Инфоурок / Другое / Конспекты / Разработка внеклассного мероприятия “Туган тел – иң татлы тел, туган тел – иң тәмле тел”.

Разработка внеклассного мероприятия “Туган тел – иң татлы тел, туган тел – иң тәмле тел”.



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов


Максат: туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү,

халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ

тудыру.


Җиһазлау:телгә багышланган презентация.

Тема: “Туган тел – иң татлы тел, туган тел – иң тәмле тел”.


Барышы:


(Сәхнә артында әкрен генә “Әллүки” көе уйный . 1 куплет җыр беткәннән соң сәхнәгә 2 алып баручы чыга).


Алып баручы. Исәнмесез, хәерле көн, кадерле милләттәшләр–хөрмәтле кунаклар,туган телебез сагында торучы фидакарь татар теле укытучыларыбыз!


Алып баручы. Туган җиребезне һәрвакыт ихлас яратырга, халкыбыз үткәненә беркайчан да битараф булмаска, гореф-гадәтләребез, әдәбиятыбыз, динебезгә ихтирам белән карарга, туган телебезне чиксез кадерләргә, аны бөтен күңел белән яратып өйрәнергә, үзебезнең татар икәнебезне бар йөрәк белән сизеп яшәргә өйрәтүче мөгаллимнәребез, исәнмесез!


Алып баручы. 21нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн-Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда 1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.


Алып баручы. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә.

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.


Алып баручы. Безнең туган телебез - татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа багышлыйбыз, Туган телебез.


1.Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел” дип җан атып.

Яшик әле дөньясында

Туган телне яратып.



2.Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма –

Туган телне онытма!



3.Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.




4.Арттырмый да, киметми дә шуны бел -

Татар теле - энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул – туган тел –

Баш очында кояш булып торган тел.

(“Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый.)

(Г. Садә сүзләре, Р. Әхиярова музыкасы.)


Алып баручы. Мәктәбебез – рус мәктәбе. Рус теле – безнең икенче дәүләт телебез. Без төрле милләт кешеләре яшәгән республикада яшибез. Бу тел безгә барлык халыклар белән аралашу чарасы булып тора. Татар телендә мәктәбебездә чаралар, бәйгеләр, бәйрәмнәр үтә.

  1. Заман миңа:Югарыга мен!”- дип

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе – татар теле,

Икенчесе – бөек рус теле.


  1. Татарча да яхшы бел.

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.


  1. Төрле - төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле – төрле милләт булсак та.

Тик бер генә Туган илебез,

Тик бер генә Туган җиребез.


  1. Тел кешене дус итә,

Бер – беренә беркетә.

Бел син, дустым, рус телен

Һәм онытма үз телең.


  1. Безнең тел ул хезмәт җырын җырлый,

Нур балкыта тормыш күгендә.

Бөтен дөнья дулкынланып тыңлый

Сөйләшкәндә урыс телендә.


Алып баручы. Татарча да, русча да,

Инглизчә дә сөйлибез.

Тыпырдатып матур итеп

Без татарча биибез.


(Сәхнәдә татар кызы биюе башкарыла)


Алып баручы. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әти”, “әни”, ”әби”, ”бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән – җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тоябыз. Сәнгать кешеләренең матур-матур шигырьләрен укып, ятлап әле дә куанабыз. Ә хәзер шуларның кайберләрен бергәләп тыңлап үтәрбез.


(Ана белән бала чыга)

Аңла, балам ...” шигыре

Ана. Аңла балам ...

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.


Куштым сиңа сайлап матур исем –

Җисемеңә туры килсен ул.

Милләтеңнең бер мирасы итеп,

Әткәң-әнкәң биргән исем ул.


Вакыт белән бергә үзгәрә бел:

Телләр өйрән, балам, дөнья күр,

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

Бу - Ватанны сату белән бер.


Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!


Бала. – Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.


Әткәң-әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.


Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә,

Туган тел бер генә була –

Әнкәй кебек бер генә.

Рәхмәт, кызым, яхшы сүзләреңә. Мин сиңа тел турында бер риваять тә сөйләп китим әле:

...Эзоп, имештер, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган һәм Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пшереп китерергә боерган. Эзоп ит базарына барып, тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык әзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан сораган:

  • Ни өчен син һаман тел китерәсең?- дигән.

  • Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың, - дигән Эзоп аңа җавап итеп.

  • Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар?! Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның мәдәнияте үсә. Тел ярдәмендә без белем алабыз., фәннәр өйрәнәбез. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, киңәшләшәләр, сәламләшәләр, татулашалар, шатлык-сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк”- дип җавап биргән, ди.


Алып баручы. Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем, туган телем,

Рәхмәт сиңа! Туган телем – киңдер

Сиңа күңел түрем.

(“Балан” җыры)


Алып баручы. И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле ... –

дигән бөек Тукаебыз. Һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән тел халык йөрәген шигърият белән сугарып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.


Алып баручы:

Кил өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүген телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.


(Модный киенгән кыз белән егет чыга.)

Егет: Сез стих матур сөйләр.

Можномы сезнең янда остаться?


Кыз: Мы тоже сезгә стих сөйләрбез.


Алып баручы. Ата-анаң татар иде юкса,

Бүтән икән синең милләтең.

Тумыштан бит гарип түгел идең –

Кем ташлады болай имгәтеп?


Алып баручы. Нишләттеләр әле, кемнәр тиде,

Яздырдылар нигә телеңнән?

Хәлләреңне беләсеңме үзең,

Канәгатьме шушы көнеңнән?


Вил Казыйхановның “И родной тел” шигырен укыйлар.

(чиратлашып)


И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.


Бу языкта коляскада

Мамам сказка көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.


А потом ни сәбәптәндер,

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.


Почему же нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе, когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр.

Говорят, син Мамай теле,

Кирәк түгелсең нигде.

Без тебя и хлеблар үсә,

Нефть табыла везде.


Вузга поступать иткәндә

Говорят син кирәкми.

Дальше-больше жить иткәндә

Нужен ли ты, вряд ли.


И родной тел, и матур тел,

Папам, мамамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар,

Можно жить и быть синсез.

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.


Алып баручы. Кем син хәзер, кайсы милләтнеке? –

Әмма татар түгел инде син!

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихы көзгесе. Шуңа телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.


Алып баручы. Үз телеңдә хисләреңне

Белдерүгә ни җитә!

Күңелләрең рәхәтләнеп,

Йөрәгең бушап китә.

Алып баручы (сәхнә артыннан)

Татар җыры ... Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен

Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәнәм:

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә - җырлап җибәрәм.

(Ялгыз җыр башкарыла. Татар халык җыры “Казансу”).


(Г. Гыйльманов “Мин татар малае”)

Чатнатып сөйләшәм

Үз ана телемдә.

Оялыйм, курыкмыйм,-

Мин бит үз илемдә!

Башымда чигүле,

Каюлы түбәтәй.

Догалар укырга

Өйрәтә дәү әтәй.

Тәүфыйклы булырга

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән.


Алып баручы: Безнең телебез - матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре бетә.Безнең бурыч- халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул.

Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!


Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Кечкенә чакта җырлаган кебек,

Һавада – кояш, җирдә туган тел

Булмаса әгәр, зураймас идек.


Сөенеп җырлыйк “Туган тел” җырын

Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

(“Туган тел” җыры башкарыла)

Алып баручы: Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

Алып баручы:Безнең Халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез тәмам. Үз телебезне, илебезне сөеп, яратып яшик.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сау булыгыз!








21 нче февраль –
Халыкара туган тел көне


Җыр булырлык сүзләр биргән,

Туган телем, рәхмәт сиңа!


hello_html_m6154d2ca.png



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Представлена разработка внеклассного мероприятия, посвящённая ко Дню родного языка. Работа адресована учителям татарского языка и литературы. Вся жизнь человека неразрывно связано с языком. Такие мероприятия развивают интерес к предмету. воспитывают уважение и любовь не только родному языку, но и языкам других национальностей. Ведь знание языка является необходимостью в наши дни.

Общая информация

Номер материала: 283874

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>