Инфоурок Другое КонспектыРазработка внеклассного мероприятия "Гаилә бәйрәме"

Разработка внеклассного мероприятия "Гаилә бәйрәме"

Скачать материал

Гаилә бәйрәме.

Хәерле кич ,исәнмесез хөрмәтле әтиләребез, әниләребез, килгән кунаклар, безнең кадерле балаларыбыз! Илебез буенча елның иң матур бәйрәмнәре башланып китте. Алар 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март- Халык-ара хатын кызлар көн. Без дә шушы ике бәйрәмне матур итеп уздыру өчен сезне бирегә җыйдык але.Барыгызны да күркәм бәйрәмнәр белән тәбрик итәбез,саулык сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар игелеге,күңел тынычлыгы теләп калабыз.

Сезгә кадерле әтиләр-әниләр абыйлар һәм апалар вакыт табып килгәнегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм бәйрәм белән котлау өчен сүзне кадерле балаларга бирәбез, рәхим итеп тыңлагыз

Баларлар чыгышы:монтаж

Жыр «Үз җырыбыз”

1.Булат

1.     Ап-ак кышның уртасына җиткәч,                 2. Бәйрәм килә, өстәлләргә куна

     Бәйрәм килә ел да илемә.                                   Ак эскәтер, тәмле сый-нигъмәт

     Ишекләрне киереп ачып керә                            Илне саклаучылар бәйрәменә

     Минем яши торган өемә.                                   Ява котлау, ява дан-хөрмәт.

 

3. Хезмәт иткән минем әтием дә

Илне саклаучылар сафында.

      Солдат киеменнән төшкән рәсем

      Һәрвакытта тора каршымда.



2.Гүзәл “Җирдә миңа ни кирәк”

Җирдә миңа ни кирәк? Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк. Әллүкиле көй кирәк

җирдә миңа ни кирәк? җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк. Тукай туган тел кирәк

Әти дә әни кирәк Әллүкиле көй кирәк

Без яшәгән өй кирәк. Тукай туган тел кирәк



3. Денис “Әни-егет” Р. Миңнуллин шигыре

.    Әти дә эштән кайтты,

  Әни дә эштән кайтты.

  Әти диванга ятты.

  Әни кухняга чапты.

.    Әти әйтә: “Мин ач!” – ди,

  Кайчан була ул аш,- ди.

  Әниәйтә: “Үзең дә,

  Булыш , алай булгач!- ди.

    Әти әйтә: “Мин ир, - ди

  Аш пешерә белмим, -ди.

  Мин хатын-кыз түгел, - ди.

  Мин кухняда йөрмим,- ди.

   Юкса, “җитмеш һөнәр аз”,-

  Диләр, егет кешегә”-

  Безнең өйдә әти түгел

  Әни-егет, әни белә

  Чөнки бөтен эшне дә.






4. Азалия “Минем әти” Шәяхмәтова Зәринә шигыре


1.     Минем әтием бик эшчән                               2.    Әтием ясаган урындык,

    Уңган балта остасы.                                               Ишек, тартма, өстәлләр

    Һәр эшендә дә өлгер ул-                                        Бар күп кешенең өендә,

    “Алтын куллы” кыскасы!                                      Тимәсен генә күзләр.

 

3.Әти мине дә өйрәтә

   Үз эшенең серенә

   Әти кебек булам, диеп,

   Үсәм мин үзем дә.


5. Дина шигырь  “Әнине мактау”

1.     Минем әни иң уңган,                                    2.  Әнкәем шундый булган,

          Иң шәп әни дөньяда                                             Бар эшне эшли ала.

          Бәхәсләшмим, булса булыр,                             Балаларга белем бирә,

         Тагын берәр семьяда.                                          Хәтта печән дә чаба.

 

     3.Билгеле инде уңганлыгы,

       Миңа охшаган аның.

       Әгәр улы мин булмасам

   Уңмас иде , мөгаен



Җыр ___солдат_________________


6. Рифат “Хәйләкәр малай” шигыре.


1.     Малай булгач, гел әтигә                              2.  Пычранса – юышам,

    Охшарга дип тырышам.                                    Шөрепләрен борышым.

    Машинасын рәтләгәндә,                                    Бер мактап җибәрсен диеп,

    Тире-томыр тотышам.                                       Тырышам да, тырышам.

 

     3.Машинада детальләр күп,                              4.  Әти янында хәйләләп

   Исемнәрен сорашам.                                           Торуның сәбәбе бар.

   Әтигә ошап та бетми,                                          Мине тизрәк көн буена

   Кабат-кабат сорасам                                           Уйнарга чыгарсыннар.

.

7.Маргарита

Обойди весь мир вокруг,
Только знай заранее:
Не найдешь теплее рук
И нежнее маминых.
Не найдешь на свете глаз
Ласковей и строже.
Мама каждому из нас
Всех людей дороже.
Сто путей, дорог вокруг
Обойди по свету:
Мама – самый лучший друг,
Лучше мамы – нету!





8.Риф

Hаша мамочка

С кем первым мы встречаемся,

Придя на белый свет, —

Так это наша мамочка,

Ее милее нет.

Вся жизнь вокpyг нее вращается,

Весь миp наш ею обогрет,

Весь век она старается

Hас yбеpечь от бед.

9. Руфинә

Я маму люблю

Мне мама приносит

Игрушки, конфеты,

Но маму люблю я

Совсем не за это.

Веселые песни

Она напевает,

Нам скучно вдвоем

Никогда не бывает.

Я ей открываю

Свои все секреты.

Но маму люблю я

Не только за это.

Люблю свою маму,

Скажу я вам прямо,

Ну просто за то,

Что она моя мама!


10 “Әтием”.Айваз

 

1.     Бик яратам әтиемне,                                         2.   - Кулларында ут уйната,-

          Һәр эштә җтез үзе.                                               Диләр әти турында.

          Һичберкайчан ачуланмас                                    Мин дөньяда иң бәхетле,

          Кояштай балкый йөзе                                          Әтием, син барында.

 

      3.Әти-әниләр тормышта,

         Иң ышанычлы терәк.

         Булмасын балалар ятим,

         Сез безгә һәрчак кирәк!


Җыр ___Вместа весело шагать____________________


11. Адиля “Әтиемә”

 

1.     Синең алда без, әти,                                           2.  Без әтине яратабыз

          Башыбызны иябез.                                                 Ул да безне ярата.

          Сәламәт бул, авырма,                                             Бары җылы хисләр туа,

          Рәхәт яшә диябез.                                                   Әти, сиңа карата.

 

     3.Озын гомер бирсен, Раббым,

       Әтиебезгә безнең.

       Андый тырыш, тынгысыз җан,

       Күргәнегез юк сезнең.



12 Данил “Әтием”дигән шигырь

 

1.     Әтием минем уңган                                  2.     Әтием минем өчен

          Бөтен эшкә дә булган.                                       Гел үрнәк булып тора

          Кулыннан килә бар да,                                     Сорау туса, белмәгәнең

         Яратамын шуңа да.                                            Минем әтидән сора.

 



13 Ландыш “Кочагына чумабыз”

 

1.     Кулыннан килмәгән эше юк,                       2.   Безне яраткан чагы да

          Булдыра ул барсын да.                                      Ачуы чагы да була.

          Ничек шома бармасын                                       Нинди сорау бирсәң дә

          Әти кулы тисен дә.                                             Әти җавабын белә.



 14. Камиля

 

     3.Кайчакларда сиздермичә,                               4. Барыбыз да яратабыз,

        Башыңнан сыйпап үтсә,                                     Кочаклыйбыз, үбәбез.

        Рәхәт булып китә шунда                                    Эшеннән кайтып керсә

        Әтинең кулы тисә.                                              Кочагына чумабыз.




15..“Әтидән өйрәндем” Разил

 

1.     Минем әти алтын куллы,                        3   Әтием ясаган рамнар,

    Эшләмәгән эше юк.                                       Урындыклар, өстәлләр-

-         Саумы, Шакирҗан абзый!- дип,                 Бөтенесе көлеп тора:

   Баш имәгән кеше юк.                                      Кояш нурын эчкәннәр.

 

2Әти мине дә өйрәтә

   Балта, пычкы тотарга.

-          Кулларыңның көчен, - ди ул,-

-         Әрәм итмә юк-барга

 Азалия + Гузаль «Яз килэ»

Хөрмәтле кунакларыбыз, бәйрәм барышында балалар сезгә үзләренең осталыкларын тагын күрсәтерләр әле, ә хәзер кадерле балалар сез урыннарыгызга утырышыгыз.

Ә без әти- әниләр белән танышып, сөйләшеп алыйк. Мин сезнең яныгызга киләм менә бу карточканы бирәм. Анда 3 сорау. Шул сорауга җавап бирәсез. Гаиләгез белән таныштыргач карточканы күршегезгә бирәсез ул да шул ук эшне эшли. Шулай дәвам итәбез Киттек!!!!

  1. Сезнең исемегез, тормыш иптәшегезнең ,балаларыгызның исеме.

  2. Гаиләгездә ничә кеше?

  3. Гаиләгездә кем баш?

Зур рәхмәт !

Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Бәйрәмнәр кирәк безгә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә!



Ә хәзер кадерле әниләр, абыйлар, әтиләр игътибарына!

Без сезнең белән бүген күңел ачырга , ял итәргә җыелдык. Әйдәгез әле, бүгенге кичәбезне күңелле итеп , бер-беребездән тартынмыйча, артыгын да кыланмыйча , кичәбезне күңелле итеп үткәрик әле. Залыбыз сәхнә түгел, чит-ят кешеләр дә юк, шуңа күрә бер дә кайгырып , каушап утырмагыз, бергәләп уйнык . Ризамы?!!! Киттек алайса.

Минем кулда1-2 дип язылган карточкалар. Мин аларны бөгәрләп подноска салдым .Сезнең яныгызга килә барам сез ала барасыз.

1 нче команда № 1 , 2 нче команда № 2 өстәле артына утыруыгызны сорыйм.

Буген без сезнең белән ярышып карарбыз.Әтиләр күбесе Армия сафларында булган кешеләр морякларның кем икәнен беләсез, шулай бит ! Алар диңгездә корабльдә йөзәләр. Дошманнар илебезгә су юлларыннан үтеп кермәсен очен безнең илне саклыйлар . Ә бүген уеныбыз дошманнарга каршы көрәш булыр. Без дошман корабларын табып ,аларга хөҗүм итәргә тиеш булабыз.Уеныбыз “Кораблар сугышы дип атала”.

(Ләкин бүгенге корабльләргә әниләрне дә утыртырга булдык әле.)

Алар да бу корабльдә бик кирәк булачаклар.

- Корабларга утырдык, диңгезгә чыгып киткәнче сезгә корабның исемен һәм капитан сайлап куярга туры килер.

Хәзер уенның шартын тыңлап китегез:

Сезгә дәфтәр бите һәм ручка бирелә. Сезнең беренче эшегез корабларны урнаштыру.

каршыгызда табло . бу таблода саннар һәм шакмаклар бар

Команда үз чиратында атыш башлый ягъни 1 хәреф 1 сан әйтә. Мәсьәлән А- 5.Икенче команда үзенең таблосын карап А-5 турысында кораб бармы, юкмы шуны карый. Бар икән ТИДЕ ди , һәм крестик белән сызып куя ,әгәр зур корабль икән инде РАНИН ди . Йөреш беренче командада кала , чөнке ул тидерде. Тагын 1 сан 1 хәреф әйтә мәсәлән А-6 .Икенче команда тагын үзенең таблосын карый Тимәсә МИМО ди һәм нокта куя. Йөреш икенче командага күчә. Без дә таблода билгеләп барырбыз.

Кораблар сугышы тынып торган арада балалар сезгә үзләренең осталыкларын күрсәтерләр һәм бергәләп уеннар да уйнап алырбыз.Һәр уенда җиңгән командаларга 1 әр очко куелып барачак. Шуңа күрә әйдәгез әле җюри сайлап алыйк.

Җюриларны билгеләдек уенны башлыйк.

Хөрмәтле кунаклар , әти әниләр

Җир йөзенең бөтен матурлыгын, Килә сезгә бүләк итәсе, Дөньядагы матур сүзләрне дә Иң җылысын сезгә әйтәсе. Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә, Көнегезне шатлык бизәсен! Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр, Шушы бәхет читләп үтмәсен!

Бу кичтәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен.



























Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка внеклассного мероприятия "Гаилә бәйрәме""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист в области обращения с отходами

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 189 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.03.2016 502
    • DOCX 28.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Римма Тимерхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ибрагимова Римма Тимерхановна
    Ибрагимова Римма Тимерхановна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1469
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой