Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Разработка внеурочной деятельности на тему "Сәламәтлек - тормышта бар яктан иминлек"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Разработка внеурочной деятельности на тему "Сәламәтлек - тормышта бар яктан иминлек"

библиотека
материалов

Тема. Сәламәтлек - тормышта бар яктан иминлек.

Максат.

1.Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр системасы формалаштыру, сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшендерү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү.

2. Балаларда, белемнәрне табигать һәм яшәү законнары белән яраклаштырып, рухи һәм физик яктан сәламәт булу күнекмәләре формалаштыру, тормышка әзерләү.

3. Сәламәтлекне саклау ысулларына нигезләнеп, үз сәламәтлекләрен ныгытуга, саклауга омтылыш, спортка уңай караш тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Эшчәнлекнең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ:

Укытучы ярдәмендә максатны билгели һәм формалаштыра белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү, төрле ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Коммуникатив УУГ:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә, тыңлый белү; диалогта катнаша белү; укытучының сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү.

Танып-белү УУГ:

Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәрестә алган информациядән, тормыш тәҗрибәңнән файдаланып сорауларга җавап бирү, алган белемнәрне тормышта куллану.

Кулланмалар.

Проектор, слайдлар, ноутбук, презентация, физкультминутка өчен музыка, эпиграф, үзбәя алгоритмы. Эпиграф (тактада): “Ике төрле нигъмәтнең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе – буш вакыт, икенчесе – сәламәтлек”.


Дәрестән тыш эшчәнлекнең барышы.


  1. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

  2. Илһам Шакиров башкаруында “Саумы, кояш” җырын тыңлау.

- Балалар, игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. (1нче слайдта кояш рәсеме сурәтләнгән).

Дәресебезгә кунакка Изге Кояш кергән. Изге кояш җиребезне җылыта, үзенең нурлары аша кешеләргә яхшылык, игелек, шатлык өләшә. Кояш безгә елмая, димәк, бүгенге дәресебез кояшлы, якты бүлмәдә узар. Шөгылебез – кызыклы һәм файдалы, кәефегез күтәренке булыр дип ышанам.

- Игътибар итик әле, кояш нурларына нинди сүзләр яшеренгән икән?

(Сәламәтлек - тормышта бар яктан иминлек).

- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бүгенге эшчәнлегебездә нәрсә турында сөйләшербез икән? (Сәламәтлек турында)

- Әйе, без бүген сезнең белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында, сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында сөйләшербез.

Россиядә ир- атларның гомер озынлыгы –уртача 65 яшь, ә хатын кызларныкы 71 яшь тирәсе, ди белгечләр. Галимнәр әйтүенчә, кешенең йөрәге якынча 400 ел тибә ала, ә бөере хәтта 800 елга чыдый икән. Тормыш өчен әһәмиятле берәр әгъзәң сафтан чыктымы, якты дөнья белән хушлашасың. Күп кеше 40 яшькә кадәр ничек тели, шулай яши: туклануга тиешле игътибар итми, яман гадәтләр белән “дуслаша”

Үз- үзенә мондый битарафлыкның тискәре нәтиҗәләре 40-45 яшьләр тирәсендә үзен нык сиздерә башлый. Шуңа күрә сәламәтлегеңә яшьтән үк игътибарлы булырга кирәк. Медицина да һәрвакыт ярдәм итмәскә мөмкин. Табиблар әлеге дөньяда мәгълүм булган 30 мең төрле авыруның 5 меңен генә дәваларга сәләтле.

Бүгенге эшчәнлегебез телдән журнал формасында булыр. Ул чын журнал кебек, ләкин аны укымыйлар, ә бәлки тыңлыйлар һәм карыйлар.

3. Төп өлеш.

1.Журналыбызның 1 бите “Саулык – зур байлык дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Эпиграфны уку. “Ике төрле нигъмәтнең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе – буш вакыт, икенчесе – сәламәтлек”, дигән бер акыл иясе. Чынлап та, саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле, сәламәт булу өчен барысын да өчен эшләргә кирәк. Сәламәт кеше матур була, ул кыенлыкларны җиңеп чыга, аның белән аралашуы җиңел. Сәламәт кеше башкаларга яхшы кәеф бүләк итә. Әйдәгез, барыбыз да җитәкләшик һәм бер-беребезгә елмайыйк. Менә сез дә яхшы кәеф бүләк иттегез. Сәламәт кеше чын күңелдән эшли дә, ял итә дә белә. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга? Нинди кеше турында сәламәт яшәү рәвеше алып бара дип әйтеп була? Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен белеп кенә сәламәт булып буламы? ( Белү генә түгел, ул кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышырга кирәк.

2.Журналыбызның 2 бите “Сәламәтлегеңне яшьтән сакла” баш астында “Сәламәтлекнең дусты – чисталык” дип атала. (Слайд күрсәтелә)

Һәрчак  чиста,  пөхтә булу да сәламәтлекне сакларга  ярдәм  итә. Шәхси  гигиена  кагыйдәләрен  искә  төшерү.

3. Журналыбызның 3 бите “Сәламәтлекнең дусты – дөрес туклану” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Дөрес туклану-сәламәт яшәү рәвеше нигезләреннән берсе. Димәк, ризыкны төрләндереп чама белән, үз, вакытында ашыкмыйча һәм күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.

Сәламәт булу өчен тагын дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. Витаминнар – яшәү өчен мөһим органик матдәләр.

Ә хәзер “Дөресен сайлап ал” уенын уйнарбыз.

артыгын ашама

- ризыкны төрләндер        

- ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул ит

- йоклар алдыннан ашама, эчмә

- бер төрле ризык белән туклан

- тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап куллан

- вакытлы-вакытсыз аша

- азыкны яхшылап чәйнә

- татлы ризыкларны күп куллан

- юып, бозылмаган ризыклар гына аша.

- кабаланып аша

Дөрес булмаганнарын дөресләп әйтү.

   Әйе, балалар, дөрес туклану бик күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

4. Журналыбызның 4 бите “Саулык башы - хезмәттә” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Ә хәзер балалар сәламәтлекнең дусты хезмәт белән танышыйк.

Хезмәт тә уйлап кына,

Сүз әйтте тыйнак кына:

Эштән генә торсам да,

Көч-куәт өстим сиңа,

Саулык башы хезмәттә.

Физик хезмәтнең кешегә файдасын санап күрсәтегез ( тәнгә көч- куәт өсти, мускулларны ныгыта, көчсез-көчлегә әйләнә ала).

5. Журналыбызның 5 бите “Чыныгу” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк. Әйдәгез, чыныгу процедураларын тәртипкә салыйк әле.

Димәк, һәр көн күнегүләр ясау, чыныгу, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү – болар барысы актив эшчәнлекне барлыкка китерәләр.

6. Журналыбызның 6 бите “Минем сәламәтлегем”дип атала. (Слайд күрсәтелә)

Уятмый аны берәү дә килеп,

Ятмас иренеп, ул үзе торыр.

Зарядка ясар, урынын җыяр,

Бит-кулын юар, вакытында ашар,

Портфелен барлап, киенә башлар.

Кыңгырау булганчы мәктәпкә килер,

Мондый балалар дәресен дә белер.

Баланың яшәү рәвеше сезгә ошадымы?

- Ә сез көндәлек режимны төгәл үтисезме? Әңгәмә. Сорауларга җавап бирик әле.

-Физкультура белән иртән шөгыльләнү – бу….. (зарядка)
-Сез ничәдә йокларга ятарга тиеш? ( 21 сәг.)

-Тешләрне көнгә ничә тапкыр чистартырга кирәк? (2 тапкыр)

-Ашарга утырыр алдыннан нәрсә эшләргә кирәк? (кулларны юарга)

-Нәрсә акчадан кыйммәтрәк? (сәламәтлек)

Укучылар, әгәр сез көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытыгызны файдалы итеп үткәреп уздырсагыз, сезнең һәр көнегез матур, файдалы үтәр, сау-сәламәт балалар булып үсәрсез.

7. Журналыбызның 7 бите “Табигать – матурлык һәм сәламәтлек чыганагы ул” дип атала. (Слайд күрсәтелә)

Табигать! Нәрсәләрне генә үз эчеңә алмый ул! Серле дә ул, гүзәл дә ул! Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы.  Без барыбыз да– кешеләр, хайваннар,үсемлекләр, кошлар Җир планетасында яшибез. Бу безнең уртак йортыбыз. Без сезнең белән табигать турында, экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга карата эмблемалар ясадык.

(Һәр укучы үзенең эмблемасына аңлатма бирә.)

Димәк, нәтиҗә ясыйк:

Чәчәкләрне өзәргә ярамый!

Агач ботакларын сындырма!
– Яңа ел бәйрәменә ясалма чыршы бизәсәң яхшырак булыр!
– Күбәләкләрне тотарга ярамый!
– Бөҗәкләрне, бакаларны үтермә!
– Кош ояларын тузгытма!
– Агачларны пычак белән каезлама, аларны сындырма! Һ.б.

Уен-энергизатор. “Исәнме, дус”!

Исәнме, дус! (кул)

Син ничек? (иңсә)

Кайда булдың? (колак)

Мин сагындым. (йөрәк)

Син килдең! (колач)

Бик яхшы! (кочак)

8. Журналыбызның 8 бите “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Укучылар, ә сез сәламәтлек турында мәкальләр беләсезме?

Мин сезгә башын әйтәм, ә сез ахырын дәвам итәрсез.

Саулык –( зур байлык.)

Байлык бер айлык, (саулык - гомерлек.)

Байлыкның башы - (тазалык.)

Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман юк.)

Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, (иң зур бәхет – саулык)

Пакълек сөйгән (сау булыр.)

Саф һава – (тәнгә дәва.)

Сәламәтлек – жәүһәр, (ләкин тиз югала).

Таза булсаң, таш та(ярып була.)

Мәкальләрне уку, мәгънәләрен аңлату.

9. Журналыбызның 9 бите “Сәламәтлек һәм спорт” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Кешенең гомерендә спорт белән сәламәтлек кулга - кул тотынышып яшиләр. Спорт белән дус булган кешенең үз-үзенә ышанычы арта, яшәү дәрте көчәя, ул җәмгыятьтә үз урыныңны табарга да булыша. Без дә сәламәт, көчле, җитез булыйк.

Ритмик музыка астында укытучы белән бергәләп күнегүләр эшләү.

10. Журналыбызның 10 бите “Һәркем үз дәфтәрен үзе яза” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Кешенең иң зур байлыгы - тәне һәм җаны сәламәт булу. Сәламәт кеше генә үзенең теләк–омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять  тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

Сәламәтлек - ул физик һәм рухи иминлек, күңел күтәренкелеге, уңай кичерешләр белән яшәү. Сәламәт булу үзеңнән тора.

  • Балалар,әйтегез әле, яман гадәтләргә сез нәрсәләрне кертер идегез?

  • Әйе, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану – иң начар, зарарлы гадәтләр. Һәр кешенең язмышы үз кулында, бары тик начар гадәтләрдән, ялгышлардан гына сакланып, үз-үзеңә ышаныч, намус белән яшәргә кирәк. Сәламәтлек ул – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!

  • Зарарлы гадәтләрне булдырмау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, спорт ярышларында катнашырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

11. Журналыбызның 11 бите “Яшик бу дөньяны яратып” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Сәламәтлек агачын төзү.

Сезнең алда Сәламәтлек агачы. Әйдәгез, аны яфраклар белән бизик.

Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга җавапларны гомумиләштереп, кагыйдәләр чыгару.

  1. Кояш, һава һәм су белән дус бул! Чынык!

  2. Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша!

  3. Иртән зарядка ясарга онытма! Күбрәк хәрәкәтлән! Спортны ярат!

  4. Начар гадәтләрне булдырма!

  5. Күңелең саф, чиста булсын! Күңел көзгең сау булсын!

  6. Сәламәтлек – һәр кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет. Сәламәт яшәү рәвеше алып бар!

  1. Йомгаклау. Эшчәнлек рефлексиясе.

Слайд.

Анда чәчәк ясалган. Аның үзәге – сез, ә таҗлары – сезнең сәламәтлекне. Алар үзара нык бәйләнгән. Чәчәкнең бер генә таҗын алсаң да, ул чәчәк булудан туктый, үзәге җәрәхәтләнә. Шул чәчәк кебек, без дә сәламәтлекне югалтсак, үзебез булудан туктыйбыз.

-Синең өчен бүген нәрсә ачыш булды?

-Сине нәрсә гаҗәпләндерде?

-Нәрсә шатландырды?

-Үзеңне (иптәшеңне) бүген ни өчен мактый аласың?

Үзләрен бәялиләр (Слайд күрсәтелә).

- Балалар, без бүген белемнәребезне барлап, баетып, системага салдык.. Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә - саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

Ә сәламәт булуның нигезе - яшәү рәвешенең дөрес булуында.

Үзенең дәвалау системасын булдырган Норбековның тормыш кагыйдәләре :

-Һәр иртәне елмаеп, күтәренке күңел белән башлагыз: кәефегез көн озын яхшы булыр, канатланып, очып йөрерсез;

-Башыгызны юк-бар уй белән чүпләмәгез,кешеләрне рәнҗетмәгез, изге гамәлләр кылыгыз -Авыру сүзен баштан чыгарып ташлагыз, эчтән генә мин сәламәт, мин яшь, барысын да булдырам дип кабатлап йөрегез;

- Үзегезне ихтирам итегез, яратыгыз, әз генә уңышларыгыз өчен дә үз-үзегезне мактап алыгыз, үз-үзегезне юкка-барга битәрләмәгез;

-Истә тотыгыз: сез язмышыгызның, тәнегезнең, сәламәтлегегезнең хуҗасы.




Автор
Дата добавления 27.03.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров99
Номер материала ДВ-559669
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх