Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыРазработка внеклассного мероприятия "Праздника Букваря"

Разработка внеклассного мероприятия "Праздника Букваря"

Скачать материал

Әлифба бәйрәме

(Әдәби – музыкаль кичә)

Максат:

 1. Укучыларны Әлифба китабының әһәмиятен аңлату;

 2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

 3. Әти-әниләр һәм мәктәп арасындагы бәйләнешне ныгыту, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

·       укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау;

·       тырышып укуның кирәклеген исбатлау;

·       шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү;

·       фәннәргә карата кызыксыну, китап укуга омтылыш  уяту;

·       күп белергә омтылучанлык, игътибарлылык, җаваплылык, бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү;

·       ирешкән уңышларга шатланырга өйрәтү.

 

Җиһазлау:  магнитофон, диск, компьютер, интерактив такта, проектор,   слайдлар, әкиятне сәхнәләштерү өчен костюмнар.

               Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән, музыка уйнап тора. Шарлар, чәчәкләр эленгән. Уртага язу эленгән.

РӘХМӘТ, СИҢА ӘЛИФБАМ!

Кичнең барышы:

(Математика һәм Белмәмеш булып киенгән өлкән сыйныф укучылары керә)

Белмәмеш: Ай-һай, математика бабай, безне бик зурлап каршы алалар!

Математика: Әгәр син 1 нче сыйныф укучылары шикелле яхшы итеп укый белсәң, болай да чыккан ачуымны кабартып, шулай дип тормас идең. Монда бер дә математика дип язылмаган шул.

Б: Ә нәрсә дип язылган? Минем дә беләсем килә.

М: Әлифба-а-а имеш...

(Бәйрәмчә киенгән укучы керә)

Укучы: Нәрсә булды? Нигә бәхәсләшәсез?

Б: Минем язуда нәрсә язылганын беләсем килә.Хәрефләрне танып бетереп булмый, безнеңчә язылмаганмы шунда.

М-й: Нишләп безнеңчә булмасын. Саф татарчыа, ана телебездә язылган.

(Математика пырылдап бер баштан бер башка йөри)

М: Дөрес түгел бу. Мин ул фәннәр патшасы! Мин булырга тиеш бу бәйрәмнең хуҗасы! Хәзерге заманда бигрәк тә. Табып кара син компьютерда менә бу хәрефне. Ә мине бөтен дөнья танырлык итеп язалар!

Б: әйдәгез алайса, үзгәртеп язабыз. Рәхмәт сиңа , математикам!

У: Хөрмәтле математика. Әгәр дә әлифбадан хәреф танырга өйрәтмәсәләр, синең беренче битеңдә язылган математика сүзен дә укып булыр иде микән соң?

Б: Чынлап та хәреф танымасаң синең кем икәнеңне дә белмәсләр иде.

М: Әйе шул. Шулай булып чыга. Әйдәгез бәйрәм булгач бәйрәм булсын.

1 нче сыйныф укучылары яна ашыгыйк.

(Ашыгып чыгып китәләр)

Музыка астында бәйрәмчә киенгән укучылар керә. Алда бер малай һәм бер кыз Әлифбаны җитәкләгән. Әлифба уртада әзерләнгән тәхеткә утыра.

1 у. Кадерле китабыбыз. Күрәсеңме сине хәрмәт итеп күпме халык җыелган.


2 у. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме —

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме.

 

3 у.Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле !

Дөньяны гөрләтсен

Әлифба бәйрәме.

 

4 у.Әлифбабыз тәмам булды,

Без җыендык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә.

 

5 у.Бөтен хәрефне беләм,

Алардан сүзләр тезәм.

Тукталып уйлап куям —

Мин бит өйрәндем диям!

 

6 у. А дан Б ны аерырга

Иҗектән сүз ясарга

Син өйрәттең, Әлифба!

 

7 у.Иң кадерле әти сүзен

Иң ягымлы әни сүзен

Укырга һәм язарга

Син өйрәттең, Әлифба!

 

8 у.Ап-ак кәгазь битенә

Матур сүзләр язарга

Син өйрәттең, Әлифба!

 

9 у. Хәреф авазларның серен

Сөйләдең безнең өчен

Безне, нәни дусларыңны

Белемле итәр өчен.


 

10 у. Туган җирне яратырга

Гел игелек таратырга

Син өйрәттең Әлифба

Рәхмәт сиңа Әлифба!

(Әлифба җыры җырлана)

 

ӘЛИФБА: Дусларым!

Горурланам һәм сокланам

Мине якын иттегез.

Бу бәйрәмгә зур тырышлык

Хезмәт куеп килдегез.

Минем сезгә бүләкләр һәм  ТАНЫКЛЫК тапшырасым килә.

(Таныклыклар тапшыра)

Укытучы:  Әйе. Белем үрләрен яулау бик җиңел булмады. Ләкин сез бик тырыштыгыз: укырга,    язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, үзара дус – тату яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәндегез.

Хөрмәтле әти-әниләр. Әбиләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур. Рәхмәт сезгә!

Бергә:  Сезгә зур рәхмәтебезне

              Җиткерәбез һәммәбез.

              Олы ярдәмегез өчен

              Башыбызны иябез.

(Мин рәхмәт хаты, ә укучылар әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.)

Әлифба:

Шатланып, горурланып

Китәм сездән хушыгыз.

Мин киткәч тә сынатмагыз

Бик тырышып укыгыз.

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Сау бул, Әлифба!

(Әлифба чыгып китә)

Әдәби уку: Исәнмесез, минем

Сөекле дусларым!

Тырышып укучы

Кызларым,улларым.

Мин әдәби уку булам!

         Көттем мин бергәләп

         Укыр көн җиткәнне

         Мин әле өр-яңа

         Бер тапсыз битләрем .

         Килдем мин никадәр

         Җыр, шигырь, хикәя

         Мәкальләр күтәреп

         Май ае беткәнче  укырга җитәрлек.

Әйдәгезтаныш булыйк. Мин Әдәби уку булам. Ә сез?

11 у. Әгәр ничәү дисәгез

Классыбызда бишәү без.

Аерылмас дус булып

Тату булып үсәбез.

 


12 у.Мин Әдилә тырыш кыз мин

Барысына да өлгерәм

Җырлыйм, биим, дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм.

Русча дөрес, матур сөйлим

Яратам исәпләргә

Матур-матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә.

 

13 у. Исемем минем Дилә

Үрнәк буласым килә.

Өйләрне җыештырам

Укуда да булдырам.

Апамнан калышмыйм диеп

Тырышам бар көчемә.

Бишкә генә укыйм диеп

Максат куйдым үземә.

 

14 у.Исемем минем Раяз

Буш вакытым минем аз.

Сөйләшергә яратам

Барысын үземә каратам.

Һәрбер эшем балкып тора

Ялкауланмыйм бер көн дә.

Бу җирдә миннән дә тырыш

Юктыр кебек беркем дә.

 

15 у.Минем исемем Ильвир

Яратам күп укырга.

Башваткычлар чишәргә

Чиста-пөхтә язарга.

16 у. Исемем Ранил минем

Юл ачам, карлар көрим.

Бик тырышам мәктәптә дә

Яхшы укырга телим.


“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры

  Әдәби уку:  Бүгеннән без фән иленә

                       Бергә барабыз.

                        Ләкин башта ни беләсез,

                        Әйтеп карагыз!

(Слайдта күрсәтелгән мисалларны  чишәләр)

 

 (Кирлемән керә. Башындагы Кирлемән дигән язу кире ягы белән  киелгән.)

К-н. Әһә . сез мондамыни? Кайда җырлыйлар дигән идем аны.

У-чы. Туктагыз әле, сез кем буласыз соң? Безнең бәйрәмне бозып, нишләп йөрисез?

К-н. Күрмисез мәллә, Кирлемән мин. Менә монда   язылган. Әллә монда жыен укырга өйрәнә алмаган балалар җыелганмы?

У-чы. Ялгышасың, Кирлемән. Бездә укый белмәүче бала юк. Ә синең бу язуың  дөрес түгел, кире я-юкгы белән.

К-н. Булса ни, шуңа күрә Кирлемән бит инде мин!

У-чы. Әйдә, Кирлемән, бу язуыңны дөресләп ки, аннары балалар сиңа дөрес итеп укып та бирерләр.

К-н.   Юк-юк! Укый белгән балаларны бөтенләй җенем сөйми.    Мин бу балаларны күптән үзем белән ияртергә кызыгып йөрим инде мин!

Збала. Без сиңа иярмибез. Кирлемән,   

4 бала. Без синең белән дус булмаячакбыз!

К-н. (читкә карап.) Карап   карарбыз, карагыз әле мин сезгә  нинди шәп билгеләр алып килдем мин сезгә.

(Смайликлар  күрсәтә.)

7 бала. Юк, Кирлемән, без яхшы билгеләр генә яратабыз.

К-н.  һи- и, җүләрләр, яхшы билгеләр алу өчен күпме укырга кирәк.  Ә боларны алу өчен   бер дә укымасаң да ярый.

У-чы. Булды, Кирлемән, син безнең балаларны үз ягыңа карата алмадың сиңа китәргә вакыт.

К-н. Юк әле, китмим. Әле болар миңа үз һөнәрләрен күрсәтмәделәр. Мин  булганда алар киреләнмичә бер эш тә эшли алмаячаклар.

У-чы. Ярар, Кирлемән, син тынычлан да менә монда утырып тор. Синеңчә булсын, сынап карыйк балаларны. Аларның нинди тырыш, белемле балалар икәнен син дә күр әле.

(Слайдта табышмаклар чыга, шуларны укып чишәләр)

 

У-чы. Булдырдыгыз,балалар. Сез сынауларны яхшы үттегез.

К-н. (Елап җибәрә.) Сез бер дә киреләнә белмисез икән. Шулай итеп минем белән берегез дә дуслашмыймы инде?

Укытучы. Кирлемән. Син киреләнмәсәң, балаларны начарлыкка өйрәтмәсәң, алар синең белән дуслашырлар.

К-н. Ярар, мин үзгәрергә тырышырмын.

2 бала. Менә бу язуыңны да турылап ки. Телисең икән безнең мәктәпкә укырга да килә аласың.

К-н. Рәхмәт сезгә, балалар, сез минем күземне ачтыгыз. Мин кирелек һәм ялкаулыкның нинди начар сыйфатлар икәнен аңладым. Бу начарлыкларны (капчыгын күрсәтә) урманга алып барып күмим. Сау булыгыз, балалар!

Б-р. Сау бул, Кирлемән.

Әдәби уку:

Бик тырыш укучылар икәнсез. Мин сезгә туган  телнең матурлыгын, байлыгын, зирәклеген тагын да тирәнрәк күрсәтермен, шигырь, хикәяләр укытырмын.

“Туган телем “ җыры җырлана

Укытучы:   Быел без бик күп нәрсәләр белдек, ә өйрәнәселәр алда тагы да күбрәк. Ләкин мин ышанам: белем юлындагы авырлыкларны без бергәләп җиңәрбез, чөнки һәрвакытта сезнең белән янәшә әти – әниләрегез, туганнарыгыз. Алар сезнең шатлыкларыгызны да, борчуларыгызны да уртаклашалар, ягымлы карашлары, йомшак җылы куллары белән сезне иркәлиләр, сөяләр, сезгә акыллы киңәшләрен бирәләр.      

Безнең бәйрәмебездә катнашкан кадерле әти-әниләргә һәм хөрмәтле кунакларга бик зур рәхмәт.

Бергә: Бик зур рәхмәт!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                                                                                           

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка внеклассного мероприятия "Праздника Букваря""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист сварочного производства

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 828 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.09.2015 558
    • DOCX 28.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Басирова Фания Тагировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Басирова Фания Тагировна
    Басирова Фания Тагировна
    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4499
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 754 человека из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 971 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 216 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 551 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 120 человек

Мини-курс

Эффективное управление электронным архивом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Медиа и коммуникации в современном обществе

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 79 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Художественная гимнастика: диагностика и технические аспекты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Арт-педагогика как метод профилактики детских неврозов

Перейти к трансляции