Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Начальные классы КонспектыРазработка " Кече күңеллелек. Кешелеклелек". Тәрбия сәгате.

Разработка " Кече күңеллелек. Кешелеклелек". Тәрбия сәгате.

Скачать материал
библиотека
материалов

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең әһәмиятен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Бу мөһим эштә һәр кеше актив катнашырга тиеш. Кешелекнең киләчәге бүгенге газиз сабыйлар кулында. Аларның сәламәт, бәхетле, кешелекле булып үсүен без-өлкәннәр кайгыртырга тиешбез. “Кече күңеллелек. Кешелеклелек” дигән темага тәрбия сәгате тәкъдим итәм.



Тема: Кече күңеллелек. Кешелеклелек.



Форма: Әңгәмә-диалог.



Максат: Бирелгән тема буенча әдәби әсәрләрдән мисаллар китерә алуларына ирешү; ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга игелекле,мәрхәмәтле,ихтирамлы булу хисе тәрбияләү.



Бурычлар: Үзара әдәпле мөнәсәбәтләр формалаштыру; әхлакый культура тәрбияләү; тирә-юньдәге кешеләрнең кичерешләрен аңлый белү сәләте үстерү.



Җиһазлау: Эпиграф,мәкальләр язылган плакатлар,компьютер.



Әдәбият: В.С.Казыйханов “Әхлак дәресләре”; Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “Тәрбия- мәңгелек фәлсәфә”; О.Г.Свердлова “Тәрбия турында әңгәмәләр”.



Барышы



-Укучылар,илгә файдалы кеше булып үсү өчен без нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (слайд)

-Тырыш,кыю,батыр,әдәпле, кечкенәләрне һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә,намуслы,гадел булырга тиеш.

-Бу сыйфатларны без үзебездә ничек,кайда тәрбиялибез соң?

(укучылар фикере тыңлана)

а) өйдә- ата-анага булышу, сүзен тыңлау;

б) мәктәптә- укытучыны хөрмәт итү, дәресләргә әзерләнеп йөрү, кичәләрдә актив катнашу;

в) мәктәптән тыш- өлкәннәргә,кечкенәләргә ярдәм итү, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне әдәпле тоту.

-Дөрес,укучылар. Эпиграфка игътибар итик.

Кем арбасына утырсаң,шуның җырын җырларсың”. (слайд)

-Кемгә иярсәң син дә шундый буласың.

-Иптәшеңә карап сиңа бәя бирәләр.

-Дөрес, балалар. Кемгә дә булса ияргәнче,нинди дә булса эш эшләгәнче башта уйларга кирәк. Бу эшем минем кешеләргә файда китерерме? Бу вакытта үз-үзеңне мәҗбүр итә белергә, кешелеклелек сыйфатлары турында уйларга тиеш.

-Бу сыйфатларны тәрбияләү борынгыдан ук безнең халык авыз иҗатында чагылыш тапкан. Мәсәлән, “Үги кыз” әкиятен алыйк. Ике кызны чагыштырып карыйк. (Компьютерда әкияттән иллюстрацияләр)

-Бу әкияттән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

-Өлкәннәрне хөрмәт итәргә,хезмәтне яратырга кирәк. Кешеләргә яхшылык эшләсәң, үзеңә дә яхшылык белән җавап бирерләр.

-Хәзер “Замана килене” мәзәген тыңлап карыйк.

Өйдә тотарга су беткән. Әби белән бабай чиләк тотып ишек алдына чыкканнар. Бабай:

-Мин барам,- дип әйтә, ди. Әби аңа каршы:

-Юк, мин барам, тау менгәндә синең тының бетәр,үзем барам,- дип әйтә, имеш, ди.

Килен көзге алдында бизәнеп маташа икән. Тәрәзәдән башын тыккан да:

-Нигә сез бала-чага шикелле юкка тавышланасыз? Алдан берегез алып кайтсын да, аннары икенчегез барыр,- дигән.

-Мәзәкнең нигезендә нинди фикер ята?

-Килен акыллы булып кылана, әби белән бабайга киңәш бирә. Үзенең нәрсә эшләргә тиешен белми.

Бу темалар шагыйрьләр иҗатында да чагылыш тапкан.

-Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен искә төшерик. (слайд)

Монда хуҗасы юк дип, малай су анасының алтын тарагын урлап кача. Ләкин, су анасының артыннан килгәнен белгәч, курка,кача.

-Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

-Хуҗасы юк дип, кеше әйберенә кагылырга ярамый.

-Хәзер,укучылар, мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйлим.

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен,рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Армиягә барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игтибар итә һәм әнисе янына килә. Әни,нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың?- ди. Әнисе: -Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?-ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына килә дә: Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем,- ди. Ә әнисе болай ди: Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек,тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит,- ди. – Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

-Нинди генә яхшылыклар эшләсәң дә, нинди генә матур әйберләр алып бирсәң дә, күңел ярасы төзәлми, күңелдә эзләре кала.

-Хәзер,укучылар, тагын бер мәкальнең мәгънәсен ачыклап карыйк. “Талны яшьтән бөгәләр”. (слайд)

-Кечкенәдән нәрсәгә өйрәнсәң, үскәч тә шул булыр. Талны яшьтән бөгеп,әйберләр үргән кебек,кечкенә вакытта төрле юнәлешкә китәргә мөмкин. Талны картайгач бөгеп булмаган кебек, кешене дә картайгач кына бер эшкә дә өйрәтеп булмый.

-Бу темага карата нинди мисал китерергә мөмкин?

(Компьютерда Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыреннән Акбай рәсеме)

-Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыре. Шигырьдәге маэмай да,мин әле кечкенә,үскәч өйрәнермен, ди. Ә малай аңа, картаеп каткач буыннар, эшкә өйрәнүнең уңайсызлыгы турында әйтә.

-Йомгаклап, тагын шундый мәкаль китерергә мөмкин: Алтыдагы алтмышка. (слайд)

Мин сезнең барыгызның да әдәпле,мәрхәмәтле булуыгызны телим.



  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең әһәмиятен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Бу мөһим эштә һәр кеше актив катнашырга тиеш. Кешелекнең киләчәге бүгенге газиз сабыйлар кулында. Аларның сәламәт, бәхетле, кешелекле булып үсүен без-өлкәннәр кайгыртырга тиешбез. “Кече күңеллелек. Кешелеклелек” дигән темага тәрбия сәгате тәкъдим итәм.

 

Тема: Кече күңеллелек. Кешелеклелек.

 

Форма: Әңгәмә-диалог.

 

Максат: Бирелгән тема буенча әдәби әсәрләрдән мисаллар китерә алуларына ирешү; ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга игелекле,мәрхәмәтле,ихтирамлы булу хисе тәрбияләү.

 

 

Бурычлар: Үзара әдәпле мөнәсәбәтләр формалаштыру; әхлакый культура тәрбияләү; тирә-юньдәге кешеләрнең кичерешләрен аңлый белү сәләте үстерү. 

Общая информация
Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.