Азнакай муниципаль районы
Кәкре Елга муниципаль гомуми
урта белем бирү мәктәбе
8, 10 нчы сыйныфлар өчен
бәйгесе эшкәртмәсе
Төзеде һәм үткәрде: югары категорияле укытучы
Сабирова И.С.
Хәерле кич,
хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, кунаклар! Эштән дә, тормыштан да тәм
табып, үз күңелләрегезнең хуҗасы булып яшәүче тату гаиләләр! Сезнең белән
чираттагы очрашуыбызга бик шатбыз.
Сочинениеләр
конкурсына укучылардан алынган эшләрдә гаилә турында мондый юллар бар: “Гаилә
ул - катлаулы күренеш. Гаилә әгъзаларының үзара татулыгы, уртак эш, уртак
борчулар белән яшәве баланың сау-сәламәт рухлы булып үсүен тәэмин итә һәм бу
,үз чиратында, җәмгыятьнең торышына искиткеч зур йогынты ясый.”
“ Минем өчен гаилә
- әти,әни һәм балалар. Ул бер матур йортны хәтерләтә.Төзелеше белән “йортлар “
бер-берсенә охшаган булса да, синең “йорт” башкаларныкыннан һәрвакыт аерылып
тора. Өй тормышының матурлыгы - бер-береңне хөрмәт итеп, кадерләп торудадыр,
йорт мәшәкатьләрен бергәләп башкарудадыр.”
Әйе, гаилә үзе бик
кечкенә, ләкин кылган эше бәһаләп бетергесез. Шуңа күрә без сезне бәйрәмебезгә
гаиләләр белән җыярга тырыштык. Гаилә елында “Гаилә гимны” яңгырарга тиеш дип
уйлыйм мин һәм сезнең алга 8 нче сыйныф укучысы Зәйнәпне чакырам.
(“Сабантуй”дагы конкурска килгән шигырь сөйләнә)
Бүгенге
бәйрәмебезнең беренче өлешендә бәйге-уен оештырылачак, алга таба биюләр һәм чәй
эчүләр булыр.
Бәйгедә
катнашачак гаиләләрне бирегә чакырам. Алар - безнең үтенечне аяк астына
салмаган иң батыр гаиләләр.( Һәрберсенә өстәл, өч урындык куела) Рәхим итегез,
Хәйруллиннар, Мөхәммәтҗановлар, Сабировлар һәм Сабировлар
Безгә бүгенге
кичәне бәяләр өчен жюри да сайларга кирәк булачак. 3 кешене күрсәтик, алар эш
башласыннар.
Бәйрәмгә килгән бөтен
кешегә дә елмаерга, көләргә, шаян сүз әйтергә мөмкинлек бирелә, әмма
кәефсезләнү кискен тыела.
1. Командаларга
беренче бирем мондый булачак. Без, әлбәттә, аларны күреп беләбез, сөйләшеп
йөрибез, ләкин кичәләрдә танышкан юк әле.”Гаилә учагының жылысы” дип аталган
конкурста алар үзләре белән таныштырырга тиеш. Кем сөйләсә дә ярый. Безнең жюри
юморны бик яратуын әйтеп куям. (Бәйгене башлау өчен шобага салабыз) Рәхим
итегез.
2. Безнең һәр
әти солдат булган кеше.Аларга хәрбиләр тормышы ят түгел. Ә минем кулдагы текст
сезне бераз элгәрерәк дәвергә - Суворов чорына күчерә. Сезгә тәкъдим ителгән
текстта дистәгә якын тарихи хата киткән. Кемнең гаиләсендә тарихны, хәрби
хезмәтне нык беләләр икән?
(текст
таратыла, 5 минут вакыт бирелә, ручкаларны алабыз. Укып чыгып фикерләшкәннән
соң, хаталарны аңлаталар, кабатламыйлар)
3. Кешенең
тормыш иткәндәге ихтыяҗының берсе - ашау-эчү мәсьәләсе. Татар халкы гомергә зур
кунагына токмачлы аш әзерләргә, шулай хөрмәт күрсәтергә күнеккән. Без дә шушы
эшне башкарачакбыз. Ләкин бер кыенлыгы шунда: әни кешенең бәйрәмгә җитешәсе
бар. Ул токмачны җәеп кенә өлгерәчәк, кисү эше калганнарга төшә.
Әни камырны
әзерләгәнче, әти белән бала аңа котлау открыткасы яза. Вакыты- әнинең эше
беткәнче. Ул котлауны почта аша алачак.
4. Дөнья булгач,
төрле хәлләр булгалый. Бездә, мәсәлән, әти өйдә юкта кыш уртасында газ сүнә,
җил шиферны кубара. Гел дә булмаса, “бозау малае” тимерчыбык бәйләмен муенына
урап куя. Шуңа охшашрак хәл. Төне буе улаган җил, иртән торуыгызга, коймаларны
аударып куйган. Аннан күршенең кәҗәсе кереп килә. Гадәт буенча, әтигә дәшәргә
җыендыгыз.Ул бит командировкада! Димәк, эшкә киткәнче кадаклап куярга кирәк.
Юкса яшелчәләр генә түгел, агачлар да калмаячак.
(Әтидән
башкалар эшли ала)
Менә молодцы!
5. Мондый
сынауларны үткәннән соң сезгә ял йортына путевка бирсәң дә ярый. Менә алар. Бару
өчен транспорт- җиңел машина.Әтиләр машина кабызып тора, гаиләнең калган
вәкилләре аның белән арткы утыргычта урнашып, юлга кузгаласыз. Юлдагы
баганаларга бәрелү уеннан төшеп калу бәясендә. Хәерле юллар!
(Уенчык
машина белән әти алдан бара, артыннан- гаиләсе )
6. Кояш. Җылы.
Сез диңгез ярында. Кулыгызда биноклегез бар. Әти кеше, колач салып, шактый
ерактагы утрауга йөзеп китте. Ни хикмәт, бу якка чыга алмый. Нәрсәдер әйтә - ишетелми.
Бинокльдән карап аңлагыз. Дөрес белсәгез, бер-берегезне сөйләшми дә аңлавыгызга
ышанабыз.
( Балык
тоту , бәрәңге казу, баланы озату, кое янында су алу күренешләрен танырга. Биремнәр
әтиләргә бирелә)
Җырсыз җирнең яме юк.
Җырсыз тормыш тәме
юк.
Җыр сулар һава кебек,
Җыр яши,
җыр-мәңгелек.
Дуслар җырлый, мин дә
җырлыйм,
Җырлап ачыла күңел.
Якын дуслар белән
бергә
Җырламый мөмкин
түгел.
7. Чыннан да
шулай.Чөнки җырсыз безнең кичә дә үтмәячәк.
Төшендегез: бәйге
музыкаль булачак. Сез текстында әти, әни, өй, гаилә, килен, кияү, кызым, улым,
әби, бабай сүзләре кергән җырлар башкарырга тиешсез. 1 куплет та җитә.
Бер үк җырны
кабатламыйбыз.
8. Спорт - һәр
гаиләнең яраткан өлкәсе. Бөтенебез чаңгыда шуабыз, велосипедка утырабыз,
тимераякка басабыз, барасы җиргә соңарсак, йөгерә-чаба йөрибез. Шулай да иң
җитезен бүген билгелик әле. Шарны урындык тирәли йөртеп килергә кирәк. Аннары
икенче кеше китә, өченчесе.
9.Гаиләләр өчен
соңгы- иң төшемле уен. Монда очколарны күп туплау мөмкинлеге бар. Бары тик
мәкальләрне дөрес тәмамлый бирергә кирәк
( Мәкальләр әйтелә,
командалар кул күтәреп җавап бирә)
10. Сезнең
почтагыз килде. Котлауларны укып күрсәтегез әле.
Жюрига тагын бер
кат нәтиҗәләр ясау өчен вакыт бирәбез. Шул арада 8 нче сыйныф укучыларына сүз
бирәбез.
- Әти, ә фил
балалары каян килә?
-
Беләсеңме, улым...
-
Түлке миңа ләкләк турында
сөйләп вакыт уздырма. Ул фил баласын күтәрә алмый.
(Бала тәрбияләү турында мәзәкләр уйнала. Соңыннан бергәләп “Бәхеттә,
шатлыкта...” җыры башкарыла)
Тормышыгыз,
дуслар, гөрләп үтсен,
Ал
чәчәкләр бер дә шиңмәсен.
Сезнең
тормыш юлларыгыз
Аяз күккә
карап тиңләшсен.
Йомшак
җилләр алып килсен сезгә
Тазалыкның,
дуслар, иң ныгын.
Бүләк
итсен сезгә кояш нуры,
Гомерләрнең
иң-иң озынын
Сүзне соңгы
исәпне әйтергә хисапчыларга бирәбез.
( Уенда катнашкан гаиләләргә медальләр тапшырыла. “Иң спорт сөюче гаилә”, “Иң
музыкаль гаилә”, “Искиткеч гаилә”, “Иң тапкыр гаилә”, “Иң җор гаилә”, “Иң тату
гаилә”, “Иң кызыксынучан гаилә”, “Иң бердәм гаилә” һ. б. медальләр ясап була)
Бәйрәмнең
икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итә
2 нче бирем.
Шайтан күпере
биек урынга тоташа, ә астан бик көчле елга ага- тавышы чакрымнан ук ишетелеп
тора. Аркылы чыгып булмас. Әйләнеп үтү дә мөмкин түгел. Күпергә һөҗүм итәргәме?
Яхшылап карагач, Шайтан күперенең аркасы җимерелгәнлеге беленде. Аръяктагы һәр
таш артында - төрек укчылары. Мылтыклары корулы, гранаталары хәзерләнгән.
Суворов уйга
калды. Матрослар якындагы бураны күрделәр. Аны бүрәнәләргә сүтү озак түгел.
Суворовка: “Күперне төзәтеп була...Ләкин төрекләрнең уты астында кыенрак
булыр...”- дип хәбәр иттеләр.
Суворов аларны бинокленнән
күзәтә-күзәтә тыңлады. Кинәт каршы якта хәрәкәт күреп алды. Адъютантлары да: “
Үзебезнекеләр!- дип куйдылар.- Болар- чүлдә адашып, аерылып калган үз
гаскәриләре ләбаса. Димәк, алар хәрәкәт итүдән туктамаганнар. Иң кирәк вакытта,
иң кирәк урынга килеп чыкканнар.”
-
Бүрәнәләрне бәйләргә!-
диде Суворов.- Минометчикларга саперларны капларга!Күперне төзәтергә! Ике яклап
та һөҗүм итәчәкбез.
Солдатлар бүрәнәләрне, домкратны күпергә таба алып киттеләр. Кайда
шуышып, кайда йөгереп үттеләр. Баулар беткәч, солдат каешлары, офицер шарфлары
эшкә җигелде. Күпер үтәрлек булды.
Суворов, кылычын болгап:
-
Штыклар белән!- диде.
Төрекләр бер залп
бирделәр, икенчесен, өченчесен...Дары исе таралды, тавышлар көчәйде.
Әмма теге яктан
да безнекеләр ярдәмгә килеп өлгерде. Штыклар ялтырады, сөңгеләр очты.
Шайтан күпере
алынды!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.