Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Разработка уроки жизни "Һөнәрләр"

Разработка уроки жизни "Һөнәрләр"

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


















Барлык һөнәрләр дә яхшы,

барлык һөнәрләр кирәк.


(«Тормыш дәресләре» кысаларында үткәрелгән тәрбия сәгате)














Минһаҗева Резеда Мөнир кызы

Шәмсетдинова Фидания Әхияр кызы

сәламәтлекләре чикләгән укучылар өчен

дәүләт бюджет махсус (коррекцион)

белем бирү учреждениясе

«Тойгелде 8 төр махсус (коррекцион)

гомуми белем бирү интернат мәктәбе»нең

башлангыч сыйныф укытучылары



2014-2015 нче уку елы

Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк.


Максат: укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар белән кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.


Материал, җиһаз: һөнәрләр турында слайдлар, копьютер, шигырь һәм табышмаклар, алфавит хәрефләре язылган карточкалар, һөнәрләр турында язмалар, сөлге, түгәрәк икмәк.


                                    Эш барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Ал кояш күгебездә,

Нур балкый йөзебездә.

Сәлам бирик- күпме кунак килгән

Бүген мәктәбебезгә.


Укучылар, кунакларга карап елмаю белән генә сәламлик тә дәресебезне башлыйбыз.


II.  Уңай психологик халәт тудыру.

1.     Кереш әңгәмә.

Укучылыр мине тыңлагаз әле:

  • «На златом крыльце сидели царь, царевич, король, королевич, сапожник, портной, — кто ты будешь такой?» Моны берәрегез беләме? Бу нәрсә?

  • Әйе, бу санамаш. Уенны башлап җибәрер өчен гади бер җөмлә. Эчтәлегенә игътибар итеп уйлап карагыз әле, Үскәч сез кем булырсыз? Сынамыштагыча: Царь? Король? — Барыбыз да теләр иде – юк шул!.. Ә бәлки итекче (сапожник) булырга? Яки тегүче (портной)?

  • Сез кемнәр булыр идегез?

  • Укучылар, аңлагансыздыр инде, бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (укучылар җавапларын тыңлау).

  • Тактадагы (слайд 2) язманы укыгыз:

Барлык һөнәрләр дә яхшы,

Барлык һөнәрләрләр кирәк.


  • Нәрсә соң ул һөнәр?

Халыкта мондый мәкаль бар: Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс.

- Һөнәр – ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

- Һөнәр – ул белгечлек, профессия.

Һөнәрләр безнең бик күп. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгелә. Бу санны сез әле күз алдына да кирә алмыйсыз.

- Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да .... белемне УКЫТУЧЫ бирә.

-Укытучы һөнәре – нинди һөнәр соң ул? (укучылар фикере тыңланыла)

Укытучы балаларны язарга, укырга, сөйләргә, мисаллар чишәргә, җырларга, биергә, әти-әниләрне, олыларны һәм дусларны хөрмәт итәргә, әдәпле тыйнак, ягымлы булырга өйрәтә. Укытучы кебек тагын бер һөнәр иясе бар. Кем соң ул?

Тәрбияче. Ул мәктәпкәчә яшьтәге, яки кечерәк балаларны тәрбияли. Аның эш урыны - балалар бакчасында. Безнең авылыбызда «Карлыгач» балалар бакчасы бар. Анда сез үзегез дә йөргәнсездер, хәзер сезнең энеләрегез, сеңелләрегез йөридер. Сез тәрбияче апаларыгызны беләсезме? (укучылар фикере). Сезнең мәктәптә дә тәрбияче апаларыгыз бар. Алар сезгә дөрес тәрбия бирәләр, төрле вакытта килеп чыккан авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрәтәләр. Кемнәр алар? Сез аларны яратасызмы? (фикерләр)

- Ә бу кем?(слайд 3) Табиб иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Без авырган чакта гел табиб янына барабыз. Табиблар төрле була: күз табибы, теш табибы, колак-тамак-борын табибы, эчке авырулар табибы. Балалар өчен дә аерым табиб бар. Ул- “педиатр” дип атала. Табиб кеше авырган кешегә һәрвакыт һәм һәр җирдә булышырга тиеш.

Бу һөнәр иясе булырга теләгән кешегә математика фәнен яхшы үзләштерергә кирәк(слайд 4). Ул акча белән эш итә. Сатучы тиз һәм дөрес итеп исәпләп , сатып алучыларга тиешле акча һәм продуктны тапшыра. Сатучы булып эшләгән кеше дөрес итеп аралаша да белергә тиеш. Сез үзегез төрле авыллардан, әйтегез әле безгә кемнән тәмле әйберләрне сатып аласыз? (укучылар җавабы).

- Бу һөнәр белән технология дәресләрендә танышабыз (слайд 5). Тегүче булыр өчен үлчи, кисә, тегә, тукымаларны төрләргә аера, аларның үзлекләрен белергә, төрле эш кораллары белән эш итә белергә өйрәнергә кирәк. Алар төрле һөнәр ияләренә дә костюмнар әзерлиләр. Милиционерларга менә мондый эш формасы тегәләр (рәсемнәр күрсәтелә: милиционер, космонавт, табиб, кибетче, артист һ.б.). Күргәнегезчә, тегүченең эше бик җаваплы.


  1. Әйдәгез һөнәрләрне искә төшерик әле. Мин сезгә хәреф күрсәтәм, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр исемен әйтегез:


  • А – артист, агроном, архитектор, адвокат

  • Б – бригадир, баянчы, бетонщик

  • В – врач

  • Г – геолог, галим

  • Д – доктор,дережёр

  • Т – тегүче, теш табибе,төзүче, тракторчы

  • У – укытучы, умартачы, урманчы

  • Ш – шофёр, шахтёр

  • С – сатучы, сварщик, слесарь, сыер савучы

  • К – китапханәче, комбайнчы.

  • Укытучы: Менә никадәр һөнәр бар икән! Бу әле җирдәге һөнәрләрнең бик аз өлеше генә. Барлык һөнәрне санап бетерү мөмкин дә түгел.


  1. Уен «Һәр һөнәр иясенең үз эш коралы»

(Слайд 6,7 буенча рәсемнәрдән кайсы һөнәр икәнен билгеләү)


4. Әйдәгез, һөнәрләр турында табышмаклар чишик.


Пыяла күзен көйли дә

Бер генә йомып ала –

Сезне истә калдыра.

Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара?

Фотограф.


Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый?

Пешекче (повар).


Без ут белән көрәшергә тиеш, -

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр -

Әйтегезче, без кемнәр?

Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар).


Без иртә торабыз.

Безнең бурыч –

Сезне эшкә өлгертү.

Шофер (автобус йөртүче).


Хат , газета – журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.

Хат таратучы (почтальон).



Ул шәһәрләр төзи

Кәгазьдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе.

Архитектор.


  1. Физкультминутка. “Миңлебай” көенә. (музыка кабызыла)

Күрсәт әле, үскәнем

Ничек сыер савалар?

Менә шулай, менә шүлай

Шулай сыер савалар.

(ничек печән чабалар, ничек машина йөртәләр, ничек утын яралар?)


III. Төп өлеш.

1. Без укучылар авылда яшибез. Авыл кырыенда дулкын кебек тирбәлеп утыручы иген басулары, көтүлек җирләр җәелеп ята. Без бүген авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” турында да сөйләшербез

-  Сез ничек уйлыйсыз, кемнәр икән ул “Җир кешеләре”? (Хезмәтләре җир белән бәйләнгән кешеләр.)

-  Хезмәтләре җир белән бәйләнгән нинди һөнәрләр беләсез?  (Комбайнчы, тракторчы, шофер, терлекче һ.б.)

Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар - авыл хуҗалыгы эшчеләре. Тырышып эшләгән кешене зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Безнең хуҗалыкта да тырыш, уңан кешеләр бик күп. Менә шуларның кайберләре:

(Слайд буенча эш Авылның алдынгы комбайнчысы, тракторчысы, шоферлары турында сөйләнелә.)

  • Укучылар, бу абыйны таныйсызмы?

  • Әйе, бу Сафин Дамир (слайд 8). Ул безнең хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы. Күп еллар инде комбайнда эшли. Кырларда мул булып үскән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга тырыша. Менә шундый тырыш икән ул Дамир абыегыз.

К

Мул уңышыбыз
Чиста җыйналсын!
Бер генә башак та
Җирдә калмасын!.
Җый, комбайнчы,

Җый
Иген уңышын!
Уңышлар бизи
Илнең тормышын.

омбайнчы

Җый, комбайнер, җый
Иген уңышын!
Чәчәккә бизә
Илнең тормышын.
Арыш башлары
Түбән иелгән.
Дулкынла
на ул
Җәйге җил белән.


- Мул уңыш җыеп алу өчен җирне эшкәртергә, ашларга кирәк. Ә ул эшләрне кем башкара?

- Тракторчылар әлбәттә (слайд 9). Менә безнең алдынгы тракторчыларыбыз: Сайфуллин Илсур һәм Шәйхетдинов Серинад. Игеннәр мул булсын өчен алар тырышып җирләрне эшкәртәләр, вакытында орлыкларны чәчәләр.

Тракторчылар

Илсур абый тракторчы.

Эшен ул ярата.

Яңа сөргән җирнең исе

Аңкый һәр тарафта.

Орлык чәчә Серинад абый

Йомшак туфракка.

-Күкрәп үссен кырларда, -ди,

Арыш, бодай, арпа.

Тракторчы һөнәре

Эшнең катлаулы төре.

Тырышлык, тәҗрибә сорый

Мул уңышның сере.


  • Мул булып үскән игеннәрне кырдан ындыр табагына кемнәр ташый?

  • М




    ашина йөртүчеләр, шоферлар. Менә хуҗалыкның алдынгы шоферы Гыйльфанов Марсель (слайд 10). Ул КАМаз машинасында игеннәрне кырдан ындыр табагына, элеваторга ташыды.









Җыр “Шофер буласым килә” Луиза Батыр – Болгари көе, Эльмира Шәрифуллина сүз

Әйе, игенче хезмәте – бик кирәкле, мактаулы, җаваплы хезмәт. Хәзер илебездә ашау – эчү кытлыгы юк. Мул яшибез. Шулай да байлыкны әрәм – шәрәм итәргә, ипине аяк астында типкәләп йөртергә, аны чүп савытына салырга, ипине кадерсезләргә юл куярга беребезнең дә хакы юк!

Икмәк.

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

                        Түгелгән тир бушка китмәде.

                        Игенченең батыр хезмәте бу-

                        Күпереп пешкән арыш икмәге.

 Икмәк – игенченең җан җылысы,

                         Җир анарга кадер-хөрмәте.

                         Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

                         Шуңа кадерлибез икмәкне.



-         Тагын хезмәтләре җир белән бәйле нинди һөнәр ияләре беләсез? (слайд 11) (Терлекчеләр, савымчылар, көтүчеләр һ.б.)

  • Менә безнең алдынгы сыер савучыбыз Тахауова Вәсилә. Ул күп еллар буе фермада сыер сава. Үз эшен яратып, тырышып башкара, шуңа да сыерларыннан күп сөт сава. терлекчеләребез.




Савымчы.

Күрше Вәсилә апа

Фермада сыер сава.

Беркөн барып карадык,

Сыерларын санадык.


- Ә монысы кем? Таныйсызмы? (слайд 12) Бу Каримов Тәлгать. Ул кышын фермада терлекләрне ашата, асларын җыештыра, ә җәен сыерларны болыннарга – көтүлеккә алып чыга. Кем була инде ул? (Көтүче) Сыерларның күп итеп сөт бирүе көтүченең тырышлыгыннан, тәҗрибәсеннән тора.

Көтүче.

Алды кулга чыбыркысын,

Көтүче иртән иртүк.

Куып китте мал- туарны

Чарт та чорт, әйдүк.

Әйдә, сыер, чык болынга,

Хәтфә төсле кырларга,

Тик кайтырсың кич белән,

Кич белән, күп сөт белән.


-Терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең хезмәте бик авыр. Шуңа күрә аларны да хөрмәт итәргә, җитештерелгән ризыклардан сакчыл файдаланырга кирәк. Сез дә үзегезнең кулыгыздан килгәнчә, өйдә әти –әниләрегезгә йорт эшләрендә ярдәм итегез. 

Ашамый тамак туймый, эшләми ризык булмый” дигән мәкаль барлыгын онытмагыз.


2. Укучылар, һөнәр белән бәйләнешле тагын күп кенә мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

Мин мәкальнең башын әйтәм, сез тәмамлагыз.

 Егет кешегә (җитмеш төрле һөнәр дә аз.)
Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс.) 
Һөнәр утта янмый,( суда батмый торган хәзинә.)

Һөнәр ашарга сорамый, (үзе ашата)
Һөнәрле үргә (йөзәр).
Оста кулда (һөнәр бар.)

Һөнәр – кулдагы (алтын беләзек).

  • Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башка­ларны да куандырып яши белергә генә кирәк.

1 НЧЕ УКУЧЫ:

Илгә кирәкле булу,

Яхшы теләкле булу,

Илдә һөнәрле булу —

Ак бәхетләр түгелме?


2 НЧЕ УКУЧЫ:

Һөнәрләрнең барысы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр

"Алтын куллы", - дисеннәр.


IV. Йомгак ясау.

- Укучылар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

- Төрле һөнәрләр, җир кешеләре турында сөйләштек. Авылыбызның алдынгыларын атадык. Озакламый сез дә зур үсәрсез. Хәзердән үк кемдер булырга хыялланасыздыр. Хыяллану бик яхшы, балалар. Хыял канатлары сезне киләчәктәге чынбарлыкка илтсен! Кеше теләсә кем булырга мөмкин: белемле яхшы табиб, умартачы, язучы, йөк төяүче… Ләкин сез ялкау яки көнче булсагыз, үзегезне генә яратсагыз, беркемгә дә файдагыз тимәс. Шуңа күрә изге күңелле, ярдәмчел, тырыш, хезмәт сөючән булыгыз .


(Кулына сөлге белән күпереп пешкән түгәрәк икмәк тотып укучы сөйли )

Яшәү чыганагы – Кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның торсын түрендә.


Укучылар, эш сөйсәгез, тырыш булсагыз, табыныгыз һәрчак мул булыр. Шушы түгәрәк ипидән дә килеп торыр бал тәме, килеп торыр май тәме.

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 10.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров147
Номер материала ДВ-047384
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх