Чистай муниципаль районы
Гаделша урта гомуми белем бирү мәктәбе
Математика дөньясына сәяхәт
(башлангыч сыйныф укучылары
өчен математик КВН)
Кичәне үткәрде: Чистай районы
Гаделша урта мәктәбенең I квалификация категорияле
башлангыч сыйныфлар
укытучысы Хайруллина Р.Ш.
2014ел
Максат:
1) тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен уеннар аша ныгыту;
2) укучыларның тапкырлыкка, зирәклеккә булган фикерләү
дәрәҗәләрен үстерү;
3) укучыларның математика фәненә мәхәббәтләрен тагын
да үстерү, кызыксынуларын үстерү.
Җиһазлау: кроссворд, плакатлар, карточкалар
Кичә барышы:
Математика фәне
турында язылган плакатларны уку, фикер алышу:
“Математика
ул – бөтен төгәл фәннәр сөйләшә торган тел”.
“Химия – физиканың уң кулы, ә математика аның күзе”.
Кичәдә 2 командага бүленгән балалар ярыша. Балалар
чыгып тезеләләр һәм шигырьләр сөйлиләр.
1.
Якты мәктәп залларында
Яңгырый безнең аваз.
Күңелле безнең балачак,
Тормышыбыз мәңге яз.
2. Хәрәкәттә - бәрәкәт
Икәнен онытмагыз.
Бер урында тик торудан
Күгәреп тутыкмагыз.
3.
Безнең бәйрәмне карарга
Дусларыбыз килгәннәр.
Бергәләп күңел ачыйк,
Уйнап алыйк дигәннәр.
4. Сез әзерме безнең белән
Арыганчы уйнарга.
Күңелле уен башладык,
Әйдә, рәхим итегез залга.
5.Кемнәр
уйнарга ярата?
Кемнәр өлгер һәм җитез?
Безнең белән ярышырга,
Кемнәр тели, әйтегез?
6. Безнең белән ярышырга
Җитез кешеләр кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер
Чыгып басыйк тизрәк.
Алып баручының кереш сүзе:
-
Укучылар, 2013 нче ел
математика елы итеп игълан ителгәне инде барыгызга да билгеле. Бүген
без дә сезнең белән математика дөньясына сәяхәт итеп алырбыз. Безнең
каршыбызда «Зирәкләр» һәм «Тапкырлар» командалары. Аларның җавапларын бәяләп
бару өчен хөкемдарлар билгеләргә кирәк булачак ( хөкемдарлар билгеләү).
«Өйрәтәләр
мәктәпләрдә» җыры башкарыла.
1. “Кызыклы саналмыш”.
1 нче командага 11 дән 20 гә кадәрге саннарны үсә бару тәртибендә
табып укырга.
2 нче командага 20 дән 11 гә кадәрге саннарны кими бару тәртибендә
табып укырга.
2. Җавап дөрес булырлык итеп җәя кую:
7*9+12-2=73
76-20+5+4=55
3. Сүзләрне дөрес итеп укы һәм артык сүзне тап.
а) «нозиб», «фелетон», «абрез», «грит» - 1 нче команда;
б) «елм», «аумх», «шаандакр», «нелиайк» - 2 нче команда.
4. “Күз бәйләп рәсем ясау” ярышы. Һәр
командадан бер кеше күзне бәйләп поезд рәсемен ясарга тиешләр.
5. Башваткычлар
чишү.
1 нче команда :
1) Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән
кисәргә кирәк?
2) Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан
авыррак. Нәрсә авыррак : грушамы, әллә персикмы ?
3) Өстәлдә өч стакан җиләк тора. Марат 1
стаканын ашаган һәм стаканын өстәлгә куйган. Өстәлдә ничә стакан?
4) 1 йомырка 4 минут пешә, 5 йомырка ничә
минутта пешә?
5) Бер аягында басып торган тавык 2 кг, ә ике
аягында басып торган тавык ничә кг?
6) Һәр ай 30 яки 31 санына бетә, кайсы айда 28
саны бар?
7) Нинди ай иң кыскасы?
8) Бер айда биш якшәмбе була аламы?
9) Ягы 5 см булган квадратның периметры ничәгә
тигез?
10) Кайсы сүз артык: тизлек , вакыт, юл, мәйдан,
метр, секунд?
2 нче команда :
1) Алсуның 1 бөтен,ике ярты, дүрт чирек алмасы
булган, аның ничә алмасы бар ?
2) Бер ярым
балык 1сум 50 тиен тора, 1 балык күпме тора?
3) 1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы?
4) Түтәлдә 6
чыпчык утыра иде. Тагын 5 чыпчык килеп кунды. Мәче сикерде дә берсен эләктереп
алды. Ничә чыпчык калды?
5) Кәрзиндә биш алма бар, берсе кәрзиндә
калырлык итеп, алмаларны 5 кешегә ничек тигез итеп бүләргә?
6) Көннәрнең исемен дә, санын да әйтмичә, 5
көнне рәттән атарга.
7) 1 кг ит 2 сәгать пешә,
ярты кг ит ничә сәгать пешә?
8) Нинди сәгать тәүлеккә 2 генә тапкыр дөрес
күрсәтә?
9) Туннан
нәрсә җылырак?
10) Алманың яртысы нәрсәгә ошаган?
6. Математика фәненә карата иҗат ителгән шигырьләрне
сәнгатьле итеп укыту - өй эшен тикшерү.
7. “Кем бутамый
уены”.
1 нче команда: 2 гә бүленә торган сан урынына “әйтмим”сүзе әйтеп, 1
дән 30 га кадәр санарга:
1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10,11, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18,
19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30.
2 нче команда: 3 кә бүленә торган сан урынына “Бик дөрес” сүзе
әйтеп, 1 дән 30 га кадәр санарга:
1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10,11, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18,
19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30.
8.
“Кем тизрәк?” уены.
Бу уенда без сезнең
өлгерлекне, җитезлекне сынарбыз. Уртага ике урындык куябыз. Урындыкның берсе
астыннан икенчесенә таба кулъяулыкны сузабыз. Һәр командадан бер кеше катнаша.
Көй уйный башлауга, татарча матур итеп, урындыктан читтә биергә тиешсез. Көй
туктауга, кем тизрәк кулъяулыкны тартып ала, шул команда җиңүче була.
9. Кроссворд чишү.
Горизонталь буенча:
1. Атнаның бишенче көне.
3. Дүрт ягы да тип – тигез булган геометрик җисем.
5. 3 кә
3 не тапкырлагач ... була.
6. Математика дәресләрендә мисал һәм .... чишәбез.
Вертикаль буенча:
1. Мәсьәләнең төп өлеше.
2. Озынлык үлчәү берәмлеге.
3. Математик гамәл.
4. Бүлүгә кире гамәл.
10. Математик
ребуслар чишү:
1.
2.
3. ь
4.
11. “Сүз төзү”уены.
1 нче
командага: 2 нче командага:
4*9=
9*5=
7*5=
3*6=
4*8= 8*2=
2*7=
5*3= 6*4=
3*7= 7*4=
36-з, 35-ә, 32-к, 15-и,
21-р. 24-р, 16-п, 45-а, 28-ы, 18-т, 14-к.
13.
Цифрлар арасына арифметик гамәл тамгалары куеп, бирелгән нәтиҗәне чыгарырга:
1нче команда:
6*6*6*6 = 0
6*6*6*6 = 1
6*6*6*6 = 12
6*6*6*6 = 24
2нче
команда:
6*6*6*6 = 3
6*6*6*6 =
5
6*6*6*6 = 6
6*6*6*6 =
10
14. Бу
рәсемнәрдә ничә өчпочмак бар? (сызым буенча өчпочмаклар табып санау).
15. Схемалар
буенча мәсьәләләр төзеп чишәргә.
Укытучының йомгаклаусүзе:
- Кадерле укучылар, менә шуның белән безнең сәяхәтебез тәмамланды.
Барлык сәяхәтчеләр дә мине таң калдырды. Үзләре уңган, белемле, җитез һәм
тапкыр уенчылар җыелган икән монда. Ләкин уен булгач, кемдер җиңәргә, кемдер
җиңелергә тиеш. Шуны ачыклау өчен сүзне хөрмәтле хөкемдарларга бирәбез. Алар
тиешле бәя биргәнче укучылар тарафыннан әзерләнгән җырлар безгә бүләк булып
яңгырасын.
(Хөкемдарлар нәтиҗә чыгаралар).
Бәйрәм өстәл табыны артында дәвам итә. Укучылар үзләре
әзерләгән концерт номерларын күрсәтәләр.
Җаваплар:
2 нче бирем.
1нче команда:
Җавап: (7*9+12)-2=73
2нче команда:
Җавап: 76-(20+5)+4=55
3 нче бирем.
а) бизон, телефон,
зебра, тигр.
б) мел, муха,
карандаш, линейка.
4нче бирем.
5 нче бирем.
1 нче команда :
1) Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән
кисәргә кирәк? (2)
2) Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан
авыррак. Нәрсә авыррак : грушамы, әллә персикмы ? (груша)
3) Өстәлдә өч стакан җиләк тора. Марат 1
стаканын ашаган һәм стаканын өстәлгә куйган. Өстәлдә ничә стакан? (3)
4) 1 йомырка 4 минут пешә, 5 йомырка ничә
минутта пешә? (4)
5) Бер аягында басып торган тавык 2 кг,ә ике
аягында басып торган тавык ничә кг? (2)
6) Һәр ай 30 яки 31 санына бетә, кайсы айда 28
саны бар? (бар айда да)
7) Нинди ай иң кыскасы? (май)
8) Бер айда биш якшәмбе була аламы? (әйе)
9) Ягы 5 см булган квадратның периметры? (20
см)
10) Кайсы сүз артык: тизлек , вакыт, юл, мәйдан,
метр, секунд? (мәйдан)
2 нче команда :
1) Алсуның 1 бөтен, ике ярты, дүрт чирек алмасы
булган, аның ничә алмасы бар ? (3)
2) Бер ярым
балык 1сум 50 тиен тора, 1 балык күпме тора? (1 сум)
3) 1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (тигез)
4) Түтәлдә 6
чыпчык утыра иде. Тагын 5 чыпчык килеп кунды. Мәче сикерде дә берсен эләктереп
алды. Ничә чыпчык калды? (1)
5) Кәрзиндә биш алма бар, берсе кәрзиндә
калырлык итеп, алмаларны 5 кешегә ничек тигез итеп бүләргә. (берсе кәрзине
белән ала)
6) Көннәрнең исемен дә әйтмичә, санын да
әйтмичә, 5 көнне рәттән атарга?
(Өченче көн, кичә,
бүген, иртәгә,берсекөнне)
7) 1 кг ит 2 сәгать пешә,
ярты кг ит ничә сәгать пешә? (2)
8) Нинди сәгать тәүлеккә 2 генә тапкыр дөрес
күрсәтә? (ватык)
9) Туннан
нәрсә җылырак? (2 тун)
10) Алманың яртысы нәрсәгә ошаган? (икенче
яртысына)
7 нче бирем.
1 нче команда:
1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10,11, 12,
13, 14, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24,
25, 26, 27, 28, 29, 30.
2 нче команда:
1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10,11, 12, 13,
14, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 26,
27, 28, 29, 30.
9 нчы бирем.
Кроссворд чишү.
|
|
1. Җ
|
О
|
2. М
|
Г
|
А
|
|
А
|
|
Е
|
|
В
|
Т
|
3. К
|
В
|
А
|
Д
|
Р
|
А
|
4. Т
|
У
|
|
П
|
|
А
|
Ш
|
|
|
П
|
5. Т
|
У
|
Г
|
Ы
|
З
|
К
|
|
|
Ы
|
Р
|
6. М
|
Ә
|
С
|
Ь
|
Ә
|
Л
|
Ә
|
|
|
|
А
|
|
|
У
|
|
Горизонталь
буенча:
1. Атнаның
бишенче көне (җомга)
3. Дүрт ягы да
тип – тигез булган геометрик җисем (квадрат)
5. 3 кә 3 не тапкырлагач... (тугыз)
6. Математика дәресләрендә
мисаллар һәм .... чишәбез (мәсьәләләр)
Вертикаль
буенча:
1. Мәсьәләнең төп өлеше (җавап)
2. Озынлык үлчәү
берәмлеге (метр)
3. Математик
гамәл (кушу)
4. Бүлүгә кире
гамәл (тапкырлау)
10. Математик
ребуслар чишү:
1.
Витрина
2. Задача
3. Уголь ь
4.
Париж
11. “Сүз
төзү”уены.
1 нче
командага: 2 нче командага:
4*9=36
9*5=45
7*5=35
3*6=18
4*8=32
8*2=16
2*7=14
5*3=15
6*4=24
3*7=21
7*4=28
36-з, 35-ә, 32-к, 15-и, 21-р. 24-р, 16-п, 45-а, 28-ы, 18-т, 14-к.
Зирәк
Тапкыр
13.
Цифрлар арасына арифметик гамәл тамгалары куеп, бирелгән нәтиҗәне чыгарырга:
1нче команда:
6+6-6-6 = 0
6*6:6:6 = 1
6-6+6+6 = 12
6*6-6-6 = 24
2нче
команда:
6+6+6:6 = 3
66:6-6 =
5
6-6*6+6 = 6
66-6:6 =
10
Рәхмәт сиңа, математика!
Математика –
Фәннәр патшасы.
Безгә әле күп
Үрләр яулыйсы.
Рәхмәт сиңа, зур рәхмәт,
Математика фәне.
Син булганда берни түгел
Мәсьәләләр чишүе.
Рәхмәтлебез без
сиңа,
Бу дөньяда
булганга.
Өйрәтәсең син без
Зур тормышка
атларга.
Кайларда гына булсак та
Онытмабыз без сине.
Тормышта зур ярдәмче син,
Математика фәне.
Хайруллина Алинә
3
нче сыйныф укучысы
Математика –төгәл фән.
Математика – төгәл
фән
Аннан фәкать файда гына.
Укытучы аңлатканны
Аңлап калыйк
вакытында.
Тапкырлауны, бүлүне
Аңлап калыйк, дусларым!
Әгәр аңламыйча калсак
Үкенербез аннары.
Математика фәнен
мин
Бик тә, бик тә
яратам.
Чөнки тормышта ул
миңа
Бар нәрсәне
аңлата.
Еллар узып барган саен
Арта безнең белемебез.
Шуңа күрә матур булыр
Киләчәк көннәребез.
Хисматуллина Әлфинә
3
нче сыйныф укучысы
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.