Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Разработка урока (технологическая карта) по татарскому языку на тему "Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр" (7 класс)

Разработка урока (технологическая карта) по татарскому языку на тему "Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр" (7 класс)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

(7 класста татар теле дәресе) Мөслим муниипаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Р.Д.


Тема

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр.

Максат

Укучыларны җөмләнең баш кисәкләрен таба белергә, төзелеше ягыннан ия белән хәбәрнең төрләрен аера белергә, синтаксик анализ ясаганда хәбәрлекле үзәкне дөрес күрсәтә белергә өйрәтү.

Бурыч

Укучыларда тел культурасын үстерү;заман таләпләренә җавап бирә алырлык әхлаклы, сәламәт шәхес тәрбияләү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

УУЭ

Шәхси: Үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау.

Регулятив: эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару.

Танып – белү : Логик фикер йөртү, аңлап әйтеп бирү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Коммуникатив: партнер гамәлләре белән идарә итү , фикерне әйтә белү, иптәшең белән аралашу әдәбе, аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикер-

ләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү.


Төп төшенчәләр

Ия, хәбәр, хәбәрлекле үзәк, грамматик нигез, гади ия, тезмә ия, гади хәбәр, тезмә хәбәр, кушма хәбәр

Предметара бәйләнеш

Татар теле, рус теле, информатика, әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар


Өстәмә ресурслар

Татар теле 7 сыйныф: Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

Татарча-русча фразеологик сүзлек. Ф.С.Сафиуллина

Методик кулланма, карточкалар,техник чаралар:экран, проектор, компьютер; презентация, перфакарта.

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш,парлап эш



Дәрес этаплары

Укытучы, укучы эшчәнлеге (Биремнәр )

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыруөлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай атмосфера тудыру

1 этап.Укучылар белән уңай атмосфера тудыру

Бирем 1. Дәрестә кизү торучы укучының теләкләренә каршы һәр укучының җавап бирүе, бер-берсенә карап елмаешу.


Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.

Коммуникатив . Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап, уңай атмосфера тудыралар.

Шәхси блок. (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап. Эшкә кызыксыну тудыру.

Максат: бирелгән текстта кем турында һәм аның турында нәрсә хәбәр ителүенә игътибарларын юнәлтү, якташ язучылар белән горурлану хисе уятуга җирлек тудыру эше



  1. Дәреслек белән эш. 160 күнегү. Якташ язучыбыз Ф.Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” әсәреннән алынган җөмләләргә һәм трилогияның төп герое Ирек образын эш-гамәлләдә кузаллау. (ия белән хәбәрне табу). Рус телендә бу терминнарның бирелешен ачыклау.

  2. Дәреслек белән эшләү. 84 нче биттәге 162 күнегү. Ияләрне табу, аерымлыкларын ачыклау.


Регулятив: укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Танып-белү эшчәнлеге. Җөмләнең грамматик үзәген табуга, төрен белүгә кызыксынучанлык;

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү.

Шәхси: әхлаклы булырга омтылу

3 этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

Максат: Җөмләдә грамматик үзәкне дөрес таба алу, төп фикерне һәм аның турында ни хәбәр ителүен белү.


Укытучы сүзе. 161 күнегү. Җөмләләрнең иясен табу, кайсы сүз төркеме белән бирелешен ачыклау, исем булса, ясалышы ягыннан төрен белү.

  1. Искә төшереп китик әле. “Җөмләнең баш кисәкләре” презентация карау

Кагыйдәгә нигезләнеп яңа тема белән таныштыру. Гади ия, тезмә ияне мисаллар өстендә аңлау.

162 күнегү. Тактада аерым-аерым һәр төркемнән берәр укучы чыгып күнегүләр эшләү. Шуннан чыгып, 1 укучының нәтиҗә ясавы.

Гади һәм тезмә ияләрне табарга өйрәнү.

Укытучы сүзе. Без бүген хәбәр төрләрен дә белеп китик.

2. Слайдлар карау, сорауларга җавап бирү.

Хәбәрнең төрләре гади, тезмә, кушма була алуын 86 биттәге кагыйдәләрне укып һәм күнегүләр эшләп аңлау, нәтиҗә ясау.

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.

Танып-белү эшчәнлеге: проблеманы кую һәм формалаштыру, кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Коммуникатив эшчәнлек: мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек.

Шәхес буларак эшчәнлек: әхлакый-этик бәяләү, укучының фикерләү сәләте үстерелә

4 этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат: алган белемнәрне ныгыту



Укучылар, 165 күнегүдә җөмләләрне язып алу, хәбәрләрне табу, телдән төрен билгеләү. (шулай ук Ф.Садриев әсәреннән) 166 күнегүдә җөмләнең хәбәрен табу, төзелеше ягыннан төрен күрсәтү.

Укучыларның сүзлек запасын баету, сөйләмнәрен матур, төгәл итү өстендә эш алып бару.

167 күнегүдә бирелгән һәр фразеологизмның мәгънәсен аңлау. Фразеологизмнар сүзлеге белән индивидуаль эш үткәрү.


Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль

Танып-белү эшчәнлеге: мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу.

Шәхес буларак эшчәлек: әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше.

Сораулар ярдәмендә укучының фикерләү сәләте үстерелә

5этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.


Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү



1.Укучылар! Чиста, матур әдәби телдә, мәкаль-әйтемнәр, фразеологизмнар кулланып сөйләшкән кешеләрнең чыгышы матур була. Үзеңне сөйләм әдәбенә өйрәтү планын төзик. (эш төркемнәрдә алып барыла, һәр төркемнән берәр укучы, тактага чыгып, үз планнарының иң уңышлы дип санаганнарын язалар, аңлаталар).

  1. Җирле диалект сөйләмен җәмәгать урыннарында кулланмау.

  2. Сөйләмне урам сүзләре белән бозмау.

  3. Сөйләмнең аһәңле, аңлаешлы, төгәл булуы.

2. перфакарталар белән индивидуаль эш. Карточкаларда бирелгән 3-4 җөмләнең хәбәрлекле үзәген табу.

Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль, үзбәя бирергә өйрәтү.

Танып-белү эшчәнлеге: мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану.

Шәхес буларак эшчәнлек: укуга уңай караш,

укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.




6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия.

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау



Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

1. 164 нче күнегүне биремдәгечә языгыз.

2. 164 нче күнегүдә баш килештә бирелгән сүзләрне ия итеп җөмләләр төзергә.

3. Тәкъдим ителгән сүзләр белән индивидуаль сайланган темага иҗади эш эшләү.


Йомгаклау.

Әйтегез әле, бу дәрестән Сез ни алдыгыз? (Фикерләр тыңлана)

Шәхес буларак эшчәнлек: мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү.

Коммуникатив эшчәнлек: фикерне тулы итеп әйтә белү.

Танып белү: алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

Укучы дәрестә үзенең нәрсә белүен ачыклый, нәтиҗә ясый.



Автор
Дата добавления 24.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров158
Номер материала ДВ-185577
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх