Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыРазработка внеклассного мероприятия "Аулак өй"

Разработка внеклассного мероприятия "Аулак өй"

Скачать материал

Автор: Татар дигән бөек бер милләтнең халык мәдәниятенең биниһая озын озын тамырлары буйлап сәфәр чыксак, һичшиксез без җанга якын моңлы, нур бөркеп утыручы авылларга һәм анда үткәрелә торган кич утыру, аулак өйләр, килен төшерү, никах мәҗлесләренә килеп чыгар идек.

            Рухыбыз, милләтебез тарихын саклап, киләчәк буынга җиткерү максатыннан, кадерле ядкарьләр, изге мирасыбызның асыл сыйфатлары әле һаман да бездә дәвам итә...

(Сәхнәгә кайнана белән кайната чыга)

Кайнана: Әй, картым, шушы бәхетле көннәрне дә күрербез икән. Ни арада узды соң бу гомер.Әле кайчан гына шушы нигезгә үзем килен булып төшкән идем биит. Ә бүген улыбызны башлы-күзле итәбез бит, алла боерса.

Кайната: Шулай карчык, шулай. Менә алла боерса, малай өйләнсә оныкларыбыз булыр, ничек яшәргәнеңне сизми дә калырсың әле. (читеген рәтли)

Кайнана: Күлмәгем килешкәнме ....

Кайната: И-и, карт тиле. (көлешәләр)

            (Кыңгырау тавышы, “Килен төшкәндә” көе яңгырый, шул көй астына җыр)

             Ак күбеккә баткан юргалар

            Кышкы юлдан ярсып чабалар.

            Чак-чак кына аумый калалар

            Чалулаган чакта чаналар

            Арттан чаба бала-чагалар.

 

-                     Килен төшә, килен!

 

-                     Әйдәгез, туйны карарга!

-                     Туй килә, туй!

-                     Әйдәгез яшь киленне күрергә!

-                      

Кайнана: Харап булдык, соңга калабыз бит! Кая бал, бар тиз булыгыз инде, кая май?

-         Мендәр, мендәр!

(Җыр дәвам итә)

Мамык юрганнарга төренеп

Килен төшә бүген бер өйгә

Борынгыдан калган гадәт ул,

Авыл чыга каршы алырга

Яшь кәләшне күреп калырга.

Кайната: Сөбеханаллаһ, сөбеханаллаһ! ( килен аяк астына мендәр куя)

Кайнана: Бисмиллахир-рәхмәнир-рахим! Телең шушы балдай татлы булсын,

                 күңелең шушы майдай йомшак булсын!

1 егет: Сыйларга сыең булмаса, сыйларга телең булсын! (көлешү)

2 егет: Яхшы хатын арыш онын кәбаб итәр, юньсез хатын бодай онын харап

             итәр.

3 егет: Ачы булсаң – тоздай бул, татлы булсаң – балдай бул!

-         Әйдәгез, кияү белән кәләшне биетәбез!

(Парлы бию)

-          Бирнә чыга, бирнә!

-          Булышыгыз, булыш, күтәрерлек түгел бу!

-          Ай-һай авыр сандыгы!

Олы килен:              Килен бүләксез булмый,

Кияү терәксез булмый.

Килгән кунак күчтәнәчсез,

Табын теләксез булмый.

-         Күрегез әле күр, сөлгесенең матурлыгын. Күзеңнең явын алырлык.

-         Кулъяулыкларын гына карагыз әле, санап бетергесез.

Килен: Кайнанама атлас ефәктән үрелгән шәлемне бүләк итәм. (шәл яба)

            Кайнатама чиккән түбәтәем дә бар. (башына киертә)

-         Ай-һай тамаша булган бу, малай!

-         Чукрак урам Гайфи кызының борынына чиерткән бу!

1 кыз:      Чуклы гына да сөлгеләре

      Элеп лә куйыйк түрләргә

                              Без кызыбызны алып килдек

                              Хезмәт итсен иде сезләргә.

Олы килен: - Килендәшкәем, син беләсеңме соң, яшь киленнең чишмәгә бүләге

                  булырга тиеш бит.

Килен: Бар кызлар, бар. Бүләгем күптән әзер, шушы көнне генә көтеп торды.

-         Ай, яй, матур, бизәген үзең чиктеңме?

-         Үзем, кызлар үзем. Сезне дә өйрәтермен.

 

(Сөлгене чишмәгә бәйли, чишмәдән су ала)

   Ай. яй бүләгең мондый матур булгач, чишмәдән тартынмыйча су алсаң да була инде.

1        Кыз - Яшь килен белән кияү егете  матур сүзләр беләләр микән, Бер-берсенә әйтеп су эчертсеннәр эле.

Кияү егете: Мә әле, сандугачмы,эчеп җибәр әле! (чүмечтән эчертә)

Килен:  Рәхмәт, карлыгачым!

 Килен: -  Әйдәле,былбылым, син дә авыз ит әле.

Килен:  Рәхмәт күбәләгем!

3 кыз: Әйдәгез бер җырлап алабыз.

«Ай ли Җәмилә» көенә

1. Карлыгачкай уеп ала

Һаваларда югала

Кыз бала бик газиз бала

Үсеп җиткәч югала.

2. Китә кызлар яше җиткәч

Алмадай матур пешкәч

Ир балалар кайта киткәч

Кызлар кайтмый бер киткәч.

Кияү егете: Җыр җыр белән,әяшь киленнең чиләгеннән беренче булып кем су эчәр?

Олы килен: Үзем эчәм,үзем!

Егет: Галиякәй, яшь киленнең чиләгеннән суны бушлай эчмә, тәңкәләрең бармы сон?

Олы килен: Син әйтмәсәң белмиләр ди. Бар нишләп булмасын!

Егет: Кая әле, кая. күрсәт әле.

Олы килен: Менә. (янчыктагы тәңкәәрен чыгара)

Егет: Моның кадәр тәңкә булгач су эчсәң дә була!

(Кыз тәңкә сала, егетәр буль-буль дип тора)

2        Егет - Тормышыгыз шушы тәңкәләрдәй матур булсын!

3        Кыз -  Тәңкәләр саныдай сабыйларың күп булсын!

Амин шулай булсын (бергә)

4        Егет: Ел саен берәү туып торсын!

Кияү егете: Бик авырга туры килер бу, бик авырга! (кияү)

Бергә: Булышырбыз!

Килен: Әйдәле шуның хәтле тәңкәләр салгач бисмиллаңны әйтеп судан авыз ит!

(Бисмилла әйтеп эчә, берәү чүмечнең астына төртеп җибәрә, көлешәләр)

Олы килен: Ай-һай егетләр, кызлар бигрәк тәмле суы, сездә авыз итегез! Кызлар, егетләр, тагын кайсыгыз су эчәргә тели?

Егет: Минн эчәм, мин.

3        Кыз: Тәңкәләрең бармы соң?

Егет:  Ә-ә-й андый тәңкә тәңкә мени ул?Әнә, Галия салсын тәңкә. Миндә кәгазьләр генә

4        Кыз: Я инде,яәтәч кебек кылтыйланма! Сал тәңкәләреңне, сал! Нәрсә, акчасын да салырмын, суын да эчәрмен. Менә карап торыгыз!

(Чиләккә сала, калганнар буль-буль дип тора.Бер кәгазь акчаны аяк киеменнән алып сала)

Килен:  Әйдә әле, бисмиллаңны әйтеп судан авыз ит!

(Бисмилласын әйтеп эчмәкче була, бурәү артыннан килеп этә. Көләләр)

-         Әйдәгез әле кодалар, кодачалар, яшь килен алып кайткан чишмә суыннан чәйләр кайнатып эчерим әле үзегезгә. (КАЙНАНА)

-         Чәй белән генә котыла алмассың әле кодагый!

Әй, юньсез! (КАЙНАНА)

-         Карарбыз әйдә,башкасын да карарбыз,түребезгә рәхим итегез! (КАЙНАТА)

-         Кызлар, егетләр, әйдәгез бер уйнап алыйк.

-         Әйдәгез йөзек салыш уйнап алабыз!

Бал салмаган кисмәкләргә

Балавыз ник ябышкан

Берегез нәфис,берегз уңган

Сез кайлардан табышкан.

Суда, суда суда йөзә аласынмы

Мин сине күрми түзә алмыйм,

Ә син түзә аласынмы?

(Күке булып күрсәтү)

Кайнана: Әй-й карале боларны, һаман уйнап яталар,бәлеш суына,табынга рәхим итегез.

(Җырлый-җырлый кереп китәләр)

1.Без урамнан барган чакта (2)

Карагыз ла ай-һай-һай

Безҗырлашып барабыз ла (2)

Карагыз ла ай-һай-һай.

2. Яңгырасын җырларыбыз (2)

Еракка ла ай-һай-һай

Бу дөньяга безләр килгзн (2)

Кунакка ла ай-һай-һай.

3. Әле бер көн сагынырсыз (2)

Бу көннәрне ай-һай-һай

Ул чакларда без йөрмәбез (2)

Җырлашып ла ай-һай

 

                                              

 

 

Әби б-н бабай кунакка җыена.

-         Карчык, буласыңмы инде?

-         Хәзер булам.

-         Әйдә, соңа калабыз бит инде, тизрәк бул ! Кодалар 7дән дә калмаска куштылар. Фәридә дисәң дә Фәридә. Бер җиргә бара башласа кеше күрә дип коты чыга. Кием сайлый башлый. Һи, әле тиз генә буласы юк икән.

-         Хәзер инде-е-е.

-         Бизәнә, мич акшарлаган шикелле итеп битләрен буяп маташа. Ул нишләвең инде ул? Мин монда кайчаннан бирле, кайчан киенеп бетәр инде дип көтеп торам.

-         Я, ярар ла хәзер булам, кершәнем матур төшмәгән.

-         Зинһар тизрәк бул!

-         Нинди күлмәгемне киим икән, асылынмы, йонынмы?

-         Асыласың килсә асылын  инде. Зинһар мине йөдәтмә. Асыл ни, йон ни, сатин ни, ситса ни, минем өчен бар да бер.

-         Ярый алайса, мин зәңгәр асылымны киям.

-         Ә, юк, тукта әле, анысын кимә, нинди дә булса берәр йон күлмәгеңне ки. Сезнең андый чачаклы-чуклы карават чаршавы шикелле асыл күлмәкләрегез белән кодалар  алдында көлкегә калыр хәлем юк. Без анда күлмәк күрсәтергә бармыйбыз.

-         Я, ярар, кызма. Син нәрсә дип әйтсәң шул булыр.

-         Мин сиңа әйттем бит инде. Теләсәң нәрсә ки, дим. Миңа димәгәе бөтенләй бернәрсә дә кимә. 

-         Соң шулай диген аны. Яхшылап кына сораганда тотасың да ачулана башлыйсын. Алай булгач, мин бернәрсә дә кимим, шушы өстемдәге күлмәгем белән генә барам.

-         Һәй,бәрәкалла, бик яхшы булыр , бар, зинһар тизрәк. Өстеңә генә ки дә, хәзер китәбез.

-         Килен, килен дим. Кил әле килен.

-         Нәрсә дисең, әнкәй? (Тагын акыл өйрәтәдер инде)

-         Шуны әйтәм: лампадагы кәрәчинне киметмәгез, анна соң сарайда сарык бәрәнләсә аны карарсыз, анна соң лыбыр-лыбырлы уйнамагыз.

-         Ничек соң ул, лыбыр-лыбырлы.

-         Ә-әй минем дә бар иде яшь чаклар. Без дә аулак өйләр үткәрер идек. И-и җыелыр иде  кызлар, килер иде егетләр. Бер-беребезнең күзләрен бәйләшеп менә ябышыр идек эзләргә(2 тапкыр ).  Анда калмас иде мич башы, анда калмас иде чаршау арты, анда калмас иде сәке. Ват. Кеше җыеп, бака туе ясап ятмагыз, ишекне бикләгез.

Егетләр,кызлар керә.

Берәү тәрәзәдән башын тыгып:

-         Ай-яй озак җыендылар. Киткәннәрен көтә-көтә көтек булдык. Үткен дә инде кайнанаң.

-         Нәрсә ди, лыбырлы уйнамагыз димә-ә, белербез без нәрсә уйнасын. Бала чага шикелле күз бәйләп уйный ди, җырлы-биюле уеннары да күп аның.

 

-         Табада була сызык

Төртмә җырлар җырлыйк әле

Төртмә җыр була кызык.

( Дубыр дубая такмак әйтеп бию)

1)     Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.

2)     Сандугачлар сайрый диеп

Чыпчык сайраган була

Ат тугарып җигә белми

Кызлар сайлаган була.

3)     Сандугачлар сайрый диеп

Чыпчык сайраган була

Чәчен тарап үрә белми

Егет сайлаган була.

4)     Тәрәзә төбем сигез гөл

Сигезе дә симез гөл

Мине ташлап ятны сөйсәң

Бизгәк тотсын сигез ел.

5)     Аклы күлмәк кара каеш

Бумабыз бушамаса

Пока сөеп карыйк әле

Ташларбыз ошамаса.

 

-         Кызлар, егетләр Сәрдәбаштан керәшен дуслар килгән.

Керәшен кунаклары керә.

1)      Кәтеринә ник җылыйсың

Авызың салып?

Ник киләсең  җыгыла-җыгыла

Авып-авып?

2)      Бу җуллардан җыгылмыйча булмый барып

Кайчан куандырырлар соң

Җуллар салып?

 

3) Кәтеринә җуллар һаман шулай булган

Җуллар һаман менә шулай начар булган.

Бу җуллардан кирәк оча торган

Пропеллер таккан аэропылан.

 

-         Борчылмагыз әле керәшен туганнар. Юлдамыни хикмәт. Аулак өйдән файдаланып калырга кирәк.

-         У-у  сусатты бу.

-         Һа-ай, кызлар, егетләр, хәзер, хәзер самавырымны яңартам.. Су калмаган бит кисмәктә. Теге кортка  эшен куша белде, бер дә су бетте  дип әйтмәде.

-         Суга кемне җибәрик икән?

-         Кемне булсын, суга яшь парлар бара.

-         Әйе шул, баш ватып торабыз икән. Тәмле чишмә суы алып кайтып эчерсеннәр әле  безгә.

(Ай ли Җәмилә)

-         Карлыгачкай уеп ала

Һаваларда югала

Кыз бала бик газиз бала

Үсеп җиткәч югала

 

-         Китә кызлар яше җиткәч

Алмадай матур пешкәч

Ир балалар кайта киткәч

Кызлар кайтмый бер киткәч.

(Яшьләр судан кайтып керә)

-         Җыр җыр белән, ә яшь киленнең чиләгеннән беренче булып кем су эчә?

-         Үзем эчәм, үзем!

-         Кәтеринә, яшь киленнең чиләгеннән суны бушлай эчеп булмый, тәңкәләрең бармы соң?

-         Син әйтмәсәң белмиләр ди. Ба-а-ар нишләп булмасын!

-         Кая әле, кая, күрсәт әле.

-         Менә-ә-ә

-         Моның кадәр тәңкә булгач су эчсәң дә була!

(бер, ике, ө-өч дип санап торалар)

-         Әйдәле шуның кадәр тәңкәләр салгач суын да эчеп җибәр әле.

(берәү чүмечнең астына төртеп җибәрә, көлешәләр)

-         Ай-һай егетләр, кызлар бигрәк тәмле суы, сез дә авыз итегез! Тагын кайсыгыз су эчәргә тели?

-         Мин эчәм, мин.

-         Ә-ә-ә, тәңкәләрең бармы соң?

-         Ә-ә-й андый тәңкә тәңкә мени уул? Әнә Кәтеринә салсын тәңкәләрне. Миндә кәгазьләр генә.

-         Я инде, я әтәч кебек кылтыйланма! Сал тәңкәләреңне, сал!

-         Нәрсә, акчасын да салырмын, суын да эчәрмен.

(акча сала)

-         Әйдә әле, акчасын салгач суын да эчеп җибәр әле!

(берәү аркасына төртеп җибәрә)

-         Әйдәгез, егетләр, кызлар лыбырлы уйныйбыз!

-         Әни лыбырлы уйнамаска кушты биит.

-         Нинди уйнамаган ди у-ул.  Уйныйбы-ы-ыз, нишләп уйнамаска.

(күз бәйләп әйләндерү)

-         Егетләр карап торыгыз, хәзер бер кызны кочаклыйм.

(кайнаналар бәлеш күтәреп кайтып керәләр, ялгыш аны кочаклый)

.

-         Һа-а-ай, тә-әки кеше җыеп лыбырлы уйнап яталар икән.

-         Ярар уйнасыннар, яшьлек бер генә килә ул.

-         Ай-хай бәлешләрнең иң кайнары

Тышларына чыккан майлары

Җырлау кирәк, сыйлау кирәк

Килгән кунакларның байлары.

 

-         Безнең авылның магазины

Сатучысы килми ачмыйлар

Өстәлләргә килгән бәлешләрнең

Үбешмичә өстен ачмыйлар.

-         Ярар, үбештерсәк үбештерербез инде...

-         Бәлеш ашаганчы бер урам әйләнеп кайтыйк булмаса.

-         Әйе шул.

-         Без өстәлне хәстәрлик яшьләр кайтканчы.

Җырлый-җырлый чыгып китәләр:

1)      Без урамнан барган чакта (2)

Карагыз ла ай-һай-һай

Без җырлашып барабыз ла (2)

Карагыз ла ай-һай-һай.

2)      Яңгырасын җырларыбыз (2)

Еракка ла ай-һай-һай

Бу дөньяга безләр килгән (2)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка внеклассного мероприятия "Аулак өй""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Противопожарный инженер

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Татар дигән бөек бер милләтнең халык мәдәниятенең биниһая озын озын тамырлары буйлап сәфәр чыксак, һичшиксез без җанга якын моңлы, нур бөркеп утыручы авылларга һәм анда үткәрелә торган кич утыру, аулак өйләр, килен төшерү, никах мәҗлесләренә килеп чыгар идек.

Рухыбыз, милләтебез тарихын саклап, киләчәк буынга җиткерү максатыннан, кадерле ядкарьләр, изге мирасыбызның асыл сыйфатлары әле һаман да бездә дәвам итә...

(Сәхнәгә кайнана белән кайната чыга)

Кайнана: Әй, картым, шушы бәхетле көннәрне дә күрербез икән. Ни арада узды соң бу гомер.Әле кайчан гына шушы нигезгә үзем килен булып төшкән идем биит. Ә бүген улыбызны башлы-күзле итәбез бит, алла боерса.

Кайната: Шулай карчык, шулай. Менә алла боерса, малай өйләнсә оныкларыбыз булыр, ничек яшәргәнеңне сизми дә калырсың әле. (читеген рәтли)

Кайнана: Күлмәгем килешкәнме ....

Кайната: И-и, карт тиле. (көлешәләр)

                            (Кыңгырау тавышы, “Килен төшкәндә” көе яңгырый, шул көй астына җыр)

                             Ак күбеккә баткан юргалар

                            Кышкы юлдан ярсып чабалар.

                            Чак-чак кына аумый калалар

                            Чалулаган чакта чаналар

                            Арттан чаба бала-чагалар.

 

-                              Килен төшә, килен!

 

-                              Әйдәгез, туйны карарга!

-                              Туй килә, туй!

-                              Әйдәгез яшь киленне күрергә!

-                               

Кайнана: Харап булдык, соңга калабыз бит! Кая бал, бар тиз булыгыз инде, кая май?

-          Мендәр, мендәр!

(Җыр дәвам итә)

Мамык юрганнарга төренеп

Килен төшә бүген бер өйгә

Борынгыдан калган гадәт ул,

Авыл чыга каршы алырга

Яшь кәләшне күреп калырга.

Кайната: Сөбеханаллаһ, сөбеханаллаһ! ( килен аяк астына мендәр куя)

Кайнана: Бисмиллахир-рәхмәнир-рахим! Телең шушы балдай татлы булсын,

                      күңелең шушы майдай йомшак булсын!

1 егет: Сыйларга сыең булмаса, сыйларга телең булсын! (көлешү)

2 егет: Яхшы хатын арыш онын кәбаб итәр, юньсез хатын бодай онын харап

                  итәр.

3 егет: Ачы булсаң – тоздай бул, татлы булсаң – балдай бул!

-          Әйдәгез, кияү белән кәләшне биетәбез!

(Парлы бию)

-         Бирнә чыга, бирнә!

-         Булышыгыз, булыш, күтәрерлек түгел бу!

-         Ай-һай авыр сандыгы!

Олы килен:      Килен бүләксез булмый,

Кияү терәксез булмый.

Килгән кунак күчтәнәчсез,

Табын теләксез булмый.

-          Күрегез әле күр, сөлгесенең матурлыгын. Күзеңнең явын алырлык.

-          Кулъяулыкларын гына карагыз әле, санап бетергесез.

Килен: Кайнанама атлас ефәктән үрелгән шәлемне бүләк итәм. (шәл яба)

                Кайнатама чиккән түбәтәем дә бар. (башына киертә)

-          Ай-һай тамаша булган бу, малай!

-          Чукрак урам Гайфи кызының борынына чиерткән бу!

1 кыз:           Чуклы гына да сөлгеләре

                      Элеп лә куйыйк түрләргә

                                         Без кызыбызны алып килдек

                                         Хезмәт итсен иде сезләргә.

Олы килен: - Килендәшкәем, син беләсеңме соң, яшь киленнең чишмәгә бүләге

                             булырга тиеш бит.

Килен: Бар кызлар, бар. Бүләгем күптән әзер, шушы көнне генә көтеп торды.

-          Ай, яй, матур, бизәген үзең чиктеңме?

-          Үзем, кызлар үзем. Сезне дә өйрәтермен.

 

(Сөлгене чишмәгә бәйли, чишмәдән су ала)

   Ай. яй бүләгең мондый матур булгач, чишмәдән тартынмыйча су алсаң да була инде.

1        Кыз - Яшь килен белән кияү егете  матур сүзләр беләләр микән, Бер-берсенә әйтеп су эчертсеннәр эле.

Кияү егете: Мә әле, сандугачмы,эчеп җибәр әле! (чүмечтән эчертә)

Килен:  Рәхмәт, карлыгачым!

 Килен: -  Әйдәле,былбылым, син дә авыз ит әле.

Килен:  Рәхмәт күбәләгем!

3 кыз: Әйдәгез бер җырлап алабыз.

«Ай ли Җәмилә» көенә

1. Карлыгачкай уеп ала

Һаваларда югала

Кыз бала бик газиз бала

Үсеп җиткәч югала.

2. Китә кызлар яше җиткәч

Алмадай матур пешкәч

Ир балалар кайта киткәч

Кызлар кайтмый бер киткәч.

Кияү егете: Җыр җыр белән,әяшь киленнең чиләгеннән беренче булып кем су эчәр?

Олы килен:Үзем эчәм,үзем!

Егет:Галиякәй, яшь киленнең чиләгеннән суны бушлай эчмә, тәңкәләрең бармы сон?

Олы килен:Син әйтмәсәң белмиләр ди. Бар нишләп булмасын!

Егет:Кая әле, кая. күрсәт әле.

Олы килен:Менә. (янчыктагы тәңкәәрен чыгара)

Егет:Моның кадәр тәңкә булгач су эчсәң дә була!

(Кыз тәңкә сала, егетәр буль-буль дип тора)

2        Егет - Тормышыгыз шушы тәңкәләрдәй матур булсын!

3        Кыз -  Тәңкәләр саныдай сабыйларың күп булсын!

Амин шулай булсын (бергә)

4        Егет: Ел саен берәү туып торсын!

Кияү егете: Бик авырга туры килер бу, бик авырга! (кияү)

Бергә: Булышырбыз!

Килен: Әйдәле шуның хәтле тәңкәләр салгач бисмиллаңны әйтеп судан авыз ит!

(Бисмилла әйтеп эчә, берәү чүмечнең астына төртеп җибәрә, көлешәләр)

Олы килен: Ай-һай егетләр, кызлар бигрәк тәмле суы, сездә авыз итегез!Кызлар, егетләр, тагын кайсыгыз су эчәргә тели?

Егет: Минн эчәм, мин.

 

3        Кыз:Тәңкәләрең бармы соң?

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 615 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.01.2015 1001
    • DOCX 67.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Камалетдинова Рамзиля Мансуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1315
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 799 человек из 74 регионов

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 33 регионов

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 81 человек из 31 региона

Мини-курс

Основы инженерной подготовки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные инструменты инвестирования и управления затратами

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Родительство

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 12 регионов
Сейчас в эфире

Как школьному учителю зарабатывать онлайн?

Перейти к трансляции