Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Воспитательное мероприятие "Последний звонок"

Воспитательное мероприятие "Последний звонок"


  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы

Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбе



















hello_html_m20b5eef.jpg



СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕСЕ:

Кәшбиева Ризеда Хәйретдиновна



2016 ел




Сыйныф җитәкчесе:

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны даулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

Яз тантана итә урамнарда

Йөрәкләрдә шатлык талпына

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау

Сагыш өсти язга чак кына.


Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата- аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Бүген тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак .

Соңгы кыңгырау ул,төп мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары ,яраткан мәктәпләре ,күңелле балачаклары белән хушлашу авазы.Мәктәбебез бүген канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озата.Гыйлем әнкәләре кочагыннан алар белем,тәрбия алып,көч туплап,очар канатларын ныгытып зур сәфәргә юл алалар. Әйдәгез,чыгарылыш сыйныф укучыларын алкышлар белән каршы алыйк!

(Фамилияләре аталган укучылар залга үтәләр)

Мәктәбебезнең рәссамы, тырыш,төгәл,хезмәт сөюче,район фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында катнашкан ,“4”ле һәм “5” ле билгеләренә укучы егетебез –___________

___________

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар сине урап үтсен.

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Мәктәбебезнең иң тыйнак,чиста,пөхтә,матур җырлаучы, мәктәп һәм район спорт ярышларында катнашкан,“4”ле һәм “5”ле билгеләренә укучы егетебез–_____________:

__________

Бәхеткә, шатлыкка төренеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә,хөрмәткә күмелеп,

Яшә, син,мәңгелек нур булып

Мәктәбебезнең йөзек кашы,район фән олимпиадаларында призлы урыннар яулап,республика олимпиадаларында,мәктәп һәм район спорт ярышларында ,шахмат ярышларында алдынгы урыннарны алган, “5” ле билгеләренә генә укучы акыллы егетебез ____________:

___________

Озын булсын синең гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Сыйныф җитәкчесе:

Кадерле укучылар!

Киләчәгегез матур,күркәм булсын.

Очрамасын сезгә киртәләр .

Ак бәхетләр генә алып килсен

Киләчәктә туар иртәләр.

1 нче укучы:

Мәктәп белән саубуллашыр вакыт җиткән

Соңгы кыңгырау чыңлый,зарыгып көткән.

Бала чакта зур үсәсе бик килсә дә,

Дуслар белән хушлашуы читен икән.


2 нче укучы:

9 ел гомер сизелмәгән,үтеп киткән

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән.

Бу залларда булырбыз тик кунак кына

Шаярмабыз элеккечә,утырырбыз тыйнак кына.

3 нче укучы:

Вакыт- елга бик тиз агып беткән,

Сабый чакларны да алып киткән

Балачакның татлы хыялларын,

Тормышка ашырыр чак җиткән.

1“ Кыңгыраулы мәктәп еллары” җыры

Сыйныф җитәкчесе:

Кадерле укучылар!

Соңгы кыңгырау ”-гаҗәеп моңсу,сагышлы бәйрәм.Шушы көннән сезнең күңелләрегез түренә кереп утырган аерылу сагышы гомерегез буе озатып барачак.Бүген сез канат биргән,олы

тормышны аңларга булышкан,туган нигезегез кебек якын булган оягыздан төрле тарафларга тараласыз.

Белем диңгезендә йөзгән

Корабта” сез капитан.

Курс сайлау, дөрес бару –

Шулдыр сезнең вазыйфа.


Шунсы хактыр: курс дөрес,

Мәктәбе алга бара.

Адымы нык, элеккечә кыю,

Күпләр сокланып кала

Әйдәгез, аяз күкле, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк. Канат ярган кошчыкларына олы тормыш юлына фатихасын бирү өчен ,сезне 9 ел буе җылы классларына сыендырган, зур белем үрләрен яуларга мөмкинлек биргән, дөньяның серләренә төшенергә өйрәткән мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасына- хөрмәтле директорыбызга сүз бирик.

Рәхим итегез,_________________!

(М әктәп директорына сү з бирелә.)


Бүген безнең истәлекле бәйрәмдә безне зурлап килгән кунаклар да катнаша.Сүзне аларга бирик.

Рәхим итегез!

( Килгән кунакларга сү з бирелә) .


Сыйныф җитәкчесе:

Кадерле,укучылар! Сезне тәбрикләргә килгән нәниләргә игътибар итегез әле.Моннан күп еллар элек сез үзегез дә шундыйлар идегез. Сез дә шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында, кулыгызга чәчәк бәйләмнәре тоткан килеш, инде күп мәртәбәләр кабатлаган котлау сүзләрен эчтән генә кабатлап басып тордыгыз. Хәзер сүзне безнең юлны дәвам иттерүчеләр - 1 нче сыйныф укучыларына бирик .


1 нче сыйныф укучылары чыгышы.

1 бала

Бүген абый- апаларны

Олы юлга озатабыз

Имтиханда яхшы билгеләр

Булуын теләп калабыз.

2 бала

Алга таба да тырышып

Югары белем алыгыз.

Профессор,академик,

Фән докторы булыгыз.

1 бала

Тик кем генә булсагыз да,

Дуслык хисен югалтмагыз.

Сезгә тырышып белем биргән

Укытучыларны онытмагыз.

2 бала

Бүген сезгә истәлеккә

Бирәбез без бүләкләр

Тик алар гади түгелләр

Бар җирдә дә кирәкләр.

1 бала

Зур юллар үткәндә,

Бик арып ял иткәндә,

Мәктәп суын эчегез,

Артып китәр көчегез. (Сулы савыт бирә)

2 бала

Монысы шар,кабартылган

Сезгә махсус алынган.

Кирәк булыр,чөнки һава

Мәктәптән тутырылган. (Шарлар бүләк итәләр)

1 бала

Безне алда каникуллар көтә,

Сезне исә, авыр сынаулар,

Сез теләгез безгә рәхәт яллар,

Без телибез сезгә ак юллар.

2 бала

Гел уңышлар гына юлдаш булсын

Сынатмагыз,һәрчак түзегез,

Мәрхәмәтле,намуслы булыгыз,

Якты булсын һәрчак йөзегез!

Икесе бергә

Сау булыгыз , апалар,

Сау булыгыз, абыйлар.

Сезнең арттан куып җитәрбез без,

Тик салыгыз безгә ак юллар.


Беренче сыйныф укучылары “Мәктәпкә барам” җырына бииләр.

1 нче укучы:

Кадерле беренче сыйныф укучылары!Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Сыйныф җитәкчегез белән белемнәрнең үрләренә менегез, тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз. Сизелми

дә үтеп китәр, синең дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу сүзләре җиткерерсез.


Нәни дустым, гади генә киңәшем:

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла житез, уйла тиз,

Биш кат үлчә , бер кат кис.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын.

Ачып жибәргәндә син,

Үзлегеңнән укылсын.

Укыгыз сез, эзләнегез,

Хезмәт сөю, яхшы уку -

Шул сезгә теләгебез.

( 1нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырыла )

2 нче укучы:

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

-Исәнме! – дип

Балачакка кулым сузасым

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып.

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар кереп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

1 нче укучы:

Хөрмәтле ,тәрбияче апалар!

Өйрәттегез безне бакчаларда

Хәреф танып,саннар язарга,

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Баш иябез сезнең алда буген

Бурычлыбыз сезгә гомергә

Өйрәттегез:” Дус һәм тату булып

Яшәгез, “ -дип шулай гел бергә.


2 нче укучы:

Ишетәсезме, кыңгырау чыңын? Ул безне беренче тапкыр каршы алды. Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле.Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.Әти-әнием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә

килдем. Нинди бәхетле,шатлыклы,әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу! Мәктәп бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хисләре белән беррәттән, күңелемне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Курәсең, кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып тоелгандыр.

2 Жыр «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй».

1 нче укучы:

Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен кургәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. ________апа безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде,гадел һәм искиткеч сабыр булды! Ул безнең өчен янып яшәде,намуслы, шәфкатьле,мәрхәмәтле булырга өйрәтте.

Һәрберебездә белем алуга аңлы караш,үз көчебезгә ышаныч уята алды. Рәхмәт сезгә,________ апа!

Без бит әлә сабый гына идек,

Шаян да без, шук та, усал да.

Йөрәкләргә безнең үтеп кердегез,

Нинди генә бала булсак та.

Өйрәттегез безне укырга,

Матур итеп сүзләр язарга.

Җырлаттыгыз , биеттегез безне,

Өйрәттегез рәсем ясарга.

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан.

Туры сүзле, ачык, якты йөзле,

Һәрчак үрнәк булдыгыз безгә.

Рәхмәтлебез сезгә укытучым,

Картаймыйча яшәгез йөзгәчә.

3 нче укучы:

Без үзебезнең иң беренче тәрбияче апаларыбыз:_________________________________,беренче укытучыбыз _______ апа!

-И,сабырлык,хаклык алиһәсе!

Гомеребезнең якты җыры сез.

Балачакны шау чәчәкле иткән

Изге күңелегезнең җылысы.

-И,сабырлык,хаклык алиһәсе!

Гомеребезнең якты җыры сез

Картлыгыгызга рәхәт шатлык бирсен

Безнең күңелләрнең җылысы.

Школьная пора ” җыры


(беренче укытучылыры һәм тәрбиячеләренә “Школьная пора” җыры астында чәчәкләр тапшыралар)

Сыйныф җитәкчесе:

Хөрмәтле укучылар! Тормыштагы һәртөрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче, шатлык – кайгыларны бүлешүче иң якын кешеләрегез бар.Алар – сезнең әти -әниләрегез ,хәзер сүзне аларга бирәбез

(Сүз әти- әниләргә бирелә)

Балаларга фатиха ” җыры ( әниләр җырлый)

1 нче укучы:

Хөрмәтле әти- әниләребез!Сез бөтен көчегезне безне җил-яңгыр тидермичә, сау-саләмәт итеп үстерер,тәрбияләр өчен куйдыгыз.Без сезнең каршыда гомеребез буена бурычлы.Сезгә бездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ирешсә иде.

Әнкәй күңеленә сыенып үстем,

Күңеленең тоеп паклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, аклыгын..

Сез булганда без бик бәхетлебез.

Бөтен яме сездә дөньяның,

Саләмәтлек ,тыныч тормыш,

Бәхет тели сезнең улларыгыз

(Бер укучының әнисе сөйли )

Син юллар чатында уйланып торасың ,

Юлларың уң булсын, кояшлы,

Киңәшле эш уңар,

Таркалмас, - ди халык.

Тыңла син Юл алды киңәшем.

Иң олы киңәш шул:

Син, балам, Кеше бул!

Кешелек зур итә кешене

Кешене матур да, батыр да ясаган

Иң күркәм сыйфат бит - Кешелек!

1 нче укучы:

Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес,иң якты юлны

Сайлашырга Сез кирәк.

Алда көрәшләр дә булыр,

Югалып калсак кинәт-

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә Сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк,

Күз яшьләрен сөртә - сөртә

Юатырга Сез кир әк.

Боекмас өчен күңелләр ,

Кимсенмәс өчен йөрәк

Сез кирәк, әти- әниләр,

Безгә һәрчак Сез кирәк!

2 нче укучы:

Әткәй-әнкәй – минем канатым

Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне-иңгә,җанны-җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.


Акыллы сүз ,алтын киңәш

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе- ул сез икәнсез.


Сезгә саулык телим һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.

Хөрмәтле әти-әниләребез! Сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.


Алия Карачурина җыры

(Әти- әниләргә Алия Карачурина җыры астында чәчәкләр тапшырыла .


2 нче укучы:

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме баланың күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз һәм сукмак салгансыз.Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек,очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем -кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да,гүя,эрергә өлгермәгән.

Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр,

Күзегезгә чыкмаса да күңелегез тулгандыр.

Рәнҗеткән чаклар булгандыр,үпкәләткән минутлар,

Бер дә юкка уйламыйча күңел калдырган чаклар.

Онытылыр әле, бар да,онытылыр дидек,

Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше:укытучы,ана

Ялгышларны оныта һәм кичер ә ала.

3 нче укучы:

Укытучы язгы кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның яктысы.

Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,

Аз булыр күк кылган теләгебез.

Зур хөрмәтләр белән моң-жырыбыз

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

3 Җыр «Укытучым сезгә карап».

1 нче укучы:

Хөрмәтле директорыбыз_________ , укыту -тәрбия эшләре буенча директор урынбасары__________, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ____________әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен:

Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын.

Һәрбер кеше табар үз җырын

Күмелеп калмас алтын бөртекләр.

Булган чакта сезнең кебекләр.

Барган саен гыйлем юллары

Күтәрелер һаман югары

Яулый барыр яңа киңлекләр

Булган чакта сезнең кебекләр

2 нче укучы:

Хөрмәтле класс җитәкчебез,математика һәм физика укытучысы ____________:

Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы! Мәктәп елларында сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күреп эшләдегез. Безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез булдыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне без беркайчан да онытмабыз. Рәхмәт сезгә барсы өчен , әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен

Һәр яңаны элек сездән белдек

Киңәш сорап сезгә йөгердек

Анабыздай сезне якын итеп

Дустыбыздай сезне үз күрдек.

Сез чәчәсез белем орлыкларын,

Биреп бөтен күңел җылысын .

Сезнең йөрәк-нурлы бер йолдыз ул.

Яктыртасыз барыр юлыбызны.

Раил:

Хөрмәтле рус теле һәм әдәбияты укытучылары ____________ һәм ____________ әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен:

Туган телгә мәхәббәтем артты,

Өйрәттегез дөрес уйларга,

Милләт үлмәс, ә тел мәңге яшәр

Сездәй мөгаллимнәр булганда.

Туган телгә тиңдәш яратырга

Рус телен безгә өйрәттегез,

Кая эләксәм дә югалмамын,

Сезгә яңгырасын рәхмәтебез.

Әллә нинди рәхмәт сүзләре дә

Бик аз булыр кебек барысы да

Түбәнчелек белән баш иябез

Укытучылар сезнең каршыда

3 нче укучы:

Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучысы ___________ әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен:

Өйрәттегез язгы бөреләрнең

Күзгә рәхәт нурын сөяргә

Уяттыгыз Тукай җырларына

Сәйдәш язган моңны көйләргә

Авылыбызның гүзәл табигате

Әсир итте безне үзенә

Сүнмәс сөю дәрте уяттыгыз

Укытучым туган телебезгә.

Сезгә юлдаш булып кала бирә

Зур ихтыяр көче, сабырлык

Рухыгызның җылы нурын сибә

Яшь буынны җылыта алырлык.

Раил:

Хөрм әтле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы ___________ әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен:

Алып чыктым сезне юлга,

Сезнең язмыш минем кулда.

Зур ышаныч, өмет белән

Илем сезне миңа биргән.

Һаман уем сезнең хакта.

Кем булырсыз киләчәктә ?

Хөрмәт итәм эшлеләрне,

Батыр,матур кешеләрне.

Күпме язмыш минем кулда! -

Алып чыктым сезне юлга:

Ничек сезне матур итим?

Ничек сезне батыр итим?

Кул көчегез белән җирдә эшләп,

Көн күргәнгә Туган илемдә,

Озын юллар Сезгә кыска булган

Һәм шуңа Сез япь -яшь бүген дә!

2 нче укучы:

Азат:

Хөрмәтле химия- биология укытучыбыз ____________ әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен:

Армый -талмый сезнең белән бергә

Үрмәләдек һаман яктыга

Күргән саен безнең уңышларны

Ай- кояштай йөзегез яктыра.

Көчле рух,сүнмәс яшәү дәрте

Бирелгәндер сезгә тумыштан.

Үр артыннан яңа үрләр яулап.

Яшисез сез туймый тормыштан


3 нче укучы:

Хөрмәтле инглиз теле укытучыбыз ____________ әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен

Якты йолдыз булып янасыз сез ,

Укытучым тыныч күгебездә.

Хәтфә кебек йомшак тавышыгызны

Әле дә булса саклыйбыз күңелебездә.

Болыннарны назлап искән җилдәй,

Җылы иде һәрчак карашыгыз .

Без атлыйбыз алга,гүя үзегез дә.

Безнең белән бергә барасыз .

2 нче укучы:

Хөрмәтле сәнгать дәресләре укытучысы ___________ әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен

Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле

Җаны шигъри, уе саф аның

Күпме көтә безнең, узенең дә

Хыяллары чынга ашканын

Бер тутырып күзгә карау белән

Уебызны аңлый алдыгыз

Шуна курә безнең күңелләрдә

Онытылмаслык булып калдыгыз.

2 нче укучы:

Хөрмәтле география,физкультура,технология укытучысы __________ әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен:


_______ абый фән серләрен

Тыныч, ипләп сеңдерә.

Күп ярышта җиңү серен

Ул үзе генә белә.

Физкультура дәресләрен

Яратабыз без « үлеп».

Абыйны искә алырбыз,

Сагынып, хөрмәт итеп.

1 нче укучы:

Хөрмәтле информатика укытучысы _________ әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен:

Укытучым безнең йөрәктә

Сез тормышка сөю уяттыгыз

Күңелебездә туды яктылык

Әйтерсең лә, яңа таң атты.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә!Әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

1 нче укучы:

Без шулай ук бүген 9 ел буена безгә тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы ______ апа,_______ апа;

хуҗалык эшләрен башкаручы ________апа;чисталыкны тәэмин итүче _______ апа,______ апа;безне һәрвакыт кирәкле китаплар белән тәэмин итүче_______ апа; кыш буе суыкта туңып утырмасыннар, мәктәп җылы булсын дип үзләренең тәмле йокыларын бүлеп мәктәбебезне җылыткан _______ абый үзебезнең чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләребезне сезгә әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Әлеге шигырь юлларыбыз сезнең өчен:

Киң күңел,юмартлык өчен

Кояш белән сезне тиңлибез.

Шатлык белән тулы куанычлы

Озын гомер сезгә телибез.

Безнең өчен күпме тырыштыгыз,

Уйладыгыз безнең өчен дә,

Онытмабыз сезне һичбер вакыт

Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

2 нче укучы:

Кеше нинди генә һөнәр иясе булса да, зур тормышка бала чакта укытучы ярдәме белән аякка баса. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез, олы җанлы һөнәр ияләре, безне хәреф танырга, укырга, язарга өйрәттегез, чын кеше булсыннар дип, күпме көч куйдыгыз. Төрле якларга таралышсак та уңышларыбызга, шатлыкларыбызга куанырсыз. Без һәрвакыт сезнең күңел җылыгызны тоеп яшәрбез

Сезгә булган матур теләкләр

Шытып чыкты йөрәк түрендә.

Сәламәтлек, озын гомер, бәхет

Без телибез алгы көнегездә.

Ихлас рәхмәтләрне әйтер өчен

Ничек кенә табыйк сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирик Сезгә иң-иң гүзәлен.

Алыгыз Сез бүген бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй матур бәйрәмне.

“ Школьная пора ” җыры“

( Укытучыларга,ашарга пешерүчеләргә ... “ Школьная пора” җыры астында чәчәкләр тапшыралар)

1 нче укучы:

Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем.

Инде менә сезгә , укытучылар,

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнең хәлегезне белербез.

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә .

Укытучым, синең алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә .

Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп - изге йорт.

Сабый чакны эзләп без килербез,

Онытма син, мәктәп, безне көт.

4 “ Сау бул мәктәп ” җыры

( Еракта кыңгырау чыңлый, әкренләп якыная)

3 нче укучы:

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген

Яңа юл яра гомер агышы .

Соңгы кыңгырау- әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы .

Зур юлларга озатып кала

Мәктәп кыңгыраулары.

Еллар аша озатып барыр

Соңгы яңгыраулары.

Алда юллар, алда еллар,

Зур сынаулар көтәләр.

Кыңгырау хыялларың

Киләчәккә илтәләр.

2 нче укучы:

Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз.

Ул гаҗәеп моңсу,сагышлы.

Шундый бәйрәм бу,олы бәйрәм үзе

Үзгәртә дә куя язмышны.

Кайчан гына бу көн бик еракта.

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемдә мәктәп,балачактан,

Китмәс өчен кереп уелды.

Хуш,мәктәбем,дуслар,остазларым,

Балачагым,яшьлек,мәхәббәт,

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын

Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

(Кыңгырау шалтыратып 1 нче сыйныф укучысы ________ килеп чыга. ________(9 нчы сыйныф егете) аны күтәреп залны әйләнә .

№5“ Сау бул мәктәп” җыры

Сау бул мәктәп “әкрен генә уйнап тора,сыйныф җитәкчесе укый.


Сыйныф җитәкчесе.

Туган мәктәбебез белән хушлашу мизгелләрен белдереп соңгы кыңгырау чыңлый.Сабый баланың көлүе кебек сафлык,шатлык та,б әгырьләрне айкарлык сагыш ,моң да ишетелә аның көмеш чыңында.Биредә сине күзләрен мөлдерәтеп,парта арасыннан чак кына башын калкытып балачагың озатып кала.Сиңа могҗизалы белем дөньясын ачкан укытучыларың кала.Алда озын, матур һәм сикәлтәле тормыш юллары...

Кадерле укучылар!Бүген мәктәптә “соңгы кыңгырау ”,ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын!Бер урында гына тормагыз,яңадан-яңа үрләр яулагыз!

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә.

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Еллар үтәр,аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып, әйдәп торыр

Мәңге серле м әктәп иленә.

Хәерле юл!

Хәерле юл,сезгә укучылар!

Максатларга барып җитегез

Ашкынганнан,гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл,сезгә,хәерле юл!

(Укучылар музыкага кушылып җырлап бетерәләр,кулларында шарлар)






Автор
Дата добавления 30.09.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров49
Номер материала ДБ-226845
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх