Инфоурок / Математика / Конспекты / Разработка урока по татарскому языку на тему "Обобщающее повторение членов предложения"(5класс)

Разработка урока по татарскому языку на тему "Обобщающее повторение членов предложения"(5класс)

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

Максат: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау, мисалларда ныгыту, дөрес итеп җөмлә кисәкләрен танып белү күнекмәләрен үстерү, табигатькә карата сакчыллык һәм күзәтүчәнлек сыйфаты тәрбияләү.

Дәрес тибы: дәрес-йомгаклау

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт

Җиһаз: мульти-мед. проектор, карточкалар


Дәрес барышы


1.Оештыру моменты. Уңай халәт тудыру.

- Исәмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Туган телне, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

  • Изге ният, яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.


2. Белемнәрне актуальләштерү

- Укучылар, без үткән дәресләрдә җөмлә кисәкләре турында белешмә алдык. Бүген яңадан кабатлап, белемнәребезне ныгытып куячакбыз.

Слайд№1 Число белән тема.


Слайд№2

hello_html_m3150996b.png


  • Сезнең алда табышмак, әгәр җавабын тапсак, бүген дәрестә сөйләшәчәк темабызны билгеләрбез.

  • Сүз кыш турында бара.

  • Дөрес, балалар. Мин сезне кыш күргәзмәсенә чакырам. Күргәзмәгә керер өчен билет алырга кирәк. Сорауларга дөрес җавап бирсәк, күргәзмәгә, берсүзсез, керербез.





Слайд№3

hello_html_m6f8626af.png

  • Билетларны алдык, күргәзмәгә рәхим итегез.

3.Тема Слайд 4

hello_html_m1437bacf.jpg

-Рәсемдә нәрсә күрәсез?(Укучылар җавабы)

- Дөрес, кыш сурәтләнгән. Бөтен тирә-як ап-ак юрган ябынган. Салкын көн. Агачлар ялт-йолт итеп торган ак күлмәк кигән. Бирелгән текст белән танышыйк

Слайд№5 Бирелгән җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү.(Укучылар җөмләләрне тикшерә)



hello_html_m35f8c10.png

Слайд № 6

hello_html_33945318.jpg

Бирелгән рәсем буенча фикер алышу.Текст төзү.(Бөтен җир: кырлар, болыннар, урманнар, елга-күлләр карга күмелде. Урманда “шылт” иткән тавыш та юк. Агач кәүсәләренә, ботакларына кар сарган. Җәнлекләр өннәренә, ояларына кереп посканнар. Кар өстендәге эреле-ваклы эзләр генә кыш көне дә урманда тормыш кайнап торуы турында сөйли. Кайбер җәнлекләр күптән инде кар астындагы җылы өннәренә кереп йокыга талган. Кар аларны салкыннан саклый).

  • Дөрес, балалар бик матур эчтәлекле җөмләләр төзедегез. Ә хәзер канатлы дусларыбыз турында сөйләшеп алыйк. Кошлар кыш көне нишли? Без канатлы дусларыбызга ничек ярдәм итәбез? (Балалар җавабы).

Слайд№7 Бирелгән текстка кирәкле җөмлә кисәкләрен куеп яз.



hello_html_c2afbb0.png

  • Текстта нинди җөмлә кисәкләре төшеп калган?

  • Бу текстка аергычлар өстәп яздык.

  • Нинди җөмлә кисәген аергыч дип атыйбыз?

  • Җөмләдә предметның яки затның төрле билгесен белдереп килгән иярчен кисәк аергыч дип атала.Ул нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? кебек сорауларга җавап бирә.

  • Дөрес, балалар. Бераз ял итеп алыйк (физкультминутка).

Киек казлар очалар (кулларны як-якка җилпү)

Тирән күлгә төшәләр,(чүгәләү)

Рәхәтләнеп йөзәләр (йөзү хәрәкәте)

Алар аннан чыгалар (басу)

Канатларын кагалар (кагыну хәрәкәте)

Слайд №8, 9

Бирелгән шигъри юлларны дөрес итеп урнаштыр.



hello_html_m1855f62a.jpghello_html_m46fa9109.png


Cлайд№10

  • Игътибар белән җөмләләрне күзәтегез. Алар нинди кисәкләрдән тора? Мондый җөмләләрне ничек атыйбыз?

  • Бу җөмләләр ия белән хәбәрдән генә тора, алар җыйнак җөмлә дип атала.

  • Рәсемгә карап җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз.



hello_html_m53d3f636.png hello_html_m4aeb6130.jpg


Слайд№11

Ата-бабаларыбыз кыш турында мәкальләр дә иҗат иткән.Әйдәгез бергәләшеп мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклыйк. (Укучылар җавабы. Бирелгән мәкальләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү һәм нәтиҗәләр ясау).



hello_html_m2824dc60.jpg hello_html_m52f9699b.png


-Бирелгән схемалар буенча җөмләләр төзеп алыйк. Җөмләләрегез кыш темасын чагылдырсын.(Схемалар тактаuа эленә).


4.Өй эшен бирү.

Кошларга җимлек ясау

Кар ява” темасына инша язарга


5.Дәрескә йомгак ясау. Слайд №12

hello_html_m1d4787af.png


Укучыларга билгеләр кую

Краткое описание документа:

Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

 

Максат: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау, мисалларда ныгыту, дөрес итеп җөмлә кисәкләрен танып белү күнекмәләрен үстерү, табигатькә карата сакчыллык һәм күзәтүчәнлек сыйфаты тәрбияләү.

 

Дәрес тибы: дәрес-йомгаклау

 

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт

 

Җиһаз: мульти-мед. проектор, карточкалар

 

Дәрес барышы

 

1.Оештыру моменты. Уңай халәт тудыру.

-  Исәмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?

-  Кояшлы иртә кебек.

   Туган телне, Тукай телен

   Өйрәнергә дип килдек.

  • Изге ният, яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

Общая информация

Номер материала: 158503

Похожие материалы