Аулак өй.
Әби-бабаларыбызның мирасы. Кайда соң ул? Онытылып
беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы-
тәңкәләребездәме, әкият итеп кенә сөйләргә калган бишек җырларыбыздамы? Әллә
инде кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, сабантуй колга- баганаларында
җилфердәгән, инде сандык төбендә саргая башлаган сөлгеләребездәме? Бүгенге
бәйрәм максаты- вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбызны
халыкка күрсәтү, онытыла башлаган милли йолаларыбызныы халыкка күрсәтү.(Кызлар
кул эше б-н)
1кыз: әтиләр бүген кунакка китте. Аулак өй
оештырабызмы?
2кыз: ә егетләр килсә, кертәбезме?
3кыз: әби ни әйтә бит әле? Әниләр безне сакларга
әбиләрне калдырып китте бит.
(Малайлар тавышы ишетелә):
Исәнмесез, саумысыз. Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз?
Кыз: Әй Әпсәләм, Әпсәләм,
Сәлам бирдем-әссәләм
Сездән безгә тиештер бит
М.: вәгаләйкемәссәләм.
(кара-каршы әйтешү):
Шуннан?-9ким 10нан
Шуннан?- утырган да шуган
Шуннан?- кишер белән суган
Шуннан?- койрыгы туңган
Шуннан?- җырлап-биеп күңел ачкан.
(Такмаклар җырлашу):
К.: әнә килә автомобиль төягәннәр калайлар.
Безнең авыл малайлары 90 яшьлек бабайлар.
М.: әнә килә автомобиль төягәннәр капчыклар.
Безнең авыл кызлары- 80 яшьлек карчыклар.
К,: әнә килә автомобиль төягәннәр бүрәнкә
Безнең авыл малайлары –җыенысы 1 тәңкә.
М,:әнә килә автомобиль төягәннәр гөлҗимеш.
Безнең авыл кызлары –елак-сытыклар , имеш.
К.: Әйдәгез, табышмак әйтешәбез,мин башлыйм.
Агач үгез, 3 мөгез(сәнәк)
-Өй башында аю бии(төтен)
-Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач(ай. Йолдызлар)
-бер агачта 5 тармак, тармагы саен бармак(перчатка)
-Өстәлемдә ак үгез, маңгаенда бер мөгез(чәйнек)
-аккош кебек ак кына, йомшак кына, пакъ кына
Көн дә сыйпый битемнән, элеп куям читеннән(сөлге)
-Аягын, башын яшерә таш күлмәге эченә.
Ай үтәсен, ел үтәм,ди, йөрсә дә бар көченә(ташбака)
-кышын да искә төшереп җәйләрнең җылы чагын
Ява мин теләгән чакта өйдәге мини яңгыр(душ)
-алда сәнәк, артта себерке, ә уртада чүмәлә, нәрсә соң
ул-чамала(сыер)
М.: Әби дә белә микән табышмак?
(әби табышмак әйтә: миңа да ул-зур байлык, сиңа да ул
зур байлык, сакламасаң- тик бер айлык.(саулык)
-Кунак кызы безгә кызык мәзәк сөйлим, ди.
Әби: Эх бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар,
саламнан тәртә каерып, кырмыска җиккән чаклар.
М.: әйдәгез, уйнап алабыз.”чума-үрдәк, чума каз”
“Капкалы”. “Җебегәнле”
Әби: казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары.
Казлар кебек үтә,
Тезелешеп үтә онытылмаслык
Яшьлек еллары.
М.: тырышкан табар, ди мәкаль, табарсың, эзләп кара.
Гомер буе бил бөккәннәр хәер эсти, бичара.
Белемле меңне ега, дигәнең, язылган кебек суга.
Кесәсендә меңнәр булса, шыр надан меңне ега.
Намус-кеше көзгесе ди, ышану кыен моңа.
Көзге бүген меңнәр торса, намус сатыла унга.
Ташка аш белән ат диләр, хуш, әйдә атып кара.
Ашыңны ашап куя да, аннан башыңны яра.
Ат та сөртенә, ди мәкаль, Сөртенергә атлар юк.
Ил белән без сөртенәбез, хәлебез юк атларлык.
Әйдәгез, мәкальләр әйтешәбез.
-
Бердә түгел,
(илдә көч)
-
Эше
күпнең,(ашы да күп)
-
Кем
эшләми,(шул ашамый)
-
Бердә
түгел,(мең дә көч)
-
Күз өчен
яз яхшы, (авыз өчен көз яхшы)
1 малай: Атам-анам биегән.
Күңел ачкан биюдән
Уйнап-биемәгән җебегән.
1 кыз: атам-анам биегән.
Күңел ачкан биюдән.
Карап торсын бөтен дус-иш.
Тартынмыйбыз биюдән
(Бию”Челтәр элдем читәнгә,
җилфер-җилфер итәргә, без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә)
Кунак кызын да биетик әле.
-Әйдәгез, әкият сөйләшле уйныйбыз. 4
егет кирәк уенга. (“Дүрт дус” әкиятен аңлаганча үзгәртеп сөйләү)
2 кыз: Җырламыйча туй итмиләр,
Җырсыз бер бәйрәм булмый
Безнең яшьләр җырламаса,
Аулак өйдә ямь булмый.
(татар җырлары)
-Әтиләр кайтыр вакыт җитә.Тиз генә чәй
эчик тә егетләрне озатыйк. Ә сезгә, кадерле дуслар, халкыбыз җәүһәрләрен югалтмыйча,
үзебездән соң килгән буынга тапшыру бурычы тора.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.