Инфоурок Другое Другие методич. материалыРазработка воспитательного мероприятия "Гаилэ бэйрэме"

Разработка воспитательного мероприятия "Гаилэ бэйрэме"

Скачать материал

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы     

Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү  мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Гаилә бәйрәме"

 

 

 

 

 

 

 

СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕСЕ:

Кәшбиева Ризеда Хәйретдиновна

 

 

 

 

2016 ел

 

Исән булсын Әти-Әниләр!

Бар нәрсәне табып була җирдә,
Табып була эшне,акчаны.

Сатып алып була зур байлыкка,
Чит илдәге гүзәл бакчаны.

Тик сатылмый җирдә сәламәтлек,
Сатып алып булмый гомерне.
Табып булмый әгәр бер югалтсаң,
Бу доньяда әти-әнине.

Шуңа күрә яшәгәндә дуслар,
Кадерлик без әти-әнине.
Алар безгә гомер бүләк иткән,
Иң газизләр җирдә түгелме?

Куп нәрсәне рәтләп була җирдә,
Я табыла аның башкасы.
Ә югалтсаң әти-әниләрне,
Аларның бит булмый яңасы
.

   Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар!  Сезнең белән “Гаилә бәйрәменә” җыелдык. Ни өчен “Гаилә бәйрәме? Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә  - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

    Гаиләнең нигезе әти-әни белән төзелә. Безнең дөньяга килүебезгә ата-ана сәбәпче булган, алар безне саклап, кадерләп үстергән, тормышларының кыйммәтле вакытын безгә биргән. Күпме тырышсак та, ата-ана хакын түләп бетерү мөмкин түгел. Тату гаилә-бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Бер галим аны “җанга шифалы ял” дип атаган, икенчесе “сыену урыны” дигән. Кешенең иң зур бәхете- аның гаиләсе. Тигезлектә гомер иткән ата-ана белән үскән бала- иң бәхетле бала. Әти-әни янында тамак тук, өс бөтен була, күзләрдән нур беркелә. Әти-әниле гаиләдә үскән бала тәртиплерәк, әдәплерәк була.

 

    Белгәнебезчә, гаилә төрле яшьтәге кешеләрдән тора. Бу юкка гына шулай төзелмәгәндер. Бала дөрес тәрбия алсын өчен, гомернең асылына төрле яшьтәге кешеләрдән күреп төшенсен өчендер, мөгаен. Әби-бабайлар – гаиләдә иң зур хөрмәткә лаек кешеләр. Алар үз балаларына  гына түгел, оныкларына да үрнәк. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе, киңәше гаять

күптөрле, катлаулы  мәсьәләләрне чишәргә, уңышлы хәл итәргә ярдәм итә. Ныклы гаиләдә әби-бабай, әти-әни, балалар шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып, бер-беренә юл куеп, ярдәм итешеп яшиләр. Гаилә корып яшәү гаять катлаулы һәм җаваплы гамәл ул.               

    “Кыя тауга ялгыз менмиләр,                                                                                            Тормыш юлын ялгыз үтмиләр”,- диелә җырларда.                                                      Без, балалар,әти-әниләргә терәк булыр өчен туганбыз. Без аларның яклаучысы, саклаучысы булырга, зур хөрмәт белән тәрбияләргә тиешбез.

    Гаиләнең дуслыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Ата-ана гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Тотка да ныклы, көзге дә исән булсын дисәң, гаиләдә бар нәрсәне дә бергәләп чишеп, тату яшәү кирәк.                                                                 Гаиләдә әни- иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбеңдә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың”,-ди халкыбыз. Әни баласына тормыш бүләк итә, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.

Иң кадерле кешебез син, сөекле әниебез

Син булганга без бәхетле, тыныч, рәхәт яшибез

Ана-гүя дала-колачы киң, йөзе кояшлы,

Ана җирдә бөтен игелекнең, изгелекнең тугры юлдашы

Бүгенгедәй бәйрәм көнендә

Җырламый калырга буламы?

Әниләр булмаса,әтиләр булмаса,

Җылытыр иде кем дөньяны.

 

     “ Ирләр киңәше ил корган” ди халкыбыз. Гаилә тәрбиясендә әтиләр йогынтысы аеруча зур. Әтиләрне гаилә башлыгы дибез. Алар- гаиләнең төп туендыручысы. Игътибарлы, ярдәмчел, уңган әтиләребезнең киң җилкәләренә сыенып яшәү әниләр өчен дә, балалар өчен дә бик рәхәт.                                                          Безнең укучыларыбызның әтиләренә дә әйтер сүзләре  бар.

Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез,-                                                                                                Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы                                                                                 Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә сез,                                                                Иминлеге илнең, гаилә куанычы.                                                                                Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк,                                                                                  Бәлалардан калкан кебек саклыйсыз сез                                                                                          Балаларның тынычлыгын, әниләрнең                                                                              Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез

“Агач яфрагы, кеше баласы белән матур”,-ди халык. Кеше –галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә, сөелергә бурычлы.  “Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”,-дигән Ризаэтдин Фәхретдин.

              Яшәү-бәхет ул. Чыннан да, сәламәт килеш йөгереп йөри алу, яхшылыклар, изгелекләр эшләп, якыннарыңны сөендерү, табигать кочагында үскән хисапсыз нигъмәтләрне авыз итү, чәчәкләргә, агачларга, йолдызларга сокланып карау-болар барысы да бәхет түгелмени?

      Бәхет белән бергә кыенлыклар да яши, алар булмаса, без бәхетнең ни икәнен дә белмәс идек. Кешегә тормышта авыру-газаплар, күңелсез хәлләр дә кичерергә туры килә. Шул чагында безгә гаиләбез, туганнарыбыз ярдәмгә килә, терәк, таяныч була.

   Гаилә ныклыгы нәрсәдә? дигән сорауга-бердәмлектә, татулыкта, дип җавап биреп була.  Бер-береңә игътибарлы булсаң, үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәсәң, бер-береңә юл куя белсәң, сабыр булсаң, хезмәттән тәм табып яшәсәң, гаилә нык була. Бу дөньяда без, кешеләр, кунак кына.

Чыннан да, бер уйласаң, кеше гомере бигрәк кыска. Шуңа күрә бу кыска вакыттан оста файдаланып, гомерне матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә кирәк. Адашмыйча, саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, бәхетле итеп үткәрергә кирәк. Ә бу безнең үз кулыбызда. Бәхетне беркемгә дә савытка салып китереп бирмиләр. Бәхет башы-тәүфыйкъ. Һәрберебезнең бәхетле булырга хакы бар.

    1

Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул!
Сабыйларны кыерсытма, әдәпле бул!
ихтирам ит, олыларны кечеләрне,
Яшьтән өйрән яратырга кешеләрне!

 

Очрашканда исәнләш син – телең калмас,
Ата-ана хакын хакла, тел тидермә
Тыңлаучан бул, каршы әйтеп җан көйдертмә.

 

Олыларның фарыз, балам, күңелен күрмәк,
Ярдәм итеп өйләренә барып йөрмәк
Тәрбияң дә, укуың да булса үрнәк,
Үзеңә дә бик тиз килер кадер-хөрмәт.
2

Күп нәрсәгә өлгермибез,
Вакыт бездән өлгер, дибез.
Терәлеп торган күршегә дә
Ишек ачып бер кермибез,
өлгермибез.


Кунакларга йөрешмибез,
Дуслар хәлен белешмибез.
Әти белән, әни белән
Елга бер дә күрешмибез,
гел эш, дибез.

 

Анда-монда тартылабыз,
Кабалана-ярсынабыз.
Колагыннан бору белән
Ыргып китә машинабыз,
ашыгабыз.

Самолетлар җилдән җитез,
Очырталар безне тиз-тиз.
Тик барыбер күп нәрсәгә
Өлгермибез,

Заманасы шундый, дибез.
Элеккеләр барсына да өлгергәннәр,
Чөнки алар тәпи-тәпи йөгергәннәр. (Ф.Яруллин,1979
)
3

 

Исән булсын Әти-Әниләр!

Бар нәрсәне табып була җирдә,
Табып була эшне,акчаны.
Сатып алып була зур байлыкка,
Чит илдәге гүзәл бакчаны.

Тик сатылмый җирдә сәламәтлек,
Сатып алып булмый гомерне.
Табып булмый әгәр бер югалтсаң,
Бу доньяда әти-әнине.

Шуңа күрә яшәгәндә дуслар,
Кадерлик без әти-әнине.
Алар безгә гомер бүләк иткән,
Иң газизләр җирдә түгелме?

Куп нәрсәне рәтләп була җирдә,
Я табыла аның башкасы.
Ә югалтсаң әти-әниләрне,
Аларның бит булмый яңасы.

4

Ишетәбез кайчак начар сүзләр: 
Кәеф төшерүе тиз икән.. 
Иң кыены - ата-ана өчен 
Балаң әйткән авыр сүз икән. 

«Без кешедән әллә кимме?», диеп 
Тырышасың бала үскәндә. 
Кайда җибәрдек соң ялгышлыкны? 
Әйләнәбез хәзер үткәнгә. 

Әби-бабай артык көйләдеме? 
Җитмәдеме әллә кырыслык? 
Соңга калып кына аңладык шул- 
Җилгә очкан бөтен тырышлык. 

Үткен сүзе йөрәкләрне телә: 
Кемгә охшап каты күңелле??? 
Кечкенәдә һәрбер шуклыгыннан 
Үзебез үк көлдек түгелме!? 

«Оясында нинди үрнәк күрсә- 
Очканында шуны кабатлый» 
Дип әйтелгән халык мәкале дә 
Тагын бер кат шуны исбатлый

 

Һәр гамәлең уйлап эшләү кирәк! 
Һәрбер сүзең -үрнәк балага! 
Мәрхәмәтле булыр алар шуннан 
Гомер биргән ата-анага!!! 

5

Кешеләр турында без
Беләбез бөтенесен:
Саныйбыз да китәбез
Холкын, фигылен, төсен.

 

Матур йә ямьсез, дибез,
Кайнар йә гамьсез, дибез.
Батыр йә куркак, дибез,
Саран йә юмарт, дибез.


Аерабыз яхшыга,
Аерабыз яманга;
Йә булмаса, бүләбез
Галимгә һәм наданга.


Кешелекле, дибез кайсын,
Эшлекле, дибез кайсын,
Кайсын, вәгъдәсез,дибез.
Кайсын, мәгънәсез, дибез.


Әйе, кеше турында
Фикер йөртәбез ансат.
Ә үзебез кем соң без?-
Шуны белмибез кайчак.

6

Коннэр, тоннэр буе тынласа да, 
чыпчык былбыл телен ота алмый,
Яхшылыкны бик тиз оныта кеше,

начарлыкны гына оныта алмый.

                                                                        
Дус-ишлэрем минем бик куп дисен,

сынап кара берэр анын кочен
Акча яки ярдэм сорап кара 
дуслыгына бэя белер очен.


Бераз биеккэрэк менэ калсан, 
дус-туганнар арта тагын да
Бер туктаусыз сойли башлый алар 
сине яратуы хакында.

 

Бурэнэ дип уйлый хэркем узен, 
юкса хэрбер кеше - тик йомычка
Ярдэм итэм дигэн кешелэр дэ

яхшылыкны эшли тик бурычка.


Син узенэ читтэн карап кара, 
нинди икэнлеген куренсен
Бер тиенсез, дэрэжэсез калгач, 
чын бэянне шундук белерсен.

 

Чын бэхетне курэ белер очен, 
бик бэхетсез булып карау кирэк.
Бэхет - сэламэтлек дияр очен, 
бик куркыныч чирлэп карау кирэк.


Акча - бэхет тугел дияр идем 
эгэр миллионнарым ташып торса.
Башкалардан конлэшмэскэ була, 
хэр хыялын чынга ашып торса.


Кирэк диеп тугел, курсэтим дип 
эйбер жыеп кеше шашына,
Авыр эшлэр тугел, конлэшу хэм 
нэфсе житэ адэм башына.


Ойдэ шундый рэхэт булсын очен, 
ни барысы якты йоз кирэк.
Хэзер хэр кешенен ботен нэрсэсе бар,

кунел тынычлыгы бик сирэк.

 

 Мин - хэерче диеп, мескенлэнмэ, 
йореп торган чакта аяк-кулын
Эти нишлэр диеп карап тора 
сине кабатлаучы кызын, улын.


Яхшы эти мин дип бик мактанма, 
эйбер алып биреп уз балана,
Компьютердан тартып ала калсан,

акыл ойрэт бераз син анарга.

 

Алда ни котэ дип бик кайгырма, 
артык борчылма, ул кулай булыр,
Кыштан сон яз килми калганы юк,

Ходай ничек язса, шулай булыр.


Кайгы килде диеп бик кайгырма, 
ул утмэс кук кенэ тоела
Кояш чыгар алдыннан да башта 
жиргэ шаулап янгыр коела.


Шатлык килде диеп бик шатланма,

башын эйлэнмэсен бэхеттэн
Биек менгэн чакта онытма син,

тошэсенне бер кон тэхеттэн..

 

Тимер таштан тугел, сою-наздан 
жылы йомшак оя урэ бел
Ин бэхетле кеше жирдэ син ул, 
булган бэхетненне курэ бел.

7

Туктатасы иде...бераз вакытларны,
Борылып карар очен артыма.
Кемнэр калган анда мине котеп,
Кемнэр хаман озлеп сагына.


Эндэшэсе килэ.. еллар аша..
Ничек икэн сезнен, хэлегез.?
Кайда илтте икэн язмыш ж,иле
Авырлыкны ничек уттегез?


Туктатасы иде...бераз вакытларны,
Сабый чакка кайтып килэсе.
Бергэ уйнап ускэн урамнардан
Эй, чабасы иде йогерэсе.


Хэтерлэрдэ эле ...урам тулы бала,
Уйный идек, торле уеннар.
Эти - эни эзлэп чыга иде,
Эй, орышыр иде сон,ыннан.


Э без риза идек...без шат идек
Тонгэ хэтле шулай уйнарга.
Утмэс кебек иде сабый чаклар
Э кун,еллэр хаман сагына.


Туктатасы иде...эх ла вакытларны,
Шул елларны кабат утэсе.
Мэктэп елларына кабат кайтып,
Кын,гыраулар чын,ын ишетэсе.


Алжып талып ойгэ кайтулары,
Рэхэт булган икэн шул чаклар.
Дэреслэрдэ утырып, ж,авап биру,
Шаярулар, ж,анда мон, саклар.


Эйе яшьлек, матур мизгеллэр шул,
Сойгэн ярлар калган ан,нарда.
Тэуге сою, тэуге яратулар,
Алданулар калган елларда.


Булса иде...бераз гына ж,ирдэ,
Гомер агышларын туктатып.
Утэр идем кабат шул юл аша,
Узгэртмичэ ж,анны сынатып

8

 

Беркем көтми безне галәмнәрдә.
Без бит - шушы Җирнең баласы.
Җирдә туып, җирдә гомер кичеп,
Мәңгегә шул Җирдә каласы. 

Көтми безне алда ап-ак юллар.
Ул юлларны узебез ярасы.
Вакыт тузаннарын йота - йота,
Шул юллардан купме барасы? ...

Яшибез без җирдә бер мәртәбә.
Язмышларның булмый яңасы.
Бу доньяда җисем булып тугел,
Кеше булып килә каласы

 9

Описание: https://pp.vk.me/c629302/v629302199/32beb/XdYFoxkdGqI.jpg

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка воспитательного мероприятия "Гаилэ бэйрэме""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор по управлению персоналом

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 871 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.09.2016 2325
    • DOCX 161 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кашбиева Ризеда Хайретдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кашбиева Ризеда Хайретдиновна
    Кашбиева Ризеда Хайретдиновна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4453
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой