Инфоурок Другое КонспектыРазработка воспитательного мероприятия "Сез - иң гүзәл кеше икәнсез"

Разработка воспитательного мероприятия "Сез - иң гүзәл кеше икәнсез"

Скачать материал

Сез – иң гүзәл кеше икәнсез.

(Кама Аланының танылган укытучы–шагыйрәсе

Харрасова Кәүсәрия Фәтхетдиновна белән очрашу кичәсе)

Кичәнең максаты: Кәүсәрия Фәтхетдиновнаның шәхесе, эшчәнлеге, иҗаты белән якыннан таныштыру, аның үрнәгендә укучыларда укытучы һөнәренә, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган төбәгебез, аның данлыклы, зыялы кешеләре белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак тәрбияләү.

Бурычлары: кичә аркылы төрле дәрес һәм чараларда милли төбәк компонентын куллану юлларын күрсәтү.

Көтелгән нәтиҗә: укучыларда зыялы һәм һәрьяклап үсешкә ирешкән шәхес булырга омтылыш уяту, туган төбәгебезнең зыялы кешеләре турында мәгълүматны тулыландыру.

Җиһазлау: кичәнең исеме язылган плакат, Кәүсәрия Фәтхетдиновнаның иҗади эшләре, публикацияләре, бүләкләре күргәзмәсе, мультимедиа, компьютер, музыкаль үзәк.

Плакатлар: Мәңге тынмас йөгерек чишмә суын

Каты салкында да туң алмый.

Шул чишмәдәй дәртле йөрәк белән

Туңган йөрәк бергә була алмый.

Кәүсәрия Харрасова

Бәхетлеме кеше – эшләренең

Нәтиҗәсен күреп куанса;

Еллар үткәч, үзенең яшьлеген

Шәкертендә күреп юанса.

Кәүсәрия Харрасова

Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры яңгырый.(Ф. Яруллин сүзләре, Ә Хәйретдинов көе).

Уртага алып баручылар – 11 нче сыйныф укучылары Абзалов Айназ, Абзалов Илназ, Шәйхетдинова Алия чыга.

I ал. б. Игелекле татар мөгаллиме,

Синнән күчә безгә мәрхәмәт.

Йөрәк утың балкып янса гына,

Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

II ал. б. Һәр яңаны элек аннан белдек,

Киңәш сорап аңа йөгердек.

Анабыздай аны якын итеп,

Дустыбыздай аны үз күрдек.

III ал. б. Йөрәк уты белән балкып янган, үз җылысы белән безне җылыткан, 40 елга якын гомерен балаларга аң-белем, тәрбия бирүгә багышлаган укытучы, нечкә хисле шагыйрә һәм чын кеше Харрасова Кәүсәрия Фәтхетдиновнага багышланган кичәбезне башлыйбыз. Хөрмәтле Кәүсәрия апа, сәхнәбез түренә рәхим итегез!

I ал. б. Кемнән генә сорасаң да, ул үзенең иң якын кешесе итеп әнисен һәм укытучысын искә төшерә.Чыннан да, безне беренче мәртәбә олы тормыш юлына чыгаручы, дөнья белән таныштыручы, тормышка мәхәббәт уятучы – укытучы бит!

II ал. б. Хөрмәтле Кәүсәрия Фәтхетдиновна!

Сез дөньяга иң- иң җылы хисне –

Сөю хисен алып киләсез.

Янар вулкан кебек ташып торган

Олы хисләрегез белән Сез

Балаларга таулар күчерерлек

Дәрт, кодрәт- куәт бирәсез.

III ал. б. Сүз Сезгә, Кәүсәрия Фәтхетдиновна!

Кәүсәрия Фәтхетдиновна чыгышы: - Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар, кадерле укучылар! Рәхмәт сезгә, мине зурлап шушы кичәгә чакыруыгыз өчен. Сезгә тормышыгызда ак бәхетләр, эшләрегездә, укуыгызда зур уңышлар телим. Бүген мин үземне бәхетле хис итәм. Бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Мин аны сезгә үземнең шигырь юллары аша җиткерергә телим:

Бәхетлеме кеше-

Авыр чакта

Таянырдай дусы булмаса;

Очраганда әгәр авылдашы:

Исәнме”, - дип әйтеп узмаса?

Бәхетлеме кеше –

Илһамланып,

Янып эшләр эше булмаса;

Хезмәтендә тапкан куанычын

Бүлешердәй ише булмаса?

Бәхетлеме кеше –

Эшләренең

Нәтиҗәсен күреп куанса;

Еллар үткәч,

Үзенең яшьлеген

Шәкертендә күреп юанса.

Сезгә дә бәхетле булырга язсын!

7 нче сыйныф укучысы Баһауов Булат “Яшисе килә” җырын башкара. (Ф. Әхмәдиев көе һәм сүзләре).

I ал. б. Кулыбызга Кәүсәрия апа Харрасованың шигырьләр җыентыгы килеп керде:

Туган як – сандугачлы бакча,

Нурларга коена таң атса,-

дип башлана иде ул. Эссе көндә суга сусап әлсерәгән юлчының очраган бар суны бер йотуда эчеп бетерерлек булганы кебек йотлыгып укырдай шигырьләр тупланган иде анда.

II ал. б. Дулкынланып укырлык, гыйбрәтле, уйландыра торган шигырьләр. Эшләнешләре ягыннан нәфис, Тукайның “Туган тел”е шикелле күңелгә шунда ук бикләнергә торган саф, эчкерсез, хисләр белән сугарылган, мәгънәле шигырьләр. Милләтебезнең асыл затларыннан берсе язганы күренеп тора.

III ал. б. Туган авыл, алсу таңнарыңда

Офыкларың нурга коена.

Кая китсәм, төшләремә кереп,

Бер күрәсем килеп боегам.

I ал. б. Кайткан чакта ташлы юлларыңнан

Урманнарың үзенә дәшәләр,

Сулышларың булып, туган җирем,

Басуларда уйный рәшәләр,-

дип яза Кәүсәрия апа үзенең туган авылы турында.

II ал. б. Табигатьнең матурлыгын сурәтләп бетергесез гүзәл Мөслим якларында туып үсә Кәүсәрия Фәтхетдиновна. Җөмһүриятебезгә күп асыл затлар

бүләк иткән бу як. .

III ал. б. Кәүсәрия апа, туган ягыгызга кайткач, иң беренче итеп кая барасыз?

Кәүсәрия Фәтхетдиновна чыгышы: - Туган авылым Иске Карамалыда хәзер минем әти-әнием дә, якын туганнарым да калмады. Ләкин һәр җәй сагынып авылыма кайтып киләм. Иң элек әти-әнием, ирем күмелгән зиратка барам. Аларның каберләрен чистартам, дога кылам. Анннары үзем туып үскән йорт нигезенә киләм. Туган мәктәбемә керми калмыйм. Монда мин үзем дә укыдым, балаларым да белем алды, утыз елга якын шунда укыттым да.

Дусларым белән очрашкач, укытучым Нәгыймә апа янына керәм. Аның белән сөйләшеп, таң атканын да сизми калабыз.

Сандугач” ансамбле - 5 нче сыйныф укучылары “Туган як” җырын башкара. (Э. Авзалова сүзләре, Ш. Әхмәтшин көе).

I ал. б. Күп кенә кыенлыклар күрүгә карамастан, Кәүсәрия апа үзенең балачагын бәхетле дип саный.

II ал. б. Кәүсәрия апа, күңелегезгә кереп калган балачак мизгелләре белән безнең белән дә уртаклашсагыз иде.

Кәүсәрия Фәтхетдиновна чыгышы: - Мин балачагымны бәхетле үтте дип әйтә алам. Күңелгә кереп калган берничә вакыйга турында сөйлисем килә.

1956 нчы елда авылыбызда балалар бакчасы ачылды. Энем һәм сеңелемә ияреп, минем дә шунда йөрисем килә иде. Шул елны авылыбызга электр уты керттеләр. Корымлы лампа куыгы чистартудан котылуыма сөенүем истә калган. 2 нче класста укыганда, укытучыбыз Мәсәлим абый Кошлар көне уздырды. Анда Тукайның “Кошлар” шигырен укыдым. Миңа, бүләк итеп, Җ Тәрҗемановның “Ачкыч һәм баскыч” китабын бирделәр. 5 нче класста Әнисә апа Крымова оештырган әдәбият түгәрәгенә йөри башладым . Беренче шигырьләрем шунда языла башлады.Бу түгәрәккә шагыйрь Харрас Әюпов та йөрде...

I ал. б. Бала вакытта күңеленә сеңгән вакыйгаларны Кәүсәрия Фәтхетдиновна үзенең балаларга багышланган шигырьләрендә чагылдыра.

II ал. б. Алар гади һәм яратып укыла торган. Шуларның берничәсен 5 нче сыйныф укучылары башкаруында тыңлап үтик әле!

Ногманова Илзирә:

Ләйлә чеби ашата.

-Чеп-чеп, чебиләрем,

Сыйланыгыз, нәниләрем,

Чүпләгез тары,

Ул сездәй сары.

Үсәрсез дәү,

Әнкәгездәй

Тавык булырсыз.

Сары төшле,

Ап-ак тышлы

Күкәй салырсыз.

Шәйхетдинова Ләйсән:

Шомырт нигә кара?

Абыйсына сорау бирә

Кечкенә Фәрит:

  • Шомырт нигә кызыл түгел,

Кара була ник?

  • Җәй буена сиең кебек

Ул да кызына.

Шулай итеп карала ул,

Шулай чыныга.

Мингалиева Алсу:

Хәйлә.

Әни әйтте кич белән:

  • Сыер кайткач көтүдән,

Май ясарбыз сөтеннән...

Ә мин бер хәйлә корам:

Майны күбрәк бирсен дип,

Кайту белән малкайга

Майлы ипи каптырам.

Миньянова Алсу:

Ул да арый.

Велосипед белән абый

Ай-яй, шәп йөри ничек!

Мөгезләреннән тота да,

Әйтерсең бара очып.

Әз генә дә тик тормый гел,

Әллә кайлардан урый.

-Тәгәрмәчләре арыйдыр,

Ял иттер инде, абый!

I ал. б. Кәүсәрия Фәтхетдиновна язган күп кенә шигырьләр җыр булып яңгырый. Хәзер шуларның берсе – улы Харрасов Рушат көй язган “Каенкай” җыры яңгырый. Аны 6 нчы сыйныф укучысы Ногманова Илзирә башкара.

Каенкай.

Бөдрә башын ярсып чайкый,

Яфракларын җилләр йолкый,

Каенкай, каенкай.

Бирешми ул җил-давылга,

Пар булмаса да янында,

Каенкай, каенкай.

Яфракларын сибеп җиргә,

Сәлам бирә алтын көзгә,

Каенкай, каенкай.

Кышларда шаулар кагынып,

Яшел алкасын сагынып,

Каенкай,каенкай

I ал. б. Таңдай гүзәл чагым,

Чишмәдәй саф чагым,

Җырдай дәртле чагым-

18 яшь чагым.

II ал. б. Күңелем моңланган,

Хисләрем нурланган

Гөлләрдән ямь алган-

18 яшь чагым.

III ал. б. Сөеп вәгъдә биргән,

Көтеп ала белгән,

Бу бәхетле чагым

18 яшь чагым, -

дип яза Кәүсәрия апа үзенең “18 яшь чагым” дигән шигырендә.

I ал. б. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган Кәүсәрия Фәтхетдиновна Минзәлә педагогика училищесына юл ала.

II ал. б. Мөлаем, сөйкемле кызның укытучы булып мәктәп ишеген ачып керүенә инде 40 елдан артык вакыт үткән. Беренче көннәрдән үк ул балаларны яратып, аларга бөтен күңел җылысын биреп белем һәм тәрбия бирә, үзен кешелекле, гадел мөгаллим, оста оештыручы итеп таныта.

III ал. б. . Кәүсәрия Фәтхетдиновна читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Ул елларның истәлеге булып , “Студентлар маршы” языла:

Якты хыяллар

Еракка әйди.

Сүнмәс яшьлек безне

Зур эшләргә,

Җиңүгә өнди,-

дип яза ул.

I ал. б. Кәүсәрия Фәтхетдиновна, яшьлек елларыгызның иң истәлекле мизгелләре белән таныштырып үтсәгез иде.

Кәүсәрия Фәтхетдиновна чыгышы: - Студент елларым бик иртә башланды. 1964 нче елда, 8 нче сыйныфны тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга кердем. Анда укыганда, әдәби түгәрәккә йөрдем. Җитәкчеләребез – хәзер танылган әдип Фәнзаман Баттал белән шагыйрь Хәниф Хөснуллин иде. Мин аларга хәзер дә рәхмәт әйтеп баш иям. Казан дәүләт университетында укуымны зур бәхеткә саныйм. Безне Мостафа Ногман,Зәет Мәҗитов, М. Мәһдиев, Х. Сарьян, Р. Мостафин, Нил Юзиев, Флүн Мусин кебек күренекле шәхесләр укытты...

II ал. б. Кәүсәрия апа, 11 нче сыйныф кызлары Сафина Ландыш һәм Гобәйдуллина Резедә башкаруында шушы дәртле бию Сезне тагын бер кат яшьлеккә алып кайтсын! (Татар кызлары биюе башкарыла, слайдта яшьлек фотолары алышынып тора).

I ал. б. Еллар үтә. Ямь өстенә ямь булып, Кәүсәрия апаның ике улы үсә, аларга булган хисләре дә шигырь юллары булып бөреләнә.

II ал. б. Кәүсәрия апа, иң яраткан шигырьләрегезнең берничәсен укып китсәгез иде.

Кәүсәрия Фәтхетдиновна чыгышы (чыгыш вакытында курай моңы яңгырап тора): - Мин яраткан кешеләрем, табигать, туган як турында күңел лирикасы, шулай ук милләт, туган телебез язмышы, яшәү мәгънәсе турында уйлануларны үз эченә алган фәлсәфи шигырьләр дә язам. Шулардан берничәсе:

Чишмә янында.

Таштан ташка сикереп, сулар ага,

Челтер –челтер килә тавышы,

Шул суларда, йөземне чайкасам,

Агып китәр микэн сагышым?

Сулар ага...Инде бу ташларны

Чишмә суы күпме югандыр.

Яннарыңда туктап ял итәем,

Челтер серең сөйләп юандыр.

Йөрәгенә серләрен яшереп,

Килгәнмени сина мин генә.

Гөрләвеңдә күпме яшерен хисләр,

Һэр чәчрәгән тамчың сер генә.

Ана өмете

Күңелемдә

Идге моң тирбәлә,

Татар моңы –

Бишегемнән соңгы моңым бу.

Шул көй бәйли мине

Әнкәм белән,

Әбекәйләрдән килгән җырым бу,

Күңелемдә

Сүнмәс моң тирбәлә.

Күчәрме ул минем улыма?

Буыннардан килгән

Шушы җырым

Сердәш булалырмы юлында?

Өзелмәсме

Моңым үземнән соң? –

Шул уй били бүген башымны.

Онытмасмы балам

Бишек җырын сузган

Сөю тулы назлы тавышымны?

Асылъяр”ны,

Рамай”,”Зиләйлүк”не

Капламасмы заман шау-шуы?

Мин улымда күрәм дәвамымны,

Телем, моңым күчсен улыма.

Туган телен сөеп сөйләсен ул,

Сизгер булсын күңеле көемә.

Карурман”ны тыңлап

Бер моңлансын,

Елый алсын “Әллүки”емә.

Кайларда йөри бала?

Тигез сулап йоклый бала,

Тирән сулышын ала.

Нәни улын сөя-сөя,

Зурысын уйлый ана:

-Куенымда яткан чакта,

Гамем булмаган икән;

Елап уянып, төннәрем

Бизәгән, ямьле иткән.

Кайларда йөри бу бала? –

Төн урталары җиткән,

Ә улы...күрше кызының

Керфекләреннән үпкән.

III ал. б. Керфекләреннән үбелгән күрше кызы хәзер Кәүсәрия апаның яраткан килене, өлкән малаеның сөекле хатыны, ике оныкның назлы әнисе. Кәүсәрия апаның өлкән оныгы Харрасов Илшат исә безнең гимназиянең 5 нче сыйныфында укый. Без хәзер аларның үзләре белән дә танышып китәбез. Рәхим итегез, Гөлсинә ханым һәм Илшат!

Илшат:

Минем теләк.

Бик күңелле яшибез,

Гаиләдә без дүртәү:

Әти белән әнием,

Энем белән без икәү.

Гөрләп тора өебез:

Телевизор карыйбыз,

Компьютор уеннарын

Уйный-уйный арыйбыз.

Әти куа урамга

Саф һавада уйнарга.

Кирәк, ди, чыныгырга,

Сау-сәламәт булырга.

Энемне дә ияртеп,

Чыгам һава суларга.

Их, ничек шул саф һаваны

Өйгә кертеп куярга?!

Мультфильмнар караудан

Әти дә тыймас иде,

Иң кызык җирендә генә

Урамга кумас иде.

Бергәләшеп карар идек,

Саф һава сулый-сулый.

Сизмим йоклап киткәнне дә,

Шуларны уйлый-уйлый.

(Килене Гөлсинә Кәүсәрия ханымның яхшы ана, акыллы киңәшче, шәфкатьле кеше булуы турында сөйли).

6 нчы сыйныф кызлары төркеме“”Әнкәм сүзе” җырын башкара.

(Г. Сәйфуллин көе, Н. Касыймов сүзләре).

(Җыр вакытында слайдларда Кәүсәрия ханымның балалары белән бергә булган мизгелләре күрсәтелә).

I ал. б. Тормыш юллары туры гына бармый, гел шатлыклардан гына тормый, кайгы-хәсрәтләрен дә күререгә туры килә Кәүсәрия апага. Тормыш юлдашын югалту – әнә шундыйлардан.

II ал. б. Сыгылып төшми ул, авырлыкларны җиңеп чыга, Кама Аланына күчеп килә, яңа дуслар таба, тормыш дәвам итә. Икенче туган ягы-Кама Аланына булган хисләре шигырь юллары булып бөреләнә. ( 11 нче сыйныф укучысы Моратова Алсу Кәүсәрия Фәтхетдиновнаның “Бәхетем җире” шигырен сөйли, слайдта- Кама Аланы күренешләре):

Бәхетем җире

Туган ягым- гөлбакча”, - дип,

Җырласам да Мөслимне,

Туган яктай якын иттем,

Кама Аланы, сине.

Язмыш җиле аерса да,

Синнән, туган станым,

Мин әле синең җиреңдә,

Туган Татарстаным!

Зәңгәр томанга төренеп,

Сизелми еллар уза.

Бүген әнә оныгым да

Кояшка кулын суза.

Баларымны үстергән,

Оныгым туган җир бу.

Якты хыял, ак бәхетләр,

Өметләр тулган җир бу.

I ал. б. 1991 нче елда Кама Аланы гимназиясе ачыла. Кәүсәрия Фәтхетдиновна шушында эшкә килә.

Гимназия – яңа баскыч,

Белемгә-тылсымлы ачкыч.

Дөнья сезгә серен чишәр,

Китапларның битен ачкач.

II ал. б. Монда килгән нәниләрне

Көтә белем бишекләре.

Ачыла бүген күптән көткән

Гимназия ишекләре.

III ал. б. 91 нең бер көнендә,

Туган сыман яңа бала,

Бүгенгедән киләчәккә

Гимназия ак юл ала,-

дип яза Кәүсәрия Фәтхетдиновна.

(Р. Хәсәнов көенә “Юкка түгелдер” фонограммасы яңгырый, шул көй астында алып баручылар сөйли, экранда сөйләгәннәр күрсәтелеп барыла):

I ал. б. Гимназиядә ул яңа үрләр яулый. Кәүсәрия Фәтхетдиновна – “Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы һәм “Бәйләнешле сөйләм үстерү” программасы авторы.

II ал. б. “Мәгарифтәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе һәм иң яхшы укытучылар бәйгесендә РФ Президенты Гранты иясе.

III ал. б. Шулай ук укытучы ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгының күп санлы Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнгән.

I ал. б. Татарстанның күп кенә танылган кешеләре аны үзләренең остазлары итеп саныйлар. Зәйнең атаклы хирургы Әхмәтов Радик, Мөслимдә укытучылар Гөлназ һәм Илгизә, дистәләгән врач, юрист аның алдында баш ияләр.

II ал. б. Ә хәзер Кәүсәрия апада белем алган гимназиянең чыгарылыш укучылары юллаган сәламнәр белән танышыйк.

(Видеоязмадан КДУ һәм АДПУ да укучы Мостафина Алсу белән Ибраһимова Зилә чыгышы күрсәтелә, алар укытучылары Кәүсәрия ханымга сәлам юллыйлар һәм төпле белемнәре өчен рәхмәтләрен җиткерәләр).

III ал. б. Кәүсәрия апаның гимназиядә эшләү дәверендә соңгы тапкыр белем биргән укучылары - быел 11 нче сыйныфта. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Ландыш: Кәүсәрия Фәтхетдиновна безне 5-7 нче сыйныфларда укытты. Шушы сыйныфларда күңелләребезгә иҗатка, шигърияткә мәхәббәт орлыклары салды.

Алия: Алга таба без Гөлчәчәк Шәрәфетдиновна җитәкчелегендә иҗади эшебезне дәвам иттек һәм күп кенә мәртәбәле бәйгеләрдә җиңү яуладык. Шул исәптән, 9 нчы сыйныфта укыганда, Ландыш белән икебез дә Р. Вәлиев бәйгесендә 3 нче урынга лаек булдык, ә Ландыш исә узган уку елында район һәм шәһәркүләм проза бәйгесендә 2 нче урынны яулады.

Ландыш: Үзебезнең иҗат җимешләребез белән сезне дә таныштырып үтәсебез килә.

(Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укый).

Алия: Кәүсәрия апа, үзегезнең педагогик эшчәнлегегез белән якыннанрак таныштырып китсәгез иде .

Кәүсәрия Фәтхетдиновна чыгышы: Минзәлә педучилищесын 1968 нче елда тәмамлап, туган авылыма эшкә кайттым. Мөслим районының Күбәк урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта башладым. Урта мәктәп булса да, баянчы юк иде. Миңа җыр дәресләрен дә алып барырга тәкъдим иттеләр.Педучилещеда мандолинода уйнарга өйрәнүем ярдәм итте. Үзем укыткан сыйныфта мандолина түгәрәге дә оештырдым. Башлангыч сыйныфларда 10 ел укыттым.

Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, татар теле һәм эдәбияты, тарих дәресләрен алып баруны дәвам иттем. “Каенкай” әдәбият-иҗат түгәрәге оештырдым. Укучыларымның иҗади эшләре район газетасы “Авыл утлары”нда, “ “Ялкын”, “Салават күпере” журналларында басылып чыкты.

Язмыш Кама Аланына алып килгәч, I мәктәптә татар теле укыттым. 1991 елда татар гимназиясе ачылгач, шунда эшли башладым. Гимназиядә пенсиягә чыкканчы укыттым, татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле, халык педагогикасы дәресләре алып бардым. Баштагы елларда түгәрәкләр күп оештырыла иде. Мин “Әллүки” фольклор түгәрәге, “Сәйләннәр” әдәбият-иҗат түгәрәге, ә гарәп теле укытмый башлагач, “Каурый каләм” гарәп теле түгәрәге алып бардым. “Посинформ”,”Туган як”, “Сабантуй” газеталарында укучыларымның иҗади эшләре еш басыла иде. Шагыйрь Разил Вәлиев оештырган район бәйгесендә өч ел буе I урынны яуладык.Аларның иҗаты Р. Вәлиев чыгарган “Иң яхшы бүләк” дип исемләнгән китапта басылды.

1990-2000 нче елларда Якшәмбе мәктәбендә Кама Аланы халкына гарәп графикасын һәм тәҗвид кагыйдәләре белән Коръән укырга өйрәттем. 6 яшьтән 60 яшькәчә кешеләр бу дәресләрдә бик теләп йөрделәр.

I ал. б. Кәүсәрия апаның укучысы Руфия Миннеханова бүгенге көндә Кама Аланыбызның музыка мәктәбендә укыта. Ул остазына булган сәламнәрен Кәүсәрия Фәтхетдиновна сүзләренә улы Харрасов Рушат көй язган “Көтәм” җыры аша тапшыра. (Җыр башкарыла).

Көтәм

Туган якка кошлар кайтты,

Яшелләнде болыннар.

Синең турыда миннән сорый

Икәү йөргән урыннар.

Кушымта:

Бик сагынсам да, аларга

Серемне бирмим әле,

Китте ул димим әле.

Аерылдык таң атканда,

Тирә-юнь тынган иде.

Керфекләремә әллә чык,

Әллә яшь кунган иде

Кушымта:

Көтәрмен, дип пышылдадым,

Чәчәкләр тыңладылар.

Вәгъдәңне бозма, диләр.

Көтәрмен сине, сөеклем,

Чакрымнар, еллар аша.

Бер күрешү өметеннән

Күңелне шатлык баса.

Кушымта:

Инде юлга да чыккансың,

Җылы җил хәбәр итә:

-Сөйгәнең кайтып җитә.

II ал. б. Кәүсәрия Фәтхетдиновна үзенең бөтен гомерен татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлый. Телебезнең сафлыгы, алдагы язмышы өчен борчылып яши ул. Җөмһүриятебездә һәр кеше дә татар , рус телләрен бертигез дәрәҗәдә белергә тиеш. Моның үтәлмәве нәрсәгә китерергә мөмкин - шул турыда шаян миниатюра карап китик.

(11 нче сыйныф егетләре Сафин Илнур, Мәннанов Алмаз, Юнысов Марат “Мунча ташы” репертуарыннан “Табиб янында” миниатюрасын уйнап күрсәтә).

I ал. б. Әй син, гомер, нигә ашыгасың,

Килер көн артыннан куасың.

Минутларның кадерен белер чакта,

Айлап, еллап уза торасың,-

дип яза Кәүсәрия апа бер шигырендә. (Слайдта шул юллар чагыла).

II ал. б. Әйе, еллар уза, ләкин Кәүсәрия Фәтхетдиновнаның күңел көрлеге, яшәү ялкыны сүрелми, ул һаман үзе дә янып яши, башкаларны да җылыта.

III ал. б. Ул бүгенге көндә лаеклы ялда, ләкин тик ятарга җыенмый: үзенең кече улы Рушат, килене Лилия, оныгы Морат белән берлектә, Гаилә елына багышланган ”Иҗади гаилә” республика бәйгесендә катнашып, финалга үткән һәм бүгенге көндә шунда чыгыш ясарга әзерләнә. (Экранда бәйге чыгышыннан өзек күрсәтелә).

- Кәүсәрия апа, лаеклы ялыгызда тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсез? Лаеклы ялны ничек уздырдыгыз?

Кәүсәрия Фәтхетдиновна чыгышы: Ялга чыккач, күптәнге хыялымны тормышка ашырдым: татар теленнән дөрес язу кагыйдәләре җыентыгы бастырып чыгардым.

Хәзер үземнең эш тәҗрибәм тупланган методик кулланма һәм сочинениеләр җыентыгы чыгару өстендә эшлим. Шигырьләр китабымны чыгарырга да теләгем бар.

Ярдәм сорап килгән укучыларга һәм студентларга татар теле һәм әдәбиятыннан, мәдрәсә шәкертләренә гарәп теленнән белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итәм.

5 вакыт намазны калдырмаска тырышам, Коръән укыйм.

Илһам килгән чакларда, шигырьләр, җырлар иҗат итәм. Ямансу булып китсә, кулыма мандолина алып, күңелемне юатам.


(Кәүсәрия Фәтхетдиновна мандолинада уйный).

I ал. б. Кәүсәрия апа!

Якты гомер, эшләрегез белән,

Бөтен укучыгыз соклана.

Безгә биргән изге тәрбиягез

Керсез, чиста булып саклана.

II ал. б. Мәрхәмәтле, изге, олы җанлы,

Йомшак, назлы күңел җылыгыз.

Гомер юлыгызга якты нурлар

Сипсен сезгә Рәхмәт җырыбыз!

Бөтен зал белән бергә “Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры башкарыла. (Ф. Яруллин сүзләре, Р. Хәсәнов көе).

Кәүсәрия Фәтхетдиновна: Бу кичәне оештыруыгыз, минем хезмәтемә, иҗатыма карата шундый игътибар, хөрмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

Бәхет бит ул кунак кына,

Килә дә китеп бара.

Китсә дә, күңел түрендә

Бер уч җылылык кала.

Бүген мин күңелемдә сез бүләк иткән җылылыкны алып китәм.

14



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка воспитательного мероприятия "Сез - иң гүзәл кеше икәнсез""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Менеджер спортивного клуба

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Сез – иң гүзәл кеше икәнсез.

(Кама Аланының танылган укытучы–шагыйрәсе

Харрасова Кәүсәрия Фәтхетдиновна белән очрашу кичәсе)

Кичәнең максаты: Кәүсәрия Фәтхетдиновнаның шәхесе, эшчәнлеге, иҗаты белән якыннан таныштыру, аның үрнәгендә укучыларда укытучы һөнәренә, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган төбәгебез, аның данлыклы, зыялы кешеләре белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак тәрбияләү.

Бурычлары: кичә аркылы төрле дәрес һәм чараларда милли төбәк компонентын куллану юлларын күрсәтү.

Көтелгән нәтиҗә: укучыларда зыялы һәм һәрьяклап үсешкә ирешкән шәхес булырга омтылыш уяту, туган төбәгебезнең зыялы кешеләре турында мәгълүматны тулыландыру.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 516 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.09.2017 948
    • DOCX 119 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гараева Гульчечек Шарафутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 11757
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 458 человек из 66 регионов

Мини-курс

GR-технологии и взаимодействие с СМИ

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективная самоорганизация и планирование

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 25 регионов
Сейчас в эфире

Восстановительные и медиативные практики в профилактике кибербуллинга

Перейти к трансляции