Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Разработка урока по татарской литературе"Матурлык идеалы "11 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Разработка урока по татарской литературе"Матурлык идеалы "11 класс

библиотека
материалов

Матурлык идеалы









Фәрбизә Сабирова,Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы





Максат. 1. Укучыларда “Матурлык” әсәре аша матурлык идеалы тәрбияләү. 2.Әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим булуын күрсәтү 3. Укучыларда ата- аналарга миһербанлык тәрбияләү. Бәдретдин образы, табигать һәм кеше, кеше һәм кеше, бала һәм ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү. 4. ”Матурлык идеалы” тәрбияләү – заман таләбе.

Җиһазлау: Ә.Еникинең портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе, магнитофон, “Ана йөрәге” риваяте һәм “Салкын чишмә” , “Бишек җыры”, “Әниемә” көе язмалары, “Матурлык идеалы” исемле проект - презентация, плакатлар: Ана – бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга. Хатын – кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда.. .

Һ.Такташ

Матурлыкка бай ул безнең заман, Адым саен бездә матурлык. Барлык батырлыкның, Матурлыкның Иҗат итүчесе халык бит!

Һ. Такташ

Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә. Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай.

(Мәкальләр)

Дәрес барышы.З.Хәбибуллинның М.Җәлил сүзләренә язылган “Бишек җыры” көе яңгырый. Укытучы сүзе. Бала дөньяга килгәнче, ана аны йөрәге янында 9 ай буе йөртә, тугач, төннәр буе аңа бишек җыры көйли. Менә бала тәпи йөреп китә,сөйләшә башлый...Баксаң, ата белән ана күрми дә калган, бала инде зур үскән һәм мөстәкыйль кеше булырга тырышып ята икән.Үсә төшкән саен, бала белән ата-ана арасында бик күп мәсьәләләр килеп туа. Алар, элек-электән, буыннан-буынга күчә килгән. Бик күп язучылар аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырышалар. - Сез моңа нинди мисаллар китерә аласыз? Җавап.И.С.Тургеневның “Аталар һәм балалар”романы; М.Кәримнең “Озын-озак балачак”; Драйзерның “Америка трагедиясе; В.Распутинның”Прощание с Матерой»,Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”, Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” , Р.Батулланың “Кичер мине, әнкәй” әсәрләре, , поэмалар, җырлар, шигырьләр.

Укытучы: Укучылар, бүген без Ә. Еникинең “Матурлык” әсәре буенча кешенең эчке яки күңел матурлыгы турында сөйләшербез.
-Укучылар, сез матурлык турында мәкальләр беләсезме? Шуларны санап үтегез әле. (Көтелгән җаваплар) - Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле. - Пөхтә киенгән – матур кеше, шапшак киенгән - ялкау кеше. - Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар. - Гадилектә - матурлык.

Укытучы сүзе. Укучылар, шул мәкальләрдән чыгып, матурлык сүзенә аңлатма биреп китик әле . ( Җаваплар тыңлана).

Әйе, матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый.Берегез, әйтик, матурлыкны табигатьтә күргән,аның матурлыгына сокланып карый. Икенчегез төп матурлык – кеше күңеленең матурлыгы дип раслый. Кемдер яшь буынның матурлыкны күрә белмәвенә ачына. Икенче берегез исә матурлык – ул беренче мәхәббәт, аның кадерен генә белергә кирәк, ди. Һәм, ниһаять, сезнең кайберләрегез матурлыкны тыныч тормышта, илнең иминлегендә, әти-әни, туганнар белән тату, тигез гомер итүдә, үз телегездә укый, белем алуыгызда күрә. Мин сезнең белән килешәм, алардан да зур бәхет юктыр, мөгаен.

Идеал – җәмгыять яки аерым шәхеснең алга куйган,шуңа омтылган иң бөек максаты; кеше омтылышының, теләк һәм максатның иң югары ноктасы; кемгә дә булса яхшы якларның, яхшы сыйфатларның иң югары гәүдәләнеше, иң камил үрнәге булып күренгән кеше турында. Димәк, ике сүзнең суммасы булып син үрнәк ала торган кеше тора. - Укучылар, хәзерге вакытта Россиядә һәм чит илләрдә генә түгел, безнең республикада да “Матурлык” бәйгеләре уздырыла. Сез нинди бәйгеләр беләсез?

Җавап. “Сылукай”, Нәүрүз чибәре”, “Татар кызы”, “Мисс –Татарстан”, “Нечкәбил”,“Ел хатын-кызы” һ.б. -Сез ничек уйлыйсыз? Бу бәйгеләр нинди максат белән уздырыла? Җавап. Әлеге бәйгеләрдә тышкы матурлыкны гына бәяләү максаты куелмый. Монда хатын-кызның акыл дәрәҗәсе дә, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне, татар халык иҗатын белүләре, аш-суга осталыгы да, уңган килен, мәрхәмәтле ана булырмы-юкмы икәнлеге дә ачыклана. -Укучылар, Ә.Еники үзенең әсәрендә “Матурлык” темасын ничек итеп ача? Җавап. Бәдретдиннең күңел матурлыгы, ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы, шәкертләрнең матур мөгаммәләсе, табигать матурлыгы аша. Укытучы. Без чараның максатын , әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрне ачыкладык. Хәзер аларга җаваплар табып карыйк. Күңел матурлыгын ачыклыйк. –Җавап.Бәдретдин кешеләргә йөк булырга яратмый, яхшы укый, сабыр холыклы, сөйкемле. Иң ярлы, бик тырыш, намуслы шәкерт. Укытучы. Бәдретдин образы аша сез шәкертләр мохитен күз алдына китердегез. Аның тормышы һәм сезнең тормыш арасында нинди аерма бар? Сез нинди шартларда яшисез? ( Укучыларның җаваплары тыңлана). Укытучы. Әйе, укучылар, белемегезгә һәм эшегезгә карап, сезнең турыда фикер йөртәчәкләр, хөрмәт итәчәкләр .Юкка гына бөек рус язучысы А.П.Чехов: “Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да”, - дип әйтмәгән. - Ә өйләренә кайткач, ул үзен ничек тота соң? Гаилә әгъзаларына аның мөнәсәбәте ничек? Җавап. Бәдретдин белән атасы озак күрешмәгәннәр, тик бер- берсенең кочагына ташланмыйлар да, үбешмиләр дә. Чөнки татар халкында андый гадәт юк. “Улым”, дип ике куллап күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер-берсенә ихтирамнарын белдерәләр. Бабасына да ихтирам итеп “бабакай” дип эндәшә. Шәкертләрне озатканда да аның фатиха бирүен сорый. Монда да аның гаиләдә ихтирамлы булуы күренә, чөнки мөселман халкында олыларга зур хөрмәт белән карау гадәткә кергән. Укытучы. Табигать матурлыгы ничек сурәтләнгән? Җавап. Әсәрдә табигать бик матур тасвирланган, димәк, шул табигатьне күреп үскән кешеләр ямьсез була алмый. Автор кеше белән табигать арасында гармония булуын, аның бозылмавын теләгәндер, күрәсең. Укытучы. Ә.Еникинең иҗатын бәяләп, И.Юзеев аны “Күңел карурманнарының тургае” дип атаган. Әйе, сайрый да сайрый ул тургай, туган җиреннән ераккарак та китеп карый, әмма туган туфрагыннан аерыла алмый, чөнки шуннан да матуррак җирне таба алмый. Шуннан ул моңны да, җырны да, тел байлыгын да, матурлыкны да ала. Кеше күңеленә ачкыч табучы, аның күңел матурлыгын һәркемгә күрсәтә алучы әдипне , чыннан да, матурлык идеалы тәрбияләүче дип әйтә алабыз. “Матурлык” әсәре моны тулысы белән раслый. Гомумән, әдипнең һәр әсәре диярлек шушы рухта язылган. Ә хәзер ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы турында сөйләшик. Җавап. Бәдретдиннең әнисе башта шәкертләр янына чыкмаса да, ул аны чәй ясарга чакыра. Ана белән очрашу бик күп сораулар тудыра, тетрәтә. Улы аның өчен ул яраткан көйне скрипкада уйный башлагач, шәкертләрнең фикерләре үзгәрә, әлбәттә. Алар ана турында: “Ул ямьсез хатын түгел, ә Ана, бала Анасы. Менә шул ямьсез хатыннан туган бит инде ул шәкерт, гыйлем иясе булачак кеше”, - дип уйлыйлар. Чыннан да, иптәшләренә әнисенең эчке матурлыгын күрсәтү өчен шулай эшлидер ул. Аның күзенә әнисе беркайчан да ямьсез булып күренә алмый. Әнисе улын шулай тәрбияли алган. Бәдретдин аның белән горурлана, хөрмәт итә, аның эчке дөньясының матурлыгын күрә, аны үзенә идеал итә. Укытучы. Укучылар, бик матур фикерләр әйттегез, барыгызның да сүзләрен хуплыйм. Алда санап үткән әсәрләргә карата да фикерләрегез юкмы? Җавап.Тормышта да, әдәби әсәрләрдә дә әниләр матурлыгы турында күп сөйләнә. Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасындагы Гөлфинә образы аеруча дулкынландырды безне. Авторны үз күзләребез белән күрү, аның белән сөйләшү, геройларына бирелгән характеристикаларны тыңлау бәхетенә ирештек, чөнки матурлык идеалы тудыручы, әсәрләре белән әхлакый сыйфатлар тәрбияләүче әдип һәм бер төркем депутатлар мәктәбебездә булдылар. Аналарга мәдхия җырлаучы поэмалар, шигырьләр, җырлар да бик күп.(“Ана йөрәге” исемле риваять тыңлана). Матурлык тудыручы якташларыбыз, авылдашларыбыз белән дә горурланабыз. Аларның әсәрләре аша кеше күңеленең матурлыгын күрергә һәм үрнәк алып яшәргә тырышабыз. Укытучы. Укучылар, хәзер чарабызны йомгаклыйк. Җаваплар. - Ә. Еники бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый. – Ана нинди генә булмасын, без аларны яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез. Ана нәрсә генә эшләмәсен, нинди генә гамәлләр кылмасын, алар барысы да бары тик балалар өчен, бары тик балалар хакына гына эшләнә. Һәм, гомумән, ананың тормышы да, яшәеше дә бала өчен генәдер ул. Бала булмаса, ана тормышының матурлыгы да, мәгънәсе дә булмас иде. – Җәннәт капкасы – аналарның аяк астында. - Әйе, безнең өчен анадан да гүзәлрәк, күркәмрәк, матуррак кеше юк. Ул безнең идеалыбыз. Укытучы. Укучылар, сезнең фикерләрегез белән килешәм. Һади Такташның шигъри юллары чараны тулысынча ача. Хатын-кызның матурлыгы – ана булуда, әлбәттә. Безнең заман матурлыкка бай ул , чөнки барлык матурлыкны тудыручы Ана. Ул һәркем өчен өлге, матурлык идеалы. Укучылар, мин сезнең әти-әниләрегезне хөрмәт итүегезне, чын мәгънәсендә кеше булуыгызны, тәрбияле, инсафлы, кешелекле, ярдәмчел, ихтирамлы, саф күңелле, матур булуыгызны телим. (“Әниемә” җырын тыңлау).









Краткое описание документа:

Максат. 1. Укучыларда “Матурлык” әсәре аша  матурлык идеалы тәрбияләү.                                                                                                                                 2.Әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим булуын күрсәтү                                                                                                                                              3. Укучыларда ата- аналарга миһербанлык тәрбияләү. Бәдретдин образы, табигать һәм кеше, кеше һәм кеше, бала һәм ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү.                                                                                                                                                                                                      4. ”Матурлык идеалы” тәрбияләү – заман таләбе.     

Җиһазлау: Ә.Еникинең портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе, магнитофон, “Ана йөрәге” риваяте һәм “Салкын чишмә” , “Бишек җыры”, “Әниемә” көе язмалары, “Матурлык идеалы” исемле проект - презентация, плакатлар:                                                                                                                              

Автор
Дата добавления 09.12.2014
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров740
Номер материала 181557
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх