Инфоурок Другое КонспектыРазработка воспитательного мероприятия, посвященная Великой Победе

Разработка воспитательного мероприятия, посвященная Великой Победе

Скачать материал

Бөек Җиңүнең  70 еллыгына багышланган

әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе

“Җиңү юлы буйлап...”

 

 

Максат.

        Укучыларны сугыш сәхифәләре белән таныштыру;  ул чорның афәтен күрсәтү; укучыларда мәрхәмәтлелек, ватанпәрвәрлек, батырлык  һәм сугыш батырларына карата хөрмәт тәрбияләү.

 

 

Үткәрү формасы.  Әдәби – музыкаль композиция.

 

 Бурычлар.

 1. Сугышның яшьлекне, бәхетне, кеше гомерен юкка чыгаручы фаҗига икәнлеген төшендерү.

 2. Укучыларда халкыбыз тарихы белән кызыксыну  уяту.

 3. Буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту.

  

 

 

Көтелгән нәтиҗә.

        Укучыларда     халкыбыз тарихына    кызыксыну уяту, аны  өйрәнүгә ихтыяҗ  булдыру; үз халкы белән горурлана белүче, туган җирен, туган телен яратучы, тынычлыкка омтылучы һәм сугыш батырларын хөрмәт итә белүче  шәхес тәрбияләү.

 

                                         

 

                                   

 

 

                     

 

 

 

 

 

 

 

  Экранда “1941 нче ел, 22 нче июнь” дигән сайд һәм   сугыш башлануын күрсәтүче кадрлар бара: бомбалар шартлый, фашист гаскәрләре илгә басып керә. (Кичә дәвамында күрсәтелгән слайдларда Бөек Ватан сугышы турында реаль архив язмалары файдаланыла).

 Аннары “1941 нче ел, 22 нче июнь” дигән слайд кала һәм җәйге гүзәл табигать мизгелләре, Сабантуй күренешләре яктыртыла.

(Сәхнәгә бәйрәмчә киенгән егетләр керә, алар Сабантуйга бүләкләр җыеп йөриләр. Бер егетнең кулында бүләкләр бәйләнгән колга, икенчесе җырлый):

Сабан туе, Сабан туе,

   Җәйнең ямьле бәйрәме.

           Мондый матур гореф-гадәт

Тагын кайда бар әле.

1 егет: Эх, егетләр, быел Сабантуйны шәп итеп үткәрәбез, яме!

2 егет: Әлбәттә! Бүләкләрне дә матур әзерләгәннәр бит быел.

3 егет: Быел тәкә минеке булачак инде!

4 егет: Көрәшкәндә карарбыз! Кара әле, Нәфис, сезнең капка төбенә дә килеп җиткәнбез бит.

1 егет: Кая, алайса, әниемне чакырыйм әле.

 Әнием, чык, әйдә, бүләгебезне алып чык!

(Ана керә).

Ана: Сабантуйлар котлы булсын, авылдашлар! Менә минем бүләгем иң арттан килгән атка булыр.

2 егет: Бүләгең бигрәк затлы булган, Ләйлә түти, инде берәр җыр да җырлап бирсәң, бигрәк яхшы булыр иде.

Ана: Җырның ертыгы юк, диләр бит,  мондый бәйрәм көнне рәхәтләнеп җырлыйм!

( Ләйлә “Дусларым” дигән татар халык җырын башкара). 

3 егет (кычкырып): Айсылу, сезгә дә килеп җиттек, Сабантуй бүләген алып чык!

(Айсылу чыга, Алсуның ирен күреп, аны да чакыра. Күкрәк баласын тоткан Алсу чыга).

Алсу (гаҗәпләнеп): Илнур, нишләп йөрисең монда, егетләр арасында?

4 егет: Алсу, ачуланма инде, Сабан туе елга бер генә килә бит.

Алсу: Ярый, йөр инде, йөр.

Айсылу: Менә минем бүләгем батыр калган егеткә булыр.

3 егет: Айсылу без сине әле бер биетмичә җибәрмибез.

Айсылу: Нишләп биемәскә, ялындырып та тормыйм!

(Айсылу татар халык биюен башкара).

(Бию беткәч, сәхнәгә бер кечкенә бала йөгереп чыга).

Бала: Апалар, абыйлар, сугыш башланган, диләр, сугыш!

(Бөтенесе дә аптырап кала, нинди сугыш, кем әйтте, диешәләр. Шулчак Левитанның Бөек Ватан сугышы башлануы турында хәбәр итүе яңгырый. Хәбәрне тыңлагач, Алсу ире янына килә, аңа баласын бирә).

Алсу: Сөеклем, шушы балабыз, безнең мәхәббәтебез, туган илебез хакына дошманга аяусыз бул! Мин сиңа ышанам,  исән-сау җиңеп кайт!

(Илнур, баланы күкрәгенә кочып, Ф Кәримнең “Ант” шигырен сөйли).

Слайдта дәһшәтле сугыш һәм сугышка китүчеләр белән саубуллашу күренешләре бара.

       Юлбасарлар таптый җиребезне,

 Ватан сугышына мин китәм.

       Менә - балам, син - әнкәсе аның,

 Балабызны тотып, ант итәм:

                                           Синең өчен, шушы балам өчен,

   Нәселем өчен, Туган ил өчен,

         Мылтык тотып баскан җиремнән

   Бер адым да артка чигенмәм.

  Сизә бала, карый күзләремә,

                                           “Сакла безне!” - ди ул күңеленнән,

     Ана күкрәгеннән суырып алган

 Сөт тамчысы алсу иренендә.     

                                           Синең өчен, шушы балам өчен,

   Нәселем өчен, Туган ил өчен,

         Мылтык тотып баскан җиремнән

   Бер адым да артка чигенмәм!           

 

(Ана үзенең малае яныны килә).

 

Ана: (малаен кочаклап): Фашист илбасарларын тар-мар итеп, исән-сау әйләнеп кайт, балам! Сынатма, нык бул, ил язмышы синең кулларда!

Малае (1 егет):                     Нык булыгыз, сез дә сынатмагыз,

        Сезгә кала бөтен авырлык.

                   Безне каршы алыр көн җиткәнче,

              Бирсен сезгә ходай сабырлык.

 

2 егет:                                    Сугыш сугыш инде, яу кырыннан

                                                Кайта алмабыз безнең күбебез.

                                                Лаек алмаш булып яшәгез сез,

                                                Шушы сезгә соңгы сүзебез.

 

(Җырлап, бөтенесе бергә сәхнәдән чыгып китәләр).

 

        Авыл капкасын чыккач та,

Күтәрелде томаннар.

           Дөнья хәлен белеп булмый,

   Саубулыгыз, туганнар.

 

“Изге сугыш” көе (В. Лебедев-Кумач сүзләре, А Александров музыкасы) яңгырый. Слайдларда сугыш видеофрагметлары бара.

Ләйлә белән Нәфис “Кайту” җырын башкаралар. (М. Галиев сүзләре,

 Л. Батыр-Болгари көе.

Олы юлдан яуга киткән чакта,

Таң җиленнән томан таралды.

Авыл башындагы куш наратка

Атлар да бит борылып карады.

 Һаваларда торна тавышлары.

                                        Ишетелә канат кагышлары.

 Кошларда да кеше язмышлары,

     Чит җирләргә китеп барышлары.

 Туган якның хәбәрләрен белдек

Ызаннардан искән җилләрдән.

                                         Күпләребез олы юлдан кире

                                         Кайталмады ерак илләрдән.

Кушымта шул ук.

 

(Сугыш тынып торган вакыт. Сәхнәгә солдат киемнәре кигән кызлар- егетләр чыга. Слайдларда солдатларның ял (привал) вакытлары сурәтләнә).

Ләйсән: Кызлар, егетләр, бигрәк матур көн бүген, әйтерсең, сугыш булмаган да кебек!

Дамир: Төне буе бик аяусыз барды шул сугыш, тынды гына бит әле.

Алсу: Сугышта мондый вакытлар күп булмый шул ул, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. (Солдатлар төрлечә урнашалар, кемдер хат яза, кемдер автоматын чистарта, Дамир радиоалгыч белән мәш килә, Илсур гәҗит укый һ.б.).

Мин әниемә хат язам!

                                          Кичке атыш тынган минутларда

                                          Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.

                                          Дары исе сеңгән конвертыма

                                          Йөрәгемнең бер бөртеген салам.

Айсылу: Эх, кызлар, егетләр, хәзер бер генә минутка булса да җиремә кайтып киләсе иде, бигрәк сагындым туган илемне!

(Айсылу курай моңы озатуында Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсереннән өзек сөйли): Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин, шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып, сап-салкын су эчәм. Әмма күпме генә эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең Борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын сагынам, шигъри Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем.

 Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Алсу: Бөтенләй күңелләрне айкадың әле син, Айсылу! Гел болай моңаеп утырып булмый бит инде. Кызлар, мин кичә күрше батальон кызларыннан бер җыр отып алдым, әйдәгез, шуны бергәләп җырлыйбыз!

(Кызлар “Батыр егеткә” дигән татар халык җырын башкара).

Слайдларда сугыштагы хатын-кызлар турында материаллар күрсәтелә.

 

Илсур: Булдырдыгыз, кызлар! Менә мин дә гәзиттән бер кызык мәзәк таптым әле, сезгә дә укып күрсәтәм:

     Бер фрицның:

-   Беләсезме, самолет һавада оча, су асты көймәсе су астында йөзә, - дип, акыл сатып утыруын ишеткәч, Хуҗа әйткән:

-         Киресенчә дә була, - дигән. – Мәсәлән, соңгы вакытта мимечләрнең

“фокки” исемле самолетлары күбрәк су астында йөзә, ә су асты көймәләре һавага оча,  - дигән.

   Дамир: Менә дөрес тә әйткән Хуҗа.

(Башы бәйләнгән Нәфис керә).

Нәфис: Сәлам, иптәшләр! Сезгә бер күңелле яңалык алып килдем: күрше батальон кызлары кунакка килгән.

Айсылу: Әйбәт булган, без кунакларны бик тә яратабыз.

(3 кыз “Катюша биюен башкара).

(Почтальон кыз керә, аны бик сөенеп каршылыйлар).

Почтальон кыз: Иң беренче хатны Илсурга бирәм әле. Кичә аның разведкада күрсәткән батырлыгы турында легендалар йөри. Ләкин биетмичә бирмим. (Илсур тыпырдап ала, хатны укый).

Илсур: Биюен биеттегез, ләкин яхшы хәбәр булмаган әле бу: сөйгән кызымны фронтка алганнар.

Илзирә: Кайгырма, Илсур, бәлки, очрашырсыз да!

(Илзирә Ә.Еникинең “Кем җырлады?” әсәреннән өзек сөйли):

Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, егет тагын бер мәлгә һушына килде... Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?

Менә кыз әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:

    Сарман буйлары, ай, киң ялан,

        Печәннәре җитәр бер заман шул,

  Печәннәре җитәр бер заман...

Һәм егетнең күз алдына үтә ачык булып, әллә кайларга кадәр җәелеп яткан болын килә, Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәгенә кыса, имеш, йөзен аның күперенке чәчләренә куя, имеш, иреннәрен аның җылы, йомшак муенына тидерә, имеш:

“Бәгырем, бәгырем, күз нурым! Нигә елыйсың? Без мәңге, мәңге бергә ич! Юк, юк, бүтән аерылу юк. Менә алар җитәкләшеп Идел тавына менәләр, имеш. Ниһаять, менеп җитәләр. Йа Хода, нинди киңлек, нинли киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир! Шундый җиңел, шундый рәхәт аларга!

Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннын да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

Почтальон кыз: Нәфискә дә хат бар. Нәфис, сине кичә танк хәтле танкны шартлаткан, диләр, дөресме ул?

Ләйсән: Дөрес, әлбәттә! Бездәге шикелле батыр егетләр бүтән беркайда да юк!

Почтальон кыз: Җырлатмыйча бирмим әле!

Нәфис: Әниемнән бит бу хат! Җырлыйм, бик теләп җырлыйм!

( Нәфис “Солдат хаты” дигән җыр (М. Ногман сүзләре,  Р. Яхин көе)                               башкара).

Почтальон кыз: Менә бу хат – Илзирәгә. Илзирә, күптән туган ягыңнан хат көткән идең бит!

(Илзирә хатны алып укый,  кинәт бөгелеп төшә).

Нәфис: Нәрсә булды, Илзирә?

Илзирә: Фашистлар туган авылымны яндырып киткәннәр!

Нәфис: Нык бул, Илзирә, без ул канечкечләрдән үчне алырбыз!

( Илзирә М Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйли, слайдларда фашистларның вәхшилеген сурәтләгән күренешләр).

       Дамир: Туктагыз әле, иптәшләр! Мәскәү дулкыннарын тоттым, тыңлагыз!

(Левитанның фашистик Германиянең капитуляциясе турындагы хәбәре яңгырый, бөтенесе шатланышып сәхнәдән чыгып китә. “День победы” җыры  яңгырый (Д. Тухманов көе, В. Харитонов сүзләре). Слайдларда - җиңү белән бәйле күренешләр).

Слайдта – һәйкәл күренеше, сәхнәгә  кулына чәчәкләр тоткан Ана керә.

 

Ана: Исәнме,  улым! Менә тагын килдем мин синең яныңа. Балакаем, сиңа салкын түгелме?

Егет тавышы: Юк, әнкәем, миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана: Ник үзеңне сакламадың, улым?

Егет тавышы: Әнкәем, дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң, меңнәр, миллионнар илебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштә башларын салды.

Ана: Йөрәгем астында 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтләремне имезеп үстергән бердәнберем идең бит син минем, сине югалту,ай-һай, авыр булды шул, улым.

Егет тавышы: Шулайдыр, әнкәй, ләкин син сөен: без бит Ватан өчен, бүгенге шушы көннәр өчен көрәштек.Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

Ана: Шулай, улым, дөрес әйтәсең. Бу дөньяда синсез ялгыз яшәсәм дә, илгә синең кебек лачын бирә алганым белән горурланам мин. Тыныч йокла, бәбкәм.

(Һәйкәл янына чәчәкләр сала).

Алып баручы:                Гасырларның хәзер һәр минуты –

   Бер минутлык тынлык аларга.

                                          Тып-тын алар шуңа,

                                          Таш һәйкәлләр

                                          Эчтән генә тиеш янарга.

             Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

 Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

                                           Һәйкәлләргә килик.

                                           Гөлләр куйыйк!

         Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...

 

Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан ителә.

( Бер минут тынлыктан соң “Сандугач” ансамбле “ Җиңү көне”  җырын башкара).

Алып баручы:                     Берлингача барып җитеп,

         Фашистларны тар-мар итеп,

  Илгә җиңү китергәннәр,

                                               Рәхмәт сезгә,

    Рәхмәт сезгә, ветераннар!

 Буыннардан буыннарга

        Күчә барыр сезнең даннар...

    Рәхмәт сезгә, ветераннар!

 

Хөрмәтле ветераннар! Сезне Бөек Җиңүнең 65 еллыгы белән котлыйбыз, барыгызга да тыныч тормыш, саулык телибез! Без сезнең алда тирән хөрмәт белән баш иябез. Ә хәзер сүз сезгә, хөрмәтле ветераннар.

 (Ветеран чыгыш ясый, аларны мәктәп директоры тәбрикли һәм истәлекле бүләкләр тапшыра).

Алып баручы:                    Җиңгәнчегә кадәр көрәштеләр алар

              Язын,  көзен, кышын, җәйләрен,

         Шуңа күрә 65 ел горурланып

     Үткәрәбез Җиңү бәйрәмен.

                                               Сугыш ялкыны безнең дөньяны

  Чолгап алмасын яңадан.

      Сакла, сакла тынычлыкны,

               Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!

(Кичә бөтен зал белән бергәләп “Һәрвакыт булсын кояш” җырын башкару белән тәмамлана).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Файдаланылган  әдәбият

1.    Сез яраткан җырлар. Төзүче: Р. Р. Газизов. Казан, 2002.

2. Диск “Кремльдән Рейхстагка кадәр”. Мәскәү архивлары берләшмәсе, 2000.

3.     Ә. Еники. Сайланма әсәрләр. Казан, 2006.

4.   М.Ш. Җәләлиева, Г.М. Әдһәмова. 5 нче сыйныф өчен татар дәбияты дәреслеге. Казан, 2006.

5.    М.Җәлил. Моабит дәфтәре. Казан, 1984.

6.    Ф. Кәрим. Үлем турында уйлама. Казан, 1998.

7. Татар халык иҗаты. Төзүче Ф. Урманче. Казан, 2004.

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка воспитательного мероприятия, посвященная Великой Победе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по сертификации продукции

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган

әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе

“Җиңү юлы буйлап...”

Максат.

Укучыларны сугыш сәхифәләре белән таныштыру; ул чорның афәтен күрсәтү; укучыларда мәрхәмәтлелек, ватанпәрвәрлек, батырлык һәм сугыш батырларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Үткәрү формасы. Әдәби – музыкаль композиция.

Бурычлар.

1. Сугышның яшьлекне, бәхетне, кеше гомерен юкка чыгаручы фаҗига икәнлеген төшендерү.

2. Укучыларда халкыбыз тарихы белән кызыксыну уяту.

3. Буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә.

Укучыларда халкыбыз тарихына кызыксыну уяту, аны өйрәнүгә ихтыяҗ булдыру; үз халкы белән горурлана белүче, туган җирен, туган телен яратучы, тынычлыкка омтылучы һәм сугыш батырларын хөрмәт итә белүче шәхес тәрбияләү.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 668 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.09.2017 544
    • DOCX 72.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гараева Гульчечек Шарафутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 11869
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Социальные и правовые аспекты эпохи Просвещения: влияние на образование сегодня

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инвестиционная деятельность и проектный менеджмен

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 106 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 64 человека