Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Разработка " Здоровье-большое богатство"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Разработка " Здоровье-большое богатство"

библиотека
материалов

Класс сәгате



Тема. Саулык – зур байлык



Максат. 1. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала дигән фикерне җиткерү.


2. Физик сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, аны үзләштерүгә ярдәм итү.


3. Укучыларны сәламәтлекне сакларга өйрәтү, аларга башлангыч белем бирү.


Тактада: кояш нурлары һәм кояш рәсеме, агач рәсеме


Җиһазлау: 1) язу “Саулык – зур байлык”

2) кояш нурларында сүзләр – “Чисталык”

Көндәлек режим”

Хәрәкәт”

Табигать”

3) Чисталык турында әйтемнәр;

4) “Көндәлек режим” – таблица

5) Дару үләннәре –рәсемнәре

6) Табигатьне саклау буенча билгеләнгән көннәр

7) Яшелчә җимешләр - № 1, № 2, № 3


Барышы

  1. Оештыру.

Сау кешегә таң да атты

Елмаеп кояш көлде.

Җир-анабызны сәламләп,

Җылы нурларын сипте.

-Хәерле иртә укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүген безнең сыйныфыбыз икеләтә нурлы. “Кунаклы өй – нурлы өй”, диләр.Шушы нурлар безнең класста. Алар безгә бүгенге класс сәгатен үткәрергә ярдәм итәрләр. Класс сәгатенең темасын ачыклар өчен Насыров Нияз Ш. Галиевның шигырен сөйләп үтәр. Шул шигырьне тыңлап,

класс сәгатендә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне ачыкларбыз.

II. Максат кую.

- Укучылар шигырьдә сүз нәрсә турында барды?

- Укучылар, шигырьнең соңгы юлларына тагын бер кабат игътибар итик.

- Шулай итеп, без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Безнең класс сәгатенең темасы ничек атала?

- Саулык – зур байлык (тактага язуны кую).

- Балалар, 2012 ел Президентыбыз Рөстәм Хәмитов тарафыннан Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы дип игълан ителде. Гаилә кыйммәтләренең берсе булып сәламәтлек, саулык тора.

- Ә ни өчен саулык – зур байлык, диләр?

- Дөрес, сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы, дип әйтә безгә кояш. (тактадагы кояшны ачу). Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң әүвәл үзенең сәламәтлек турында кайгыртырга тиеш. Ә сәламәтлекне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? (Җавапларны тыңлау). Сәламәтлекне саклау чараларын, күрсәтмәләре белән танышыр га кояш нурлары ярдәм итәр.


III. Беренче кояш нуры“Чисталык”

1. Укытучы сүзе:

- Беренче кояш нурының күрсәтмәсе белән танышу өчен мәсьәлә тыңлагыз: “Сара кибеттән кыяр сатып алды. Юлда кайтканда берсен алды да ашады. Сара нинди ялгышлык эшләде?” (Кыярны юмыйчы ашады).

- Ә кыярны юмыйча ашаганнан нәрсә була?(җавапларны тыңлау)

- Безнең тирә-юнебездә күзгә күренми торган микроблар яши. Шуңа күрә уйнап кергәч, бакчада эшләгәч тә кулны сабын белән юарга кирәк.

(Микроблардан төрле чирләр барлыкка килә).

- Чисталык тагын нәрсәгә бәйләнгән? Тагын нинди шәхси-гигиена таләпләре белән танышсыз? Чисталык барлыкка китерер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Чисталык булсын өчен кулны гына сабын белән юуу кирәкме? Тагын нәрсәләрне үтәргә кирәк?

2. Санитарларга сүз бирәбез.

- Безнең класста да чисталыкны тикшереп торучы санитарлар бар. Алар сезнең турында нәрсә әйтерләр икән?

-1 санитар: Минем классташларым өс киемнәрен һәрвакыт чиста ,чәчләрен тарап, кулларын чиста юып йөриләр.

-2 санитар: Минем дә классташларым өс киемнәрен һәрвакыт чиста...

Укытучы:

- Чөнки алар түбәндәге кагыйдәләрне бик яхшы беләләр(плакатта язылган, хор белән укыйлар, укытучы күрсәтә)

1. Пычраклык һәм пөхтә киенмәү – үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртмау ул!

Шулай итеп:

2. Чисталык – сәламәтлек нигезе!

- Бу әйтемнәрне исегездә тотыгыз, дип әйтә кояшның беренче нуры.


IV. Икенче кояш нуры “Көндәлек режим”


- Алдагы кояш нуры нәрсә әйтергә тели? ( Көндәлек режим)

- Нәрсә ул көндәлек режим? ( тактага рәсемне элү)

- Дөрес, ул- көндәлек эшне вакытлап бүлү, вакытында йоклау, ашау, мәктәпкә китү, кайту, уйнау, дәрес карау, өй эшләрендә булышу, йоклау.Көндәлек реҗимны дөрес оештырсаң, эшкә һәм укуга сәләтең арта, өлгәшәсең. Һәр эшне үз вакытында эшлисең, бу гадәткә керә.Көндәлек реҗимны әгәр үтәмисең икән, син көндәлек эшләреңне үтәп бетерә алмыйсың, соңга каласың, кәефең төшә һәм синең сәламәт- легең какшый.

- Кайсыгыз үзенең көндәлек режимы белән таныштырып үтәр? ( укучылар сөйлиләр)

- Шулай итеп, сәламәтлек көндәлек реҗимга бәйле.

V. Өченче кояш нуры- Хәрәкәт

- Алдагы кояш нурының күрсәтмәсе белән танышыр алдыннан , шигырь тыңлап үтәрбез. Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Бу сорауга җавап бирсәгез ,алдагы кояш нурының күрсәтмәсен табарсыз.

- Ни өчен шигырьдәге әби көләч һәм матур?

-Дөрес, укучылар. Менә сәламәтлекнең бер билгесе- ул хәрәкәт. Хәрәкәттә- бәрәкәт, дип юкка гына әйтмиләр. Безнең гәүдәләребез төз, матур, нык булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Нәрсә ул хәрәкәт? Нәрсәләр эшләсәгез – сез үзегезне хәрәкәтләнәбез дип уйлыйсыз?

- Кеше сау-сәламәт булсын өчен һәр көнне физик күнегүләр ясарга, хәрәкәтләнергә тиеш. Хәзер сезнең бик күпләрегез телевизор, компьютер каршында утырасыз. Бу күзләргә генә зыян китермичә калмый, ә бөтен организмга зыян килә. Шуның өчен күп хәрәкәтләнегез, спортны яратыгыз, сәламәт булыгыз. Әйдәгез бергәләп күнегүләр эшлибез ( табышмаклы күнегүләр эшләп алабыз)

* Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе? (песи)

- Аяклар җилкә киңлегендә,ачык, кулларны күтәрәбез, киереләбез, як-якка иеләбез

* нинди җәнлек башында урман йөртә? (болан)

-Куллар баш өстендә кисешә, бармаклар селкенә, уңга-сулга иелү, урында сикерү

*Әрекмәндәй зур колак, аяклары зур колач, борыны җиргә тигән, килгән ул ерак илдән( фил)

-куллар баш астында, атлыйбыз, уңга-сулга борылабыз

-Рәхмәт.


VI. Дүртенче кояш нуры – табигать.

- Дүртенче кояш нурын ачар вакыт җитте. (ачу)

- Бергәләп укыйк( табигать)

- Табигать без авырган вакытта ярдәмгә килә, булыша. Чирләгән вакытта ничек дәваланасыз?( Дару үләннәрен кулланабыз)

- Кайберләрегез авырганда әниләрегез үләннәрдән ясалган чөй эчерткәндер әле. Нинди дару үләннәрен беләсез? Бәлки әниләрегезгә дару үләннәрен җыярга да булышкансыздыр әле.?

-Мәтрүшкә-салкын тигәндә.

-Кычыткан- без аны күбрәк чүп үләне дип кабул итәбез. Ләкин аның файдасы бик киң. Бил, аяклар сызлаганда дәва, икенчедән, аның яфрагыннан ясалган төнәтмә - тын юлларына файдалы, чәчең коелса файдалы, витамины күп булганга – яшҗ кычыткан яфрагыннан аш пешерәләр.

Юл яфрагы (подорожник) – юл буйларында күп үсә. Аны ярага, пешкән урынга, шешкән урыннарга ябалар.

Әрем – эч авыртканда, йокысызлыктан эчәләр.

Меңяфрак (тысячилистник ) - суык тигәндә, аппетитны яхшыртырга.

Юкә чәчкәсе һәм каен яфрагы – сәламәтлекне ныгыту максатыннан (суык тигәннән)

- Безнең илебездә 500 дән артык төрле дару үләннәре бар. Халык бик матур “шифалы үләннәр” дип йортә. Аларны дөрес җыярга, дөрес киптерергә, табиб киңәше белән генә эчәргә ярый.

Төрле авырулардан саклану өчен чыныгырга кирәк.

- Чыныгырга нәрсә ярдәм итә? (Су, һава, кояш)

- Һава белән чыныгу:

- саф һавада йөрү

- бүлмәне җилләтү

- Кояш белән чыныгу

- кояшта кызыну

- кызынганда баш киеме белән булу мәҗбүри

- Су белән чыныгу – су коену

- су буенда сак булырга кирәк

- суның җылылыгын белергә кирәк

- Шулай итеп, укучылар, без табигать аша үзебезнең саулыкны саклыйбыз икән, безгә дә табигатьне сакларга кирәк. Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөнья-күләм табигать көннәрен билгеләнггән. Әйдәгез, шул көннәр белән танышып үтик.

- Бүген ничәсе? (22 март – Су көне)

- Ни өчен су көнен билгеләп үтәргә булганнар соң? Сез ничек уйлыйсыз?

(Су көнен билгеләп үтүнең максаты – эчә торган суның аз булуы, көннән-көн кими баруы, сакчыл рәвештә куллана белүне таләп итә)

- Шулай итеп табигать безнең сәламәтлекне сакларга булыша икән, без дә аңа карата сакчыл карашта булырга тиешбез.





IV. Кояшның бишенче нуры “Дөрес туклану”.

- Кояшның бишенче нуры сәламәт булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк дип әйтер? (Дөрес туклану)

- Әйе, кешенең тазалыгы дөрес һәм файдалы азыклар ашауга да бәйле. Бигрәк нинди азыклар ашасаң организм өчен файдасы күбрәк? (Яшелчә,җимешләр)

- Табиблар фикеренчә, киң билдәле һәм яратып ашый торган 16 төрле җимеш һәм яшелчә сәламәтлекне сакларга ярдәм итә һәм кыйммәтле даруларны алыштыра. (рәсемне кую)

- Бу яшелчәләрдә кешенең сәламәтлеген ныгыта торган матдә, витаминнар күп.

- Сез бакчада нинди яшелчә-җимешләр утыртасыз? Ни өчен?

- Сез яхшы итеп үсәргә, яхшы күрергә һәм тешләрегез нык булсын өчен А витамины ярдәм итә. А витамины – кишердә, кәбестәдә, помидорда

- Сез көчле, яхшы аппетитлы, бер дэ юкка күңелегезне төшерәсегез килмәсә В витамины белән дус булыгыз. Ул чөгендердә, алмада, шалканда бар.

- Ә суык тигән вакытта һәм суык тиюдән саклану өчен С витамины киләчәк. Ул лимонда, карлыганда һ.б. җимешләрдә бик күп. Бары тик аларны юып кына ашагыз.

VII. Йомгаклау.

Шулай итеп, безнең сәламәтлек исемле кояшыбызның нурлары ачылып бетте. Бу нурлар безгә кулларын сузалар: сәламәт булыгыз, диләр һәм нинди күрсәтмәләрне үтәгез, диләр? Укып үтик: чисталык, яки шәхси гигиена таләпләрен һәм көндәлек режимны үтәргә, хәрәкәттә булырга, спортны сөяргә, табигать белән дус булып төрле витаминлы ризыклар ашарга.

- Сәламәтлекне саклау турында бүген белгәннәр әле өлешчә генә. Алар турындда сез газета, журналлар, китаплар укып белерсез. Сез боларны мәктәп китапханә- сеннән алып әти-әниләрегез белән укый аласыз.

VIII. Үзбәя.

- Балалар, сез үзегезнең сәламәтлегезгә нинди бәя бирерсез икән, уйлап карагыз әле.

- Әгәр мин шуларны үтим, мин һәр яктан таза дип уйласагыз – кызыл алманы менә шушы агачка ябыштырыгыз.

- Әгәр мин бу күрсәтмәләрнең барын да үти алмыйм, дип уйласагыз – яшел алма ябыштырыгыз.

- Әгәр мин күрсәтмәләрнең берсен дә үтәмим дип уйласагыз – сары алмалар ябыштырыгыз.


IX. Нәтиҗә.

- Менә безнең сәламәтлек алмагачы килеп чыкты. Сез күреп торасыз, аның күп өлешен таза алмалар алып тора. Безнең класс укучылары сәламәт икән. Күп күрсәтмәләрне үтәвегез күренә. Алга таба да сәламәтлек алмагачыгыз корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын, чөнки сәламәтлегез, тазалыгыз үз кулыгызда.

Саулык – зур байлык.


XI. Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

























Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

классный час проводится в виде выполнения заданий.  Задания написаны на лучиках солнца. Выполняя задания они собирают лучики солнца.Они побывают на станциях" режим дня", " Личная гигиена"- выступают санитары класса, " Природа" - где знакомятся с лекарственными растениями , "Движение - здоровье", на станции " Правильное питание"- встречают их овощи и фрукты. Отгадывают загадки, решают кроссворд. В конце  "сажают дерево - яблоня " Здоровье"- нарисовано дерево : прикрепляют яблоки ( из бумаги вырезанные).Этот классный час помогает ребёнку познать свой организм и научить поддерживать его в здоровом состоянии.

Автор
Дата добавления 06.02.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров304
Номер материала 368572
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх