Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Разработка внеклассного мероприятия "Шәфкатьлелек кылып яшик" ("Давайте будем милосердными" (9-11 классы)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Разработка внеклассного мероприятия "Шәфкатьлелек кылып яшик" ("Давайте будем милосердными" (9-11 классы)

библиотека
материалов

Тема: Шәфкатьлелек кылып яшик!

(9-11 сыйныфларда сыйныфтан тыш чара)


Максат: Кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелекнең иң күркәм сыйфатлар

булуына төшендерү; өлкәннәрне хәрмәт итү хисе булдыру; аларның

сүз байлыгын арттыру; игелек кылырга омтылыш тәрбияләү,

аның мөмкинлекләрен ачу.

Дәрескә эпиграф: “Шәфкатьлелек шәфәкътә түгел”.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру

Хәерле көн, балалар! Исәнмесез! Кәефләрегез яхшымы? Яхшы булса, мин бик шат. Тирә-юньдәгеләрнең дә кәефләре яхшы булсын өчен, аларга да хәерле көн телик.

Кичә барышы:

1. Хәзер мин сезне бер хикәя белән таныштырып китәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм “Әби ни өчен анда килеп эләккән?” дигән соруга җавап бирерсез.

      Ул йорт шәһәрнең сирәк йөри торган районында урнашкан. Анда яшәүчеләр илнең төрле почмакларыннан җыелган карт-коры. Аларның монда эләгүләре дә төрлесенеке төрлечә: берәүләрнең бер дә балалары булмаган, икенчеләрен балалары үзләре янында яшәтәсе килмәгәнгә, өченчеләре... Хәер боларны белү ни файда? Шунысы билгеле: берәү дә монда үзе теләп килмәгән.

    Картлар йортын табу авыр түгел. Автобустан төшкәч, уң якка тар гына сукмак китә. Йортның тәрәзәләре тонык, ниндидер салкынлык бөркелеп тора. Бу йорт янында иртә-кичен култыклашып, моңсу 3-4 пар карт-коры гына

күренештерә.

   Картларның иң яраткан урыны – асфальт белән шәһәр урамыннан килгән юл. Күз карашларын автобуслар йөргән якка юнәтеп, озак-озак карап торалар алар. Кемнәрнедер өзелеп-өзелеп көтәләр. Тик килүчеләр генә юк. Килгәннәре дә кемне дә булса калдырып китәргә.

   Әнә сукмакта 25-30 яшьлек яшь кенә бер ханым кулына зур төенчек тоткан әбине җитәкләп килә. Әби: “ Балакаем, әкренрәк булмыймы, тыным кыса”- дип карый.

-         Миңа кичке 6 да Алеша янында булырга кирәк. Аның бер другының день рождениесенә өлгерәсебез бар.

Аларны директор каршы алды.

-         Ханым, Мәрфуга әби сезнең кемегез була? – дип сорады.

-         Кем булсын, мамам була.

-         Гафу итегез, үз әниегезме?

-         Әйе, - диде ханым исе китмичә...

-         Сезгә ханым китәргә дә була, ә сез әби аз гына сабыр итеп торыгыз...

-         Әби әйтегез әле миңа, сез монда үз теләгегез белән килдегезме?

-         Кайдан андый теләк булсын инде балам, - диде әби калтыранган тавыш белән, - бабай үлгәч, кызым кияве белән безнең йортка күчеп кайтты. Шул көннән миңа тынычлык бетте дә инде.

    2. - Әби ни өчен анда килеп эләккән? ( укучылар җавабы тыңланыла )

     Кызының мәрхәмәтсезлегенә, шәфкатьсезлегенә күрә.

  Нәрсә ул шәфкать? Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата?

  1. Кызгану, аяу хисе, мәрхәмәт. Яхшы, киң күңеллелек, ярдәмчел булу, игелекле булу.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән:

  • Мәрхәмәтлелек

  • Ярдәмчеллек

  • Кешелеклелек

  • Шәфкатьлелек

  • Ихтирамлылык

  • Игелеклелек

Балалар, кешелекле, олы йөрәкле булу хисе кешеләр күңелендә гасырлар буе яшәп килә. Игелекле, мәрхәмәтле кешенең йөзеннән һәрчак шатлык нуры бөркелеп тора. Ә нинди кеше мәрхәмәтле, шәфкатьле була соң?

- Мәрхәмәтле, шәфкатьле ул минемчә...

1. Игелеклелек

2.Олыларга ярдәм итү

3.Кечкенәләргә ярдәм итү

4.Миһербанлылык

5.Әти-әнине кайгырту

6.Мәктәптә яхшы уку

7.Олыларның сүзен тыңлау

8.Авыруларның хәлен белү

9.Күршедә яшәүче әби-бабайларга ярдәм итү

10.Өмәләрдә катнашу.

11.Тәмле телле булу

12.Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тәртипле тоту.

13.Хайваннарга, кошларга ярдәмчел булу...

Укытучы: Әйе, укучылар, бу сыйфатлар сезнең һәрберегездә булырга тиеш.

Белгәнегезчә, 2013 ел районыбыз тарафыннан “Шәфкатьлелек елы” дип игълан ителде. Бу максаттан күп кенә эшләр эшләдек, хикәяләр укыдык, газета-журнал материаллары белән таныштык.

Ә без үзебез әби-бабайларга нинди эшләрдә ярдәм иткәнебез бар соң? Шуларны искә төшерик әле.

Укытучы: Әйе,укучылар,чыннан да, яныңда кемдер булса, кемдер сиңа ярдәм кулы сузса гына үзеңдә ниндидер җиңеллек хисе тоясың. Бер әсәребездә ярдәмне чеби тойса, икенчесендә әби-бабайлар үзләренә шатлык, сөенеч алалар.

Укытучы. Кешеләр һәрвакыт шулай шәфкатьле, миһербанлы, игелеклеме соң?

Юк бит, укучылар. Кемдер баласын калдыра, кемдер әти-әнисен караудан баш тарта, кемдер гарип баланы карарга авырсына. Президент Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, тыныч тормыш шартларында социаль ятимлек иң куркыныч социаль күренешкә әйләнә бара. Узган ел республикада ятимнәр исемлеген 1472 бала тулыландырган булса, шуларның 953 енең әти-әниләре исән-сау. Алар я бу хокуктан мәхрүм ителгән, яки җәзаларны үтәү урыннарында. Республика башлыгы бала тудыру йортыннан ук сабыйларның социаль ятимнәр исемлеген тулыландыруына аерым басым ясады. Узган ел Татарстанда әни булырлык кешеләр 146 сабыйны бала тудыру йортында калдырып чыккан булса, быелның узган 7 аенда гына да шундый бичара сабыйларның саны 60 ка җыелган. “Балаларны социаль учреждениеләргә, гаиләләргә тәрбиягә бирү ятимлек проблемаларын чишүнең бер ягы гына. Балигъ булмаган аналардан туган балалар иң беренчеләрдән булып шундый риск төркеменә керә. Президент китергән саннардан күренгәнчә, 2010 елда Татарстанда 17 яше дә тулмаган яшь әниләрдән 282 бала туган. Бала тудыручы кызларның араларында яше 14 кә җитмәүчеләре дә бар. Наркоман ата-аналардан туган балалар да әлеге риск төркемен тулыландыра.  Аның белдерүенчә, республикада тәрбиягә бала алучы гаиләләр институты соңгы дистә елда үсеш кичерә. Бүген мондый гаиләләр саны 2183 кә җитә. Аның нәтиҗәсе буларак, соңгы 4 елда Татарстанда балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләр саны 8 гә кимегән. Аерым районнар ятимнәргә гаилә тәрбиясе бирүне өстенлекле бурыч итеп куйган. Актаныш, Апас, Теләче, Ютазы, Мөслим Спас районнарында ятимнәр балалар йортларына җибәрелми, бары гаиләләргә тәрбиягә бирелә. Президент шул ук вакытта тәрбиягә алынган гаиләләрдән балаларны кире ятимнәр йортларына кайтару фактлары булуга игътибар юнәлтте. Узган ел республикада шундый 28 очрак теркәлгән. Ә кемнәрдер, игелекле кешеләр, шуларга ярдәм кулы суза, үз канаты астына ала.

Бездәге җитәкчелек, балалар гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дигән фикерне хуплый. Соңгы елларда республикада 8 балалар йорты ябылган. Бу инде ятимнәрнең 90 проценты гаилә тәрбиясенә бирелгән дигән сүз. Бары тик 10 процент бала гына интернатларда тәрбияләнә. 2001 елда асрамага бала алган 17 гаилә исәпләнсә, быел инде бу сан 1365кә җиткән. Шулай итеп, 2,5 мең бала яңа гаилә тапкан. Ил буенча исә ятимнәр саны 666 меңгә якын. Һәр бишенче бала интернатта яши. Нурлат районында яшәүче Ванчуриннар – 12, Мөслим районында гомер кичерүче Нуриевлар 8 бала алып үстерә икән.

Зәй офыклары” газетасыннан 3 инвалид баланы тәрбиягә алган Савинцевлар гаиләсе турында мәкаләне уку.

Укытучы. Без үзебез дә күп кенә игелекле эшләр башкардык. Ниләр эшләдек? Кемнәргә ярдәм иттек?

Балалар эшләгән эшләрен саныйлар. Эшләгән эшләребез күп, алар мактауга лаек.

Балалар, без игелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, изгелек турында күп кенә хикәяләр укыдык, шигырьләр өйрәндек.

(Укучылар әсәрләрне атыйлар. Эчтәлеген искә төшерәләр).

Шул шигырьләрне дә искә төшерик әле.

Изгелектә булыйк.

Йөрәкләрдән-йөрәкләргә җитсен,

Эшлик, әйдә, бары изгелек.

Картлыгыбыз имин булсын дисәк,

Орлыгын чәчик хәзер, бүген үк.


Изгелеккә урын һәр җирдә бар:

Җиһан тулы чирле, ятимнәр

Изгелекләр кылыр өчен бәлки,

Бирелгәндер безгә гомерләр.


Бүген кылган изгелекләр безне

Сакласыннар иде афәттән

Изгелекләр салыйк күңелләргә

Арындырыйк начар гадәттән.


Хыялым

Мин бу җиргә яшәргә дип тудым:

Дөньяны танып, игелек кылып,

Якыннарымны гел сөендереп

Яшәргә иде, һәрчак шатланып.


Изгелек кылу – изге гамәл ул,

Күңелгә рәхәт – якшылык кылу.

Йөрәгемдә иң зур хыялым –

Рәхим-шәфкатьле чын кеше булу.


Кемгә нинди ярдәм кирәк,

Килеп җитәбез хәзер.

Үсеп җиттек, көчебез күп,

Без игелеккә әзер!


Укучылар, мин сезгә мәкальләрнең башын бирәм,ә сез аларның ахырын табарсыз.

1.Яхшылык җирдә ятмый.

2.Җылы сүз –җан азыгы.

3.Олыны олы ит, кечене кече ит.

4.Ашның мае бар,сүзнең җае бар.

5.Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр

6.Кеше холкын күзәт-үзеңнекен төзәт.

7.Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә.


Укытучы.Шәфкать төшенчәсе белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез.

  • Кешегә игелек итсәң- үзеңә булышырлар.

  • Изгелек итсәң яшер, изгелек күрсәң фаш ит.

  • Матурлык- бер көнлек, игелек- мәңгелек.

  • Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.

  • Игелекле эшнең иртәсе- киче юк.

  • Изгелек иткән юлда калмас.

  • Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.

Кеше бул.

Гомер –ул тик тәүлек шикелле:

Таң булып уяна, кич яна.

Бу җиргә яшәргә килдеңме-

Шөкер ит,игелек кыл дөньяга.


Җаныңны рәхмәтләр җылытсын,

Рәнҗүле каргыш сүз ишетмә.

Йомышлар гел сиңа юлыксын,

Кирәкле кеше бул кешегә.


Эшләрең шәфкатьле эш булсын,

Тормышта үзеңнең урының тап.

Яшә син яшәүдән тәм табып,

Күңелең көр булсын, йөзең шат.


Яшь чак –ул егәрле, көчле чак,

Күкрәктә ургылып ят яна.

Сүнмәсен, дөрләсен шул учак –

Чын кеше булып кал дөньяда.


Укытучы. Укучылар, изгелекне Шәфкатьлелек елында гына булдырмыйк. Гомер буе дәвам итәр дип ышанып калыйк. Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмчел булыйк. Күңел җылысын кешеләргә биреп, аларның шатлык –кайгыларын уртаклашып, йөрәгегез аша үткәрә белсәгез, сез, һичшиксез, киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез, кыскасы, чын кеше булып үсәрсез. Шуңа күрә изгелек “Шәфкатълелек шәфәкътә түгел”, ә үзебезнең янда икән дигән төшенчәне истә тотыйк. Һәр көн игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз. Дөньяда  әле  мәрхәмәтле, ярдәм  кулы   сузарга  теләүчеләр бетмәгән икән!   Шулар ның   берсе – Әсгать ага Галимҗанов. Бу  якты  йөзле, матур җанлы  кешенең  исеме Татарстан халкына  яхшы  таныш. Балаларга да, өлкәннәргә   дә  татарга  да, урыска  да.    Якты  дөньяга  килгән  кеше, аны  шушы   җиргә кабул  иткән табигать – әнкәгә  рәхмәт   йөзеннән, тирә-юньгә   игелек  чәчәргә   тиеш. Кешеләргә, җиргә, һавага, суга... Әсгать   ага  яшәү   канунының   менә  шул   маддәсен  кулланып  дөнья  итә. соңгы елларда гына кылган игелекләрен санасаң да хәйран каласың! 2001 елда Әсгать Галимҗанов Казан шәхәреннең 1 нче балалар йортына   берничә комплект җиһаз, 2003 елда "Газель” автобусы һәм үзненең "Нива” машинасын бүләк итә, велосипед, уенчыклар, җиләк-җимешләрен санаган да юк инде. 2 номерлы балалар йортына да нәкъ шундый ук бүләк ләр тапшыра.  2003 елда тимер юл хаста хәнәсенең сабыйлар бүлегенә, 2004 елның октябрендә  4 нче интернат – мәктәпкә, шул ук елның балалар йортына машина бүләк итә. Үз туган авылында, Болын-Балыкчыда, мәчет төзетүгә акчалата ярдәм итә. Яңа Киндер интернат-мәктәбенә 3 сыер, ”Курск”су асты көймәсендә һәлак булучыларның   сабыйларына  30 мең акча тапшыра. Балалар йортларына барлыгы 68 автобус бүләк итә. Хәйрияче мохтаҗларга, авыруларга, ятимнәргә рухи һәм матди ярдәм оештырып, меңнәрчә кешене коточкыч авырулардан аралап калган, шәфкать символына әверелгән Тереза ананы - иң өметсез чакларда да кешедә өмет чаткысы кабыза алган изге ананы һәр яктан үзенә үрнәк итеп куя. Ул 1990 елда БМОның Балалар фонды башкарма директоры Джеймс Грант һәм Тереза анакай белән беррәттән, Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреаты була. Бу медаль балаларны яклау юлындагы фидакарьлек һәм гуманизм өчен бирелә. Әсгать Галимҗанов шулай ук "Хезмәт Кызыл Байрагы" һәм "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре" орденнары, "Ышаныч һәм тугрылык өчен" халыкара премиясе, Андрей Первозванный ордены һәм башка дәүләт бүләкләре иясе. Хәйриче Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы әгъзасы да булып тора.


Капламасын иде беркайчан да

Зәңгәр күкне кара болытлар.

Күңелләрдә булсын гел яхшылык,

Яшәмәсен җирдә бозыклар.



Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк,

Яхшы сүзгә җирдә ни җитә!

Изге ният булсын һәр кешедә

Изгелек бит җанны эретә.

1 нче укучы. (“Синең 5 асылың” дигән мөнәҗәт сөйли)

Кеше өчен иң әүвәле – намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул – явыз, дигән.

Икенче иң кыйммәтлесе – гакыл, дигән.

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.

Гакылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе – әдәп, дигән,

Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән:

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исеме күтәрүе гөнаһ дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе – күңел, дигән,

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән,

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе – сабыр, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Укытучы. Бу сүзләр гади сүзләр генә түгел. Тормыш, яшәү рәвеше белән расланган сүзләр, алтын сүзләр.

Укытучы. Бу сүзләр гади кеше сүзләре генә түгел. Ә һәр минутын тормыш өчен көрәшкән кеше иҗат иткән. Алар безнең янәшәбездә яшәде, эшләде, иҗат итте. Гомерләренең һәр мизгелен кешеләргә шатлык, бәхет өләшү өчен сарыф иттеләр. Беренчесе татарның танылган язучысы Фәнис Яруллин иде. Аның янәшәсендә һәрчак алтын баганасы – Нурсөясе булган. Фәнис абыйны иҗатка дәртләндерүче дә ул, бар дөньяны нурга күмүче дә ул иде.

Хәзер бер шигырь тыңлап үтик әле.

2 нче укучы.

Ә бит дөнья шундый матур үзе

Каш җыермый гына карасаң.

Һәрберебез өчен кояш чыга.

Һәрберебез өчен ата таң.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек,

Һәрберебез кеше ләбаса.

Яшәү шундый җиңел булыр иде,

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

- Укучылар, без бүгенге тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?

Р.Миңнуллинның “Яхшылык” дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә!

Яшәү безгәа выр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 13.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров74
Номер материала ДБ-346746
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх