Инфоурок Другое КонспектыРазработка урока татарского языка во 2 классе по теме "Сыйфат"(Имя прилагательное)

Разработка урока татарского языка во 2 классе по теме "Сыйфат"(Имя прилагательное)

Скачать материал


ТЕМА:Сыйфат.


Максат:сүз төркемнәре турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү;

сыйфат турында төшенчә бирү; теманы аңлауны күнегүләр өстендә ныгыту; төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру, балаларда дуслык, иптәшлек хисләре, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы. Катнаш дәрес.Яңа материалны үзләштерү. Интеграл дәрес буларак математика һәм әйләнә-тирә дәресләреннән дә элементлар кушу.

Материал: З.И.Җамалетдинова “Татар теле дәресләре”, дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган методик кулланма, Казан, Мәгариф,2004 , “Ачык дәрес”.

Җиһазлау: таблица “Сыйфат”, рәсемнәр, ребус, компьютер, сигнал карточкалары, тест биремнәре.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Оештыру моменты:

1.Дәрескә уңай халәт тудыру.Дәрес музыка белән башланып китә.

Исәнмесез укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычларын

Телибез һәммәбезгә.


- Мин дә сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, зиһен ачкычлары теләп калам..


3.Дежур укучыга сүз бирелә.


4. Укучылар, хәзер дәфтәрләрне ачып, число һәм матур язу күнегүе эшләп китәрбез.Матур язу күнегүе итеп сезгә нинди мәкаль язылды? Көзге көн бала кебек: әле көлә, әле елый , число языла. Матур язу күнегүе анализланып кителә: Ни өчен көз турында шундый мәкаль әйтелгән? ( Чөнки көз көне әле бик салкын, әле бик җылы була. Әле күк йөзен болытлар каплый, көннәр буе яңгыр ява, әле кояш чыга. Шул арада кар да явып өлгерә. Бик тиз үзгәрүчән, үпкәләүчән кешеләргә дә аның кәефе көзге көн кебек, диләр).

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Хәзер укучылар, рәсемнәргә карап сүзлек диктанты язарбыз. Бер укучы такта алдында эшли. Керпе,куян, песнәк, торна,яфрак,алма, бака.

(Укуытучылы уены уйнала, билгеләр куела тактага ничә хатага нинди билге куеласы языла).Үзбәя (Укытучы да тикшерә)

Бу рәсемнәрне беразга читкә алып куеп торыйк.

Балалар,бу сүзләргә сорау куегыз. (Нәрсә?)

Нәрсә?соравына җавап булып килгән сүзләр нинди сүз төркеменә керә? (Исем)

(Тактага схемасы эленә)



Исемнәр нәрсә белән төрләнә? (Исемнәр килеш белән төрләнә)

Татар телендә ничә килеш? (Татар телендә 6 килеш) Бер укучы килешен дә, соравын да басып әйтә).Тактага килеш һәм аның сораулары эленә.

Укучылар, ике вариантка бүленеп бергә сүзне килешләрдә төрләндерәбез? (Дөрес җаваплар тактага эленә. Укытучылы уены уйнала).Үзбәя.

Укытучы тагын бер рәсем күрсәтә (кеше рәсеме). Бу предметка нинди сорау куярсыз? Һәм ни өчен? ( Кем? Чөнки татар телендә бары тик кешегә генә кем? соравы куябыз). (Укучыларның белемнәренә карап бәя куела, йолдызлар бирелә)

(Укучыларның һәр соравына җавап укытучы тарафыннан анализланып, тактада чагылып бара.) III.Физкультминутка (Музыка астында укучылар ял итә)

Җилләр исә, исә, исә,

Агач башы иелә җиргә.

Җилләр тына, тына, тына, тына,

Агач башы күккә менә.

IV.Уку мәсьәләсен кую.

1). Бүген яңа сүз төркеменә керәбез. Теманы ачыклау өчен тактага ребус эленгән. Без бу ребусны дөрес итеп чишсәк, бүгенге дәрес темасын ачыкларбыз.Нинди сүз яшеренде икән соң? Төркемнәргә берләшеп эшлибез. (Ике төркем черновикларда ребусны чишә).


(Җаваплар һәр ике төркемнеке дә тыңлана, анализлана. Тактага тема эленә).

СЫЙФАТ

Димәк, бүгенге дәреснең темасы “Сыйфат”

2). Тактага сүзләр эленә.

Балалар, игътибар белән карагыз әле. Сезгә ике баганада сүзләр бирелгән. (яфрак, лимон, җиләк, бүре, куян) (Яшел, ачы, кызыл, усал, куркак ). Бу сүзләрне мәгънәләре буенча парлап сызыклар белән тоташтырабыз.

Икенче баганадагы сүзләр беренче баганадагы предметларның төсен, тәмен, характерын ачыклады. Һәм нинди? соравына җавап булып килде. (Компьютер белән чагыштырырга). Шуннан кагыйдә килеп чыкты Предметның билгесен : төсен, характерын, тәмен белдергән, нинди? Соравына җавап булып килгән сүзләр СЫЙФАТ дип атала. Укучылар кагыйдәне китаптан да укый.(бергә)

Укучылар, тактадагы сүзләр белән җөмләләр төзик әле һәм берсен язып куябыз. (Яшел яфраклар саргая) (Сыйфатны сорау куеп табабыз, астына сызабыз)

V.Модельләштерү.

Тактага җөмлә янына схема сызыла, яки әзер плакат эленә.


VI.Уку мәсьәләсен чишү.

Балалар, кабат рәсемнәргә күз салыйк әле (Керпе,төлке, песнәк, торна, яфрак, бака).Бу җан ияләре кышка үзләренең яшәү рәвешен үзгәртә. Алар нишлиләр әле? (Балаларның җаваплары тыңлана) Ә менә алар әллә кыш җиткәнен сизми калганнар,әллә башлары әйләнеп киткән? Урыннарын бутаганнар. Безнең ярдәмне сорап килгәннәр. ( Тактага рәсемнәр эленә).

1. Песнәк һәм торна. Алар кышка нишли? (Укучыларның җавабы тыңлана, укытучы тарафыннан өстәлә) Безнең рәсемдә киресенчә, торна карда йөри, ә песнәкләр тезелешеп җылы якка китеп баралар Безгә 139 нчы күнегүне дөрес итеп эшләргә кирәк. Текстны укып чыгабыз. Монда безгә песнәк турында күбрәк язылган. (Балалар укыйлар) Беренче җөмләне дәфтәргә язабыз һәм сыйфатны сорау куеп табабыз, астына сызабыз. (Матур язу кагыйдәсе әйтелә)

Язганда мин туры утырам,

Тигез тора иңсәләр.

Баш иелми, баш бармаклар,

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,
Дәфтәрне авыш итеп

Яза башлыйм хәрефләрне,

Тигез һәм матур итеп.

Песнәк- бик тырыш һәм хәрәкәтчән кош.

Физкультминутка (Бармаклар, күзләр өчен басып әйелә)

Яздым җөмлә, иҗек, сүз.

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем: ял итсен,

Ачам күзем күп күрсен!

Тагын йомам, тагын ачам.

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләремне

Имән бармак очына,
Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

2. Керпе һәм төлке. Алар кышка нишли? (Укучыларның җавабы тыңлана,

укытучы тарафыннан өстәлә)

Безнең рәсемдә киресенчә, төлке кышкы йокыда, ә керпе кар өстеннән элдертә. Аларны урыннарына куяр өчен бер мәсьәлә эшләп алырбыз. Төркемнәргә берләшәбез.

Мультфильмнарда, әкиятләрдә төлкеләрнең бик хәйләкәр булганлыгын, тавыклар яратканын сез инде беләсез. Ләкин алар әкиятләрдә генә шундый сыйфатларга ия. Ә гадәттә алар нәрсәләр белән туклана? (тычканнар белән).

(Укытучы мәсьәләне укый) Хәйләкәр төлке авылга килеп хуҗаның 12 тавыгын урлаган. Хуҗаның кетәклектә 15 тавыгы калган. Хуҗаның барлыгы ничә тавыгы булган.) Эш тәртибе экраннарда чагыла.Укытучылы уены уйнала. Эшкә бәя бирелә.

3. Агачтагы яфрак. Агачлар кышка нишли? (Укучыларның җавабы тыңлана, укытучы тарафыннан өстәлә)

Безнең рәсемдә киресенчә, агачлар яфракларын коярга оныткан. Әгәр алар яфракларын коймасалар, кар күп итеп ботакларына кунып, аларны сындырачак. Аңа ярдәм итү өчен без сезнең белән телдән мисаллар чишәрбез.

(Тактага агач рәсеме ясала, аңа балалар санынча яфраклар эленә, артына мисаллар

язылган. Һәр укучы чыгып, мисалны укый һәм җавабын чишә.Яфраклар читкә алып куела.)

Менә безнең агачыбыз кышка әзер.

4. Бака. Алар кышка нишли? (Укучыларның җавабы тыңлана,

укытучы тарафыннан өстәлә)

Безнең рәсемдә киресенчә, бакалар кардан йөри. Аңа ярдәм итү өчен без карточкадагы сорауларга җаваплар бирербез. Бу карточкаларда предметларның билгеләре язылган. Мин сезгә аларны укыйм, ә сез аның нәрсә икәнен әйтерсез.

-җилле, салкын, аяз (көн).

-йолдызлы, тыныч, айлы (төн).

-тирән, киң, зур (елга).

-акыллы, тыйнак, чибәр (кыз).

-кыю, көчле, батыр (малай).

-яшел, биек, ылыслы (чыршы).

(Җавап биргән укучыларга йолдызлар таратыла.)



VII.Өй эше бирү.

Өйгә эш итеп мин сезгә дәреслек буенча 140 нчы күнегүне бирәм. Без сезнең белән яңа гына билгеләре буенча исемнәрне таптык, ә сез өйдә киресенчә исемнәр янына мәгънәләре буенча туры килә торган сыйфатлар куеп язарга.


VIII. Рефлексив кабатлау. Гомуми үзбәя.


Молоцы, укучылар! Ярдәм сорап килүчеләр бездән канәгать калганнардыр. Сезнең үзегезгә дә җавапларыгыз ошадымы?

(Кабатлау сорау-җавап, тест формасында барачак)

  1. Без дәрестә нинди зур теманы кабатладык? (ИСЕМ). (Тактада тест эшләү)

  2. Нинди яңа темага кердек? (Сыйфат) (Тактада тест эшләү)

  3. Дәрестә нәрсәләр эшләдек? ( Рәсемле диктант яздык, күнегү эшләдек, мәсьәлә чиштек, мисаллар эшләдек, сыйфатларны таптык)

  4. Молоцы! (Дәрестә аеруча актив катнашкан балаларга “4ле”-“5 ле” билгеләре куела, пассиврак балаларга тагын нәтиҗә ясала)

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока татарского языка во 2 классе по теме "Сыйфат"(Имя прилагательное)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 033 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.11.2015 760
    • DOCX 20.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хайруллина Лидия Зуфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хайруллина Лидия Зуфаровна
    Хайруллина Лидия Зуфаровна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26171
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Финансовые аспекты и ценности: концепции ответственного инвестирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инновационные методы обучения и игровые практики для детей с ОВЗ

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 91 человек

Мини-курс

Развитие предметно-практических действий, игровых навыков и математических представлений у детей раннего возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе