың хәтерендә кала hәм аны уйлау, фикер йөртүгә этәрә. Сыйныфта hәр укучының актив эшчәнлеге күзәтелә.Ни генә булмасын, Сингапур методикасы бердәм хезмәттәшлек итәргә, сыйныфта уңай микроклимат тудырырга өйрәтә һәм алдагы эшчәнлеккә этәргеч бирә. Иң мөһиме – бу башлангыч нәтиҗәле булсын.

 

Сингапур методикасыбуенча эшләнгән татар теленнән дәрес планы

Педагог:Хафизова Фрида Хакимовна

Эшурыны:  МБОУ «СОШ № 37 с углубленным изучением отдельных предметов»

Предмет:татар теле

Класс: 7 б

Дәреснең темасы: Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең  барлык, юклык формасы.   

Дәрес тибы: Лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Укыту эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь форма, индивидуаль форма, төркемдә.

Дәреслек: Татар теле 7кл. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан “Мәгариф”2007.

Дәреснең максатлары:

1.

-  тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль турында алган белемнәрне системалаштыру;

-  тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формаларын ныгыту.

2.

-   укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү;

-  балаларныңтатарчааралашугаомтылышларынарттыру.

3.

-  укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүне  дәвам итү;

-   укучылардахайваннарга карата сакчылкараштәрбияләү.

 

Җиһазлау: компьютер, проектор, интерактивная доска, СD-проигрыватель.

 

Дидактик материаллар: карточкалар, слайдларда презентация.

Дәреснең барышы

I. Оештыру өлеше

1. - Исәнмесез,укучылар! Кәефләрегез ничек? Сез дәресне башларга  әзерме? Әйдәгез, барыбыз да бер-беребезгә уңышлар телик.               

Әйдәгез бергәләп сөйләшеп алыйк

-          Бүген көн нинди?

-          Елның нинди фасылы?

-          Сез язны яратасызмы?

-          Ни өчен?

-          Синең дүртаяклы дустың бармы?

-          Аның исеме ничек?

-          Ул сине яратамы?

-          Ул синең белән уйныймы?

-          Синең якын дустың бармы?

-          Ул кайда яши?

-          Сез кайда таныштыгыз?

-          Сез бергә нишлисез?

Тынычландыру сигналы, Таймер, Мэнэдж Мэт Сингл Раунд Робин (укучы- укучы  бәйләнеше)

II. Төп өлеш

1. Актуальләштерү.

-  Укыгыз һәм артык сүзне әйтегез .(Сүзләр экранда бирелгән)       

Куркыта иде (напугал), борыла иде (поворачивался), эндәшә иде (обращался), шуышты (ползал), өрә иде (лаял), искә төшерә иде (вспомнил).

 -  Ни өчен “шуышты” сүзе артык сүз?

 -  Чөнки  “шуышты” сүзе үткән заман хикәя фигыль белән белдерелгән.

 -  Ә калган сүзләр нинди сүзләр?

 -  Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльләре, барлык формасында.

 -   Димәк, “куркыта иде, борыла иде, эндәшә иде, өрә иде, искә төшерә иде” сүзләре тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльләре (прошедшее незаконченное время )

Тайм Раунд Робин (бирелгән вакыт өчедә командада киңәшләшү бара)

Задание бирелә, вакыт билгеләнә, командадан бер кеше җавапны әйтә.

2. Грамматикматериалларныныгыту.

 1.  Экрангакарагызһәмукыгыз. (3 слайд)

Беренче җөмлә икенчесеннән нәрсә белән аерыла?

1)    Караборын өрүеннәнтуктый иде.- Караборын өрүеннән туктамый иде.

 2)    Әйдүк аңа яратып эндәшә иде. – Әйдүк аңа яратып эндәшми иде.

  3)  Ул дустын бик ярата иде. – Ул үзенең дустын бик яратмый иде.

  4)   Мин матур шигырьләр яза идем. – Мин матур шигырьләр язмый идем.

        Димәк, тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасы да булган кебек юклык формасы да бар. Ул  –мый, -ми кушымчалары ярдәмендә ясала. Сүз калын вариантта булса, -мый кушымчасы, сүз нечкә вариантта булса  -ми кушымчасы ялгана. (4слайд)

Мәсәлән, ярата – яратмый, эндәшә-эндәшми (Экранда бирелгән).

3. Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән дә төрләнүе.

       Барлык формасы  (утвердительная форма) I зат берлек сан              күплек сан

Мин яза идем– я писал(а)    Без яза идек– мы писали

 II зат 

Синязаидең– ты писал(а)Сезязаидегез– вы писали

Шзат

Ул яза иде– он(а) писал(а) Алар яза(лар) иде– они писали

Юклыкформасы (отрицательная форма)I зат  берлек сан          күплек сан

Мин язмый идем– я не писал(а)     Без язмый идек– мы не писали

 II зат 

Син язмый идең– ты не писал(а)               Сез язмый идегез– вы не писали

 III зат

Ул язмый иде– он(а) не писал(а) Алар язмый (лар) иде– они не писали

СИНГЛ РАУНД РОБИН (Укучы- укыту материалы,укучы-укучы бәйләнеше)

(Экранда күрсәтү, укучылардан укыту, аннары түгәрәк буенча1укучы сорый 2нчесе җавап бирә

4.Тактада һәм дәфтәрдә фронталь эш аша ныгыту (раунд-релли) Тэйбл- разные виды

1. Җөмләләрне укыгыз,  тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльне табыгыз һәм  юклык формасына куегыз. (6слайд)

    Ул дустын бик ярата иде. Аңа кайчандыр кемдер бик яратып эндәшә иде. Караборын һәрчак Әйдүкне искә төшерә иде. Сагынса, дустын аяклары белән кочаклап ала иде. Без бергә уйный идек. Караборынның башыннан сыйпый иде.

Раунд (Релли)Тейбл (Укыту материалы-укучы бәйләнеше, укучы-укучы)

Укучы 1 җөмләне яза, күшесенә бирә, шулай эш тәмамланганчы дәвам итә. Вакыт билгеләнә.

5. Физминутка.  Күзләрне ял иттерү.

6. Алган белемнәрне тикшерү

 1.( Тест биремнәре)

 1) Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Лаял –

 к) яза иде

 л) улый иде

м) өрә иде

 н)  йөгерә иде

 2) Нокталар  урынына тиешле кушымчаны куегыз.

Без  Караборынны чакыр...   иде...

л) ярата  иде

м) –ә, -гез

 н)  -а, -лар

о)  -а, -к

 п)  -ый, -ң     

 3)  Җөмләнең ахырын табыгыз.

Әйдүк Караборынны .....  .... .

к)  уйный идең

л)  ярата иде

м) яратмыйидегез

н) сыйпыйидек

4)  Артык сүзне табыгыз.

о) еламый иде

п) уйный иде

р) йөгерә иде

с) ашый  иде

5) Хаталысүзнетабыгыз.

 б) өрәиде

 в) эндәшмииде

г)  искә төшерә идек

д) бәргәләнә идебез

6) Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Без  Караборынны яхшы беләидек.

е) Мы Караборын хорошо знали.

ж)Мы Караборын очень плохо знали.

 з) Караборын не смог забыть своего хозяина

 и) Они его хорошо знали

 7) Сүзләрдән җөмлә төзегез.

Караборынның, сыйпый, башыннан, иде, Әйдүк.

х) 1,5,4,2,3

ц) 5, 1, 3, 2,4

ч) 5, 4, 1, 2,3

ш) 3,2,1,4,5

2.Ситуатив күнегүләр

 Как скажете о том, что:

- он очень любил свою собаку ( ул үзенең этен бик ярата иде)

- мы его не любили (без анны яратмый идек)

- Караборын  вспоминал своего друга (Караборын  үзенең  дустын искә төшерә иде)

Сималтиниус Раунд Тэйбл (өйрәтүче структура, команданың 4 члены берьюлы аерым битләрдәязма эш эшлиләр, эшне тәмамлагач бер-берсенә тикшерү өчен тапшыралар) каршы күршесенең җавапларын алалар, тикшерәләр,  дөрес, син молодец сүзләрен әйтәләр, мактыйлар.

(дөрес җаваплар экранда чыга, балалар хаталарын тикшерәләр, бер-берсенә билгеләр куялар)

III. Йомгаклау.

7.Рефлексия

1) Ә сезнең, Караборын кебек якын дусларыгыз бармы?

 2) Безбүгендәрестәнәрсәләргәөйрәндек?

 3) Дәрес сезгә ошадымы?Үзегезгә дәрес өчен билгеләр куегыз, бер - берегезгә дәрес өчен рәхмәт әйтегез. Хәзер үзегезгә куйган билгеләрегезне миңа бирегез. Шулар буенча мин сезгә дәрес өчен билгеләр куячакмын.

8.Өй эше бирү:

1вариант: Хикәяне сез ничек дәвам итәр идегез? Үз фикерегезне языгыз. Хикәягездә тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формаларын кулланыгыз.

Маратның  Акбай  исемле якын дусты бар иде.

   Бөек Ватан сугышы башланды. Марат сугышка китте. ...

2вариант: “ Карборын аны хәтерләмәде” өзегеннән тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль кергән 5 җөмлә табып языгыз.(132-133 бб.)

3вариант: Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз.

Бара иде - .........

Уйный иде - ........

Елый иде - ..........

Тыңлый иде - ......

III. Йомгаклау.

7.Рефлексия

1) Ә сезнең, Караборын кебек якын дусларыгыз бармы?

 2) Без бүген дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

3) Дәрес сезгә ошадымы?Үзегезгә дәрес өчен билгеләр куегыз, бер - берегезгә дәрес өчен рәхмәт әйтегез. Хәзер үзегезгә куйган билгеләрегезне миңа бирегез. Шулар буенча мин сезгә дәрес өчен билгеләр куячакмын.

Укучылар дәрестә нәрсәләр өйрәнгәнне әйтәләр, фикер алышалар.

Үзләренә дәрес өчен билгеләр куялар.

Өй эше вариатив формада: 2-3 вариантлар барлык укчылар өчен, 1вариант – теләк буенча

Укчылар, басыгыз! Дәрес өчен  барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока с применением сингапурской структуры."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по экологии

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 324 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.10.2015 624
    • DOCX 152.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хафизова Фрида Хакимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хафизова Фрида Хакимовна
    Хафизова Фрида Хакимовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8887
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 848 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Мини-курс

Инновационные технологии в краеведческой и географической работе со школьниками: применение туристических приемов для эффективного обучения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии клиентоориентированного бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы управления проектами: от концепции к реализации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе