Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Физика / Конспекты / Разработка урока по физике на тему
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Физика

Разработка урока по физике на тему

библиотека
материалов

Кайбыч муниципаль районы

Борындык төп белем мәктәбе




















8 класста физикадан

Даими магнитлар. Даими магнитның магнит кыры темасы буенча үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе























Укытучы: Юсупова А.Х.


Максат:

  • Даими магнит, даими магнит полюслары, магнит кырының көч сызыклары, Җирнең магнит кыры төшенчәләре белән таныштыру; даими магнитларның үзлекләрен, магнит кыры көченең аңа кадәр ераклыкка бәйлелеген, ике магнит полюсының үзара тәэсирләшүен тикшерү; магниткыры үзлекләре белән таныштыру, Җирнең магнит кыры үзгәреше сәбәпләрен ачыклау;

  • Дәрес материалын анализлау, күзәтү һәм чагыштыру, төп төшенчәләрне аера алу, нәтиҗә ясау, экспериментлар уздыру, үз фикереңне дөрес аңлату күнекмәләрен үстерү;

  • Предмет белән кызыксыну, экспериментлар уздырганда төгәллек һәм пөхтәлек, аңлы дисциплина тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проекторы, экран, экспериментлар уздыру өчен инструкцияләр. полосалы, дугасыман, түгәрәк магнитлар, штатив, метал шарчыклар, магнитлы стрелкалар, тимер кисәкләре, тимер порошогы, слайдлар, СД- диск Кирилл и Мефодий.


Һәр өстәлгә тәҗрибә уздыру өчен кыстыргычлы штатив, 2 полосалы магнит, компас, металл ватыклары салынган савыт, агач, тимер, пыяла, бакыр, алюмин, корыч, чуен кисәкләре.

Дәрес тибы: катнаш .

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Дәрес темасы һәм максаты белән таныштыру.

  2. Белемнәрне актуальләштерү.


Дәрес барышы.

  1. Алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү өчен –ТЕСТ уздыру.


  1. Эрстед тәҗрибәсе нәрсәне аңлата?

А.Токлы үткәргечнең магнитлы стрелкага тәэсирен.

Б.Токлы үткәргеч янында магнит кыры барлыгын.

В. Токлы үткәргеч янында магнитлы стрелканың күчүен.

  1. Нинди корылмалар янында электр кыры, магнит кыры була?

А. Электр кыры барлык корылмалар янында, ә магнит кыры- хәрәкәт итүче корылмалар янында.

Б. Электр кыры- хәрәкәт итми торган корылмалар, ә магнит кыры- хәрәкәт итүче корылмалар янында.

В. Электр һәм магнит кырлары төрле корылмалар янында барлыкка килә.

  1. Магнит кырының чыганагы...

А. Электр корылмасы

Б. электр тогы

В.Электр чылбырына тоташтырылучы үткәргеч.

  1. Токлы кәтүкнең нинди полюслары бар, кая сакланалар?

А. Төньяк һәм көньяк: кәтүк очларында.

Б.Төньяк һәм көньяк: кәтүк уртасында.

В.Көнчыгыш һәм көнбатыш: кәтүк очларында.

  1. Кәтүктәге ток зурлыгын киметтеләр. Магнит тәэсире ничек үзгәрә?

А. Арта

Б. Кими

В. Үзгәрми

6.Электромагнит ул-

А.Эчендә тимер кендеге булган кәтүк

Б. Токлы теләсә нинди кәтүк.

В. Ток зурлыгын үзгәртеп була торган кәтүк.

  1. Магнит тәэсирен көйләү өчен электромагнит чылбырына нинди прибор тоташтырырга кирәк?

А. Гальванометр

Б. Амперметр

В.Реостат

III. Яңа материал өстендә эшләү.


Укучылар без алдагы дәресләрдә электромагнитлар, аларның кулланышы, магнит сызыклары турында сөйләштек, ә бүген даими магнитлар, аларның магнит кыры турында сөйләшербез. (слайд 1)

-Ә нәрсә соң ул магнит?

(Дисктан Природа магнитных свойств вещества)

Укытучы: Магнит. Бу сүз безнең өчен инде яңа түгел. Сез инде кечкенә вакытта ук магнитка төрле тимер кисәкләре: скрепкалар, кадаклар ябыштырып уйнагансыздыр. Компас белән дә сез география дәресләрендә якыннан таныш.

Ә инде кеше ясалма магнитлар уйлап тапкач күптәнге хыялларын тормышка ашырган: телефон, телеграф, радио, магнитофон, телевидение, компьютер, мобиль телефон ясаган... чынлап та, нәрсә соң ул магнит?

Даими магнитлар- магнит үзлекләрен озак вакытлар саклый ала торган җисемнәр. Аның полюслары исә- магнитның аеруча көчле урыннары. Магнитлар төрле формада: дугасыман, полосалы, түгәрәк булырга мөмкин.

Укытучы: Тимер вагы ярдәмендә даими магнитларның магнит кыры турында мәгълумәт алырга мөмкин. Даими токның магнит сызыклары кбек үк даими магнитларның сызыклары да тоташ була. Алар төньяк магнит полюсыннан чыга һәм көньягына керә, ә магнит эчендә тоташа. Укытучы: Француз галиме Ампер (1775-1836 еллар) һәр матдә молекуласында әйләнеш хәрәкәте ясаучы электр токлары турында гипотеза әйтә. 1897 нче елда бу гипотезаны Англия галиме Томсон раслый, ә 1919 нчы елда америка галиме Мииликен бу токларны үлчи.

Ампер, тимернең яки корычның магнитлануын, бу матдәләрнең һәрбер молекуласы эчендә циркуляцияли торган электр токлары булу белән аңлата.

Ампер заманында атом төзелеше турында бернәрсә белмәгәнәр, шуңа күрә молекуляр токларның табигате ачыкланмаган, ә хәзер һәрбер атом эчендә тискәре корылган кисәкчекләр- электроннар булуын беләбез. Электроннар хәрәкәт иткәндә магнит кыры барлыкка килә, ул тимер белән корычның магнитлануына китерә.

Нәтиҗә: Электроннар хәрәкәте электр тогы тудыра, ә токлы үткәргечләр тирәсендә магнит кыры барлыкка килә.

Укытучы: Табигый һәм ясалма магнитлар бар. Ясалма магнитлар- корыч, никель, кобальт. Табигый магнит- магнит рудасы. Бу руда төрле илләрдә төрлечә атала. Кытайлар аны чу-ши, греклар адамас һәм каламит дип атыйлар. Магнитлар үз тирәләрендә магнит кыры тудыралар материаль- ягъни безгә бәйсез рәвештә була һәм без аны аның икенче даими магнитка яки электр тогына тәэсире аша гына белә алабыз.

1820 елда Дания галиме Эрстед электр тогының магнитлы стрелкага тәэсир итүен күзәткән һәм электр кыры белән магнит кыры арасында нинди бәйлелек булуы турында галимнәрне уйланырга мәҗбүр иткән.

(Дисктан Опыты Эрстеда)

-Укучылар исегезгә төшерегез әле электр һәм магнит кырлары турында нәрсә беләсез?

Магнит үзлекләрен тикшерү

Эксперименталь биремнәр. (төгәл инструкцияләр өстәлләргә алдан таратыла) җиһазлар: кыстыргычлы штатив, 2 полосалы магнит, компас, җеп, металл вагы яки вак тимер предметлар салынган савыт, агач, тимер, пыяла, бакыр, алюмин, корыч, чуен кисәкләре. Биремнәр

1 тәҗрибә: Магнитның кайсы өлеше тимергә тәэсир итми?

Нәтиҗә: тимер кисәкләре магнитның бөтен җиренә дә тигез ябышмый, ә магнит кырыйларына күбрәк ябыша. Димәк шул урында магнит полюслары була.

Һәрбер магнитның 2 полюсы бар: төньяк ( N ) һәм көньяк ( S) полюслары.

Магнитны төрле материалдан ясалган әйберләргә якын китереп карап, аларның бик азының гына магнитка тартылуын күрергә мөмкин. Магнитка чуен, тимер, корыч яхшы тартыла.

2 тәҗрибә. Магнит уклары арасындагы тәэсирне күзәтеп карыйк. Нәрсә күзәтербез?

Магнит угын шундый ук икенче магнит угы янына якын китерсәк, алар бер- берсенә капма- каршы полюслары белән борылып урнашырлар.

Магнитны магнит угы полюсларына якын китергәндә, укның төньяк полюсы магнитның төньяк полюсыннан этелүен күзәтергә мөмкин.

Укытучы: 1600 нче елда англия врачы Г.Х. Гилберт даими магнитларның төп үзлекләрен ача. Төрле исемдәге полюслар бер- берсенә тартыла, бертөрле исемдәгеләре этелә. Магнит кырын дөресрәк күзаллау өчен галимнәргә магнит кырын рәсемнәрдә көч сызыклары дип аталучы сызыклар рәвешендә сурәтләү фикере килә. Бу сызыклар куерак булган урыннарда (мәсәлән, полюсларда), кыр көчлерәк. Алар ерагайганда кырның да көче кими. Бу сызыкларны магнит кырына тимер вагы керткәндә күзәтергә мөмкин. Магнитланып, алар көч сызыклары буенча тезеләләр.

Нәтиҗә: Төрле исемдәге магнит полюслары бер- берсенә тартыла, ә бер исемдәгеләр этеләләр.

Дискта (Ось магнитной стрелки)

3тәҗрибә. Полосалы магнитны урталай бүлсәк нәрсә күзәтелер?

Нәтиҗә: Магнитның размерлары кечерәер, ләкин 2 полюсы да сакланыр. Көньяк һәм төньяк полюсларны аерым гына алып булмый.

Дискта (постоянные магниты)

4 тәҗрибә. (китапта 104, 105 рәсем)

Магнитларда полюсларның ничек урнашуы магнитның формасына бәйле икәнлеген карап китик.

2слайд (Магнит полюслары)

3 слайд (Магнит алу ысуллары)


5 тәҗрибә.

Штативка магнит эләбез, аңа төрле размердагы металл шарлар эләбез һәм нәрсә күзәтербез.

Нәтиҗә: Шарлар бер- берсенә орыну нәтиҗәсендә магнитланалар.

Төзелешләренә һәм магнит үзенчәлекләренә карап матдәләрне берничә төргә бүләләр:

-ферромагнетиклар: тимер, никель, кобальт

-диамагнитиклар: бакыр, алтын, цинк

-парамагнетиклар: магний, алюминий, марганец.

Кадак нормаль t да электромагнитка тартыла, әгәрдә кыздырганчы җылытсак, ул ферромагнит үзлекләрен югалта һәм тартылмый. Җылытканда тимернең магнит үзлекләрен югалтуын 1600 елда Англия врачы Вильям Гильберт күзәткән, ә 1895 елда Франция галиме Пьер Кюри тирәнтен өйрәнгән, һәм тимер үзенең ферромагнит үзлекләрен югалткан t ны- Кюри t д.а.

Даими магнитларның магнит кыры нинди була?

4 слайд (Магнит кыры)

Тимер вагы, полосалы даими магнит, компас ярдәмендә магнит кыры сызыкларын күзәтегез һәм рәсемен дәфтәрегезгә ясагыз.

Тәҗрибә: Төрле формадагы магнитларны тимер порошогы янына китереп карыйбыз.

Нәтиҗә: Магнит кыры сызыклары йомык сызыклардан тора. Магнит сызыклары магнитның төньяк полюсыннан чыгып, көньяк полюсына керә.

Слайд 5 (көч сызыклары)

Укучылар тәкъдим ителгән приборлар ярдәмендә экспериментлар уздыралар һәм нәтиҗә ясыйлар. Укытучы: 14 нче гасыр Англия физигы Уильям Герберт шарсыман магнит ясый һәм аның ярдмендә Җир шарының котычкыч зур космик магнит булуын ача, аны өйрәнә.

6 Слайд (Наша планета)

Җир төшенең тышкы сыек катламы даими хәрәкәт итеп тора. Шуның аркасында магнит кырлары туа, алар исә Җирнең магнит кырын формалаштыра. Кайбер күренешләр компас һм башка магнитлы приборлар эшенә комачау итәргә мөмкиннәр. Бу күренешләрне магнит аномалияләре (латинчадан- тайпылу) дип атыйлар. Магнит аномалияләре кыска вакытлы һәм даими дә булырга мөмкин. Кыска вакытлылары- магнит давыллары, даимиләре- җир астындагы тимер рудасы аркасында булырга мөмкин. Тарихтан күренгәнчә, магнитлы компас уйлап табуның диңгездә йөзүдә әһәмияте зур булган. Суда йөзүче магнит угы рәвешендәге компаслар иң элек Кытайда уйлап табылган дип санала, ә инде 12-13 нче гасырларда гарәп диңгезчеләре аны Европага алып килә. Магнит угын дискка тоташтырып Италияле Флавий Джой 1302 нче елда иң беренче компасны ясый.

7 слайд (Магнит кырының беренче кулланышы- компас)

Укытучы: Сез Җирнең магнит полюслары турында ниләр беләсез? Җирнең магнит полюслары күп мәртәбәләр урынын алмаштырган. Соңгы 160 миллион елда ул 100 ләп тапкыр үзгәргә. 570 миллион ел элек магнит полюслары хәзерге экватор урынында булган.

Җирнең магнит полюслары аның географик полюслары белән тәңгәл килми. Компасның магнит угы якынча гына төньякны күрсәтә.

Җирнең Төньяк географик полюсына якынлашканда Җирнең магнит кыры магнит сызыкларының горизонтка торган саен зуррак почмак ясап авышуын күрсәтә. Анда Җирнең Көньяк магнит полюсы урнашкан. Җирнең Төньяк магнит полюсы Көньяк географик полюс янында урнашкан.

Ни өчен магнит угы һәрвакытта да үзенең бер башы белән төньякка, ә икенчесе белән көньякка күрсәтә. Чөнки безнең Җиребез үзе дә бик үк көчле булмаса да гаҗәеп зур магнит ул.

Нәрсә соң ул магнит давыллары?

Слайд 8 (магнит давыллары)

(Дискта Магнитные бури)


Магнит давылы- кыска вакытлы күренеш. Әгәр Кояшта көчле шартлау була икән, кояш җиле көчәя. Бу исә Җирнең магнит кырын үзгәртә һәм магнит давылына китерә. Җир яныннан узып китүче корылган кисәкчекләр өстәмә магнит кырлары тудыралар. Магнит давыллары җитди зыян китерәләр: алар радио, электр,телевезион бәйләнешләрне бозалар, приболар күрсәтүендә хаталар барлыкка килә. Укытучы: Җирнең магнит кыры Җир өстен тереклек өчен зарарлы булган космик нурланыштан саклый.

Слайд 9 (Кояш җиле)

Космик нурланыш составына электрон һәм протоннардан башка, зур тизлектә хәрәкәт итүче башка кисәкчекләр дә керә. Җирнең магнит кырының Кояш җиле белән тәэсирләшүенең нәтиҗәсе булып поляр яктыртылышлар тора. Җир атмосферасына кереп, корылган кисәкчекләр магнит кыры тәэсирендә бер юнәлештә хәрәкәт итә башлыйлар. Электроннар һәм протоннар, атмосфера һавасының молекулалары белән бәрелешеп ионлашалар, шуның аркасында алар яктыралар. Без аны поляр балкыш дип атап йөртәбез

Слайд 10 (Поляр балкыш)

Укытучы: магнит кыры чыганагы Җир үзәгенә яшеренгән. Безнең планета калган планеталар кебек үк, үз магнит кырын тудыра. Җир магнитының 3 чыганагы космоска җибәрелгән очкыч аппаратлар ярдәмендә билгеләнә. Алар планетаның өч сферасында тупланганнар.

1). Җир үзәгендә- Җир астында йөреп торучы көчле электр токлары;

2). Җирнең кабыгында тимер рудасы чыганакларында- магнит аномалиясе тупланган урында;

3). Югары атмосферадагы җир тирәсендәге космик киңлектәге корылмалы кисәкчекләр агышы- радиация зоналары.

Аның эшләү принцибы гадәти электр генераторларыныкы кебек үк. Электр генераторларында хәрәкәт кәтүк чорнауларында барса, планета һәм йолдызларда – үткәрүчән сыек субстанциядә. Күләме буенча 5 Ай кадәрле эрегән тимер Җир үзәгендә әйләнә һәм магнит кырын хасил итә. Ләкин Җирнең магнит кырының табигате ахыргача өйрәнелеп бетмәгән әле. Хәзерге фикерләр буенча Җирнең магнит үзлекләре Җир үзәгендәге физик шартлар һәм космик тарихы белән бәйле. Галимнәрнең исәпләүләре буенча, Җир төше 3,5-5 млн атмосфера басымы астында һәм сыек хәлдә. Аның эчендә әйләнгән токлар магнит кыры чыганагы булып тора. 1958 нче елда Җирнең ясалма иярченнәре ярдәмендә Җирнең экватор поясы турысында электроннар һәм протоннар әйләнүе һәм аларның ток тудыруы ачыкланды. Бу балдаксыман токның магнит сызыкларының Җирнеке белән туры килүе ачыкланган. Шулай итеп Җирнең радиацион поясы магнит кырының икенче чыганагы булып тора.

11, 12 слайд Слайд

Космик корабльләрнең Айда, Венерада, Марста магнит кыры юклыгын, ә Марста- көчсез генә магнит кыры барлыгын ачыкларга мөмкинлек бирәләр.

13 слайд

Магнитларны куллану.

  1. Тимер рудаларын эзләгәндә.

  2. Тау токымнарын эзләгәндә.

  3. Магнитлы сепараторлар.

  4. Металлургиядә зур электромагнитлар.

  5. Медицинада - браслет, бөти.


  1. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

  2. Өй эше. § 59; 60. (Перышкин А.В. Физика-8).

Жюль Вернның “Унбиш яшьлек капитан” китабында Негоро судноның компасы астына тимер кисәге куя һәм корабль Америкага барасы урынга Африкага барып чыга. Ни өчен корабль юнәлешен югалта?


Краткое описание документа:

-          Даими магнит, даими магнит полюслары, магнит кырының көч сызыклары, Җирнең магнит кыры төшенчәләре белән таныштыру; даими магнитларның үзлекләрен,  магнит кыры көченең аңа кадәр ераклыкка бәйлелеген, ике магнит полюсының үзара тәэсирләшүен тикшерү; магниткыры үзлекләре белән таныштыру, Җирнең магнит кыры үзгәреше сәбәпләрен ачыклау;

-          Дәрес материалын анализлау, күзәтү һәм чагыштыру, төп төшенчәләрне аера алу, нәтиҗә ясау, экспериментлар уздыру, үз фикереңне дөрес аңлату күнекмәләрен үстерү;

-          Предмет белән кызыксыну, экспериментлар уздырганда төгәллек һәм пөхтәлек, аңлы дисциплина тәрбияләү.

-           

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проекторы, экран, экспериментлар уздыру өчен инструкцияләр.полосалы, дугасыман, түгәрәк магнитлар, штатив, метал шарчыклар, магнитлы стрелкалар, тимер кисәкләре, тимер порошогы, слайдлар,  СД- диск Кирилл и Мефодий.

 

Һәр өстәлгә тәҗрибә уздыру өчен кыстыргычлы штатив, 2 полосалы магнит, компас, металл ватыклары салынган савыт, агач, тимер, пыяла, бакыр, алюмин, корыч, чуен кисәкләре.

Дәрес тибы: катнаш .

Дәрес барышы:

I.         Оештыру өлеше. Дәрес темасы һәм максаты белән таныштыру.

II.       Белемнәрне актуальләштерү.     

 

                                               Дәрес барышы.

  1. Алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү өчен –ТЕСТ уздыру.

 

  1. Эрстед тәҗрибәсе нәрсәне аңлата?

А.Токлы үткәргечнең магнитлы стрелкага тәэсирен.

Б.Токлы үткәргеч янында магнит кыры барлыгын.

В. Токлы үткәргеч янында магнитлы стрелканың күчүен.

  1. Нинди корылмалар янында электр кыры, магнит кыры була?

А. Электр кыры барлык корылмалар  янында, ә магнит кыры- хәрәкәт итүче корылмалар янында.

Б. Электр кыры- хәрәкәт итми торган корылмалар, ә магнит кыры- хәрәкәт итүче корылмалар янында.

В. Электр һәм магнит кырлары төрле корылмалар янында барлыкка килә.

  1. Магнит кырының чыганагы...

А. Электр корылмасы

Б. электр тогы

В.Электр чылбырына тоташтырылучы үткәргеч.

  1. Токлы кәтүкнең нинди полюслары бар, кая сакланалар?

А. Төньяк һәм көньяк: кәтүк очларында.

Б.Төньяк һәм көньяк: кәтүк уртасында.

В.Көнчыгыш һәм көнбатыш: кәтүк очларында.

  1. Кәтүктәге ток зурлыгын киметтеләр. Магнит тәэсире ничек үзгәрә?

А. Арта

Б. Кими

В. Үзгәрми

6.Электромагнит ул-

А.Эчендә тимер кендеге булган кәтүк

Б. Токлы теләсә нинди кәтүк.

В. Ток зурлыгын үзгәртеп була торган кәтүк.

  1. Магнит тәэсирен көйләү өчен электромагнит чылбырына нинди прибор тоташтырырга кирәк?

А. Гальванометр

Б. Амперметр

В.Реостат

Автор
Дата добавления 19.11.2014
Раздел Физика
Подраздел Конспекты
Просмотров316
Номер материала 137518
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх