Выдаём удостоверения и дипломы установленного образца

Получите 5% кэшбэк!

Запишитесь на один из 793 курсов и получите 5% кэшбэк стоимости курса на карту

Выбрать курс
Инфоурок Начальные классы КонспектыРазработка внеклассной деятельности " Экология сукмаклары буйлап"

Разработка внеклассной деятельности " Экология сукмаклары буйлап"

Скачать материал
библиотека
материалов

МБГУ “Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениясе Иске Ибрай урта мәктәбе”







hello_html_7b461fbc.png

(башлангыч сыйныфлар өчен дәрестән тыш эшчәнлекнең социаль юнәлеше буенча эшкәртмәсе)






Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы

Халиуллина Наилә Минасхатовна



2016 нчы ел



Максат һәм бурычлар:

  • Экология турындагы күзаллауларны һәм башлангыч белемнәрне формалаштыру;

  • балаларның фикерләү сәләтен үстерү;

  • табигатькә карата сак караш тәрбияләү;

  • дәрестән тыш вакытта танып белүгә кызыксынучанлык формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • Экология фәненең әйләнә-тирә дөньяга сак карарга кирәклеген өйрәтүче фән икәнлеген аңлау..

  • Урманнарда кошлар һәм җәнлекләрнең юкка чыгуына кешеләрнең дә өлеше бар икәнлеген аңлау.

  • Табигать байлыкларын сакларга өйрәнү.

  • Иҗади һәм интеллектуаль биремнәр вакытында шәхсилек тәрбияләү.

Җиһазлау:

  • Кошлар тавышы язылган аудиоязма;

  • Табигать – синең йортың” – китап күргәзмәсе;

  • Әйләнә-тирәне саклау” стенды;

  • Шәхси биремнәр;

  • Экология сакмаклары буйлап” темасына презентация;

Планлаштыру:

  1. Оештыру моменты

  2. Кереш өлеш.

  3. Теманы ачу.

  4. Төп өлеш.

- Урман күренеше. Сәхнәләштерелгән күренеш.

- “Мин башлыйм, сез дәвам итегез” уены

- “ Һәркем үтәргә тиешле кагыйдәләр.”

- Табышмаклар чишү

  1. Ныгыту.

    • Шигырьләр сөйләү

    • Китаплар күргәзмәсе белән танышу.

  1. Мөстәкыйль эш

- Хатны тулыландырып уку.

- “Һәрвакыт булсын кояш” җырын башкару

  1. Рефлексия.



Чараның барышы:

Слайд 1

Ике укучы бүлмәгә керә.

Слайд 2,3,4,5,6

1 укучы кошлар тавышы аудиоязмасы астында «Җир елый, ишетәсезме?” шигырен сөйли.

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлылык

Кая киткән?

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?


2 укучы: Дөрестән дә , без үзебез дә сизмичә табигатьнең матурлыгын юкка чыгарабыз икән. Чәчкәләрне таптыйбыз, кош ояларын җимерәбез, атмосфераны агулыйбыз. Син беләсеңме әйләнә-тирәбезгә сакчыл булырга өйрәтүче фән барлыгын?

1 укучы: Беләм, беләм. Моның белән экология фәне шөгыльләнә.

Укытучы: Нәрсә турында сөйләшәсез, балалар? Табигатьнең киләчәге сезне дә борчыймы? Үзебез соң нәрсәләр эшли алабыз?

1 укучы: Үсемлекләребезне , хайваннарыбызны саклый алабыз.

2 укучы: Әйләнә-тирәбезнең чисталыгын саклый белергә тиешбез.

Укытучы: Менә мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, сүзебезнең нәрсә турында барганын аңларсыз.

Шаулый аңда һәрбер агач,

Көчле җилләр искәндә,

Үләнендә пешә җиләк

Кояш нуры төшкәндә.

Ямьле язлар килү белән

Чүт- чүт сайрыйлар кошлар,

Тиен, керпе, куян, бүре

Йөриләр бер сукмактан.

Монда һәрчак саф һава,

Чәчәкләр керфек кага,

Булса чишмә - суы чиста,

Тын гына челтерәп ага. (Урман)

Слайд 7


Әйе. Җавабыгыз дөрес. Анда хәлләр ничек икән , әйдәгез, бергәләп күзәтик әле.

Тиен белән Куян йөгереп керәләр. (Бииләр, уйныйлар.Тавыш ишетеп туктап калалар)

Тиен: Тукта, шаулама! Ишетәсеңме?! Урман сукмагы буйлап кемдер килә.

Куян: Урман юлы буйлап бер түгел, әллә никадәр кеше килә.

Тиен: Мин якында ук аларның тавышын ишетәм инде.

Куян: Балалар булса кирәк. Әйдә, тизрәк урман җәнлекләренә хәбәр итик.

( Йөгереп чыгып барганда өч күзле светофор белән бәрелешәләр)

Светофор: Туктагыз. Сез кая йөгерәсез?

Куян, Тиен. Икесе бер тавыштан: Монда, монда кешеләр килә. Алар шаулыйлар, чүплиләр, алар усаллар. Монда килеп учак ягалар.

Светофор: Тынычланыгыз. Бер нинди дә чаң сугу кирәкми. Ул балалар акыллылар. Урман белән танышырга киләләр.Без сезнең белән аларга экология кагыйдәләрен дөрес үтәргә ярдәм итәрбез. Табигатьнең матур урыннары белән таныштырырбыз.


Елмаю” җыры белән балалар керә


Светофор. Узыгыз ,балалар, урман аланына рәхим итегез.

(Аланнарга утыралар)

Укытучы: Урманга барганда, иң беренче урманда дөрес тоту кагыйдәләрен белү кирәк икән. Урманда үтәлергә тиеш нинди кагыйдәләрне беләсез соң? “Мин башлыйм, сез дәвам итегез” уены уйнап алырбыз. 


1.Урманда чүп-чар ташлап калдырма, ә аларны бер чокырга ....( күмеп куй)

2.Агач ботакларын сындырма, аларга асылынып ...(уйнамаска)

3.Кырмыска ояларын, кош ояларын ... ( җимермәскә)

4.Чәчәкләрдән бәйләм ясыйм дип, бик күп чәчәкләрне ... 9 өзмәскә, бигрәк тә Кызыл китапка ...(кергәннәрен)

5.Урманда учак якмаска, урманны янгыннан...(сакларга)

6.Исегездә тотыгыз: бер агачтан миллионлаган шырпы ясап була, ә бер шырпы белән миллион агачны...( юк итеп була)

Слайд 8,9


Светофор үзе белән таныштыра

Бер дә аптырама , дускай

Светофор буламын мин, Яшел утым кабынса,

Күзем дә булыр өч! Юл күрсәтермен сиңа да

Һәркайда тәртип булсын

Бу минем иң зур бурыч. Дөрес җавап табылса!

Кызыл төсем – табигатькә зыян, ди

Сары булса – саклык тыям , ди.


Куян: Исегездә калдымы?

Светофорны онытмыйк

Кызылда зыян салмыйк.

Сары төскә сокланыйк,

Тик яшелгә генә шатланыйк.


3 малай керә.

Светофор: Болар кемнәр? Кая барасыз? Сезнең дуслармы болар?

Кая барасыз сез?

1 малай: Кая, кая? Урманга.

Светофор: Нәрсәләр белән килдегез урманга? Сез алып килгән әйберләр белән урманга керергә ярыймы, юкмы балалар сезгә сигнал карточкалары ярдәмендә аңлатырлар.

1 малай: Менә зажигалка. Учак ягарга исәп.Бәрәңге пешерәсе килә.

Светофор: Кертәсезме урманга? Кайсы күземне кабызыйм.

2 малай: Бияләйләр белән килдем мин. Бераз гына чыршы, нарат ылысларын ботарлыйсы иде исәбем. Шалаш төзеп, чүп-чарларны шунда тутырырга иде исәп.

Светофор: Кайсы күзем янар моннан соң? (сары)

3 малай: чокыр буена утырткан агачларга чиләк белән су сибәргә уйладым

Светофор: Кайсы күземне яктыртыйм. (Яшел)

Күрәм ,балалар, сез алай ук начар балалар түелсез икән. Балалар янына барыгыз, күп нәрсәгә өйрәнерсез.


Әйдәгез, бергәләп кагыйдәләрне өйрәтик аларга.

Мин балалар белән бәйле вакыйгалар әйтәм, сез карточкалар күтәрерсез.

  1. Балалар кырмыска оясын күзәтәләр. (я)

  2. Балалар урманда учак ягып калдыралар (К)

  3. Балалар кырмыска ояларын койма белән өйләндереп алдылар (я)

  4. Гөмбәнепычак белән җыялар (с)

  5. Балалар үләндә кош оясы күрделәр (с)

  6. Кыз чәчәкләрне өзә (к)

  7. Балалар урманда бик каты шаулашалар (к)

  8. Балала урман кошын тотып читлеккә утырталар ( к)

  9. Балалар җимлекләр эләләр (я)

  10. Малайлар чүп-чар ташлап калдыралар (к)

  11. Укучылар сыйныф бүлмәләрен гөлләр белән бизәделәр (Я)

  12. Балалар күпләп агач утырттылар (я)


Менә булдырдыгыз да. Табигатьне саклау, аны чиста тоту һәркемнең изге бурычы.


Безнең Туган илебезнең хайваннар дөньясы бик бай һәм төрле. Күп хайваннар кешегә кыйммәтле мех, тире, ит бирә. Табигатьне саклау турындагы Закон хайваннар дөньясын дөрес файдалануны күздә тота һәм күп кенә хайваннар бетү алдында тора, андый хайваннар өчен тыюлыклар оештыралар. Безнең Татарстанда 2 зур тыюлык бар. Раифа тыюлыгы, Идел- Кама тыюлыгы. Күп кенә бетү алдында торган үсемлекләрне һәм җәнлекләрне “ Кызыл китапка” кертәләр.

Ничек уйлысыз кызыл төс нәрсәне аңлата икән? ( кисәтә).

Безнең илдә “ Кызыл китап” 1978 нче елда басылып чыга. Башта ул бер китапка туплана. Аннаң соң күбрәк хайваннар ,үсемлекләр, кошлар ярдәмгә мохтаҗ икәнлеге ачыклана. 1984 нче елда 2 нче басма дөнья күрә.

Слайд 10,11


Сез әле хайван, үсемлекләр турында табышмаклар да беләсездер. Берничәсенең җавабын табып карыйк әле.

Алгы тәпие кыска

Чабарга ул бик оста. ( куян.)


-Бәләкәй генә карчыкның

Бөтен тәне шырпылы. ( керпе.)


Кош түгел оча,

Чикләвекне ярата

Ябалактан курка.

Сызгырса урманны яңгырата.( тиен).

Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр, я әйтеп җибәр. ( төлке).


Өй каршында, ак чикмәнле солдат. ( каен).


Юл өстендә җиз бүкән. ( имән).


Җәй дә, кыш та

Яз да, көз дә

Иң тәмле балны җыеп

Алып китәләр сезгә. ( юкә)

Бик яхшы беләсез, афәрин!

Табигать шулкадәр матур, аны бары тик тыя гына белергә кирәк. Табигатьнең матурлыгын мактап язылган шигырьләр бик күп. Балаларны тыңлап узыйк әле.



1 укучы

Җирем минем

Ул түгәрәк күлләре,

Күлләрендә- үрдәге.

Мең чәчәкле болыны –

Аның җәйге күлмәге.

2 укучы

Чишмәләре –күзләре,

Ерымнары –ярасы.

Без утырткан агачлар –

Иң шифалы дәвасы.

3 укучы

Саклыйк аны, яшәртик

Бергә-бергә, әйдәгез:

Яшәсен Җир-әнкәбез,

Безнең уртак әнкәбез

4 укучы

Шаулап тора яшел урманнар,

Җәелгәннәр тезмә, тын таулар.

Кошлар йөзә зәңгәр күкләрдә,

Тибрәләләр гөлләр җилләрдә.

5 укучы

Шаулый синең нарат урманнарың

Чолтырап ага борма суларың.

Яз килгәндә, яшел юрганнарыә

Җиргә җәя киң басуларың.


6 укучы 

Кошлар тулсын урманнарга,

Күлләрдә йөзсен балык.

Боланнарга су эчерик

Җылы учларга салып!

Яшәрсен дә гөрләп торсын

Бөтен дөнья, дусларым.

Бәхет тулы гөлбакчага

Әйләндерик Җир шарын!

7 укучы

Яшәү өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.


8 укучы

Иң күңелле җәй көнендә-

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында!

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла , чүп атмагыз.


9 укучы

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – тиңсез хәзинә

Табигатне саклагыз



Светофор: Тиен белән Куян да сезгә урманда, табигатьтә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне санап китәргә телиләр.


Тиен:

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын..

Куян:.

Сак бул син, кеше, сак бул ,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы!


Укытучы: Балалар минем кулымда безгә килгән хатлар. Бик теләсәмдә, мин аларны укый алмадым. Миңа ярдәм итегез әле. Җөмләләр эчендә сүзләр юылып беткән, шушы сүзләрне өстәп языйк.

Хат

Исәнмесез, ...( табигатьне, үз-үзен генә) сөюче дусларым! Сезгә Ябалак дустыгыз хат яза. Табигать, кешеләр ....(явыз, яхшы) булганда гына, аларга рәхмәтле була ала. Кече туганнарыгыз сезнең ... (яклауга, бетерүгә) мохтаҗлар. Бергә – бергә ...(дус, дошман) булып яшик. Бер – беребезне рәнҗетмик.

Сәлам белән Ябалак дустыгыз.


Балалар “Һрвакыт булсын кояш” җырын башкаралар

(Сүзләре үзгәртелде) Чыгып китәләр


Укытучы: балалар, урман кунаклары нинди әйбәтләр. Алар табигатьне рәнҗетмәсләр дип ышанып каласы килә. Сез соң үзегез урман светофоры белән килешәсезме? Аның кызыл төсе нәрсә ди? Яшеле, сарысы нинди булырга өнди?

1 укучы: Кызыл төсе табигатькә куркыныч янауны кисәтә

2 укучы: Сары төсе саклык билгесе.

Икесе бергә: Яшеле табигать белән соклан син, ди.

Укытучы: Бик тә дөрес. Моннан соң һәрберебез уяу булыйк.

Слайд 12






Әдәбият

1.”Белем бәйрәме” В.Г.Гомәрова, Ф.Я.Зарипова

2. Зирәк Ябалакчык китабы

3.“Очты, очты” Мөҗәһит




































  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Курс повышения квалификации
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты профессиональной компетентности педагогических работников в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Содержательные аспекты профессионального и личностного развития педагогических работников в рамках реализации профессионального стандарта»
Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.