Инфоурок Другое Другие методич. материалыРазработка внеклассного мероприятия "День народного единства"

Разработка внеклассного мероприятия "День народного единства"

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

Бердәмлек көне

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде: Ганиева Г.А.

1 укучы  Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, кадерле укчылар, килгән кунаклар. Без сезнең белән ноябрь аеның иң истәлекле бәйрәме, бердәмлек һәм килешү көне хөрмәтенә җыелыштык. Ул 4 ноябрь көнне билгелэнеп үтелә.

 2 укучы Татарстан – ул минем Туган илем, торган җирем, туган йортым. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Бәйсез дәүләт, бик бай, бик матур, гүзәл республика.

1 укучы Якынча 4 миллион кеше, 107 милләт вәкиле үзара тату һәм бердәм яши. Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре – дәүләт телләре булып санала.

2 укучы

Туган җирем! Матур таңнар

Иленә тиңлим аны.

Ул – минем Татарстаным,

Бар татарның Ватаны.

 

 

 

     1 укучы   Туган як, туган ил, туган туфрак! Бу сүзләр һәр кешегә үз анасыдай якын, газиз! Кешеләр туган җирләренең матурлыгын гөлгә тиңләгәннәр, аның табигатенә, урманнарына, кырларына сокланганнар.

2 укучы Һәр кешегә үз туган ягы көч, дәрт, илһам, моң бирә. Күпме генә шагыйрьләр үзләренең туган җирләренә багышлап шигырьләр язмаган да, туган илен сагынып нинди генә җырлар җырламаган. Читтә яшәгән кешеләр үзләренең туган якларын, туганнарын, дусларын сагынып кайталар.

1 укучы

 “Ямьле булса да торган җир,

Сагындыра туган җир,” – дип юкка әйтмәгәннәр.

 

 

1 укучы Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тота безнен ил.

 

2 укучы Туган як ул - сызылып аткан сандугачлы таңнар, урманнар, кырлар, чәчәкле болыннар, саф сулы чишмәләр, күлләр, елгалар. Болар һәммәсе күңелгә якын, кадерле.

1 укучы

Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

 

 

 

1 укучы

 

Туган җирем – таңнар иле,

Таңнарга тиңлим аны.

Һәркөн саен матурланып

Ата аның һәр таңы.

 

2 укучы

Әйе, илебезнен , аның зифа каенлы урманнарын, көмеш сулы күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган, тырыш халкын күреп сокланабыз. Әйдәгез, бүгенге бәйрәм көнендә илебез турында җыр җырлыйк.

 

1 укучы

Татарстан – күп милләтле республика. Анда татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, марилар һәм башка милләт кешеләре бер гаилә кебек бергәләп эшлиләр,  дус – тату яшиләр.

2 укучы

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә

 

1 укучы

Безнең татар халкында бер мәкаль бар, «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс», диләр. Халкыбыз төрле һөнәрләргә ия, бигрәк тә татар хатын – кызлары чигәргә яраталар (сөлгеләр, алъяпкычлар, яулыклар).

 

2 укучы

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән

Нәкышләре көмешләргә

Алтыннарга күмелгән.

 

1 укучы

Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләре белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

 

2 укучы

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә,

Аллы- гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

 

1 укучы

Дуслар янда чакта көн кояшлы,

Гомер матур бию – җыр белән.

Якын дуслар белән бергә

Уйныйк без әйлән – бәйлән.

 

 

1 укучы

Татарстаныбыз - табигате ягыннан иң бай һәм матур республика. Калын зур урманнар да, җәелеп киткән болыннар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарында төрле чәчәкләр, агачлар үсә, куе агачлар арасында пошилар, аюлар, бүреләр, кызыл тунлы төлкеләр һәм куяннарны очратасың.

 

2 укучы

Ватаныбызны “дүрт елга иле” дип йөртәләр. Аның аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ елгалары ага. Кечкенә елгалар, күлләр дә күп анда.

 

1 укучы

Казан – Татарстанның башкаласы. Казан- иң борыңгы шәһәр, аңа нигез салынуга мең ел. Ул Иделнең сул як ярына урнашкан. Казан-республикабыз -ның иң зур шәһәре. Анда 1 миллионнан артык кеше яши.

2 укучы     

Казан шәһәренең барлыкка килүе турында шундый легенда бар: бер кыз юарга дип алып төшкән казанын Иделгә төшереп җибәргәч, “Казан, әй Казан!” – дип кычкырган. Аның үзәк өзгеч тавышын тирә-юньда яшәүчеләр дә ишеткән. Тиздән бу тирәдә яшәүче халык үсеп килүче каланы “Казан” дип атый башлаган.Ә хәзер шигырьләр тыңлап үтик.

 

1 укучы

Әйе, балалар бүгенге көндә безнең республикабыз зур сәяси, фәнни, мәдәни үзәк. Дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары, мәктәпләр  һәм балалар бакчалары бар.

 

2 укучы

Бәйрәмдәге мизгелләр күңелләребездә калсын. Туган як хәтирәләре йөрәкләрдә саклансын, онытылмасын.

Барыбыз бергә туган Татарстаныбызга иминлек, муллык теләп калабыз, һәм бәйрәмебезне җыр белән тәмамлыйбыз.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка внеклассного мероприятия "День народного единства""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер-постановщик

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 218 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.10.2016 381
    • DOCX 16.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Гюзель Альтафовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиева Гюзель Альтафовна
    Галиева Гюзель Альтафовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 6396
    • Всего материалов: 19

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 43 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Основы психологии личности: от нарциссизма к творчеству

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии бизнес-развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе