Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Конспекты / Разработка урока по татарской литературе на тему "Справедливость в рассказе Г.Ибрагимова "Алмачуар""
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Русский язык и литература

Разработка урока по татарской литературе на тему "Справедливость в рассказе Г.Ибрагимова "Алмачуар""

библиотека
материалов

Башкортстан Республикасы Авыргазы муниципаль районы Корманай гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе.








Г.Ибраһимовның “Алмачуар”әсәрендә гаделлек

( 5 нче сыйныфта әдәбияттан үткәрелгән

ачык дәрес конспекты )




hello_html_2e62505f.jpg


















Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә гаделлек

Максат: Г.Ибраһимов иҗатына, “Алмачуар” әсәренә йомгак ясау, укучыларның сөйләм телен үстерү, укучыларда гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләү, язучы шәхесенә карата кызыксыну, горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһаз: мультимед. проектор, карточкалар;


Дәрес барышы:


  1. Оештыру моменты.Уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез,укучылар! Тагын бер гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл көн туды. Шушы ямьле иртәгә, матур дөньяга карап, үзебезгә көч, дәрт, илһам алыйк.Күңел тормышыбызны яхшыга көйлик. Шундый теләкләр белән дәресне башлап җибәрәбез.


Дәфтәрне ачып, число белән теманы язу. Слайд № 1,2


2. Белемнәрне актуальләштерү


  • Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз. Дәресне язучының тормыш һәм иҗат юлын кабатлаудан башлыйк. Слайд № 2

  • Г.Ибраһимов кайда һәм кайчан туган?

Язучы 1887 елның 12 мартында хәзерге Башкортстан республикасы Авыргазы районы Солтанморат авылында өченче бала булып дөньяга килә. Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый:анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. М.Ибраһимов та болай искә ала: “Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?” Мөгаен, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Аның табигать турындагы язган әсәрләре әлеге сүзләрне раслыйлар. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә. Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба.


  • Язучының әти-әнисе турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Әтисе – Гыйрфан озак еллар мәдрәсәдә укый, аннары Троицк шәһәрендә укытучылык итә.Соңыннан Солтанморатка кайтып, мулла була. Картайгач, муллалыгын ташлап, игенчелек белән шөгыльләнә. Ул укымышлы, заманының алдынгы карашлы кешесе булган. Иң яраткан шөгыльләреннән берсе – чабышкы ат үрчетү. Әнисе – Бибихәсәнә, чыгышы белән шәһәр кызы була.Үз чоры өчен алдынгы карашлы була. Яхшы белем һәм тәрбия алган. Балаларын укырга үзе өйрәтә. Менә язучы аларны ничек хәтерли.“Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте...” Әтисе турында да болай ди: “... Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады.... Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде...”


hello_html_m6810ed41.jpg



- Галимҗанның бала чагы турында сөйләгез.

  • Җәен Галимҗанның көннәре табигать кочагында үтә. Ул урман-кырларга җиләккә йөри, Кондызлыда балык тотарга ярата, кичләрен иптәшләре белән Гәрәй тугаенда ат сакларга йөрегән.

Слайд № 3. Г.Ибраһимов бертуган абыйсы Шакирҗан белән энесе Габделхаким истәлекләре белән таныштыру. Әдип бала чактан ук гүзәл күренешләргә сокланып үскән. Язучының бертуган агасы Шакирҗан болай хәтерли: “Галимҗан кече яшьтән үк җәй көннәрендә кырда йөрергә, җиләк җыярга, балык тотарга ярата иде. Ә кичләрен малайларга ияреп ат белән куна барудан аны ничек кенә алып калырмын димә. Азрак икмәк, бәрәңге ала да, атына атланып иптәшләре артыннан чаба иде, ә иртәгесен мин торып чыкканда әллә кайчан кайткан була”.

“Бала чактан ук булачак әдип курайчылар моңына әсәреп, авыл халкының хикәяләрен һәм әкиятләрен тыңлап үсте...Табигатьне бик нык сөйде ул”, дип искә ала язучының бертуган энесе Хакимҗан.

hello_html_772232ea.jpg

  • Булачак язучы кайда белем ала?

  • Беренче укытучысы әнисе була. Аннары ике кыш буе Солтанморатта укый.1898 елның көзендә Гыйрфан мулла Шакирҗан белән Галимҗанны Оренбургка мәдрәсәгә урнаштыра. Ләкин Галимҗан 1905 елда укыту системасы белән килешмичә, протест белдергән шәкертләргә кушылып китә. Шуның өчен мәдрәсәдән куыла.


Слайд №4. 1906нче елда ул Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Ләкин анда да озак укымый. Галимҗанның теләге – Казан университетына керү. Шуның өчен үзаллы бик күп укый.

  • Беренче әсәре ничек атала?

  • Язучының беренче әсәре “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” дип атала. Ул 1907 елда языла. Әсәрнең үзәгендә мәдрәсәдәге уку-укыту системасы белән килешмәүче Зәки образы тора. Ул Г.Ибраһимов үзе дисәк тә була.

  • 1917нче елга кадәр язылган әсәрләрендә нинди үзенчәлекләр күзәтәбез?

  • 1917нче елга кадәр язылган әсәрләрендә язучы авыр тормыш белән интегеп яшәүче геройлар тормышын сурәтли.

  • 1917нче елдан соңгы тормышы һәм иҗаты турында нәрсә әйтә алабыз?

  • Г.Ибраһимов үзенең тормышын иҗтимагый эшләр белән бәйли. 20нче елларда әдәби таланты да чәчәк ата. “Кызыл чәчәкләр”, “Тирән тамырлар”, “Казакъ кызы”,”Яңа кешеләр” кебек күренекле әсәрләрен яза.

  • Г.Ибраһимов исемен мәңгеләштерү максатыннан нинди чаралар күрелгән?

- Уфа шәһәрендә бер урам язучы исеме белән атала. Авылыбыз уртасына Г.Ибраһимовның йорт-музее салынган. Казанда Тарих, тел һәм әдәбият гыйльми институтына аның исемен биргәннәр.Соңгы елларда Г.Ибраһимов премиясе булдырылды. Бөек язучыга багышлап С.Поварисов өч китаптан торган роман да язды.



Сhello_html_3e372140.jpgлайд № 5










  • Йорт-музей каршысындагы бюстның авторы кем?

  • Слайд № 6. Аның авторы Бакый Урманчы.


3.Тема


Алмачуар” әсәре буенча фикер алышу

  • Хикәядә нинди геройлар катнаша?

  • Ни өчен атны төп образ итеп карыйбыз? Слайд № 7

  • Әсәрнең башыннан азагына кадәр нинди тойгы сурәтләнә?

  • Хикәядәге тагын кайсы эпизодлар сезнең исегездә калды?

(Укучылар хикәядән үзләренә ошаган эпизодларны сөйлиләр, аларның кайсы ягы ошавын әйтәләр)

Төркемнәрдә карточкалар белән эшләү

1карточка

Башкорт Әлемгол Закирнең әтисенә (Хафизга) ат бүләк итү эпизоды.


Сораулар

- Ни өчен Әлемгол бүләк алып килә?

- Әлемгол Сабан туенда көрәшкән вакытта Хафизны алдаган булган, башкаларга сиздермичә генә аяк чалган, шулай хәйлә белән җиңгән була. Сабантуйдан кайткач, әлеге башкорт бик каты авырый, һәм: “Терелсәм, Хафизга бурлы биямне илтеп бирер идем”- дип сүз биргән булган (дәреслектән эпизодны уку).

- Сез ничек уйлыйсыз, ат зур бүләкме, әллә кечкенәме?

- Әлбәттә, зур бүләк, чөнки ат - хуҗалыкта кирәкле йорт хайваны. Икенчедән, бурлы бия ике чабышкы колын да биргән, җитмәсә, тагын колыннарга тиеш.


- Ә ни өчен Әлемгол үзенең иң кадерле малын бирә?

- Әлемгол бик саран гына булса да, намуссыз кеше булмаган. Үзенең эшләгән хәйләсе өчен бик үкенгән һәм гаебен танып, берничә ел рәттән җиңүче булган Хафиздан гафу үтенергә теләгән.

- Гафу үтенергә килү аңа җиңел булды микән?

- Җиңел генә булмаган. Әлемгол озак уйлый, ике тапкыр омтылыш ясап карый. Намусы тынгы бирмәгәнлектән, авырып китә. Атны китереп биреп, дога кылдыргач кына, аңа җиңел булып кала. Мөгаен, ул башка авырмагандыр.

- Беренче төркем укучыларына рәхмәт әйтик, бик төгәл җаваплар бирдегез.


Слайд № 9

hello_html_m7ebabeeb.jpg


2 карточка

Закир Саба туенда Алмачуар беренче килгәч, староста ялгышып, аңа икенче килүчегә дигән бүләкне бирә. Закир ачудан аңа камчы белән суга. Нәтиҗәдә старостаның бите җәрәхәтләнә(эпизодны дәреслектән уку).

  • Бу очракта Закир дөрес эшләдеме?

  • Юк, Закир дөрес эшләмәгән, чөнки олы кешегә кул күтәрергә ярамый.

  • Староста үзе дөрес эшләмәгән, Закирга да ачуын тыярга кирәк иде. Кеше акылы ачудан алда йөрергә тиеш.

  • Ә Закирны эшләгән эше өчен үкенү тойгысы борчыймы?

  • Әйе, ул үкенә һәм курка.

  • Староста моңа ничек карый?

  • Староста үзе килеп гафу үтенә, хәтта Закирга акча да бирә.

  • Димәк, староста нинди кеше булып чыга? (укучылар җавабы).


Шушы ике эпизодтан соң укучыларга шундый сораулар бирелә.


  • Синең берәр кешегә начарлык эшләгәнең бармы?

  • Начарлык эшләгәннән соң, сине үкенү тойгысы борчыймы?

  • Үзеннең начарлык эшләвеңне танып, гафу үтенәсеңме?

  • Үзең рәнҗеткән кешегә, берәр яхшылык эшләп, гаебеңне йоларга тырышасыңмы?


  • Закир образына карата нинди характеристика бирер идегез?


  • Закир нинди хыял белән яши? Аны күбрәк нәрсә борчый?


  • Сабантуйда беренче булып килү нинди фаҗига тудырды?


  • Укытычы: шушы ике вакыйгаларга карата нинди нәтиҗә ясап була?


  • Башкорт бае да, Закир да гаделсез кыланалар. Берсе хәрәмләшә, икенчесе үзеннән күпкә өлкән кешегә кул күтәрә. Башкорт бае гаделсезлек кылды. Чирли башлады.Гафу үтенде. Хаклы булмавын соң булса да аңлады. Терелде. Староста гаделсезлек эшләде, гафу үтенде, акча бирде. Битендәге яра гына төзәләчәк. Ә Закирнең хәле аяныч тәмамланды: ул гаделсезлеккә барды, кичерүне сорамады – аты үлде, үзе дөньяны ярату хисен югалтты.

  • Димәк, Закир үзен генә яраткан булып чыга. Бу яхшы сыйфатмы, әллә начармы? (Спектакльдан өзек кару)

Слайд № 10

hello_html_50c805de.jpg


  • Әсәр Солтанморат авылы, аның халкы белән бәйле дип әйтеп киткән идек. Ә хәзер дәлилләп үтик. Слайд 11

  • Әсәрнең төп герое турында нәрсә белдегез?

  • Әсәр героеның прототибы бар. Ул - 1883 елда туган Рәхмәтуллин Закир.

Әсәрдәгечә әтисенең исеме – Хафиз. Ул, чыннан да, тирә-якта билгеле көрәшче була. Шул ук вакытта әсәр язучы тормышы белән дә бәйле, чөнки аның әтисе Гыйрфан мулла чабышкы атлар үрчетә, кечкенә Галимҗан Гәрәй тугаенда төннәрен аларны саклый.

- Г.Ибраһимов нинди авыл табигатен сурәтли?

- “Алмачуар” әсәрендә Солтанморат табигате сурәтләнә. “Яратам мин үзебезнң авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны. Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган карт урманны!”

Яки “ Дөрес, бу урман хәзер безнеке түгел, аны әллә ничек итеп безнең кулдан бер бай тартып алган, хәзер безгә аннан бер чыбыркы сабы да алырга ярамый!...” .Әсәрдә Ушаков урманы турында бара.

- Нинди күрше авыл исемнәрен очрый?

- Әсәрдә Чишмә һәм Әпсәләм авыллары бар. Бу авыллар Солтанморатка күрше генә торалар. “Менә бервакыт Чишмәдә зур сабантуй ясала.” “Мин моны Әпсәләм байларының берсендә әтиләр ялланып урак урырга йөргән чакларында күргән идем.”

- Солтанморат тирәсендәге кайсы җир-су атамалары турында сүз бара?

- Авыл тирәсендә урнашкан җир – су атамалары искә алынып китә. “Ялгыз каенга ничек килеп җиткәнемне белмим”. Ялгыз каен авылдан бер чакрым чамасы басуда үсеп утырган була. Хәзер ул юк инде. Урынына

ике төп каен да утыртып карыйлар, ләкин тамыр алмыйлар. Әсәрдәге Өзән елга, һичшиксез, ул бормаланып аккан Авыргазы елгасы.. Шулай ук “ Мин бер атуда ике куянны алмак булам: бияне дә сакларга , балык та тотарга. Балык дигәч, малайлар бер авыздан Кондызлы күл ягына тарталар.” Г. Ибраһимов бала чагында шушы күлгә барып балык тотып йөргән. Текстта Аеркул ерыны топонимын да очратырга була.


4. Дәрескә йомгак ясау


  • Дөрес, балалар, бик матур һәм төгәл җаваплар бирдегез. Әсәр, мөгаен, барыгызны да битараф калдырмагандыр. Үзебез өчен әсәрдән нинди сабак алдык? Кешедәге кайсы сыйфатларны өстен куярга кирәк?


5. Өй эше


“Алмачуар” әсәренең дәвамын язып килергә

6. Укучыларга билгеләр кую.












Краткое описание документа:

Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә гаделлек

 

 Максат: Г.Ибраһимов иҗатына, “Алмачуар” әсәренә йомгак ясау, укучыларның сөйләм телен үстерү, укучыларда гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләү, язучы шәхесенә карата кызыксыну, горурлану хисе тәрбияләү.

 

Җиһаз: мультимед. проектор, карточкалар;

 

Дәрес барышы:

 

  1. Оештыру моменты.Уңай халәт тудыру.

    - Исәнмесез,укучылар! Тагын бер гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл көн туды. Шушы ямьле иртәгә, матур дөньяга карап, үзебезгә көч, дәрт, илһам алыйк.Күңел тормышыбызны яхшыга көйлик. Шундый теләкләр белән дәресне башлап җибәрәбез.

     

       Дәфтәрне ачып, число белән теманы язу. Слайд № 1,2

Автор
Дата добавления 26.11.2014
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Конспекты
Просмотров1351
Номер материала 155869
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх