Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Разработка внеклассного мероприятия "Туган авылым - яшел бишек"

Разработка внеклассного мероприятия "Туган авылым - яшел бишек"

библиотека
материалов

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе










hello_html_m54ce4e24.gif











(Авылның күренекле шәхесләре белән очрашу)








Гыймранова Гөлнара Вәли кызы

Метрәй төп гомуми белем бирү

мәктәбенең башлангыч сыйныфлар

укытучысы















Туган авылым - яшел бишек.

Максат: укучыларны авылыбызның матурлыгына, байлыгына соклану, сак караш тәрбияләү, җирле атамаларны белүләрен ныгыту, авылның сәнгатькә гашыйк, шигъри җанлы кешеләре белән очрашу, таныштыру, горурлану хисләре тәрбияләү, сәнгать белән кызыксыну хисләре тәрбияләү һәм этәргеч бирү


Материал: Метрәй авылының үзешчән шагыйрәләре: С.Яббарова, Г.Ногманов, М.Хәертдинова шигырьләре, рәссам Г.Гыйләҗева, З. Гаусиева – Мөхәммәтдиноваларның картиналары.

Катнашалар: С. Яббарова – Метрәй урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

М. Хәертдинова – шәфкать туташы, лаеклы ялда

Г. Ногманов – бригадир, укучы Айзилә Ногманованың әтисе.

Барышы.

Г. Тукай сүзләренә “Туган авыл” җыры укытучы тарафыннан башкарыла.

- Укучылар, без бүген авылыбыз турында сөйләшербез, сәнгатькә гашыйк, шигъри җанлы кешеләре белән танышырбыз. Әйтегез әле, туган авылыбыз кайдан башлана? Сез ничек уйлыйсыз?

- Сезнең өйләрегез кайда?

- ...

- Дөрес, бу йорт сезнең туган йортыгыз. Сез үрмәли-үрмәли ишек алдына чыктыгыз. Яшел чирәмнән тәпиләп киттегез. Бу- безнең туган ишек алдыбыз. Бу- безнеке генә.Урамга чыктык.Бу кемнең урамы?

-...

- Дөрес, бу безнең туган урамыбыз. Бу урамда без хуҗа.

- Укырга кергәнче сез кайда тәрбияләндегез?

-...

- Дөрес, сез ясле- бакчада тәрбияләндегез. Бу безнең туган ясле- бакчабыз. Анда сез бик күп нәрсәләргә өйрәндегез.Аннан кая килдегез?

-...

- Дөрес, без мәктәпкә килдек . Бу – безнең туган мәктәбебез.

( Алдан тактага язып куела).

hello_html_m6695646b.gifйорт

hello_html_m4bda5ec7.gifишек алды

hello_html_mb60b119.gifhello_html_73a0eade.gifhello_html_50df2a.gifТуган урам

ясле-бакча

мәктәп

  • Болар барысы бергә туган авылыбызны тәшкил итә. Туган авылыбыз шулардан башлана.

  • Ягез, тагын бер җыр тыңлап китик әле. “Сәяхәтче җыры” (Г. Зәйнашева сүзләре, З. Гыйбадуллин музыкасы) җыры башкарыла.

  • Туган якның кайдан башлануы турында дөрес фикерләгәнбезме?

  • Ә хәзер әйтегез инде. Туган авылыбызның исеме?

  • (Метрәй)

1 нче укучы авыл турында язган иншасын укый.

-Туган авылыбыз Метрәйгә багышлап язылган җыр бар. Аның авторы – безнең алдыбызда. Ул безнең Айзиләнең әтисе – Ногманов Газинур абыегыз. “Метрәй” колхозының Ольгино авылында фермер булып эшли. Район буенча терлек азыгы хәзерләүчеләр арасында 1 нче урынны алган комбайнер да ул.

Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп Газинур абыегыздан “Метрәй” җырын башкаруын сорыйбыз. (Автор баянда уйнап җырлый).

Метрәй. Ногманов Газинур сүзләре һәм көе.

Урамында , болынында

Уйнап үтте яшь чаклар

Елгасында су коенсаң

Искә төшә яшь чаклар

Авылым – Метрәй

Чишмәләре – челтери.

Чишмәсеннән су эчсәгез,

Җаннарга рәхәт тели.

Басу кырларыннан узсам,

Өлгергәннәр икмәкләр.

Тургайлары ямьле сайрый

Өзеләдер үзәкләр.

Чишмәсеннән сулар ала

Яшь киленнәр, яшь кызлар.

Яшь тирәкләр озатып кала,

Каршы ала сукмаклар.

-Рәхмәт, Газинур абый. Балалар, сезгә җыр ошадымы?

-....

-Чыннан да, авылыбыз табигатьнең иң бай, иң матур урынына урнашкан. Кышын чана, чаңгы шуыйк дисәк - тауларыбыз, җәй буе аунап, тәгәрәп җиләк җыя торган чокырларыбызның саны юк. Җәй көннәрендә унар тапкыр су керә торган елгабыз бар. Урманыбыз авылыбызга терәлеп тора, кошлар җырын тыңлыйм дисәң, таллыгыбыз бар. Бу кадәр байлык тагын кайда бар? Балалар, сез үзегез чана, чаңгы шуган тауларыгыз турында беләсезме?

(Балалар тау атамаларын әйтәләр. Ташлытау, Имәнәй, Әгъбәз, Йөрәклетау.)

-Шушы тауларның кайсысы иң биек тау?

- (Имәнәй.)

-Дөрес, балалар. Ә ни өчен бу тауны Имәнәй дип атаганнар, кайсыгыз белә?

2 нче укучы: Бик күп еллар элек бу тау өстендә имәннәр шаулап утырган. Хәзер инде ул җирләрдә имәннәр үсми, алар урман авызында гына калганнар. Бу җирләр бүгенге көндә колхоз басуы. Тауның атамасы шуннан калган.

- Хәзер сүзне Мәдинә апа Хәертдиновага бирәбез. Ул безнең авылда шәфкать туташы булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Мәдина апа җыр - моңга гашыйк. Буш вакытларында шигырьләр иҗат итә. Бик тырыш ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерде. (М. Хәертдинова үзе иҗат иткән шигырьне укый)

Саклыйк Имәнәйне.

Әй, Имәнәй тавы, еллар истәлеге

Саклыйсың син күкрәк түреңдә

Бар тирә -юнь уч төбендәгедәй

Басып торсам синең түбәңдә.

Тау дип әйтү бик дөрес тә булмас,

Биек калкулыгы син авылның

Шаһиты син бу төбәктә

Гомер иткән күпме буынның.

Артларыңнан кызарып кояш чыга

Нурлар сибеп барлык җиһанга.

Итәгеңдә челтерәп чишмә ага,

Агышлары илтә кыйблага.

Урман юлларыннан кайткан юлчы

Синдә утырып сулыш алгандыр,

Чишмәң суы белән битен юып

Ару-талуларын баскандыр.

Терәк-таянычы күк син бу җирнең

Ышыклыйсың салкын җилләрдән.

Үрләреңне сагынып кире кайттым,

Бер киткәчтен бу төбәкләрдән.

Бар тарафың җанга якын синең

Яшәгәнгә әллә янәшә.

Күңелләрем һәр чәчәгең белән,

Әремнәрең белән сөйләшә.

Уң канатыңдагы тирән яраң

Тернәкләнә, савыга алырмы?

Үргә каршы тауны упкын яра

Җимерелүен чикләп булырмы?

Җир ярасы тән ярасы кебек

Төзәлсә дә кала җөйләре,

Уентылар, чокыр-чакыр калган

Юл салынган җирдә элгәре.

Чирәм ертып тау битләрен бозу

Егетлек түгел бит, җәмәгать

Мондый кырын эшләребез өчен

Кичерерме безне табигать?

Бозылган юлларны төзәтергә кирәк

Тирә - юньгә зыян салмыйча

Хаталарны бетерергә кирәк

Кичекмичә, соңга калмыйча.

Сакланмаган безнең көнгә кадәр

Табигатьнең бик күп ядкаре

Югалтмаска иде булганнарын

Көчебездән килгән кадәре.

Саклансын иде Имәнәй,

Бетмәсен горурлыгы

Калсын килер буыннарга

Үз йөзе, горурлыгы.


- Мөслим юлындагы тауны ни өчен Ташлытау дип атаганнар?

-...

- Дөрес, ул тау таш катламнарына бик бай. Бүгенге көндә анда известь карьеры эшли. Известьны басуларга ашлама итеп чыгаралар. Димәк, безнең авылыбыз файдалы казылмаларга да бай. Җәй көне җиләк җыярга барганыгыз бармы? Кайсы чокырларда булганыгыз бар?

- (Сәпәр, Солтанайкаран, Кукай, Бояр, Тирән, Шәймәрдән, ...)

- Бик күп чокырларны беләсез икән. Безнең авылыбызда гына шулкадәр күп чокырлар. Җәй көннәрендә Метрәй халкы гына түгел, тирә-як авыллардан, Мөслимнән җиләк, мәтрүшкә, дару үләннәренә, себерке бәйләргә бик күп кеше килә. Без үзебез дә Ольгино авылы янындагы Марҗа яланы дигән чокырга печәнгә дә, җиләккә дә барабыз.

Сезнең каршыгызда авылыбызның үзешчән шагыйрәсе, мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Синара Яббарова. Синара апагыз күрше Салауз Мухан авылында туып үскән, Метрәй авылы килене. Җыр–моңга гашыйк, оста артист. Ул җитәкләгән үзешчәннәр театры “Халык театры” исеменә лаек булды. ( С. Яббарова үзенең шигырен укый)

Имәнәйнең имәннәре

Шаулый җилләр искәндә.

Салкын чишмәнең сулары

Шифа ятып эчкәндә.

Солтанайның талларында

Сандугачлар көй суза.

Әгъбәз тавы итәгендә

Балачагыбыз уза.

Кукайларында могҗиза

Җырлап печән чапканда.

Туган авылым син бизәк тә,

Таянырдай калкан да.

Читкә киткән балаларың

Очар коштай талпынып,

Һәр ел саен сиңа кайта

Сине авылым сагынып. (Яббарова Синара.)

- Ә хәзер сүзне Әхмәтшина Раиләгә бирәбез. Ул үзе иҗат иткән шигыре белән таныштырыр.


Туган авылым. Әхмәтшина Раилә

Челтерәп аккан чишмәбезгә

Без киләбез көн саен.

Анда безне каршы ала

Бөдрә чәчле ак каен.

Матур яшел аланнарда

Без уйныйбыз көләбез.

Кайчак уйнап арыгач,

Серләрне дә чишәбез

Җәйге матур иртәләрдә

Сайрыйлар сандугачлар.

Ничек армыйлар болар? ”- дип,

Гаҗәпләнә агачлар.


- Рәхмәт, Раилә.

- Авылыбызны икегә бүлеп агучы елга турында сөйләшеп алырбыз.

- Елганың исеме – Казанчы. Бу елга Башкортстан республикасы Казанчы авылыннан башланганга күрә, Казанчы дип йөртелә. Ә саф сулы чишмәләребез турында беләбезме, балалар?

-.... (Салкын чишмә, Кукай чишмәсе, Хәйдәр чишмәсе, Кушкаен чишмәсе, ...)

- Бик яхшы, чишмәләребез турында да беләбез икән. Алда санап үткән чокырларыбыз, чишмәләребез, тауларыбыз –барысы авылыбызны матурлыйлар. Ләкин балалар, шушы байлыкны, матурлыкны саклыйбызмы соң?

- ...

- Әгәр дә сезгә табигатебезне пычратучы, кадерсезләүче кешеләр белән очрашырга туры килсә, без бәләкәй дип тормагыз, аларга кисәтү ясагыз. Үскәч тә табигатебезне саклауны дәвам итик. Шушы кадәр матурлыкны күрмәсәк, ишетмәсәк җир йөзендә яшәвебезнең бер мәгънәсе дә булмас иде. Ә бит матурлыкны күрүчеләр, безгә җиткерүчеләр бар. Алар сезнең алда.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз, рәссам – Гаусиева-Мөхәммәтдинова Зөлфия апа бар. (Картиналар күрсәтелә.)

Бу картиналарны Метрәй кызы Гөлшат апагыз Гыйләҗева ясаган. Ул бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яши, рәссам булып эшли. Картиналарга карап Гөлшат апагызның авылның кайсы урыннарын ясаганын белә аласызмы? (Ык буендагы болынлык, Тирән чокыр ягы һ.б. )

Йомгаклау.

- Сүзебезне йомгаклар вакыт җитте. Очрашуга килгән авылдашларыбызга зур рәхмәт. Һәрберсенә иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез.

Бүгенге сөйләшүдән чыгып, әйдәгез, барыбыз да туган авылыбызны яратыйк, күз карасыдай кадерләп саклыйк, байлыкларын әрәм-шәрәм итмик, агачлар утыртыйк, авылыбыз – яшел бишек булсын. Сездән дә киләчәктә рәссамнар, шагыйрьләр чыгар дип өметләнәм.

6


Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

    В этой разработке учащиеся знакомятся со знаменитыми людьми, их творчеством и достопримечательностями своей деревни (названия овраг, возвышенностей, лугов и рек). В разработке использованы стихотворения С.Я.Яббаровой, М.Хаертдиновой, Г.Ф.Ногманова, картины Г.Гилязовой, З.Гаусиевой-Мухаметдиновой. Через творчество знаменитых людей своей деревни мы воспитываем у учащихся любовь к малой Родине, патриотизм и чувство гордости, интерес к художественной самодеятельности. У учащихся развивается диалогическая и монологическая речь, выразительное чтение, активность. Дети учатся бережно относиться к природе.

Общая информация

Номер материала: 357010

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG