Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Разработка внеклассного мероприятия "Г.Ибрагимов - наш земляк"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Разработка внеклассного мероприятия "Г.Ибрагимов - наш земляк"




Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Галимҗан Ибраһимов – бөек якташыбыз.


-“Йолдыз ялгыз булмый,”- диләр зур талантлар турында сүз барганда. Бер төбәктә гадәттә берничә атаклы шәхес тууы һәркемгә билгеле нәрсә. Әйе, мәрхәмәтле Авыргазы җире дә Башкортстаныбызның мәдәни дөньясы күгендә якты йолдыз булып янган, онытылмас эз калдырган талантлы кешеләргә бай. Авыргазы җире ул мәшһүр Галимҗан Ибраһимовны, шагыйрь – йолдыз Рәшит Назаровны, билгеле язучылар Фәрит Богданов һәм Салават Рәхмәтулланы, җыр-моң дөнясына Таһир Кәримов белән Бәхти Гайсинны, Идрис Газиевны һәм башка күренекле шәхесләрне биргән изге җир.

1 ук. Авыргазы – яшьлек язы, Кичләр сездә икмәк исле,

Шигырь һәм җырлар иле. Иртәләр җиләк төсле.

Кешеләрең җиргә килгән Монда икмәк – Җир алласы,

Мәңге бизәргә сине. Ә пәйгамбәре – кеше!


2 ук. Халкың синең эшчән, гади, Яратмый ул мактаганны,

Әмма нечкә иләге. Тиз аңлый тел төбеңне.

Кемнәрнең кем икәнлеген Ә мактансаң ярып сала

Нык сиземли йөрәге. Үзеңнең кемлегеңне.


3 ук. Авылларың - әнкәйләрдәй Бу туфракка тамырланган

Мәрхәмәтле, түземле. Татарның Галимҗаны,

Тар тәрәздән киң дөньяга Халыкның әйдәр әдибе,

Ача күңел күзеңне. Гаҗәеп галим җаны.


4ук. Әле дә монда сабый атлый Күтәрәләр туган җирне

Йолдызга, айга карап. Асыл һәм чая затлар:

Игенчене шагыйрь итеп Әманатка тугры булган

Үстерә Солтанморат! Фәритләр, Салаватлар.


5 укучы. Бу җирләрдән җыр-моң булып Авыргазы- яшьлек язы

Чыккан Таһир, Бәхтиләр. Шигырь һәм җырлар иле.

Алар җанын гармун итеп Кешеләрең җиргә килгән

Уйнаганга “ аһ” диләр. Мәңге бизәргә сине.

Бүген дә бит сихри көйләр

Аша һаман күкләргә.

Хәзер Идрис, Лилияләр

Чыкты монда күкрәргә!..


Кешеләрең җиргә килгән

Мәңге бизәргә сине

Бүген без шундый кешеләрнең берсе – олы талант иясе, атаклы якташыбыз Галимҗан Ибраһимов турында сүз алып баракчакбыз. Быел 12 мартта аның тууына 127 ел тула. Күп еллар үткән, күп сулар аккан. Бәлки кайсы берләрегез белеп тә бетермисездер аның тормышы, иҗаты турында... Кем соң ул Галимҗан Ибраһимов?!

Галимҗан Ибраһимов... Бу исемне әйткәндә без татар әдәбиятын формалаштыру һәм үстерү эшенә гаят зур өлеш керткән үткер каләмле язучыны да, сүз сәнгате үсешен җентекләп тикшергән искиткеч тирән эчтәлекле тәнкыйть мәкаләләре һәм күзәтүләре язган әдәбиятчы галимне дә, тел гыйлеме өлкәсендә өр-яңа сүз булып яңгыраган җитди хезмәтләр тудырган телче- филологны да, татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр һәм аларны укыту ысуллары хакында кулланмалар әзерләп чыгарган методист-педагогны да, Башкортостан һәм Татарстан туфрагында халыкларның азатлык өчен хәрәкәтенә киң караш ташлаган тарихчыны да, үзе дә шул көрәшнең эчендә кайнаган ару-талу белмәс җәмәгать эшлеклесен дә, татар дөнясында абруйлы гәзит-журналларны оештырып, авыр һәм катмарлы елларда аларга җитәкчелек иткән кыю журналистны да күз алдына китерәбез.

Язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Башкортостанның Авыргазы районы Солтанморат авылында мулла гаиләсендә туа. Әти-әнисеннән укырга-язарга өйрәнгәннән соң Галимҗан ике кыш күрше Кешәнне авыл мәдрәсәсенә укырга йөри. Шул ук вакытта үз авылында өч сыйныфлы земство мәктәбендә русча башлангыч белем ала. 1898-1905 елларда Оренбургта Вәли мулла мәдрәсәсендә укый. Шәһәр китапханәсенә йөреп, үзлегеннән белемен күтәрә. 1906 елның көзендә Уфага килеп, “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә.

Аның язучы булып җитешүендә һәм, әйтергә кирәк, төрле халыкларга карата киң карашлы әдип булып үсүендә Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә белем алуының да әһәмияте зур була. Яңа типтагы бу югары мөселман уку йортында дин сабаклары белән беррәттән урыс теле, татар теле һәм әдәбияты, тарих, география, математика һәм башка фәннәр дә укытыла. Анда Галимҗан Ибраһимов белән бер үк чорда, татар һәм башкортлардан тыш, казах, үзбәк, кыргыз, төрекмән, кырымтатар, дагстанлы, черкес, адыгей һәм башка халыкларның уллары да белем ала. Шәкертләр арасында әдәби иҗат уты белән янган яшьләр дә күп кенә була. “Гакылымның киң хөррият алдында “Галия” мәдрәсәсенә һәм аның мөдәррисе Зыя Кәмалига бурычлымын”, дип язды соңрак Галимҗан Ибраһимов. Менә шушында инде ул үзенең беренче хикәяләрен дә иҗат итә башлый. Аның “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”, “Яз башы” һәм башка беренче хикәяләре үзенең үсмер чагы вакыйгаларына нигезләнделәр. “Яз башы” нда, мәсәлән, туган авылы тирәсенең табигате бөтен үзенчәлекләре, гүзәллеге белән чагылдырылган.

6 укучы. Г. Ибраһимовның иҗатка килүендә туган ягының табигате, гаиләсе этәргеч булган дип әйтә алабыз. Аның иҗат эшчәнлеге башлану илдә барган давыллы елларга туры килгән. Бу чорлар аңа җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне тирәнрәк аңларга мөмкинлек биргән. Заманының алдынгы “Галия” мәдрәсәсендә ике тапкыр булуы - укуы һәм эшләве булачак әдипнең үз тормышына да үзгәрешләр керткән, киләчәк әдәбият һәм сәнгать вәкилләренә дә дөрес юл ачарга ярдәм иткән. Әдип юкка гына “Мин түбәннән ...” дип язмаган “Көтүчеләр” хикәясендә.

7 укучы. Галимҗан кече яштән үк җәй көннәрендә кырда йөрергә, җиләк җыярга, балык тотарга ярата иде. Ә кичләрен малайларга ияреп ат белән куна барудан аны ничек кенә алып калырмын димә. Азрак икмәк, бәрәңге ала да, атына атланып иптәшләре артыннан чыгып чаба иде. Ә иртәгесен мин торып чыкканда әллә кайчан кайткан була,” – дип хәтерли агасы Шакирҗан.

8 укучы. Галимҗан Ибраһимов – башкорт җирендә туып, аның бай, матур, күркәм табигатен ниндидер эчке дулкынлану, кайнар хис белән бөтен йөрәктән, ихлас күңелдән мөкиббән яратып үскән язучы. Аның әсәрләрен укыганда, үзең дә сизмәстән, киң далаларны гизеп хозурланасың, чәчәкле болыннар аша үтеп, бөдрә таллар арасында кояш нурлары белән уйнап шатланган зәңгәр күлләргә барып чыгасың, калын, серле, моңлы урманнар эчендә йөреп илһамланасың. Бай табигать аңа бай тел, матурлыкның эчке серләрен зирәк сиземләрлек олы тойгы, алар хакында зур фикерләр белән язарлык тирән акыл, илаһи бер маһирлык, көч-куәт биргән.


Яз башы” хикәясеннән өзек күрсәтү.

-Хикәянең төп герое Салихның туган авылында иптәшләре белән үткәргән бер көне, балыкка бару вакыйгасы тасвирлана.

  • Әке, пәке, ышкылаган сәке, Чәүкә, чыпчык, Син кал, бу- чык!

  • Ур-ра! Апрай көтүче була!

  • Юк, мин бүтән уйнамыйм.

  • Әйе шул, әйдәгез, алайса балыкка барабыз. Җил дә юк, барсак, балык шәп төшәр иде.

  • Ну, таптың, малай,! Китәбез, валлаһи, китәбез!

  • Әйдәгез, авыл очындагы Түрсәгәле елгасына барабыз.

  • Кит әле, шунда балык тотып буламы?! Анда бит чәнти бармак хәтле бәрделәр генә эләксә эләгә. Үзе сай, үзе пычрак.

  • Әйдәгез, Кондызлыга. Анда зу-ур балыклар эләгә.

  • Кит аннан, ерак бит ул. Анда барып җиткәнче арып, хәлдән таясың.

  • Баргач, шунда барырга инде. Күрше Шаһи карт кичә мона-а-вы хәтле чуртан тотып кайткан иде.

  • Кит әле, шул хәтле зур балык була димени?

  • Әйдәгез, Кондызлыга барабыз!

Җыенып, чыгып китәләр.

Күл буенда.

-Кармак салдым, йөгереп кап, яр башында ялтырап ят!

-Килде бугай, кармакны шаярта бугай... тфү... тфү...

А... әнә камышым селкенә! Чү, кузгала... Кузгала әнә, әнә торды!

Белмим, җимне ашыймы, әллә берәр шаян балык мине алдый гынамы? Юк, чын булыр! Ах... булмады...

  • Мин балык булсам, гелән миңа гына кабар идем!

Малайларның берсе балык тартып чыгара.

  • Ну, малай, Апрай! Башлап син алдың, кул артың авыр булса, бирербез кирәгеңне!

Апрай ялгыш балыгын суга төшереп җибәрә.

-Ай, бичаракай, балыгын ычкындырган... Вәссәләм!

  • Ну соң, зур иде әй, беркөн Шаһи картның нәрәтә белән алган чуртаны чаклы бар иде!

Салихка да бәләкәй генә балык эләгә.

  • Карагыз әле, Салихка чәнчә бармактан да зур бер балык капкан!

  • Ну Салих, батыр икәнсең, ничек тартып чыгара алдың шундый зур балыкны!

  • Э, алаймыни?.. Күзегез кызамыни?.. Сезгә ул да юк бит әле!

Әкренләп малайлар бер-бер артлы балык тартып чыгаралар.

-Корсак та ачты, әни мичтә бәрәңге тәгәрәтәм дигән иде.

-Балык та капмый башлады.

- Әйдәгез, кайтабыз.

Җыенып, кайтып китәләр.


-Галимҗан Ибраһимов әдәбиятыбызны, балалар өчен тәрбия алырлык кечкенә лирик әсәрләр белән баетты. Шулардан, иң уңышлы хикәяләренең берсе, классик әсәре – “Алмачуар” хикәясе. “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк... “Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган, дисәм дә була, “ – дип искә ала язучы.

Сабантуй күренешләре сәхнәләштерелә.Сабантуй ярышлары үткәрелә (кашыкка йомырка куеп, кашыкны авызга кабып йөгерү, капчык белән бәрешү, “атлар”да ярышу, көрәш). Балалар коллективы “Сабантуй” биюен башкара.Ярышларда тамашачылар да катнаша.

-Хикәядә автор балалар өчен үрнәк алырдай, тормышчан яшүсмер образын тудыра. Геройның кичерешләре, борчылулары ышандыра. Туган авылы табигатен, колынын һәм кешеләрне чын күңелдән ярату хисе дә сокландыргыч итеп сурәтләнгән.

Өзекләр укыла: “Яратам мин үзебезнең авылны...”, “Колын”.

-Алмачуарны ярату хисе белән яшәгән Закирның рухи халәте тәэсирле итеп бирелгән. Аның Алмачуар белән һәр аралашуы авыл баласының табигатне бөтен барлыгы белән сөюен, шул җирлектә формалашуын күрсәтә. Тормыштагы капма-каршы төшенчәләрнең авыры- ачысы Закир язмышына да туры килә, ул югалту газабын бөтен авырлыгы белән татый: “Алмачуар җан биргәндә мин баш очында идем. Елый алмадым. Йөрәгем таш булып катты. Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым. Алмачуар минем йөрәгемдә җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган, мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте”. Атка мәхәббәт герой күңелендә, үкенечле булса да, күңелендә изге хисләр уята. Әйе, кеше йөрәге сөя дә, нәфрәтләнә дә, дулкынлана да, газаплана да белергә тиеш.

9 укучы. “Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә...” ди “Диңгездә” хикәясенең герое. Тормышның бөтен кыенлыкларына түзәргә, аны хыялда гына булса да матур итеп тудырырга, тырышырга, әмма яшәргә. Кешеләр аңында матурлык тойгылары уятырга, чын сөю, ярату белән яшәргә. Башлангыч чор иҗатында шул эшләр белән яна язучы.

Совет хакимияте чорында Галимҗан Ибраһимов – актив дәүләт эшлеклесе. Татарстан дәүләте төзелү турыдан-туры аның исеме белән бәйләнгән. Шул ук вакытта ул зур күләмле әсәрләр дә иҗат иткән. Татарстанда Гыйлми үзәк, язучылар союзы барлыкка килү, бүгенге көндә дә чыгып килә торган “Мәгариф”, “Казан утлары” җурналлары “Ватаным Татарстан” газеталарының да юл башы аңа барып тоташа. 1928 елда ук Хезмәт Батыры исеме бирелү - әдипнең күпкырлы эшчәнлеген бәяләү факты булып тора.


  • Язучының тормышы төрле вакыйгаларга бай була. Бер көнне мактасалар, икенче көнне аны гаеплиләр. Аның язмышын кылыч, сөңге очындагы язмыш белән чагыштырып, якташыбыз Вәрис Акбашев “Сөңге очында “шигырен яза.

10 ук.Синең яшьлек нинди матур булган, Сыйпамаган сине һәрчак язмыш.

Яшәгәч соң шулай яшәргә. Булган тәмуг, кайчак оҗмахы.

Язмыш таңың – моңлы Солтанморат, Җаның сипкән изге нурларыңның

Кешәнне һәм тыйнак “Галия”. Кешелеккә калган чат язы.


11 ук. Бер шикләнми әйтеп булыр иде И Галимҗан! Бирмиләр шул икән

Сөйләгәндә хаклык телендә, Язмышыңны үзең кулыңа.

Бар кичергән дөньяң, юлларың да Күрәзәче булса, әйтер иде

Җитәр иде күпме кешегә. Йөрәгең,дип, сөңге очында.

  • Олы әдипнең тормышы фаҗигале тәмамлана. Гомеренең соңгы еллары,каты авыру сәбәпле, Кырымда- Ялтада үтә. Шул хәлендә аңа халык дошманы дигән исем тагыла. 1937 елның 29 августында кулга алына. ә инде 1938 елның 21 гыйнварында Казанның Пләтән төрмәсе шифаханәсендә Галимҗан Ибраһимовның гомере өзелә. Архангел зиратында күмелүе турында мәглүматлар бар, әмма әдипнең кабере билгесез. !937 елда кулга алган вакытта Галимҗан Ибраһимов саубуллашканда хатыны Хәдичәгә болай ди: “Хәдичә, минем партиям, илем, халкым каршында тамчы да гаебем юк. Тарих мине онытмас!”

Чыннан да, бөек язучы тарихта яңадан үз урынын алды. Иҗаты, Сталинның шәхес культы фаш ителгәч, 20 съезддан соң халыкка кире кайтарыла, исеме мәңгеләштерелә. Казанда һәм туган авылы Солтанморатта музейлар ачыла, аның исемен урамнар йөртә, безнең район китапханәбез аның исемен йөртә. Аургазы районы хакимияте Ибраһимов исемендәге премия булдырды. Күп кенә якташларыбыз мәдәният, сәнгать өлкәсендә күрсәткән казанышлары өчен Ибраһимов исемендәге премия белән бүләкләнделәр. Алар арасында районыбызның рәссамы Хәләф Рәҗәпов, шагыйрьләребез Р. Назаров, С.Рәхмәтулла, җурналист, Ф.Фаткуллин, язучының музеен ачуда зур өлеш керткән укытучы Ф.Рәхмәтуллина, җырчы З.Нагаева һ.б.

-Әйе, күпкырлы талант иясе, әдәбиятыбызның титаны Галимҗан Ибраһимов әдәбият күгендә юл күрсәтүче маяк булып тора.



















hello_html_5820e01.jpg

Галимҗан Ибраһимов – бөек якташыбыз.

(сыйныфтан тыш чара)






Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 13 декабря. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Галимҗан Ибраһимов – бөек якташыбыз.

 

 

         -“Йолдыз ялгыз булмый,”- диләр зур талантлар турында сүз барганда. Бер төбәктә гадәттә берничә атаклы шәхес тууы һәркемгә билгеле нәрсә. Әйе, мәрхәмәтле Авыргазы җире дә Башкортстаныбызның мәдәни дөньясы күгендә якты йолдыз булып янган, онытылмас эз калдырган талантлы кешеләргә бай. Авыргазы җире ул мәшһүр Галимҗан Ибраһимовны, шагыйрь – йолдыз Рәшит Назаровны, билгеле язучылар Фәрит Богданов һәм Салават Рәхмәтулланы, җыр-моң дөнясына Таһир Кәримов белән Бәхти Гайсинны, Идрис Газиевны һәм башка күренекле шәхесләрне биргән изге җир.

Общая информация

Номер материала: 158406
Курсы профессиональной переподготовки
133 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 13 декабря
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>