Разработка урока по татарской литературе И. Туктарның “Авыраяк” хикәясе буенча БСҮ

Предпросмотр материала:

Тема:И. Туктарның “Авыраяк” хикәясе буенча БСҮ.

Максат: Үткән теманы ныгыту.Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.Яңа теманы кызыклы,файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.Чиста,пөхтә булырга,үз сүзеңдә тора белергә чакыру.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 3 нче сыйныф өчен Күңелле татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I.     Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

1.    Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр).

Дежур укучы белән әңгәмә. - Ярый, рәхмәт. Ә хәзер бүгенге көн турында бераз сөйләшеп алыйк.

- Хәзер нинди ел фасылы? (кыш)

- Кышның нинди ае? (декабрь)

- Ничәнче числосы? (... нче декабрь)

- .... нче декабрь атнаның кайсы көненә туры килә? (...)

 

II.    1.Фонетик күнегү.   –рек-рек-рек -  Бу минем бүрек

                                        -як-як-як-  Бу синең тимераяк

                                    -ләй-ләй-ләй- Бу җылы бияләй

                                    - то- то- то -   Бу кара пальто

                                     -як-як-як -   Бу ялкау Авыраяк        

2. Аудирование. (Тыңлагыз, кабатлагыз, күрсәтегез)    

      Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында.

  III.   Өй эшен тикшерү.(Диалогны ятларга иде.1-2  сөйли,3һәм 4 тыңлыйлар,бәялиләр)

IV.Актуальләштерү.

Үтелгән сүзләрне (карточкалар белән) кабатлау.

Һәр укучыга сыйфатлар язылган карточкалар таратыла.  МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр.А лар Б белән, Б лар А белән  алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең эшен тикшерәләр.

Ялкау-                                     Игътибарсыз-

Тырыш-                                 Эш ярата-           

Игътибарлы-                         Әдәпле-    

Эш яратмый-                        Тәрбияле-

Тәрбиясез-                            Эшчән-

VI. Сингапур структурасы: МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР эшләп алыйк.

Өстәлдәге ак битләрне алабыз, 2гә, аннан тагы 2гә бөклибез,йомык почмагын бөклибез.Ә хәзер килеп чыккан сызыкларны ручка белән кабатлап чыгабыз.һәр килеп чыккан өлешкә номер сугабыз.Уртага һәркем “Авыраяк” дип язып куя.1нче өлешкә Авыраякка хас характеристика ,2нче өлешкә Авыраякка хас булмаган характеристика, 3нче өлешкә Авыраяк нәрсәләрен табалмады,4 нче өлешкә Авыраяк нәрсәләр эзләмәде.

 

 

 

 

 

 

Ромб: Авыраяк
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Беренче номердагы җавапны 1 нче номеры укучы әйтә, икенче номердагыны 2 нче укучы, Өченче номердагы җавапны 3 нче укучы һәм соңгысын 4 нче укучы җавап бирә.

VII.Физкультминут.  “Әпипә” көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану.

- “Авыраяк” текстында ничә кеше катнаша? (2 кеше-Авыраяк, әнисе.  Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

-Авыраяк,  урамга чыгар өчен ничә әйбер эзләгән  иде? (4 әйбер: тимераяк, пальто,  бүрек,  бияләй.  Музыка туктауга дүртәүләп берләшәләр.)

-Авыраякның өендә ничә кеше бар иде? (2 кеше-Авыраяк һәм әнисе.Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

VIII.Текстан чыгып сорау җөмләләр төзиләр.

а) индивидуаль төзиләр; б) “ПОРТНЕР ПО ПЛЕЧУ” белән тикшерәләр.

в) Сыйныфтан “4нче №лы” укучылар үзләренең сорау җөмләләрен укыйлар. “3 нче№лы” укучы җавап бирә. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН кулланып эшләү.

4.Авыраякка бәя бирәләр ( 4әрләп эшлиләр (ТИМБИЛДИНГ),кайсы өстәл алдан эшләп бетерә-шул “Феерверк” ясый.(ТИМ ЧИР)

V.Авыраяк  хикәясе буенча эшне дәвам итү.

1.Дәреслек белән эш.  (88 бит 4 нче күнегү)

- Әгәр безнең героебызның исеме Җиңелаяк булса, ул нинди малай булыр иде? Җиңелаякка бәя бирү.

             Җиңелаяк нинди?                                Авыраяк нинди?

             (1,2 өстәлдән укучылар                      (3,4 өстәлдән укучылар

             чыгып-чыгып язалар,бер-                  чыгып-чыгып язалар,

            берсен тулыландыралар)                    бер-берсен тулыландыралар)

2.Комплимент әйтү. Киңәш бирү.

            Җиңелаякны  мактыйлар.                     Авыраякка  киңәш бирәләр.

                           (1,2 өстәл)                                               (3,4 өстәл)

3.Хикәяне үз исеменнән үзгәртеп ,эчтән укыйлар.Хикәяне үз исеменнән кычкырып “3нче№лы” укучылар укыйлар.

VI. Йомгаклау.

      Миңа дәрес ошады.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)

      Миңа дәрес ошамады.....( кулларын күтәрәләр)

      Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Бүгенге дәрестә без кем турында сөйләштек. Әгәр Авыраяк яхшы малай булса аның нинди исеме булыр иде? Син нинди булыр идең?

Өй эше: хикәяне үз исемеңнән сөйләргә. (Билгеләр алдагы өй эшен тикшергәндә куелган иде. Дәрестә актив катнашкан балаларга да  куярга мөмкин.)

- Дәресебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

 

 

Краткое описание материала

Разработка урока по татарской литературе И. Туктарның “Авыраяк” хикәясе буенча БСҮ

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Хусаинова Гульназ Ильясовна

учитель татарского языка и литературы

  • На сайте: 11 лет и 2 месяца
  • Всего просмотров: 21078
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 10
  • 21078
    просмотров
  • 10
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Хусаинова Гульназ Ильясовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~110

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: