“И туган тел, и матур тел!”
Максат:
туган телебез-татар теленә мәхәббәт тәрбияләү,телебезне сакларга һәм якларга
кирәклеген аңлату, туган телнең матурлыгын күрү сәләте тәрбияләү.
Бабамнарның
данлы узганнарын
Аңлата
тик туган тел генә.
Серен
ачар өчен Тукайларның
Татар
теле кирәк кешегә. Р. Закуан
Сүз
нәрсә турында барды? Хәзер табышмак тыңлагыз :
1.Көйдергән
дә ул, сөйдергән дә ул, иң ачы да ул, иң баллы да ул. Нәрсә ул? (тел)
2.
Ул кирәк икән Римгә дә илтә (тел)
Бәйрәм
нинди темага багышлана? Ни өчен ? Беләсегез киләме?
21
февраль-Халыкара Туган тел көне дип атала.Җир йөзендә 6меңнән артык телдә
сөйләшәләр. Кайсыдыр телдә бик күп кеше сөйләшә, ә кайсыберендә әз кеше
сөйләшә. Ләкин ул аларның туган телләре. Әгәр кеше сөйләшмәсә, тел онытыла. Без
дә кайчак үз телебездә сөйләшми, русча сөйләшәбез һәм зур хата ясыйбыз. Рус
теле дәресендә русча, инглиз теле дәресендә инлизчә сөйләшәбез, ә калган
дәресләрдә, урамда, өйдә татар телендә сөйләшәбез. Чөнки без татар балалары,
безнең бу телдә әти-әниебез, әби-бабаларыбыз сөйләшә. Татар теле-туган телебез.
Туган телебез турында шагыйрь Габдулла Тукай “Туган тел” шигырен язган, аңа
халкыбыз көй язган. Бу җырны җир шарында яшәүче татарлар һәрчак җырлыйлар.
Әйдәгез, без дә җырлыйк (“Туган тел” җыры)
Шушы
матур тел турында шигырьләр сөйлибез.
1.
Ул мине мәхрүм итмәгән
моңнарымнан,
җырымнан,-
Мин
карында чакта ук
аккан
ул тамырымнан.
Иркәли
алмас идем мин җирнең иң иркә гөлен,-
Белмәсәм
туган телемне, булмаса туган телем.
Башка
телләрдә әйталмас, аңлата алмас сүзне,
Туган
телемдә әйтеп мин иркәли алам сезне! (Н. Акмал)
2.
Татар булып туганбыз бит
туган
чакта аналардан,
Тик
бүген татарларга
хас
гореф-гадәтләр калмаган.
Тел
онытканнар, уяныйк!
Өйрәник
,әле соң түгел!
Тыңлап
үссеннәр балалар
бишек
җырын, Тукай телен! (Ә. Кәримова)
(“Бишек
җыры”)
3.Нинди
таныш моңлы көй бу?
Тукай
җыры-“Туган тел”
Истән
бер дә чыкмый торган
халык
көе “Туган тел”
“Туган
тел”-иң әйбәт шигырь.
“
Туган тел”-иң әйбәт китап.
“Туган
тел”-иң әйбәт җыр.
Туган
тел-иң әйбәт тел.
Туган
тел әйбәт булганга
Шигыре
дә, китабы да ,
җыры
да иң әйбәттер (Р. Миңнуллин)
4.Дөньяга
аваз салдым мин татар гаиләсендә.
Әти-әни
өйрәтте татарча сөйләшергә.
Мин
бит татар малае, Ямурзам-өем минем.
Мин
бит татар малае, Татарстан-минем илем.
Сүз
бирәмен үземә милләтемне якларга,
Беркемнән
дә курыкмый, туган илне сакларга. (Ф. Насыйбуллин)
5.Әткәң-әнкәң
телен белсәң адашмассың кайда да...
Туган
телемдә эндәшәм кояшка да, айга да.
Игелекле
булып үсим газиз туган телемә.
Туган
тел бер генә була, әнкәй кебек бер генә.
Матур
сүзне матур сүзгә матур сүзгә сөйләдек, бәйләп кенә.
Әйләнсен
һәрбер көнебез туган тел бәйрәменә.
6.
.Кояш кебек кадерле, туган җир ул бер генә.
Туган
илдә безнең җыр яңгырасын гел генә.
Туган
телдә җырыбыз, матур да соң көебез.
Әйдә,дуслар,
бергәләшеп, бии-бии җырлыйбыз.
Кояшка
гөл үрелә, дөнья нурга күмелә.
Туган
илем, туган тел якын, газиз күңелгә.
Җыр”Туган
телдә җырыбыз” (Ф. Әмәк, Л. Батыр-Болгари)
7..Туган
тел-иң татлы тел,
Туган
тел- иң тәмле тел.
Тәмле
дип, телең йотма-
туган
телне онытма!(Ш. Галиев)
8..Дөньяда
иң-иң матур ил
Ул-минем
туган илем.
Дөньяда
иң матур тел
Ул-минем
туган телем.
“Балам”
диеп, туган телдә
Эндәшә
миңа әткәм.
“Әнием”
дип,әниемә
Мин
туган телдә әйтәм
Туган
телдә сөйләшеп
Яшим
мин туган илдә.
“Туган
ил” дигән сүзне
Әйтәм
мин туган телдә.
Иң
изге хисләремне мин
Туган
телдә аңлатам.
Шуңа
күрә туган телне
Хөрмәтлим
мин, яратам (Э. Мөэминова)
9..Мин
бала чактук “әти”,”әни”
Дидем
шул тел белән,
Һәм
дә әнкәм дә миңа
“бәбкәм”дигән
шул тел белән.
Әле
дә шул тел белән
Укыйм,
язам, сөйләшәм.
Шул
татар теле белән
Көйлим
берәр көй, көйләсәм. (М. Гафури)
10.
Татарча да яхшы бел,
Урысча
да яхшы бел.
Икесе
дә безнең өчен
Иң
кирәкле, затлы тел.
Татарчасы-туган
тел,
Безгә
газиз булган тел.
Ата-анаң,
әби-бабаң
Сине
сөя торган тел.
Тел
кешене дус итә,
Бер-берсенә
беркетә.
Бел,балам,
син рус телен
һәм
онытма үз телең.(Ш. Маннур)
Ләкин
әле бик күпләр туган телне белми я сөйләмнәренә русча сүзләр кыстырып сөйләшә.
Шул сәбәпле сөйләмнәре кызык та кызганыч та килеп чыга.
11.
И родной тел,и красивый,
Мамам-папамның
теле.
Мог
я узнать күп нәрсәне
Син
родной тел аркылы.
Бу
языкта коляскада
Мамам
сказку көйләгән,
А
затем төннәр буена
Бабуля
рассказ сөйләгән.
А
потом ни сәбәптәндер
Өйрәткәннәр
рус.язык.
Якобы
тик шушы телдә
Алам
духовный азык.
почему
же нас детсадта
Сиңа
өйрәтмәделәр
В
школе,когда обучали,
Синдә
сөйләтмәделәр?
Говорят
син Мамай теле
Кирәк
түгелсең нигде.
Без
тебя и хлеблар үсә,
Нефть
табыла везде.
ВУЗга
поступать иткәндә
Говорят
син кирәкми.
Дальше-больше
жить иткәндә
Нужен
ли ты вряд ли
И
родной тел, и матур тел,
Мамам-папамның
теле.
Только
я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә
сине.
И
родной тел,аңлаталар:
Можно
жить и быть синсез
Мама,
папа, бабуля
Оставили
мине телсез. (В, Казыйханов)
Тел
турында мәкальләр бик күп. Берничәсен тыңлыйк.
-Тәмле
тел аюны да биетә
-Туган
телем-туган илем
-Теле
тәмленең дусты күп
Туган
телебездә бик күп язучылар матур әсәрләр тудыралар (язучыларның фотолар
күргәзмәсе ), җырчылар моңлы җырларын башкаралар.
Менә
безнең кичәбез ахырына якынлашты. Бәйрәм сезгә нәрсә әйтергә теләде? Бергәләшеп
“Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкарыйк әле.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.