Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Разработка урока по татарской литературе на тему "Г.Тукай "Шурале"(5класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Разработка урока по татарской литературе на тему "Г.Тукай "Шурале"(5класс)

библиотека
материалов


Башкортстан Республикасы Авыргазы муниципаль районы Корманай гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе.










Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасын уку һәм анализлау

( 5 нче сыйныфта әдәбияттан үткәрелгән

ачык дәрес конспекты )



http://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=062606d483b7271051d7ecdf469157c6-67-144&n=24

FLOWERS8







Тема. Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасын өйрәнү

Максатлар: 1.     Г.Тукайның тормыш юлын ныгыту.

  Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән танышу, поэманы анализлау, аның әкиятләр җирлегендә иҗат ителүен аңлату; сурәтләү чарасы буларак эпитет, чагыштыру турында төшенчә бирү.

2. Уку тизлеген, сөйләм телләрен, фикерләү сәләтен үстерү

3.Балаларда милли горурлык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай тормыш юлы буенча слайдлар, тактадагы язмалар, “Шүрәле” мультфильмыннан өзек, “Шүрәле” китабы, курай, китап күргәзмәсе, Тукай портреты.

 Дәрес барышы

 1.Оештыру моменты.Уңай психологик халэт тудыру

Исәнмесез,балалар

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә, - дигән теләкләр белә дәресебезне башлап җибәрик.

2.Өй эшен тикшерү

- Г.Тукайның тормыш юлын  искә төшерик Сл.№3

hello_html_1e657f5e.png

- Тукайның тормыш юлы Татарстан Республикасы Арча районы Кушлавыч авылында башланып китә. Бу турыда безгә Диана сөйли.(укучылар сөйләгән вакытта слайд күрсәтелә. Бу слайдта Тукай яшәгән авыл-шәһәрләр исеме барлыкка килә)

Диана: Г. Т. 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында туган. Әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улы указлы мулла була, әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы. Кечкенә Габдуллага 4 ай булганда, аның әтисе 44 яшендә авырып үлеп китә.

- Яхшы. Биографияне Әлинә дәвам итә.

Әлинә: Әтисе үлгәч, әнисе Сасна авылы мулласына кияүгә чыга. Габдулланы Кушлавыч авылындагы Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча асрамага биреп калдыра. Бераз вакыт узгач, әнисе аны Сасна авылына үзе янына алдыра. Ләкин күп тә үтми, әнисе дә авырып үлеп китә һәм Габдулланы бабасы Зиннәтулла йортына Өчиле авылына кайтаралар.

- Сүзне Айгөл дәвам итә.

Айгөл: Өчиле авылында бабасы Зиннәтулла йортында Габдулла алты бала янында артык була.Аны бер ямщикка утыртып Казанга озаталар.

- Казанда Габдулла белән ни була?

Илназ: Ямщик Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» — дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, аны үзенә ала.Болар Мөхәммәтвәли һәм Газизә исемле кешеләр була. Әмма бу гаиләдә дә Габдуллага озак яшәргә туры килми, Мөхәммәтвәли белән Газизә авырып китәләр, шуңа кабат аны Өчилегә кайтаралар.

C:\Users\Компьютер\Desktop\фото урок тукай\DSC07816.JPG

Аннары нинди вакыйгалар була?

Эльвина: Бабасы Зиннәтулла аны Кырлай авылында яшәгән Сәгъди абзыйга асрамага биреп җибәрә. Бу авылда ул беренче тапкыр белем  иленә аяк баса, Маһруйбикә абыстайдан дин сабаклары ала. Габдулла Кырлайда ике ел чамасы яши.

- Илсур дәвам итә.

Илназ: Аннары Габдулланы Җаек шәһәрендә яшәүче җизнәсе Галиәсгар Госманов эзләтеп үзе янына алдыра. Җаек шәһәрендә Г.Т. 12 ел яши. “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. 1907 нче елда ул Казан шәһәренә килә.

- Г.Тукайның тормыш юлына Альбина йомгак ясый.

Альбина: Г. Тукай җир йөзендә бик аз яши. Ул үпкә авыруы белән авырый башлый. Шул сәбәпле 27 яшендә 1913 нче елда Казан шәһәрендә үлә.

Укытычы: Кыска гына гомер кичерсә дә шагырь бик күп халык күңелендә сакланырлык әдәби мирас калдыра. Бүген исә бөек шагыйребезнең тагы бер әсәре белән танышырбыз. Ул Тукайның халык әкиятенә нигезләнеп язылган “Шүрәле” поэмасы. ( Электрон дәрелектән “Шүрәле” поэмасыннан өзек тыңлау, 3,4 бүлекләрне укып үтү).

Дәфтәргә число белән теманы язу, дәрес максаты белән танышу. Сл.№

-“Шүрәле” поэмасын укыгач, сездә нинди хисләр туды? Нинди күренешләр күз алдына килде? Сл №

hello_html_m58c5afdd.png

------

-Укучылар, поэманы ничә өлешкә бүлеп була?

-Ике.

1. Кырлай авылы һәм урманы.

2. Былтыр дип атаган егет белән Шүрәле вакыйгасы.


-Г.Тукайга Кырлай авылы кай ягы белән кадерле? Ни өчен аның тормышында бу авыл бик зур урын алып тора?

------

-Әсәрдә Кырлай табигате ничек тасвирлана?

------

-Ә сезнең хәтерегездә табигатьнең кайсы вакыты күбрәк саклана? Ни өчен?

------

-“Ул авылның. – һич онытмыйм,- һәр ягы урман иде,”- ди шагыйрь, бу сүзләрне әйткәндә нинди хисләр кичерә?

-Туган якны сагыну, мәхәббәт хисләре.


Г.Тукай туган ягының урманнарын ничек сурәтли? Шул өлешне табып укыгыз.

-------(101-102б.)

Шагыйрь табигатьне сурәтләу өчен нинди сүз төркемнәрен кулланган.(күп очракта исем янында сыйфат килгән, шуңа күрә текс матуррак яңгырый.) Сл.№


hello_html_m6977ab54.png


Укытучы: поэманың икенче өлеше турында сөйләп үтегез әле. Поэмада нинди геройлар бар? (Шүрәле, Былтыр, Шүрәле дуслары)

-         Шүрәле нәрсә ул? Сез ничек уйлыйсыз? Без аны тормышта очратабызмы?

-         Тукай аның тышкы кыяфәтен  ничек сурәтләгән? Шул юлларны табып укыгыз әле.

- “Шүрәле” поэмасын язганда күренешне җанлырак итеп укучыга җиткерү өчен ул башка әйбер белән чагыштыра. Бу чагыштыру була. (Дәфтәргә кагыйдәне язу ) Язабыз кагыйдәсен: чагыштыру бер предметны яки күренешне икенче предметка һәм күренешкә охшатып әйтүне белдерә. Чагыштыру кеби, кебек, аның төсле , охшаш сүзләре ярдәмендә бирелә. Бу әдәби термин белән без башка әсәрләрне өйрәнгәндә дә очрашырбыз. Хәзер берәләп чагыштырулар әйтеп карыйк. (М-н: кар бөртекләре кызлар кебек бии, кар бөртекләре йолдызлар кебек җемелди һ.б.) Сл.№

hello_html_m1af96a54.png-         Шүрәле  үзе турында Былтырга нәрсәләр сөйли? Шул юлларны табып укыйк әле.

-         Шүрәлегә нинди сыйфатлар хас? Кем ничек уйлый? Ул нинди?

-         Димәк, укучылар, Шүрәлегә күп төрле сыйфатлар хас. Ул бик тә куркыныч, ямьсез, кот очарлык, кешеләрне кытыклап үтергәне дә булган. Шул ук вакытта ул тиз ышана, шат күңелле, уйнарга ярата. Былтыр аны кем дип атый әле? Кайсыгыз игтибарлы икән?

-         Әсәрдә тагы кем бар?

-         Ә Былтыр кем ул? Ул кайда яши?

-         Аның тышкы кыяфәте турында ниләр әйтә аласыз? Киеме буенча нәрсә әйтеп була?

-         Аңа нинди сыйфатлар хас? Кул күтәреп, берәр сыйфатын әйтәбез. (тырыш, эшчән, тапкыр, хәйләкәр, батыр, курку белми, зирәк )

-         Былтыр атлы егет Кырлайда яшәүче татар егете. Димәк, безнең халкыбызга нинди сыйфатлар хас?

-         Укучылар, әсәрне искә төшерик әле. Былтыр Шүрәленең бармакларын кыскач нишли? Ә сез нишләр идегез?

-         Димәк, Былтыр кебек кешене авыр хәлдә калдырырга ярыймы?

-         Дөрес, укучылар, берәүне дә авыр хәлдә калдырырга ярамый. Аңа ярдәм итәргә, мәрхәмәтле, игелекле булырга кирәк.

Өй эшен билгеләү

Шүрәле” әсәренә карата иллюстрация ясарга, беренче бүлекне яттан өйрәнергә.


Рефлексия

  • Шулай итеп, дәресебез азагына якынлашты.Нинди эшләр башкардык? Нәрсәгә өйрәндек?


  • Г.Тукайның әсәрен анализладык. Чагыштыру, эпитет белән таныштык.

Тукай дөньяда 27 яшькә кадәр генә яши , ләкин милләткә бик бай мирас калдыра.Татар әдәбиятының алтын фондына кергән “Шүрәле”, “Су анасы ”, “Кисекбаш” һәм башка әсәрләренә бүген дә композиторларга, художникларга, драматургларга, артистларга көч һәм илһам биреп тора. Күп шагыйрьләр, язучылар үзләренең әсәрләрен Г.Тукайга багышлый. Дәрес ахырында мин сезгә Г.Тукайга багышланган шигырь укыйсым килә, тыңлагыз!

Укытучы: “Тукайга” Люция Исхакова шигырен укый.

Гомерең өзелергә торганда да

Син кайгырттың милләт язмышын.

  • Сөй халыкны дидең. Үзең киттең.

Һаман тынмый йөрәк сагышы.


Тарих тузаннары каплый алмас-

Милләтемнең син йөз аклыгы.

Ел – дәверләр аша кабатланыр

Әйткән сүзләренең хаклыгы.


Мәңгелеккә күчте синең исем.

Ул гади дә үзе, бөек тә....

Синең исем белән күтәрелде

Әткәм - әнкәм теле биеккә.

Г.Тукай үзенең халкын яратып, сөеп, кайгыртып яши. Халык та аны мәңге онытмас!Укучылар , сез дә туган телегезне, туган җирегезне кадерләгез, онытмагыз! Без өлкән классларда Г.Тукайның иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнербез.

Белемнәрне бәяләү. C:\Users\Компьютер\Desktop\фото урок тукай\DSC07814.JPG



Краткое описание документа:

Тема. Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасын өйрәнү

Максатлар:   

  1.     Г.Тукайның тормыш юлын ныгыту.

  Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән танышу, поэманы анализлау, аның әкиятләр  җирлегендә иҗат ителүен аңлату;  сурәтләү чарасы буларак эпитет, чагыштыру  турында төшенчә бирү.                                                                                                                                                      

2. Уку тизлеген,  сөйләм телләрен, фикерләү сәләтен үстерү

 

3.Балаларда милли горурлык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

 Җиһазлау: Г.Тукай тормыш юлы буенча слайдлар, тактадагы язмалар,

“Шүрәле” мультфильмыннан өзек, “Шүрәле” китабы, курай, китап күргәзмәсе, Тукай портреты.

 

 Дәрес барышы

 1.Оештыру моменты.Уңай психологик халэт тудыру

Исәнмесез,балалар

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә, - дигән теләкләр белә дәресебезне башлап җибәрик.

Автор
Дата добавления 26.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров1487
Номер материала 155860
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх