Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / История / Конспекты / Разработка внеклассного мероприятия (татарский язык и литература)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • История

Разработка внеклассного мероприятия (татарский язык и литература)

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгы

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

Бөгелмә шәhәре муниципаль белем бирү учреждениесе 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе








"Без – Тукай оныклары"




Бөгелмә шәhәре муниципаль белем бирү

учреждениесе16нчы урта гомуми белем бирү

мәктәбенең II квалификацион категорияле

татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Габидуллина Наҗия Равил кызының

мәктәпнең татар теле hәм әдәбияты

укытучылары өчен күрсәтелгән

класстан тыш чара









Бөгелмә

2011 ел

Дәрес максатлары:

укучыларны бөек шагыйрьнең иҗаты белән таныштыру;

балаларда шагыйрьнең әсәрләренә кызыксыну хисен уяту





Җиhазлау: Г.Тукай портреты hәм китаплары, әсәрләренә иллюстрацияләр, аудиоязмалар, укучылар рәсемнәре





















Дәрес барышы:


Класста Тукай портреты янында – кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куелган. "Әкият геройлары бездә кунакта" дип исемләнгән иҗат күргәзмәсенә балалар ясаган рәсемнәр урнаштырылган.

Аудиоязмасында "И туган тел" көе яңгырый. Бәйрәмчә киенгән укучылар керәләр.

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г.Тукайга багышланган дәресебезне башлыйбыз.

1нче укучы. Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә-якны ямьгә күмеп,

Шаулап, гөрләп,

Яз килә.

Алып баручы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач hәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.

2нче укучы. Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиhанга,

Әй, шагыйрьләр солтаны.

3нче укучы. Шагыйрьләр солтаны булып

Тусаң да, Тукай, җиргә,

Җәбер, золым, кимсетүләр

Туры килгән күрергә.

4нче укучы. Бәйрәмнәрнең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп, -

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.

"Бәйрәм бүген" дигән җыр башкарыла (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре).

5нче укучы. Буып арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар,

Шигъриятең hәйкәленә шулай

Язлар hаман гөлләр ташырлар.

Алып баручы. Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең "Туган тел"еңне.

Барлык укучылар, баскан килеш, "Туган тел"не җырлыйлар.

"Кырлай" дигән симфоник поэмадан (Н.Җиhанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда – урман күренеше. "Күбәләк" очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз "Күбәләк"не тотарга тели.

Кыз. Нинди матур күбәләк!

"Бала белән күбәләк" шигыре укыла.

Кыз. Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю, бүре юк икән.

Алып баручы. Бөек шәхес турында күбрәк укыган, күбрәк белгән саен, ул, ничектер, күңелгә hаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара. Габдулла Тукай белән, нәни Апуш белән без балалар бакчаларыннан ук таныш: шигырьләрен ятладык, әкиятләрен тыңладык. Мәктәптә, татар теле дәресләрендә аның әсәрләрен укыдык.

Шагыйрьнең балачагы Арча районының Кырлай авылында үткән. Хәзер анда музей-комплекс эшли.

Татар халык шагыйре Шәүкәт Галиев тә радиодан "Туган тел" җырын ишетеп тетрәнә hәм мондый шигъри юллар яза:

Ишеттем мин читтә "Туган тел"не

Халкым: нинди моңлы көең бар...

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.


Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм да гына тыңлыйм, туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да, яшем тыялмыйм.

Бу көй җыр гына булып калмады, чын мәгънәсендә татар халкының гимнына әйләнде.

Г.Тукайның Казан кунакханәләрендә яшәве мәгълүм. 1909нчы ел. "Болгар" номерларының берсендә Тукай кемнеңдер моңлы итеп җырлавын ишетә. Җыр тәмам булгач, шагыйрь җырлаучы исемен сорый. Җырлаучы – бу көй була "Әллүки" – дип җавап бирә.

Тукай үзе дә бик күп көйләр белгән, hәм еш җырлаган да. Бу яңа көй аны шулхәтле тәэсирләндергән, ул үз бүлмәсенә, кайтып, "Милли моңнар" дигән шигырен язган. Бу шигырь тора-бара "Әллүки"нең яңа сүзләре булып китә hәм Тукай аны үзе дә шул сүзләре белән җырлап-көйләп йөри башлый.

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә матур милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.


Гомеренең соңгы айларында "Амур" номерларында торганда, Тукай аркасын яккан мичкә куеп сәгатьләр буе җылынып утыра hәм шул җырны җырлый. Ул елларда әлеге номерларда конторчы булып эшләгән, соңыннан публицист hәм күренекле библиограф булып киткән Исмәгыйль Рәмиев үзенең истәлекләрендә Тукайның ул халәтен болай тасвирлый: "Җырлары да үз сүзләре иде. Бүлә-бүлә, йөткерә-йөткерә ике-өч шигырь юлы җырлап, дөресрәге шыңшып туктый:" Ишеттем мин кичә: берәү җырлый..." Тукай Исмәгыйльдән дә җырлата. Тегесе "Ашказар", "Тәфтиләү", "Карурман"нарны җырлый.

Тукайның васыяте булган, диләр: шигырьләреннән килер акчага бер ятим бала үстерүләрен теләгән, имеш. Ул чак бу теләк үтәлми кала. Безнең көннәрдә шагыйрьнең нияте тормышка аша: шигърият дигән гүзәл дөньяда Тукай меңләгән бала үстерә.

Шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга hәм аны сакларга өнди. Тормыш аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар китерсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала.

Бүгенге дәресебез бөек Тукаебызның иң яраткан, иң танылган әсәрләренә багышлаган иде. Киләчәктә без аның башка бөек әсәрләре турында сөйләшәчәкбез. Ә хәзер дәресебезне "Туган тел" җыры белән тәмамлыйк әле.

"Туган тел" җырын барлык укучылар басып җырлыйлар.

Алып баручы. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

Краткое описание документа:

Туган тел

 

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, 
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; 
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне, 
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

 

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Автор
Дата добавления 11.02.2015
Раздел История
Подраздел Конспекты
Просмотров180
Номер материала 381104
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх