Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Разработка внеклассного мероприятия по ПДД "Поле чудес"

Разработка внеклассного мероприятия по ПДД "Поле чудес"


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

ГБУ « Научный центр безопасности жизнедеятельности детей»

















Организация работы по обучению младших школьников правилам

безопасного поведения на дорогах

Игра: «Могҗизалар кыры»



















Работу выполнила : Саляхова Зиля Савитовна

МБОУ « Байрякинская СОШ»

Ютазинского муниципального района





Кереш

Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Ә иң аянычы шул: юл яшькә ташлама ясамый, хаталарны кичерми. Ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. Бу хәлләр балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәү яки аларны бозу, аның аяныч тәмамлануына китерүен аңлап җиткермәүгә кайтып кала. Кече яшьтәге балалар мөмкин булган куркынычны алдан күрергә сәләтле түгел, еш кына юлны җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урыннан чыгарга яраталар. Әлеге аяныч хәлләрне булдырмауның төп юнәлеше – балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү. Кече яшьтән үк балаларның аң дәрәҗәсен үстерүне, юл иминлеге нигезләрен өйрәтүне системалы алып барырга кирәк. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү бүгенге көндә актуаль проблема булып тора.

Бу турыда кирәкле мәгълүматларны, белемне, файдалы киңәшләрне, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишәргә өйрәтү балалар бакчасы, мәктәпнең, әти- әниләрнең төп бурычы булып тора. Профилактик чара буларак сөйләм яисә кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү баланы арыта, ә икенче төр эшкә күчү игътибарын арттыра, анда кызыксыну уята. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру уңай нәтиҗә бирә. Балаларның игътибарын җәлеп итәр өчен, презентациягә кызыклы сюжетлар, фактлар кертү дә шөгыльне җанландыра, уңай хисләр тудыра, ә бу, үз чиратында, яңа белемне үзләштерүгә һәм истә калдыруга ярдәм итә. Кече яшьтәге мәктәп балаларының танып-белү эшчәнлеге предмет һәм объектларның төсе һәм формасын тану, әйтү белән тыгыз бәйләнгән. Укыту презентациясендә мәгълүмат тексты аз күләмдә, конкрет булырга тиеш, төрле схемалар, диаграмма, рәсем, фото, фрагментлар куллану отышлы.

Интеллектуаль уеннар уздырганда укучылар юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыталар.Бу уенда 1- 4 сыйныф укучылары катнаша. 1 сыйныф укучылары тамашачылар рәвешендә, ә уенда катнашучыларны табышмак җавабын кем беренче таба, шулай җыябыз.


Максат:

1. Өйрәтү: юл йөрү кагыйдәләрәре турында белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү

, юл лексикасы буенча сүз запасын баету.

2. Үстерешле: күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны , җәяүлеләрнең дөрес гамәлләре – хәвефсез, дөрес булмаганнары хәвефле икәнен бәяли белүне үстерү.

3. Тәрбияви: урамда , юлларда үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру, дисциплиналык һәм тирә – юньдәгеләрнең хәвефсезлеге өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.


Җиһазлау: Компьютер, проектор, юл билгеләре, сюжетлы рәсемнәр, “Могҗизалар кыры” уены өчен барабан, призлар, 2 шкатулка, поднос.






Урам тулы могҗиза...


Алып баручы: -Исәнмесез балалар , килгән кунаклар. Бүген нинди көн әле? Атнаның нинди көне? Ә сез телевизор карарга яратасызмы? Бүген нинди тапшырулар була? Без бүген сезнең белән “Могҗизалар кыры”на җыелдык. Ә «могҗизалар кыры»на эләккән тагын кемне беләсез? Кайсы әкият герое турында сүз бара? Әлбәттә Буратино хакында.

Буратино (сикерә- сикерә туп белән уйнап чыга):

Сикерик, уйныйк,

Кагыйдә уйлап тормыйк!

Тра-та-та, тра-та-та!

Туп сикертәм мин юлда.

Арлекино (Сикергәләп чыга)

Тилибом- тилибом,

Юл кагыйдәләрен мы не признаем!

Нигә алар безгә кирәк?

Юлда уйнау бигрәк рәхәт!

Алып баручы: Туктап торыгыз әле , дусларым!

Бераз сабыр итегез.

Бераз тыңлап торыгыз.

Бераз карап торыгыз.

Менә монда балалар.

Мәктәптә белем алалар.

Кемнәр дөрес сөйләгәнен

Алар бик тиз аңлатырлар.

Матур гына утырып

Башлыйк әле уенны.

Сез дә безнең белән “Могҗизалар кырына” рәхим итегез. Белгән кадәр катнашып утырыгыз. Уен булгач уен инде . Һәр уенның кагыйдәсе була. Бүгенге уен, кем белә, нинди темага багышланды икән? “Юл билгелере хем кагыйдәләре” темасына. Шулай булгач биремнәр дә юлларга, юл кагыйдәләренә бәйле. Уен 3 турдан тора. Һәр турга һәр класстан 3 уенчы чыга. Ә уенчыларны табышмаклар, мәкальләр ярдәмендә чыгарабыз.

Беренче өчлектә без бирегә табышмакларның җавабын беренче булып әйткән укучыны чакырабыз.

1 нче тур


1) Урамнарны күзәтәм ( 5 слайд)

Узганнарны кисәтәм

Янып тора өч күзем

Әйтеп торам өч сүзем

Кайсыгыз мине белә

Тизерәк чык бирегә. (Светофор).

2) Ике аяклы үгез

Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед ) (6 слайд)

3) Тимер ат җир сөрә,

Ашарга сорамый. (Трактор) (7 слайд)


Алып баручы: Менә безнең беренче өч уенчыбыз билгеле булды. Уенның шарты мондый.

Биремне яхшылап тыңлагыз. Биремдә сүз ничек атала.

Мин булам кырда, һавада, (8 слайд)

Юлда , елга- диңгездә

Җир астына да төшәм мин

Бик кирәкмен һәркемгә. ? .

Т Р А Н С П О Р Т - 9 хәреф (9 слайд)

Сүз нәрсә хакында бара? Барабанны әйләндерәбез дә хәреф атыйбыз.

Уенны җиңүчене билгеләгәнче дәвам итәбез.

Алып баручы: Беренче финалистыбыз : ______________________

Ә хәзер тербия тенефесе.

Маратка сабак .


Юл кагыйдәсен бозарга

Әй, ярата бу Марат.

Укытучы һәркөнне бит

Аңлата бишәр кабат.

Ә Марат искә алмады

Укытучының сүзен,

Кагыйдәне уйламады,

Бик начар тотты үзен.

Бер машина килә идее

Мәктәп борылышына.

Кинәт Марат юл аркылы

Чыгып басты каршына.

Ярый әле, әйбәт булды,

Аны шофёр бәрмәде.

Тормозына басып калды,

Әзрәк шелтәләп алды.

Ә Маратка кызык иде

Авызын торды ерып.

Үзе эченнән уйлады:

«Эх, булмады тагылып».

Әнә тора бер зур КамАЗ

Шуңа менеп тотынды.

Тәгәрмәчкә басуына

КамАЗ китеп тә барды.

Марат тотынган КамАЗга

Бер генә кулы белән.

Нишләсен инее бу малай

Тора көч һәм хәл белән.

Бер чокырга килеп җиткәч

Кинәт КамАЗ сикертте.

Маратның көче калмады

Ул аска төшеп китте.

Юлның уртасында ята

Кычкырып елап Марат

Кулы сынган, бите канлы

Аның эшләре харап.

2 нче тур

Алып баручы: Ә хәзер 3 нче класс укучылары арасыннан уенчылар җыябыз.

Бу нинди юл билгеләре:

  1. Юлда аклы сызык күрсәң- (10 слайд)

Булыр чыгу урыны.

Мин булмаган җирдән чыксаң

Машина бүлер юлыңны. (Зебра)


  1. Әнә-әнә бер абый (11 слайд)

Кулына тоткан көрәк

Әллә монда хәзинә

Күмелгән микән элек? (Ремонт эшләре)


  1. Юл билгеләре бик күп төрле, (12 слайд)

Барсын да белү кирәк

Кызыл түгәрәк эчендә

Кайсы төре әйт тизрәк. (Тыючы)


Алып баручы: Икенче өчлекне барабан артына чакырабыз. Биремне игътибар белән тыңлыйбыз:

Кара әле ,син, кара, (13 слайд)

Китте бит, әй, замана.

Бу батарея ник монда

Рәсемдә эленеп тора?

Әллә юлчылар буранда

Гел шушында җыела?

. Ш Л А Г Б А У М - 8 хәреф (14 слайд)

Сүз нинди билге хакында бара? Барабанны әйләндерәбез дә хәреф атыйбыз.

Алып баручы: Икенче финалистыбыз______________________

Реклама тәнәфесе.


Фәрит бара мактанып.


Безнең, сезнең заманда

Булган, ди, велосипед.

Аңа менеп утырып,

Муенын борып-борып,

«Карагыз»- дип кычкырып

Бара, ди, шулай Фәрит.

Фәрит килә мактанып:

«Әй, калмагыз тапталып».

Кыйный велосипедны,

Тыңламый, ди, Фәритне.

Бара муенын сузып,

КамАЗны китә узып,

Җигүле ат та кала,

Жигули артта кала.

Күрми алда ни барын-

Ычкындырды кулларын.

Бара торгач мактанып,

Килеп төшкән капланып.

Эзлиләр, ди, сәпидне,

Тапмыйлар, ди, Фәритне.

Сәпид ята уң якта,

Фәрит ята сул якта.

Һаман мактанып ята:

Үзе чак-чак кыймылдый

Беркемдә юк минекедәй

Кәкерәйгән муен ди.

3нче тур

Алып баручы: Менә инде безнең 4 нче класс уенчыларын билгеләргә дә вакыт җитте.

  1. Бик биектә торам мин (15 слайд)

Күзәтәм тирә-якны.

Минсез төзи алмыйлар

Катлы-катлы йортларны. (Күтәрү краны)

  1. Ерак-ерак араларны (16 слайд)

Бик тиз үтәм мин.

Урман, таулар һәм диңгезләр

Киртә булалмый. (Самолёт)

  1. Һәркайда ул почётта, (17 слайд)

Кырда, шәһәрдә, авылда,

Төзелештә, заводта

Ул һәрвакыт авыр эштә. (Йөк машинасы).

Алып баручы: Менә сезнең алда 3нче өчлек биремне тыңларга әзер. Сезгә мондый бирем.

Бу гаҗәеп транспортта (18 слайд)

Йөриләр менеп-төшеп.

Зур шәһәрләрдә бик күп ул

Авылда булмый күреп.

Һәркемгә кирәк якка

Ул барырга булыша.

Барабанны әйләндер.

Йоклап торма ярышта

Э С К А Л А Т О Р - 9 хәреф (19 слайд)

Барабанны әйләндереп хәрефләр әйтәбез.

Алып баручы: Өченче финалистыбыз________________________________

Реклама.

Куркынычсыз тау.


Ял көннәрен энем белән

Үткәрдек без авылда.

Бигрәк рәхәт узды алар

Якын дуслар барында.

Әби-бабайга булышкач

Тизрәк тауга чыгабыз.

Бергәләшеп, шау -гөр килеп

Таудан чана шуабыз.

Тик кызганыч: юл чатына

Ерак түгел аралар.

Олы юлга шуып төшә

Кайбер шаян балалар.

Авыл ич бу, машиналар,

Янәсе, йөри сирәк

Кагыйдәләрне бозмаска,

Төгәл үтәргә кирәк.

Олылар ярдәме белән

Яңа тау куйдык өеп.

Йөртәбез хәзер анны без

«Куркынычсыз тау» диеп.

Финал уен

Алып баручы: Алдагы бирем финалистларга. (20 слайд)

Безнең илдә бу хезмәт кешеләре 1928-1929 нчы елларда күренә башлыйлар. Алар бик күп булмасалар да, бик җаваплы эш башкаралар. Бу хезмәт төрләрен элеккеге совет фильмнарында күп күрергә мөмкин. Хәзерге вакытта аларның эшен күбрәк билгеле сигналлар алмаштыра. Ләкин бу сигналлар эшләмәгәндә урамнарда автомобильлер күп булганда аларны хәзер дә очратабыз. Сүз кемнәр хакында бара?


Р Е Г У Л И Р О В Щ И К - 12 хәреф (21 слайд)

Алып баручы: Финал уены җиңүчесе булып _____________________ чыкты. Сез _______очко җыйдыгыз.


Суперуен.


Алып баручы:

1. Транспортны үз көче белән алып баручы спортсмен. (22 слайд)

2. Юл транспорты төрләре арасында иң авыр машина ничек атала?

3. Тимер юл транспорты төре.


Т

Р

А К (23 слайд)

М А

В Е Л О С И П Е Д И С Т

А О

Й К


Сезгә 6 хәреф ачарга була. Нинди сүзләр инде болар?

МОЛОДЦЫ.

Алып баручы: Бүгенге уенда катнашучыларга барсына да рәхмәт.

Менә күрдегезме инде, Буратино, Арлекино. Тыңлап кына утырдыгызмы. Балалар юл кагыйдәләре турында күпме мәгълүмәт беләләр.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, исебезгә төшерик . Юлда йөргәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? (Юл кагыйдәләрен кабатлап чыгу).


4 класс укучыларына сораулар:

1. ГИБДД ничек әйтелә.

2. Беренче светофор кайда куелган (Лондонда)

3. Тротуар нәрсә ул? (җәяүле юлы)

4. Юл чатларында нәрсә идарә итә? (светофор, регулировщик)

5. Троллейбус, автобусны кайдан әйләнеп чыгасы? (киткәнен көтеп, якындагы җәяүлеләр чыгу юлыннан чыгарга)

6. Җәмәгать траспортына кергәч нишләргә?(урын булса утыр яки тотынып бас)

7. Күрсәтүче билгеләр нинди?(зәңгәр, шакмак)

8. Ничә яшькә кадәр махсус кресло кирәк? (12 яшькә кадәр)

9. Автомобильнең уң фаралары янса, ул кая борыла? (уңга)

10. Җәяү йөрүче кеше - ... (җәяүле)


3 класс укучыларына сораулар:

1. Пассажир кем ул?( транспортка утыручы)

2. Юлда автомобилҗләр кайсы яктан йөри? (уң)

3. Әгәр юл буйлап тимер койма куелса, юлга чыгарга ярыймы? (юк)

4. Автобуста авария булса, запас чыгу урыны кая? (тәрәзәдә)

5. Тыючы билге нинди була? (кызыл, түгәрәк)

6. ЮТҺ - ? (юл-транспорт һәлакәте)

7. Тормоз юлы - ? (шуып бара)

8. Төзү мәйданчыгында уйнарга ярыймы? (юк)

9. Велосипедчы борылуны ничек аңлата? (кул)

10 Юлны җәяүле аркылы чыгу урыны. (зебра)


2 класс укучыларына сораулар:

1. Юл нәрсә ул? (транспорт хәрәкәт итә торган урын)

2. Автомобиль транспортына ни керә? (йөк, җиңел, җәмәгать транспорты, махсус)

3. Юлны җәяүле аркылы чыгу урыны. (зебра)

4. Юлда туп уйнарга ярыймы? (юк)

5. Кисәтүче билгеләр нинди? ( кызыл, өчпочмак)

6. Тормоз юлы нәрсәгә бәйле? (погода, юл, авырлык)

7. Җәяүлеләр йөри торган урын? (тротуар)

8. Светофор нәрсә аңлата? (свет – яктылык, фор – алып килүче)

9. Олы юлга ничә яшьтән велосипед белән чыгарга (14 яшьтән)

10. Юл хәрәкәте белән идарә итүче? (регулировщик)




Йомгаклау

Менә безнең уеныбыз ахырына килеп җитте. Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында әйтә. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Һәлакәтләр булмасын дип телидер һәрбер йөрәк. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә тиеш. Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас. Юлларыбыз имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!


Нәтиҗә

Без авыл җирендә яшәсәк тә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү шулай ук кирәк. Без дә үзебезнең мәктәптә ел барышында бик күп чаралар уздырабыз.

Башлангыч сыйныфларда төрле әңгәмәләр, күрсәтмә материаллар, техник чаралар ярдәмендә ЮЛ куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төшендерү, юл йөрү кагыйдәләрен уен барышында өйрәнү, табышмаклар, шигырьләр ярдәмендә оештыру аеруча отышлы. Күрсәтмә әсбаплар күп булганда, укучылар кирәкле материалны ныклап истә калдыралар. Гомумән, үткәрелгән һәрбер чара балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә зур роль уйныйлар. Димәк, алар балаларның гомерен саклауда да кирәкле чара булып торалар.




























Кулланылган материал.

1. “Салават күпере” №6(76) – 2010, №10(92) – 2010

2. Правила безопасности на дороге для детей.

3. “Юл фәне әлифбасы”, 1 класс, Казан

4. “Юл фәне әлифбасы”, 2 класс, Казан “Рут”, 2000, 2 с.

“Юл фәне әлифбасы”, кушымта

5. “Шәһәр һәм авыл гомуми белем мәктәпләрендә балаларны юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү”, Казан, 2009.

6. ДДД, всероссийская газета.

7. “Хәерле юл, Сабантуй” газетасына кушымта.




















Автор
Дата добавления 11.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров36
Номер материала ДБ-252632
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх