Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Разработки внеурочных занятий по татарскому языку "Сөйләмият дәресләре"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Разработки внеурочных занятий по татарскому языку "Сөйләмият дәресләре"

библиотека
материалов



Татарстан республикасы Яшел Үзән районы

Васильево бистәсенең 2нче номерлы урта мәктәбе









hello_html_m7a695fc8.gif

(Татар теле түгәрәге яисә татар теленнән өстәмә дәресләрнең эшкәртмәләре)






I категорияле татар теле

һәм әдәбияте укытучысы

Сибгатуллина Х.Р.












Аңлатма язуы.


Рус мәктәпләрендә укучы татарча сөйләшә белә торган балаларга татар телен укытуның төп максаты – башлангыч сыйныфларда ана телен телдән һәм язма рәвештә укырга, язарга өйрәтү. Әмма балаларның татар телен белү дәрәҗәләре чагыштырмача түбән булуы, башка фәннәрнең русча укытылуы һәм гомумән, рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының татарча аралашу сферасы бик чикләнгән булу сәбәпле дәрестә бирелгән материалны гына үзләштерү сөйләм телен кирәкле дәрәҗәдә үстерү өчен бик аз була.

Васильево бистәсенең үзенчәлекле милли төрлелеге күченеп кайтучылар белән тулылана, шуңа күрә милләте буенча татар булса да, татарча бер дә сөйләшмәгән балалар телне бик авыр үзләштерәләр, моңа ата-аналарның да үз телләрен начар белүләре этәргеч була. Дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрелгән чаралар гына балаларның үзләре теләп татарча аралашу ихтыяҗын булдыра алмый, шуңа күрә мин телгә кызыксынуы булган балалар белән “Сөйләмият дәресләре” оештырып карарга булдым. Дәрестә мин балаларны гадәти дәрес атмосферасыннан чыгарып, алар өчен якынрак булган табигый аралашу тирәлегенә кайтарырга , һәрберсенең сөйләргә һәм сөйләшергә теләген уятырга тырыштым. Беренчедән, дәрес парталар артында түгел, түгәрәкләп куелган урындыкларга утырып уздырыла. Укучылар һәр дәрестә үзләре теләгән урынны сайлыйлар, үзләре теләгән кеше белән аралашалар. Бу формада утыру хәрәкәтле күмәк уеннар, диалоглар , аерым чыгышлар өчен дә бик уңайлы. Дәрес структурасы гадәти дәрестән аерылмый, әмма билгеләр кую төрле формада мактау, бүләкләү, үсендерү белән алыштырыла.

Сөйләмият дәресләре” программасы түбәндәге бурыч – максатларны үз эченә ала:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

  2. Татар теле һәм уку дәресләрендә алган белемнәрне кызыклы формада кабатлау, ныгыту, тирәнәйтү.

  3. Балаларны ана телендә үзара татарча сөйләштерү, аудио визуаль чаралар ярдәмендә тыңланылган әсәрләрне аңларга-төшенергә һәм истә калдырырга күнектерү.

  4. Халык авыз иҗаты белән якыннан таныштыру.

  5. Шигъри һәм чәчмә әсәрләрне матур, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү.

  6. Татар балаларында милли үзаң булдыру, туган телнең бөтен матурлыгын, камиллеген ачып күрсәтү, туган телне, туган як тарихын, милли гореф-гадәтләрне өйрәнүгә кызыксынуларын үстерү.

  7. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр язу нигезләрен аңлату , балаларның сәләтләрен үстерү, иҗат итү теләге уяту.




Атнага бер сәгать каралган әлеге өстәмә дәресләрдә укучылар:

  • сөйләм, интонация, текст төрләрен аера;

  • әйтергә теләгән фикерне татарча матур, төгәл, кыска итеп әйтә;

  • тыңланган әсәр эчтәлеген аңлап сорауларга җавап бирә һәм әңгәмә кора ;

  • төрле урында һәм төрле ситуациядә тиешле “тәмле”сүзләр кулланып аралашу, котлау, кунакка чакыру, рәхмәт белдерә алырга ;

- иң еш кулланылган халык авыз иҗаты әсәрләрен таный, сөйләмдә куллана белергә, шигырь, җыр, сәхнә әсәрләре белән башка укучылар, ата-аналар алдында чыгыш ясарга күнегергә ;

- Биография, котлау хаты, чакыру кәгазе яза белергә;

  • Төрле формада табышмаклар, башваткычлар, сүзле уеннар уйлап чыгарырга;

  • Иң гади дүртюллыклар, такмаклар, кызык хикәяләр иҗат итү нигезләрен үзләштерергә тиешләр.

Алда әйтеп үтелгәнчә, дәресләр укучыларны мөмкин кадәр күбрәк аралаштыру максатыннан парта артында түгел, түгәрәк яки ярым түгәрәккә утырып үткәрелә. Димәк, дәресләрнең төп эш төрләре булып:

  • әңгәмәләр үткәрү,

  • үзара диалоглар,

  • рольләргә бүлеп уку,

  • сөйләү һәм сәхнәләштерү тора.

Әңгәмәләр билгеле бер темага туры килгән рәсемнәр, картиналар, китаплар һәм газета- журналлар, каралган татарча фильм, презентация буенча яисә балаларның үз күзәтүләреннән чыгып үткәрелә. Үзара диалогларны кайбер дәресләрдә укучылар үзләре төзиләр, ә кайберсендә, мәсьәлән, “Гаилә”, “ Әдәплелек” темаларында төшереп калдырылган сүзләр белән доиалоглар язылган карточкалар кулланыла. Рольләргә бүлеп уку өчен эчтәлеге буенча темага якын булган текстлар, әкиятләр, балалар өчен пьесалар, халык авыз иҗаты әсәрләре ( алдавыч әкиятләр, үртәвечләр, әйтешләр, шобага әйтешләре, такмак һәм такмазалар, драма уеннары , мәзәкләр) кулланыла.. Дәресләрнең төп максаты – балаларны татарча сөйләтү. Һәр тема буенча алдан билгеләнгән укучылар әзерләнеп килеп, үзләре, туганнары, өйдәге һәм мәктәптәге эшләре, кызыксынулары, дуслары һ.б турында сөйлиләр. Әкренләп дәреснең теләсә кайсы өлешендә әзерлексез сөйләргә өйрәнәләр. Сәхнәләштерү өчен ел башында кыска мәзәк хәлләр, шигъри әсәрләр, ә аннары кызыклы һәм эчтәлекле татар халык әкиятләре, халык авыз иҗатыннан тезмәләр алына. Һәрвакыт һәм һәркайда рус телендә сөйләшкән балалар үз иптәшләре, ата- аналары алдында яисә конкурсларда чыгыш ясаганда татар теленең матурлыгын, көчен тоя башлыйлар һәм татарча матур сөйли белүнең зур дәрәҗә икәнлегенә төшенәләр.

Татар теле һәм уку дәресләрендә алган белемнәрне ныгыту максатыннан сүзле зиһен сынаш уеннарын куллану бик отышлы. Алар, беренчедән, укучыларны бергә туплап дәрес белән кызыксындырырга ярдәм итә, икенчедән, сүзлек байлыкларын арттыра, өченчедән, иҗади активлыкларын үстерә. Мәсәлән: “Мәкаль атыш”, “Төен чишү”, “Ак-кара димәскә”, “Калын-нечкә”, “Очучы синонимнар”, “Очучы антонимнар”, “ Үз урынын тап!”, һ.б уеннар. Кайбер дәресләрдә, балаларны тынычландыру, уңай эшкә тарту өчен өстәл уеннары куллану кирәк була. Андыйлардан “Әкиятне дәвам ит!”, “Сәяхәтче”, “Күмәк язу”, “ Почта” уеннары, төрле темага “Табышмаклы лото”, “Домино”, кроссворд, чайнворд, ребуслар, табышмаклар чишү һәм үзләре уйлап табу кебек эш төрләре бик кызыклы. Иҗади эшкә тарту максатыннан бергәләп яңа логорифмнар, анаграммалар һәм шарадалар уйлап чыгару, такмаклар ярышы үткәрү, кызыклы хикәяләр конкурслары оештыру , бирелгән рифмага дүртьюллыклар яздыру да отышлы.

Кайбер дәресләрне мин “Йолдызлы мизгел”, “Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы”, “Батырлар конкурсы”, “Шигырь бәйгесе” формаларында уен-дәрес итеп үткәрәм. Шулай ук һәр бәйрәмгә халык җырлары, биюләре, әкиятләре белән концерт куябыз, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Эзлекле рәвештә татар халкының гореф-гадәтләре , йолалары белән таныштыру эше дә алып барыла.

Билгеле, болар барысы укытучының шактый көч куеп дәрескә әзерләнүен һәм бик күп кулланма материал, җиһазлар туплауны сорый. Бигрәк тә танылган шагыйрьләр һәм язучыларның әсәрләре, әкиятләр, халык җырлары һәм көйләре язылган аудио-визуаль чаралар, электрон материаллар, ЦОР материаллары, презенацияләр ярдәмгә килә. “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталары, “Сабыйга”, “Салават күпере” кебек журналлардан алынган материаллар да дәресләрдә бик еш һәм уңышлы кулланырга була


Дәресләрдә физик ял минутлары ял да, уен да, шул ук вакытта тел үстерү күнегүе дә булырга тиеш, минемчә. Шуңа күрә еш кына “Сүз өстә”, “ Иҗади физкультминут» формасында үткәрергә тырышам. Мисал өчен:

  • Айдар урманга ... (бара) - атлыйлар

Бөгелеп алма ... (ала) – бөгеләләр

Чистартып аны ... (каба) – ашаган кебек кыланалар

Җиргә килеп ... (утыра) - утыралар

Аннары тагын ... (тора) – торалар

... шул рәвешчә дәвам ителә

Гадәти шигъри ял минутларын еш кына мультфильмнардан тәрҗемә ителгән җырлар, татар халык җырлы уеннары белән дә чиратлаштырам.

Гомумән, фантазия булганда, һәр эшне укучыга якын, җайлы итеп бирергә, димәк, татар теле белән кызыксынуын арттырырга мөмкин.










Кереш


Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы . Укырга – язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып-белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән, техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйлап табу, иҗат итү эшләре, фикерләү сәләтен үстерү – барысы да тел ярдәмендә башкарыла. К.Д. Ушинский әйткәнчә, тел – халыкларның бөек остазы ул. “Халыкның бөек педагогы – туган тел”, - дигән.

Туган тел үз телендә сөйләшүче халыкның күп гасырлар буена тупланган рухи хәзинәсен чагылдыручы, тылсымлы сихри көзгесе дә. Баланы әдәпле, әхлаклы, акыллы итеп тәрбияләүдә дә аның өлеше, һичшиксез, бик зур. Үз ана теленнән читләштерелгән, “барыбер руслар арасында яшибез, татар теле кирәкми”,- дигәнне ишетеп үскән бала ахыр чиктә телсез дә, милләтсез дә һәм еш кына әхлаксыз да булып чыга.

Ана телен яхшы белү балага үзен чолгап алган тирә-юнь мохитне һәм дөньяны танып-белергә мөмкинлек бирә. Туган тел акыл һәм танып-белүне үстерүче, активлаштыручы бер чара булып тора. Ул балаларның тел байлыгын арттыра һәм аларның дөньяга карашларын киңәйтә, хәтта иң күренекле, иң танылган язучылар да халык авыз иҗаты аша халык телен өйрәнәләр.” – дип яза Ә.Н. Хуҗиәхмәтов.

Димәк, баланың белеме үсү, чынбарлыкны танып-белү тирәлеге киңәю, чын кеше булып тәрбияләнүе үз туган телен яхшы белүгә бәйле. Шуңа күрә, укучыларның логик фикерләү, образлы уйлау сәләтләре үссен һәм алар барлык фәннәрдән дә нәтиҗәле өлгерешкә ирешсен өчен, ата- аналар да, укытучы да аларның туган телне яхшы белүләренә һәм кече яшьтән үк зәвык белән нәфис итеп сөйләргә һәм язарга өйрәнүләренә омтылырга тиеш.

Татар теле лексик- грамматик яктан формалашкан иң камил телләрнең берсе санала. Башлангыч сыйныфтан башлап укучылар татар теленең сүзлек байлыгы, тел күренешләре белән эзлекле рәвештә таныша баралар. Тәкъдим ителгән программалар, дәреслекләр ярдәмендә укучыларны телнең төп кагыйдәләренә, сөйләү һәм аралашу серләренә бик яхшы өйрәтергә була.

Тик әлегә татар теле дәүләт теле булса да аралашу теле буларак дәрәҗәсе бик түбән булып кала бирә. Чөнки милли традицияләрнең, халык авыз иҗатының әһәмиятенә игътибар аз бирелә. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов: “ Балада укуга стимул тудыруда, тирән һәм ныклы белем бирүдә халык практикасы кулланылашындагы ысуллар зур әһәмияткә ия.”- ди.

Халыкның күп буыннар тарафыннан гасырлар буе тупланып килгән тормыштагы зирәклеге, тапкырлыгы, уңганлыгы татар халык әкиятләрендә, мәкальләрендә, әйтемнәрендә, җырларында, табышмакларында, бәетләрендә, һәм легендаларда чагыла. Алар баланы һәрьяклап тәрбияли, эшкә, тормышка өйрәтә. Башлангыч сыйныф укучысы өчен иң якын уен элементлары, ярышулар һәм мавыгулар халык авыз иҗатының төрле жанрларында ачык чагыла. Чуалткычлар, зирәклеккә, үткенлеккә корылган оригиналь мәсьәләләр, башваткычлар, логопедик җитешсезлекләрне бетерү өчен тизәйткечләр, санамышлар балаларның белемен күтәрүдә бик уңышлы кулланылырга мөмкин. Сөйләм телләрен үстерүдә театрлаштырылган күп кенә балалар уеннары да зур роль уйный. Үзләре башкарган драма уеннарында балалар рольләр буенча нинди дә булса персонаж булып катнашалар. Мәсәлән, “Кабак”, “Алырмын кош”, “ Аксак мәче”, “ Аксак төлке”, “Тел алыш”, “ Почмак алыш” һ.б. Ә менә әкиятләр үзләреннән –үзләре өлкәннәрнең күпъеллык тормыш тәҗрибәләрен яшь буынга тапшыру чарасы булып торалар. “Зирәк карт”, “Мәгънәле кыз”, “Уңган егет”, “Тапкыр кыз”, һ.б бик күп әкиятләрдә балалар өчен файдалы киңәшләр әйтелә. Кыска әкиятләрне сәхнәләштерү исә укучыларның үзара мөнәсәбәтләрен яхшыртырга, сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Халык традицияләрен, милли йолаларын өйрәнүдә төрле бәйрәмнәр үткәрү зур һәм нәтиҗәле эш булып тора. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Әбием сандыгы”, “ Аулак өй” кебек бәйрәмнәрдә укучылар татар халык биюләре, җырлары, уеннарын белүдә осталыкларын сыныйлар, милли кием, тирихи материаллар белән танышалар.

Халык авыз иҗатын өйрәнү аша укучыларның сөйләм телләрен үстерү – иң отышлы алымнарның берсе дип саныйм.

Алда әйтеп үтелгән традицион алымнарны берләштереп, аларны күп тапкыр нәтиҗәлелерәк итү өчен хәзер искиткеч күп уңайлыклар тудырылды.

Төрле форматтагы аудио-визуаль чаралар, интернет, электрон дәреслекләр, төрле компьютер технологияләре гади дәресләрне дә үзенчәлекле һәм истә калырлык итәргә ярдәм итә. Балаларның күңеленә якын булган уенны яңа технологияләр ярдәмендә башка төрле кызыклы һәм файдалы эш төренә әйләндерергә мөмкин, минемчә.























Программа.

Әдәплелек, үз-үзеңне тоту.(5 сәгать)

1.Кереш дәрес. Әдәплелек турында сөйләшәбез.Үз-үзеңнең тотышыңа бәя бирә белү;Син гаделме? Өлкәннәргә ярдәм итә беләсеңме? Башка кешеләр белән исәнләшү, аларга мөрәҗәгать итү. Биремле диалоглар(карточкада) Мәкальләр, «Хәерле иртә», «Тылсымлы сүзләр» җырлары. Ш.Галиев «Рәхмәт», башваткыч :“ Тылсымлы сүзләр”

2. Кунакка ничек чакыралар. Туган көннәр үткәрү.Кунакларның күңелен күрергә, алар белән аралашу тәртибенә өйрәнү. Чакыру кәгазе, кунакны каршы алу, өстәл артына чакыру. Нинди уеннар уйнарга? Җырлар , биюләр, табышмаклар, санамышлар.Мин туган көнемне ничек үткәрдем? Сөйләү, әңгәмә, диалог.Җыр текстлары, уен өчен әйберләр, кәгазь, төсле карандашлар, рәсемнәр.

3. Кунаклар белән үзеңне ничек тотарга? Кунаклар белән аралашу кагыйдәләрен үзләштерү; исәнләшү,саубуллашу,үзара сөйләшү, милли йолалар белән таныштыру; ризык исемнәрен кабатлау.Милли ризыклар белән чәй өстәле; милли киемнәр; чиккән сөлгеләр, яшелчә рәсемнәре, рәсемнәр Лото”Киемнәр”, “Ризыклар”, “Яшелчәләр”, “Җиләк-җимешләр”.

4. Безнең бәйрәмнәр. Бәйрәмнәр, аларның тарихы, үткәрү йолалары белән таныштыру. Милли, дини, халыкара бәйрәмнәр. Аларны үкәрү үзенчәлекләре. Рәсемнәр, «Халык авыз иҗаты» такмаклар, уеннар.

5. “Әбиләргә кунакка” Әби һәм бабайлар катнашында ачык чара. Дәү әни һәм дәү әтиләрне олылар көне белән котлау. Җырлар, биюләр, такмаклар, күмәк уеннар, әйтешүләр, санамышлар, тел шомарткыч, башваткычлар.

Гаилә.(3 сәгать)

6. Синең тәрҗемәи хәлең – биографияң. Балаларны үз тормышларында булган төп вакыйгаларны танып белергә өйрәтү; анкета сорауларына төгәл, кыска итеп җавап бирергә күнектерү.Г.Тукай «Исемдә калганнар»әсәреннән өзекләр уку. Тыныч уеннар.

7. Безнең нәсел, безнең ыру. Гаиләнең иң кимендә өч буынын өйрәнү – исемнәрен, кем булуларын язып чыгу, олыларга хөрмәт, ярдәмчеллек тәрбияләү. Диалоглар, сөйләү, әңгәмә кору. Мәкальләр, борынгы җырлар, «Ялкын», «Салават күпере» журналлары.

8. Нәсел җебе – шәҗәрә. Балаларда борынгы әби-бабалары , гаилә тарихы белән кызыксыну уяту. Шәҗәрәләр төзергә өйрәтү.Ш.Галиев « Тарихтан сабак», «Кыйбланамә» шигырьләре.

Хезмәт төбе - хөрмәт. (3 сәгать)

9. Өйдәге эшләрем. Балаларны эш яратучы, тырыш,пөхтә булырга өйрәтү. Вакытны дөрес бүлү, әти- әнигә ярдәм итү , үз бүлмәңне тәртипләү, кызыксынулар, кул эшләре, турында сөйләү.

«Иң -иң затлы җимеш – тырыш хезмәт җимеше ул» зирәкләр ярышы үткәрү. Ярышлар өчен җиһазлар, карточкалар, «Эш агачы», «җимешләр», һ.б.

10. Буш вакытта нәрсә эшләргә? Мәктәптә,өйдә, һ.б. Урыннарда буш вакытны файдалы итеп үткәрергә өйрәнү. Мәкальләр, балалар газета-журналлары, кроссвордлар, башваткычлар, ребуслар, Лото “Нишли?”, “Һөнәрләр”.

11.Мин ниләр эшли беләм. Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү. Диалоглар, яраткан эш турында сөйләү, әңгәмә .Үз эшләреннән күргәзмә .

Зәлидә” ачык чара.Татар халык җырлы-биюле уеннары белән таныштыру. Милли киемнәр, борынгы йорт җиһазлары һәм бизәнү әйберләреннән күргәзмә.

12. «Аулак өй» Ял итә беләсеңме? Күңелле итеп ял итү. Милли йолалар белән таныштыруны дәвам итү. Җырлы – биюле уеннар, сәхнәләштерү. «Балалар фольклоры»- уеннар.

Табигатьтә кунакта.(3сәгать)

13. Безнең табигатебез ямьле. Йорттагы һәм кыргый хайваннарны, кошларны,бөҗәкләрне сакларга өйрәтү. Зарарлылары белән көрәшү. Йортта, мәктәптә җәнлекләрне, кошларны карау. Әңгәмә, диалоглар, йорт хайваннары турында сөйләү. Йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар рәсемнәре, кроссворд, ребуслар, Кош тавышлары, йорт һәм кыргый хайваннар тавышлары язмасы.

14. Кыш-сихри мизгел. Телдән журнал буенча сәяхәт үткәрү, сөйләм телләрен үстерү. Кыш турында хикәяләр сөйләү, урмандагы кышкы тормыш турында әңгәмә. Кыш турында шигырьләр, җырлар, рәсемле журнал , картиналар.

15. Кышкы маҗаралар. Кышкы уеннар турында күңелле хикәяләр уку, сөйләү.«Салават күпере» газетасы, рәсемнәр. Лото “ Кышкы табышмаклар

Батырлыкта – матурлык.(4сәгать)

16. Кешене матурлый торган сыйфатлар.Балаларда батырларга карата ихтирам тәрбияләү, яхшы кеше булу теләге тудыру.

«Батырлар» конкурсы. Сугыш ветераннары, хезмәт ветераннары турында сөйләү, батырлык турында мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр белән танышу. Башваткыч чишү.. Батырларның рәсемнәре, төрле-төрле картиналар ярыш өчен җиһазлар. Җырлар:”Әтием кебек булам”,” Кирәкми сугыш”.

17. . Ничек матур булырга? Тышкы һәм эчке матурлык, сөйләшә белү, мактау, хуплау сүзләре. Чүп сүзләрнең сөйләмне бозуы, ямьсезләве турында әңгәмә. Диалоглар. Хикәяләр сөйләү. Милли һәм заманча киемнәр турында әңгәмә үткәрү.”Чылбырны өзмә” уены. Рәсемнәр, шигырьләр, мәкальләр.

18. . Туган телем – иркә гөлем. “Йолдызлы сәгать” уены. Укучыларны туган телебезнең бай булуына төшендерү; тел байлыгын дөрес файдаланырга өйрәтү.Туган телең белән горурлану хисләре тәрбияләү. Г.Тукай «Туган тел», Ш.Маннур «Татарча да яхшы бел» шигырьләре, җыр “Туган телем”.

19. Әйтмә һәм язма сөйләмне бизәүче чаралар. Синонимнар, күчерелмә мәгънәле сүзләр, чагыштырулар, һ.б. белән таныштыру. Әйтергә теләгән фикерне шигъри формада оештыру, рифма, ритм,строфа һ.б.турында сөйләү. Әниләргә карата хисләрне язмача һәм җанлы сөйләм аша аңлату, ярдәмчеллек, тырышлык тәрбияләү. Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләү күнекмәләрен үстерү. Әниләр турында җырлар, шигырьләр, хикәяләр. “ Очучы рифмалар” уены.

20 “Әниемә бүләк булсын”. Ачык чара. Әниләр турында шигырьләр, җырлар тыңлау һәм җырлау. Татар халык биюләре, уеннары. СD диск”Татар халык җырлары”,”Балалар җырлары”, бию көйләре.

21 Кешеләр белән сөйләшергә өйрәнү.Тәмле сүзләр.Сөйләшүдәге «гариплекләр» турында аңлату. Чүп сүзләрне, начар сүзләрне кулланмау. Аңлаешлы,матур,дөрес сөйләү. Сүз турында мәкальләр, шигырьләр. «Ат нигә көлә» , “Тәмле сүзләр” , һ.б.

Китап – белем чишмәсе.(3сәгать)

22. . Минем өйдәге китапханәм. Өйдә китапханә булдыру һәм аннан файдалану; китап укуның файдасы; китап сайлау. Китапларны саклап тоту турында әңгәмә, практик эш. Китап турында мәкальләр, табышмаклар, китаплар күргәзмәсе, шигырьләр.

23. Китап укый беләсеңме? Китапны дөрес уку, эзлеклелек һәм аңлап уку. Яраткан китап турында сөйләү, өзекләр уку. Диалоглар. Китап турында мәкальләр, табышмаклар, китаплар күргәзмәсе, шигырьләр

24. Кагыйдәләр иленә уен-сәяхәт . Практик дәрес.Фикерне дәлилләп, дөрес итеп әйтергә өйрәтү, фәннәрне тагын да ныграк үзләштерергә теләк уяту. Таблица-карта, рәсемнәр.

Халык авыз иҗаты.(5 сәгать)

25. Халык иҗаты әдәплелеккә өйрәтә. Әдәплелек турында табышмаклар, тизәйткечләр,әкиятләр уку,өйрәнү. Балаларның тел байлыгын үстерү. Халык авыз иҗаты, аның төрләре турында сөйләү, рус теле белән чагыштыру, мисаллар китерү, Санамышлар, тизәйткечләр өйрәнү, ребуслар чишү, “Аукцион» уены. Китаплар күргәзмәсе, әкиятләргә иллюстрацияләр, аукционга куеласы рәсемнәр, китаплар,СD диск”Татар халык җырлары”.

26. “Алтын алмалар” әкиятен сәхнәләштерү. Гаиләнең төп юанычы, өмете - балалар. Балалар булмаган гаилә буш, киләчәксез гаилә икәнлеге турында күрсәтү. Илебезнең төп байлыгы – таза, көр, бәхетле балалар дигән нәтиҗә ясау. Костюмнар, халык җырлары, такмаклар, әйтешләр,уеннар.

27. Халкыбызның җыр-уеннары, мәкаль һәм табышмаклары. Халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Яттан сөйләү, командаларга бүленеп ярышу, Лото ”Табышмаклар”.Диалог “Мәкальләр”, “Мәкаль атыш”, “Капкалы”, “Йөзек салыш”, “ Самавыр” уеннары. «Халык авыз иҗаты» -мәкальләр,җырлар, уеннар. СD диск”Татар халык җырлары”.

28. Табышмак уйлап чыгарабыз. Практик дәрес.Табышмакларның төрләре, шигъри табышмакларны төзү ысуллары белән таныштыру; логик фикерләү сәләтләрен үстерү. Шигъри тел төзәткеч, шарада, логорифм, анаграммалар, «Балалар фольклоры» табышмаклар. Лото”Табышмаклар”.

29. Үзебез әкият язабыз. Практик дәрес. Балаларның фантазиясен, хыяллана белүен үстерү; сүзлек запасларын баету; Халык авыз иҗаты әсәрләренә хөрмәт, алар белән кызыксыну тәрбияләү. Әкият тыңлау, анализ. «Татар халык әкиятләре» , «Салават күпере» газетасы, аудиокассета”Әкиятләр”

Үзем турында үзем. (3сәгать)

30. .Үзем турында сөйлим. Үзләре турында сөйләргә өйрәтү. Яшьтәшләр белән дөрес аралашу, заманча сөйләшү үзенчәлекләре. Татарча аралашканда эндәшүләр, ымлыклар, кул хәрәкәте, интонация һәм мимика турында әңгәмә, диалоглар: “Лагерьда”, уен “Дәвам ит!”. “Тамчы”, “Яшьләр тукталышы”, “ Күчтәнәч” һ.б. татарча тапшырулар анализлана, карарга кушыла. Ш.Галиев «Мин», һ.б шигырьләр.

31 Синең тормышыңның бер көне.Күңелле хикәяләр, мәзәкләр.Укучыларны таныш булмаган кешеләргә үзләре турында сөйләргә өйрәтү; Тыңлый белү, тыйнаклык турында сөйләшү. Сөйләгәндә эмоцияләр, аларны күрсәтү, актёрлык сыйфатларын үстерү. “Пантомимо” уены. Р.Миңнуллин «Көтү әйбәт көтелгән»шигыре, «Ялкын» журналы.

32. Йомгаклау дәресе. Музейга экскурсия.







2-4 сыйныф татар төркемнәре белән үткәрелгән дәрес һәм ачык чараларның эшкәртмәләре.











































Кереш дәрес. Әдәплелек турында сөйләшәбез.


Максат: 1.Үз-үзеңнең тотышыңа бәя бирә белү;

Син гаделме? Өлкәннәргә ярдәм итә беләсеңме?”

2. Башка кешеләр белән аралашу, исәнләшү, саубуллашу һ.б. белән таныштыру.

Кулланылган материал: мәкальләр, “Хәерле иртә”, “Тылсымлы сүзләр” җырлары. Ш.Галиев “Рәхмәт” шигыре.

Җиһазлау: Рәсем “Иртә”, башваткыч. “Тәмле сүзләр”-презентация

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

Исәнләшү.”Хәерле көн!”

Тизәйткеч: Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.


II Актуальләштерү.

1.Шигъри бирем (тактада) -тә, -тә,-тә хәерле ...(иртә)

-өн, -өн, -өн хәерле ...(көн)

-ич,-ич, ич хәерле ...(кич)

-әт,-әт,-әт бик зур ...(рәхмәт)

-әт,-әт,-әт бул син ... (сәламәт)

2. Дәрес максатын хәбәр итү.

- Нинди сүзләр килеп чыкты? (тәмле сүзләр, тылсымлы сүзләр). Бүгенге дәрестә без дөрес итеп исәнләшергә, сөйләшергә өйрәнербез.Исәнләшү нинди була? (Исәнме? Саумы? Исәнмесез? Саумысыз? Әссәламәгаләйкүм! Вәгаләйкүмәссәлам! Ни хәлең бар? Хәлең ничек? Һ.б.) Бу сүзләр кемгә, кайчан әйтелә? Ничек уйлыйсыз?

- “Исәнләшү” уены. ( бергәләп уйныйлар)

- Тагын нинди тәмле сүзләр беләсез? “Тәмле сүзләр”-презентациясе өстендә эш.

Хәерле иртә” җырын тыңлау, кушылып җырлау.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

  1. Мәкальләр һәм әйтемнәр уку.”Әдәп башы-тел”, “ Бит күрке- күз, тел күрке - сүз”, “ Теле татлының дусты күп”, “ Инсафлының теле саф”.

  • Сез аларны ничек аңлыйсыз? (Җаваплар тыңлана)

  1. Ш.Галиев “Рәхмәт” шигыре белән танышу.

  2. Җыр “Тылсымлы сүзләр”

  3. Үзара сөйләшү. (карточкада “тәмле сүзләр” төшереп калдырылган диалоглар, балалар парлашып тиешле сүзләрне куеп сөйләшеп күрсәтәләр)


5. Әңгәмә: - Өйдә олылар белән аралашканда нинди сүзләр кулланасыз? Әби-бабайлар белән ничек сөйләшергә кирәк? Ни өчен? Алар белән сөйләшкәндә нинди сүзләр кулланырга ярамый?

IV Ныгыту.

Уен: “ Тәмле” сүзләрне тап! Сүзләр уңга, сулга, астан өскә я киресенчә булырга мөмкин.


с

к

и

с

ә

н

ә

м

р

т

е

м

л

а

и

ә

т

о

ә

е

е

т

и

р

х

р

л

ә

м

ә

р

ә

х

м

и

х

Сәлам! Исәнме! Рәхим ит! Рәхмәт! Хәерле иртә!


V. Дәресне йомгаклау.

1. – Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- “Тәмле” сүзләр ни өчен кирәк?

2. Өй эше. “Тәмле сүзләр” турында әкият, шигырь, яки хикәя язып килергә яисә табып сәнгатьле укырга әзерләнеп килергә.

3. Актив катнашкан укучыларны билгеләү.






















Тема: Кунакка ничек чакыралар?

Максат: 1.Кунакларның күңелен күрергә, алар белән аралашу тәртибенә өйрәнү. 2. Кунак чакыру, хат белән яки үзен күреп чакыру, кеше аркылы әйтү, кунакны каршы алу, өстәл артына чакыру әдәбе турында сөйләшү. 3. Туган көнне ничек үткәрергә? Үз туган көнең турында сөйләү күнекмәләрен үстерү. 4. Тыныч уеннар белән танышу.

Җиһазлау: Җыр текстлары, уен өчен әйберләр, кәгазь, төсле карандашлар, рәсемнәр. “Әдәплелек кагыйдәләре”-презентация.



Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2.Фонетик күнегүләр. Тактада тизәйткеч: Тук, тук, тукыран,

Тукылдатып утырам.

3. Мәкалләр: Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт.

Җылы сүз – җан азыгы.

Кунак ашы – кара каршы.

  • Мәкальләрне ничек аңлыйсыз? (Аңлату)

  • Җыр тыңлау: “ Кунаклар”

Дәрес максатын хәбәр итү: Бүген без кунак чакыру, туган көннәр үткәрү турында сөйләшербез.

II Актуальләштерү.

-Үткән дәрестә нинди сүзләр турында сөйләштек? Кем күбрәк истә калдыра алды икән? “ Чылбырны өзмә” уены.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

1. Төркемнәр, аларның лидерларын билгеләү. 3-4 төркем.

Эш барышында иң актив катнашкан, дөрес, тулы җаваплар биргән кеше баллар җыя бара.

2. Сорауларга җавап бирү.

- Кунаклар кайчан килә? (бәйрәмнәрне күбрәк әйткән төркем җиңә)

- Кунаклар килүен яратасызмы? Нигә?

- Кунак килүгә ничек әзерләнәсез?( җыештырабыз, матур кием киябез, тәмле ризыклар пешерәбез)

- Кунакка чакыру, кунакка бару элек-электән күркәм гадәт булган. Йорт-җирне пөхтәләп чистарту, тазарту – кунак көтүнең төп кагыйдәсе. Кунакка авылдашларыңны, яшьтәшләреңне чакырсаң, йола кушканча тәмле ашлар пешереп, сый-хөрмәт, җырлау, бию, күңел ачулар үткәрелә.

Төлке белән торна” әкиятен тыңлау, әңгәмә.00

Кунак җыю кагыйдәләре:(презентация)- кунакны 3көн алдан чакыр;

  • якты йөз белән кунакны каршы ал, чишенергә ярдәм ит, урын биреп утырт;

  • кунакларга игътибарлы бул, һәркунакны күреп, янына бераз гына булса да аның белән сөйләшергә тырыш;

  • кунакларның нәрсә эшләргә теләүләрен белергә: талчыксалар, өстәл артында уеннар уйнатырга һ.б.

  • юмарт булырга- кунаклардан китапларыңны, уенчыкларыңны, маркаларыңны кызганмаска;

  • кунаклар алдында зарланмаска, арыдым, күп әйбер әзерләдем дип сөйләмәскә, кунакларның күңелен күтәрергә, шат йөз белән озатып җибәрергә кирәк.



IV Ныгыту.

  1. Өстәл янына кунак чакыру уены. (кечкенә генә табын алдан әзерләнә) Кызлар - әзерләүче, бер хуҗабикә сайлана. Малайлар ишек шакып керәләр.

1 малай: Исәнмесез, саумысез,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Хуҗа кыз: Сәламыңа каршы сәлам,

Түргә уз син, Әпсәләм! (көлешәләр, исәнләшеп өстәл янына киләләр)

Малай: Сый-хөрмәт өстәл тулы,

Ни ашарга бу юлы?

Кызлар: (җырлап) Без әзерлибез табын, китереп бөтен ягын.

Уртага куйдык чәчәк. Чәчәк янында чәк-чәк.

Бавырсак һәм кош теле, ризыклар төрле- төрле.

Сумса, бәлеш, өчпочмак, гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш, бар кыстыбый һәм бәлеш.

Җитешегез, кунаклар, кыстатмагыз, кунаклар.

Өйгә кайтып китәргә, ашыкмагыз, кунаклар.

  1. Ашау этикеты турында сөйләшү.

  • Алдыгызда торган ризыкларны ничек ашарга?

  • Нинди ризыкларны чәчми-түкми ашау кыен?

  • Тагы нинди кагыйдәләр беләсез? (үзләре сөйлиләр)

  1. Төркемнәр белән уен-ярыш.

I төркем – чәй янына куела торган ризыкларның исемнәрен,

II төркем – аш өстәле ризыкларын язалар.

  1. Кроссворд “ Милли ризыклар” (рәсемнәр белән)

  2. Уен- җыр “ Самовар”

Санамыш әйтеп “самовар”ны билгелиләр, җыр җырлап аның тирәли әйләнәләр:

Там-там, тамчы там,

Тамуыңны яратам. – туктыйлар, кул чабып торалар, “самовар” артында калган укучы берүзе җырлый:

Самовардан тәмле итеп

Чәй эчәргә яратам

Уртадагы кеше, күзен ачмыйча, борылмыйча кем җырлаганын әйтергә тиеш.Әйтә алса, җырлаучы белән урын алмашалар, әйтмәсә, җәза үти һәм тагын уйный.

V Дәресне йомгаклау.

  • Нәрсә турында сөйләштек? (кунак чакыру, сыйлау, күңел ачу турында)

  • Өйдә:

I төркем - милли ризыкларны кабатларга, ризыклар турында диалог төзергә.

II төркем – Чакыру хаты язарга.(туган көнгә)

Тема: Кунаклар белән үзеңне ничек тотарга?

Максат: Кунаклар белән аралашу кагыйдәләрен үзләштерү;

исәнләшү, саубуллашу, үзара

сөйләшү , милли йолалар белән таныштыру;

ризык исемнәрен кабатлау Җиһазлау: Милли ризыклар белән чәй өстәле; милли киемнәр; чиккән сөлгеләр, яшелчә рәсемнәре, рәсемнәр Лото”Киемнәр”, “Ризыклар”, “Яшелчәләр”, “Җиләк-җимешләр”.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.

  2. Төркемнәргә бүленеп утыру, лидерлар сайлау.

  3. Фонетик күнегүләр: - тизәйткечне кабатлау

- тел төзәткеч - ле- ле- ле милли ризыклар ...

- ле- ле- ле баланлы һәм җи...

- ле- ле- ле итле һәм бәрәң...

- ле- ле- ле баллы һәм эрем...

-эш-эш-эш күпереп пешкән ...

-әч -әч -әч гөбәдия һәм кү ...

-эш-эш-эш өчпочмак һәм дә ө ...

-әч -әч -әч ашыйсы килә күр... .

II Актуальләштерү.

  1. Рәсемнәр буенча милли ризыкларны кабатлау, өй эшләрен тикшерү.

  2. Кунак чакыру кагыйдәләрен кабатлау.

  3. Мәкальләрне аңлату: Кунак булсаң, тыйнак бул.

Дөя дә бүләк, энә дә бүләк.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

  1. Кереш әңгәмә : Кунакка бару бүләксез булмый. Сиңа бүләк алып килсәләр, шунда ук ачып карарга, теләсә нинди бүләккә рәхмәт әйтеп,ихлас күңелдән кабул итәргә, килгәннәре өчен рәхмәт әйтергә. Бүләксез килгән кешеләрне дә шулай ук кабул итәргә. Нәрсә бүләк итәргә мөмкин? Иң яхшысы – китап. Эчтәлеге бүләкләнүчегә туры килергә тиеш. Фантастика, әкиятләр, башваткычлар һ.б. китаплар булырга мөмкин. Котлау открыткасы да язарга була. Бүләкне махсус тартмага салу, матур итеп төреп, бизәп бирү дә яхшы. Чәчәк сул кулда, ә уңы белән тәбрикләп кул кысу кирәк. Чәчәк иң әйбәт бүләк, ә үзең ясаганы тагын да күңеллерәк.

  2. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.(презентация)

  3. Бәйрәмнәрдә кунакларның күңелен күтәрү өчен уеннар.

а) үзләренең тәкъдимнәрен тыңлау;

б) үзара ярыш формасында уеннар өйрәнү:

- “Җыелма рәсем” уены. Кайсы төркем тизрәк җыя?

- “Бизәүче” конкурсы. Күз бәйләнгән килеш алъяпкычка бизәк төшерү.

- “ Биш пар” уены. Хәрәкәтле уен.

- Башваткычлар чишү. (ике төркемгә дә бертөрле бирем)

- Өстәл уеннары. Лото уйнау. ( кайсы төркем күбрәк очко җыя)

3. Ярышларга нәтиҗә ясау, “шаян” бүләкләр бирү.

IV Дәресне йомгаклау.

  1. Нәрсә турында сөйләштек? Бүләкне ничек бирергә? Нинди уеннар уйнарга була?

  2. Өй эше. I төркем : Милли кием исемнәре белән кроссворд төзергә.

II төркем: Бәйрәмнәр турында мәгълүмәт җыярга.

  1. Саубуллашу.

Тема : Безнең бәйрәмнәр.

Максат: Бәйрәмнәр, аларның тарихы, үткәрү йолалары белән таныштыру. Милли, дини, халыкара бәйрәмнәр. Аларны үткәрү үзенчәлекләре. Күмәк уеннар, әйтенүләр, такмаклар, яңа җыр өйрәнү.

Җиһазлау : Рәсемнәр, «Халык авыз иҗаты» такмаклар, уеннар. “Бәйрәмнәр, йолалар”-презентация

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.

  2. Фонетик күнегүләр. - Тизәйткеч, тел төзәткеч [ә]

  3. Санамыш әйтеп төркемнәргә бүлү.

II Актуальләштерү.

1. Кроссворд чишү. (өй эше)

2. Бәйрәмнәр турында ниләр белә алдыгыз? (өй эшен тикшерү)

3.” Ел фасыллары” уены. Төрле шигырьләрдән өзекләр укыйм, балалар тиешле язуны күтәрәләр – кыш, яз, җәй, көз.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

  1. Яз (көз, кыш, җәй) көне нинди бәйрәмнәр була?

  2. Рәсемнәр буенча әңгәмә: Бәйрәмнәр нинди була? “Бәйрәмнәр, йолалар”-презентация буенча кабатлау.

-милли бәйрәмнәр ( Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз, һ.б)

- дини бәйрәмнәр ( Корбан бәйрәме, Ураза гаете, һ.б.)

- халыкара бәйрәмнәр ( 8нче март, 23нче февраль, һ.б)

3. Бәйрәмнәр ничек үткәрелә? Аларга ничек әзерләнергә кирәк?

4. Ял итү. “ Самавыр” уены. Кызлар уены “Без, без, без идек,

Без унике кыз идек,

Базга төштек, бал ашадык,

Келәткә кердек, май ашадык,

Өйгә мендек, өйрә эчтек,

Коега төштек, су эчтек.

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

IV Ныгыту. Авызыңны ач та йом”

1. Милли бәйрәмнәр аларның килеп чыгышы турында сөйләү.

2. Бер бәйрәм турында, яисә бәйрәмдә булган бер кызык хәлне сөйләтү..

3.”Капкалы” уенын өйрәнү. Капкага “эләккән” балага җәза – татарча бию.

4. Татар халык җырын өйрәнү: “Карауҗа авылы көе”.

VДәресне йомгаклау.

  1. Нинди бәйрәмнәр була?

  2. Өй эше: I төркем – олылар көненә дәү әти һәм дәү әниләргә котлау хаты әзерләү,

II төркем – телдән котлау әзерли.

3. Саубуллашу.

Тема: Синең тәрҗемәи хәлең – биографияң.


Максат: Балаларны үз тормышларында булган төп вакыйгаларны танып белергә өйрәтү; анкета сорауларына төгәл, кыска итеп җавап бирергә күнектерү.

Җиһазлау: Г.Тукай “Исемдә калганнар” әсәреннән өзек, анкета сораулары, гаилә рәсеме . Җыр”Фәрештә”.


Дәрес барышы.

IОештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.

  2. Тизәйткеч: Җаның тынса, кулың тынмый,

Кулың тынса, җаның тынмый.

  1. фонетик уен: –ың–ың–ың бар синең ту...

-ең-ең-ең иң кадерле ке ...

-әң-әң-әң сөйкемле, йомшак ән...

-әң-әң-әң көчле, ярдәмчел әт...

-аң-аң-аң акыллы, юмарт ба...

-ең-ең-ең алтын куллы ә...

-ең-ең-ең һәрвакыт янда э...

-ең-ең-ең кайвакыт елак сең ...

-ең-ең-ең булыша сиңа абы...

-аң-аң-аң яратып карый а ...

II Яңа дәрес материалы өстендә эш.

  1. Кереш әңгәмә: “ 2008 нче ел – гаилә елы”

-Гаиләдә кемнәр була?(рәсем буенча сөйләү)

- Алар бер- берсен яраталармы?

- Сезнең гаиләдә ничә кеше?

- Синең өчен иң кадерле кеше кем?

- Бар балаларның да әти- әнисе, туганнары бармы?

- Ятим балалар турында ниләр беләсез?

2. Ял минуты. Җыр тыңлау.

3. Г.Тукай “ Исемдә калганнар” әсәреннән өзек тыңлау.

- Г. Тукайның тормышы җиңел булганмы?

4. Биография, автобиография турында аңлату.

5. Анкета сорауларына җавап бирү.

(һәрберсе аерым кәгазьдә)

6. Автобиография язарга өйрәнү.

- Анкета сорауларын кулланып, автобиография язабыз. Язганда төгәл булырга кирәк. Кеше исемнәре һәм даталар язылышына игътибар итегез. ( Автобиография үрнәген уку, укучылар сөйләп карыйлар, язалар)

7.Әзер язмаларны тыңлап карау,бәяләү.

III Дәресне йомгаклау.

-Өй эше: гаилә, әти- әни, аларга хөрмәт турында биш мәкаль өйрәнеп килергә



Тема: Безнең нәсел, безнең ыру.

Максат: Гаиләнең иң кимендә өч буынын өйрәнү – исемнәрен, кем булуларын язып чыгу, олыларга хөрмәт, ярдәмчеллек тәрбияләү. Диалоглар, сөйләү, әңгәмә кору.

Җиһазлау: Мәкальләр, борынгы җырлар, «Ялкын», «Салават күпере» журналлары.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.

  2. Фонетик күнегү: Тизәйткеч.(кабатлау)

II Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү. ( гаилә, ата-анага хөрмәт турында мәкальләр) 2.Мәкальләрне җый!

Ана җылысы – әнкәй бал.

Ана балага ата-ананы ташлама.

Ата һөнәре –. бар да табыла.

Ата-ана догасы юлдашың

Ата-анаң – балага мирас.

Дус- ишләрең – утка-суга батырмас.

Ачтан үлсәң дә , кояш җылысы

Дөньяда ата-анадан башка авызыннан өзеп каптыра.

Әткәй шикәр - чын дустың.

hello_html_389ef72b.gif

Килеп чыккан мәкальләрне аңлату, русчага тәрҗемә итү.

3.Ата-ана кадере турында әңгәмә.

Иң турылыклы, иң ышанычлы дусларың әниең белән әтиең, әбиең белән бабаң, гаиләгездәге башка кешеләр икәнен син инде беләсең. Алар һәрвакыт синең янда – бәйрәмдә дә, иң авыр минутларда да. Авырып, урын өстендә ятканда әниең, әбиең, якыннарың сиңа карата нинди кайгыртучан була.Өегездәге һәм үзеңдәге һәр нәрсә - барлык әйберләр, китаплар, уенчыклар әти-әниең эшләгән акчага алынган. Кайбер малайлар һәм кызлар үз әти- әниләрен бик белеп бетермиләр. Аларның көне ничек үтә? Кем сөйли ала? ( бер-ике укучы тыңлана) Аларның хәлен бераз җиңеләйтү өчен сез ниләр эшли аласыз соң? ( өйдәге эшләрне санап чыгалар) Олыларга , үзеңнән кечерәк туганнарыңа бигрәк тә игъбарлы булырга кирәк. Сөйләшкәндә өлкәннәрне бүлдермә. Алар белән тупас сөйләшмә. Энең яки сеңлең белән кычкырышма, сугышма. Үзеңнең якыннарың, тирә-юньдәгеләр белән ягымлы һәм яхшы мөнәсәбәттә бул.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

1. Сүзлек эше: туган-тумача атамаларының тәрҗемәсен алдан әзерләнеп килгән укучы тактада яза, аңлата.

  1. Якын туганнарыңнан тагын кемнәрне әйтә аласың? ( бер-ике укучы санап чыга) Абый-апа, эне-сеңел, әби- бабай, бабайның бабасы һ.б кешеләр нәсел барлыкка килә. “ Җиде бабасын белгән кеше бәхетле була”,- дигән борынгылар. Үзеңнең ерак туганнарыңны никадәр күбрәк белсәң, шулкадәр яхшырак була.

  2. Ата-ана, әби- бабайлар кадере турында бик күп әкиятләр, хикәяләр, мәзәкләр бар. ( Әкият тыңлау ”Зирәк карт”, “Салават күпере” газетасыннан мәзәкләр уку)

  3. Ял минуты: җыр “ Әбием күзлек кия” бергәләп җырлау, борынгы җырлау тыңлау.

- Бу җырлар бер- берсеннән нәрсә белән аерыла?( борынгы җырлар моңлы, сузып , бормалы итеп җырлана)

IV Ныгыту.

1. Карточкада язылган диалогларда төшеп калган сүзләрне куеп үзара сөйләшәләр.

2. “ Ялкын “журналыннан хикәяләр уку.

VДәресне йомгаклау.

  1. Дәрестә кемнәр турында сөйләштек?

  2. Өй эше . Туганнарыгызның исемнәрен, сезгә кем булып килүләрен язып килегез.


















Туган телем – иркә гөлем.

Туган тел көненә багышланган “Йолдызлы сәгать” уены.

Сыйныф бәйрәмчә бизәлә. Мәкальләр язылган плакатлар эленә.

Тактада – биремнәр.

Уенда 10 укучы катнаша.

А.б. Кадерле укучылар, укытучылар! Бүген туган тел көне. Туган телебез – татар теле – зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.

3кл. “Туган телем” җыры яңгырый.

А.б. Татар телен камил белүегезне тикшерү өчен бүген “Йолдызлы сәгать” уены уйнарбыз. Катнашучылар, рәхим итегез!

Чыгалар, өстәл артына басалар. Һәрберсе туган тел турында шигырьләрдән өзекләр һәм үзе турында 1-2 җөмлә әйтә.


А.Б. Мин сезгә уеныбызны күзәтеп, җыйган балларны санап утыручыларны тәкъдим итәм.

Жюри членнары белән таныштыру.

А.Б. Туган тел! Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләрне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләрне, моңлы җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Уеныбызның беренче туры халык авыз иҗатына багышлана.

  1. әкият;

  2. җыр;

  3. мәкаль;

  4. санамыш;

  5. тизәйткеч;

  6. табышмак;

  1. Теле барның юлы бар. ( 3)

  2. Карама, карама, карамага карама,

Карамага карасаң, ике күзең карала.(5)

  1. Ак ашъяулык таптым, җир өстенә яптым. (6)

  2. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы. (2)

  1. Борын борын заманда, кәҗә командир, үрдәк үрятник булган заманда яшәгән ди әби белән бабай... (1)

  2. Ипи тоз,

Матур кыз.

Гөрлисең килмәсә,

Чыгып сыз! (4)

  1. Тел күрке – сүз . (3)

  2. Әке,пәке, кыек сәке.

Эремчек,

Син кал, бу чык.(4)

  1. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (6)


  1. Өйгә кергән чыпычык,

Очып йөри чып-чып

Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык

Очып чык, чыпчык, кошчык. (5)

Йолдызлар санала, иң аз очко җыйган 2 укучы чыга.

А.Б. Дәү әни, дәү әти – татарча матур әкиятләр, бәетләр,шигырьләр сөйли белә торган, гореф-гадәтләрне саклаучы иң якын кешеләребез.

Дәү әнидә кунакта” җыр 3 кл.


А.Б. 2нче турда әби – бабайлар сөйләгән әкиятләрне , мәкаль- әйтемнәрне яхшы белүегез кирәк булыр.

4 әкияткә иллюстрация эленә.

1) Су анасы;

2) Шүрәле;

3) Нечкәбил;

4) Сертотмас үрдәк.

- Бу өзек кайсы әкияттән? (авторы, әкият исеме)

Магнитофон тасмасында: -“Су анасы” Г.Тукай (1)

- “Сертотмас үрдәк” А.Алиш. (4)

- Мәкальнең дәвамын тап!

1) Иң татлы тел- туган тел, (анам сөйләп торган тел).

2) Туган телем- иркә гөлем ( киңдер сиңа күңел түрем)

3) Туган телен кадерләгән халык ( кадерле булыр)

4) Теле татлының ( дусы күп)




Йолдызлар санала, 2 укучы уеннан чыга.

А.Б. Безнең республикада туган теле төрле булган күп милләт кешеләре яши. Алар барысы да дус, тату.

Җыр “ Мин яратам , сине Татарстан”


А.Б.

3нче тур Туган илебез –- Татарстан бик матур һәм бай ил. Урман-күлләрендә төрледән- төрле кош – корт һәм җәнлекләр яши, болыннарда, бакчаларда төрле үләннәр, җиләк-җимеш, яшелчәләр үсә.

Тактада, минемчә, барысы да кыргый хайван рәсемнәре. Дөресме? Хаталы рәсем номерын күтәр!

  1. Бүре;

  2. аю;

  3. эт;

  4. төлке;

  5. тиен;

  6. куян

-Минемчә, монда барысы да яшелчәләр. Дөресме? Хаталы номерны күтәр.

1) кәбестә; 1) җиләк

2) помидор; 2) крыжовник;

3) кыяр; 3) йөзем

4) кишер; 4) кыяр;

5) алма; 5) карлыган

6) бәрәңге; 6) чикләвек;

Йолдызлар санау, 4 җиңүче билгеләнмәсә, табышмак чишү ярышы:

Яфракларын чәйгә салалар,

Җимеше кызыл да, кара да,

Вак-вак тәмле бөртекләр

Нәрсә була, балалар? (5)

.

Өстенә кигән йөз күлмәк. (1) Кечкенә генә йорт,

Утыра бер ак чүлмәк, Эче тулы корт. ( 3)

Йомры- йомры таш кына,

Эче тулы төш кенә.

Вата алсан таш тышын

Ашарсың тәмле төшен(6)

Карауҗа авылы көе” 4кл.

А.Б. Бу 4 нче турда барлык карап утыручылар да катнаша ала. Тактада – хәрефләр. Шул хәрефләр белән иң озын сүз төзегән укучы җиңә.

Ш М Е Җ Ө Л Г И *

Карап утыручылардан сорау: Кем 6 сүздән торган сүз төзеде?


А.Б. Тиздән зур бәйрәм – халыкара хатын кызлар бәйрәме җитә. Хәзер әни турында җыр тыңлап китик.

Җыр: “ Әниемә бүләгем” 3кл.


А.Б. Ниһаять, иң соңгы тур – финалга килеп җиттек.

Ике укучы кара- каршы утыра, уртага бер сүз куела – башваткыч.

Иң күп сүз төзи алган укучы җиңә. (Кара-каршы әйтешәләр)


Йомгаклау, нәтиҗә чыгару, җиңүчене бүләкләү.

А.Б. Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

Җыр “Туган тел”

А.Б . Туган телгә багышланган уен – кичәбез тәмам. Катнашучы укучыларга, карап утыручыларга һәм жюрида утыручыларга зур рәхмәт.





Тема: Нәсел җебе – шәҗәрә.

Максат: Балаларда борынгы әби-бабалары , гаилә тарихы белән кызыксыну уяту. Шәҗәрәләр төзергә өйрәтү.

Материал: Ш.Галиев « Тарихтан сабак», «Кыйбланамә» шигырьләре

Җиһазлау: Танылган кешеләрнең, булса – балаларның үз гаиләләрнең шәҗәрәләре.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2. Фонетик күнегүләр.

- Кабатлагыз: җа-җа, җә-җә, җы-җы, җе-җе, җү-җү, җи-җи, иҗ-иҗ, аҗ-аҗ.

- Тыңла,[ җ ]авазы булган сүзләрне истә калдыр.

1) Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак.

2) Ике боҗра, ике аяк, уртасында бер таяк.

3) Җанлы җансызны кыйный, җансыз үкереп җылый.

4) Җир астында җирән ат, аның тиресе җиде кат.

5) Җәй буе бал җыя, кыш буе бал эчә.

6) Канаты бар җилпеми, эче җылы - җил тими.

Җавап бирәләр, табышмакларны чишәләр.

II Актуальләштерү.

    1. Өй эшен тикшерү. ( туган-тумача турында сөйләү)

    2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

1. Ш.Галиев « Тарихтан сабак», «Кыйбланамә» шигырьләрен тыңлау, эчтәлекләре өстендә эш.

2. Ял итү. Борынгы җырлар тыңлау. “Әпипә” җырын , биюне өйрәнү.

IV Ныгыту.

  1. Уен . “ Ата-бабала кеше – тамырлы имән”

Балалар, сез табигать белемен искә төшерегез әле, нинди үсемлек иң нык үсемлек була? (Тамырлары көчле,булганы)

Мин сезгә имән агачы рәсемен таратам. Имән нинди агач? (нык, көчле) Имән агачы – ул сез. Сез шул имән агачыннан ике зур тамыр җибәрәсез. Берсе - әтиегез, берсе - әниегез. ( Алга таба тактада үземнекен яисә атаклы кеше шәҗәрәсен сызып аңлата барам, балалар рәсемдә эшли баралар)

  1. Әзер эшләргә анализ.

- Безнең нәсел агачы килеп чыкты. Икенче төрле аны шәҗәрә дип атыйлар. Кемнең иң озын, иң көчле тамырлы агач чыкты? (укучының эшен күрсәтү) Ничек аңладыгыз, борынгы бабаларыңны белү ни өчен кирәк? ( үткәнеңне белсәң, киләчәгең нык, көчле булыр)

IV Дәресне йомгаклау.

1. Өй эше . Нәсел агачын әти-әниләр ярдәме белән дәвам иттерү.


Тема: . Өйдәге эшләрем.

Максат: Балаларны эш яратучы, тырыш,пөхтә булырга өйрәтү. Вакытны дөрес бүлү, әти- әнигә ярдәм итү , үз бүлмәңне тәртипләү, кызыксынулар, кул эшләре, турында сөйләү. «Иң -иң затлы җимеш – тырыш хезмәт җимеше ул» зирәкләр ярышы үткәрү.

Җиһазлау: Ярышлар өчен җиһазлар, карточкалар, «Эш агачы», «җимешләр», һ.б.


Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2. Тактада эш турында мәкальләр язылган. Ике агач рәсеме эленгән.

II Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү: нәсел агачларыннан күргәзмә.

  2. Дәрес максатын хәбәр итү.

- Үткән дәрестә без нәсел агачлары турында сөйләштек, аларны ясарга өйрәндек. Әйтегез әле, агачның тагын ниндиләре була? (җимеш бирә торган алмагач, слива, груша, һ.б) Безнең тактада да сез җимеш агачлары күрәсез. Тик җимешләре гади түгел, хезмәт җимешләре. Бүгенге дәресебездә өйдәге эшләр, тырышлык, пөхтәлек турында сөйләшербез һәм үзара ярышып та алырбыз. Хәзер ике командага бүленәбез. ( яшел һәм кызыл алмалар ярдәмендә бүленәләр, артык калган укучы ярдәмче була) Командаларга исем сайлыйбыз.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

1. Командалар үз исемнәрен әйтәләр.

2.– Иң-иң татлы, затлы җимеш –

Тырыш хезмәт җимеше.

Шуның өчен җиңел булмас

Командаларның эше.

Хәзер башлана КВН,

Гаҗәп кызыклы уен.

Командалар ярыша

Менә булыр тамаша.

  • Сезнең алда иң-иң татлы җимеш бирә торган ике агач үсеп утыра. Аларның иң очында иң татлы җимеш – хезмәт җимеше үсеп утыра. Ләкин ул җимешләр әле өлгермәгән. Ул җимешләрне өлгертү өчен һәр команда членнарына бик тырышып эшләргә туры килер. Кайсы команданың җимеше тизрәк “пешә” шул команда җиңүче була.

I конкурс. Эш инструментлары турында табышмаклар чишү.

1) Ике оч, ике балдак,

Уртасында бер кадак. (кайчы)

2) Гел йөрим дип мактана

Бер урында таптана. (сәгать)

3) Борыны озын үзеннән,

Үзе минем теземнән.

Шыбыр- шыбыр шыбырдап,

Яңгыр ява үзеннән. ( су сипкеч)

4) Тешләре бар, авызы юк,

Үзе чәйни, үзе йотмый,

Ашаганы – агач он. (пычкы)

5) Барысын да ашатам, ә үземнең авызым юк. ( кашык)

6) Башы тимер, агач сап

Карны куя ул көрәп.. ( көрәк)

II конкурс – капитаннар ярышы. “Әйтеп бетер” Һәр капитанга 6шар сорау бирелә.

Тирләп эшләсәң ... (тәмләп ашарсың)

Кеше эше белән... ( агач җимеше белән)

Бүгенге эшне ... (иртәгәгә калдырма)

Алда булса зур теләк ... ( эшләгәч дәрт таба йөрәк)

Агачны яфрак бизәсә, ... ( кешене хезмәт бизи)

Иң элек уйла, ... ( аннан соң эшлә)


Агач җимеше белән, ... ( кеше эше белән)

Бер гүзәл эш ... ( мең гүзәл сүздән яхшырак)

Калган эшкә ... (кар ява)

Кем эшләми ...( шул ашамый)

Эшләп ашасаң, ( арыш ипиеннән дә күмәч исе килә)

Карама кешенең сүзенә ... (кара эшенә)

III конкурс.Үз-үзеңне чиста-пөхтә йөртү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирү. Җавапларны чиратлап бирәләр. Берсе җавап бирә алмаса, икенчесе әйтә.

1) Тешне кайчан һәм ничек чистартырга?

2) Аякны көн саен юарга кирәкме һәм аны ни вакытта юалар.

3) Муенны көн саен юаргамы?

4)Аяк киемен щётка белән ни вакытта чистартырга?

5)Иртән торгач зарядка ясарга кирәкме? Ни өчен?

6) Ни өчен бүлмәне җилләтәләр?

3. Ял итү. Татар халык җыры. “Карауҗа авылы көе”

Кем әниенә ашарга пешерергә булыша? (һәр командадан берәр укучы чыга)

IV конкурс. Алар аш пешергәндә кирәкмәгән әйберне табарга тиеш.(конвертта аш өчен кирәкле әйберләр)

Токмачлы аш: ит, бәрәңге, суган, токмач, тоз , (алма).

Ярмалы аш: ит, кишер, дөге, суган, тоз, (шалкан)

V конкурс. Эш турында шигырь тыңлау, исемен, авторын әйтү.Г.Тукай “Эшкә өндәү” – Сезнең төп эшегез нәрсә? (уку)

IV Дәресне йомгаклау.

1. Алмаларны санау, җиңүчене билгеләү.

2. Өй эше. Буш вакытта ни эшлисең? Татарча уеннарны искә төшер.




Тема: . Буш вакытта нәрсә эшләргә?

Максат: Мәктәптә,өйдә, һ.б. Урыннарда буш вакытны файдалы итеп үткәрергә өйрәнү.

Җиһазлау: Мәкальләр, балалар газета- журналлары, кроссвордлар, башваткычлар, ребуслар, Лото “Нишли?”, “Һөнәрләр”.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

2. Тизәйткеч: Җәен җиләк җыйганда җиңен ерткан Җамалый.

Елама, елама, Җамалый, елап җиңең ямалмый.

  • Җ авазы булган кеше исемнәрен әйтегез( Җәлил, Җамал, Җәмилә, Җәннәп, Җәләй, һ.б.)

  • Сүзләрне язып бетер һәм дөрес итеп укыгыз.

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ

җ


















































II Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

  2. Дәрес максатын хәбәр итү.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

    1. Буш вакытта без бик күп файдалы эшләр эшли алабыз. Безнең моның өчен мөмкинлекләребез дә аз түгел. Китапханәгә барып, үзебез теләгән китапны алырга мөмкин. Үзебез яраткан түгәрәкләргә йөри алабыз, кирәк икән телевизор да карый алабыз, ләкин һәр эшнең вакытын һәм чамасын белергә кирәк.

Сез ял вкытында нинди уеннар уйный беләсез? (сөйлиләр)

Без бүген сезнең белән халкыбызның җырлы-биюле уеннары турында сөйләшербез.

Борынгы заманнарда әби-бабаларыбыз тырышып эшләгәннәр һәм күңелле итеп ял иткәннәр. Кызлар кышкы озын кичләрдә тукыма тукыганнар, ә яшь егетләр читек теккәннәр. Эш арасында алар төрле-төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, бик матур итеп бии дә белгәннәр.

2.” Самавыр” уенын өйрәнү.

3. “Йөзек салыш” уены.

4. “ Мәкаль әйтеш”

5. Тыныч уеннар : ребуслар, кроссвордлар чишү. Лото уены. (төркемнәргә бүленеп эшлиләр)

IV Дәресне йомгаклау.

  1. Буш вакытта нинди уеннар уйнарга була? Сезгә кайсы ошады?

  2. Өй эше: җырларның сүзләрен өйрәнергә.

Тема: Безнең табигатебез ямьле.


Максат: Йорттагы һәм кыргый хайваннарны, кошларны,бөҗәкләрне сакларга өйрәтү. Зарарлылары белән көрәшү. Йортта, мәктәптә җәнлекләрне, кошларны карау. Әңгәмә, диалоглар, йорт хайваннары турында сөйләү

Җиһазлау: “Йорт хайваннары”-презентация. Йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар рәсемнәре, кроссворд, ребуслар, Кош тавышлары, йорт һәм кыргый хайваннар тавышлары язмасы.


Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2.. Фонетик күнегү: -те,-те, -те салкын кыш ... (җитте)

-ды,-ды,-ды ап-ак кар ... ( яуды)

-де,-де,-де кардан өем ... ( өелде)

-ды,-ды,-ды балалар таудан ... (шуды)

-ый, -ый, -ый аю өнендә ... (йоклый)

-ли, -ли, -ли кошлар җим ... (эзли)

-ый, -ый, -ый балалар җимлек ... (ясый)

-ли, -ли, -ли нәни дуслар җим ... (чүпли)


II Актуальләштерү.

1. Каникулда ни эшләүләре турында сөйләшү, диалоглар төзү.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

1. Бүген без кыш, кышкы табигать, терлек, кош-кортның кышны ничек үткәрүе турында сөйләшербез.

Кырга ак кардан Юрган ябылган Җир язга чаклы

Йокыгы талган.

Бу шигырь юлларын кем язган? Г. Тукай «Җир йокысы»

Кыш үзенчә матур, сокландыргыч ел фасылы аның турында бик матур шигырьләр,җырлар чыгарылган. Сез яңа ел бәйрәмендә нинди шигырьләр сөйләдегез?(3-4 укучы сөйли)

  1. Кыш турында җырларны искә төшерү. (җырлыйлар)

  2. Хәзер табышмаклар чишеп каргыз:(һәр төркемгә 4әр табышмак)

1).Урамга чыксаң, сырыша,

Төрткәләргә тырыша,

Колак- битне чеметә,

Гармунсыз ба биетә (суык)

2.)- Ишектән керә, түргә менеп утыра.(салкын һава)

- Салкыннан саклану өчен кеше җылы йортлар төзи, аны утын ягып җылыта, калын киемнәр кия. Ә хайваннар суыктан ничек сакланалар,уйлаганыгыз бармы?( җаваплар биреп карыйлар)

Йорт хайваннары бу яктан яхшы саклангын. Җылы, озын йон, май катламы гына түгел, кеше төзегән сарайлар аларны үтәли җилдән коткара, алларында гел ризык булгач та алар суыктан курыкмый. Ә нигә кеше аларга шулай ярдәм итү? ( йорт хайваннарының файдасы турында сөйлиләр)

  1. Йорт хайваннары”-презентация , Лото “Йорт хайваннары”

  2. Җырлы-биюле уен “Чеби алышлы”

  3. Тавышыннан таны!” Йорт хайваннарын тавышы буенча тану.

IV Ныгыту.

1.Әкият тыңлау. “Мактанчык бака”

2. Әкиятне аңлауларын тикшерү, эстәлеге өстендә эш.


V Дәресне йомгаклау.

1.Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (кыш көне йорт хайваннары)

2. Өй эше: йорт хайваннары турында табышмаклар табырга,яисә үзең уйлап чыгарырга, җырны кабатларга.


















Тема: Кыш-сихри мизгел.

Максат:Телдән журнал буенча сәяхәт үткәрү, сөйләм телләрен үстерү. Кыш турында хикәяләр сөйләү, урмандагы кышкы тормыш турында әңгәмә.

Җиһазлау: Кыш турында шигырьләр, җырлар, рәсемле журнал , картиналар. “Кыш”-презентация

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү

2. Тизәйткеч Кара карга кунган карга

Карга кунган ак карга.

II Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү. (табышмаклар чишү)

  2. Кыш – сихри мигел ул. Кыш ел фасылының матурлыгы, кышкы урман турында сөйләшербез бүген. “Кыш”-презентация.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

1.Нинди кошлаучы кошларны беләсез икән, тикшереп карыйк әле. (кроссворд “кышлаучы кошлар”)

1).Табышмакны чишегез. Җәй шакылдый бу чүкеч, .Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)

2).Гөрли- гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул,

Күлмәкләре күгелҗем,

Татаулыкны сөя ул.( күгәрчен)

3).Җимлеккә килгән бер кош,

Кыска томшык , сары түш (песнәк)

Кошларның бар ашханә

4)Җим салырга иренмә. (җимлек)

- Кошлар ничек кышлый? Аларга ничек ярдәм итәргә була?

2.Җәнлекләрнең кышкы тормышы турында ниләр беләсез? (укучылар сөйлиләр)

3. Лото “Йорт һәм кыргый хайваннар”

  1. Рәсемнәр буенча сөйләү:

-Кыш көне аю кайда яши ?

-Урман сыеры диләр

Сыер күк мөгрәгәнгә

Җәнлекләр дә куркалар

Зур мөгезле булганга. ( поши)

- Аңа урманчылар ничек ярдәм итәләр?

IV Ныгыту.

  1. Кыш көне урманга барганыгыз бармы? Анда җәнлекләр, кошларны ничек күзәтергә була?

  2. Рәсем буенча сөйләү. “Кышкы урман”

V Дәресне йомгаклау.

Өй эше: Кышкы уеннар турында сөйләргә әзерләнеп килергә.

Тема: . Кышкы маҗаралар

Максат: . Кышкы уеннар турында күңелле хикәяләр уку, сөйләү.

Җиһазлау: «Салават күпере» газетасы, рәсемнәр. Лото “ Кышкы табышмаклар”, “Кышкы табышмаклар”-презентация

В.Нуриевның “Инша”, Р.Гыйззәтуллинның “Имәндә икән чикләвек!” хикәяләре; “Чаян” журналы.


Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү

2. Тизәйткеч. “Карга”

II Актуальләштерү.

1.Кыш турында халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Кышкы табышмаклар”-презентация

. Мәкальләр һәм әйтемнәр:

1. Кышкы көннәр җәйне әйтер,

Җәйге көннәр кышны әйтер.

2.Кыш туңсаң, җәй җылынырсың.

  1. Кышның гамен җәй уйла.

  2. Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.

  3. Кышка тиен дә запас җыя.

  4. Кыш рәхәт чанага,

җәй рәхәт арбага.

  1. Кыш бетте дип тун сатма.

  2. Кыш хәстәрен күрмәгән кысылыр.

Кышкы сынамышлар.

  1. Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.

  2. Кар калын булса, ашлык уңар.

  3. Кыш карсыз булса, җәй ярлы була.

  4. Кыш суык булса, иген уңар.

  5. Арка сызласа, буран булыр.

  6. Көндез йокы басса, буран булыр.

  7. Мәче мичкә керсә, салкын була.

  8. Тәрәзә бозланса, явым булыр.

  9. Кояш кыш көне кызарып чыкса – салкынга.

  10. Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.

  11. Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.

12.Мәче борынын яшереп йокласа, көн суыта.

2. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

- Күңелле хикәяләр кешеләрдә елмаю уяталар. Ә көлү – җитди эш. Көлә белеп көлергә кирәк. Әгәр син егылган иптәшеңнән, пычракка кереп уйнаган кечкенә баладан көлсән, бу дөрес түгел. Чын көлкеле вакыйганы күреп, рәхәтләнеп көлә белергә кирәк. Бүген без шундый маҗаралы хәлләр турнда сөйләшербез.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш

  1. Хикәяләр уку. “Тауда” һ.б.

  2. Эчтәлек өстендә эш, кызык ситуацияләрне кабат уку.

  3. Кышкы бәйрәмнәрне санап чыгу. Нардуган бәйрәме турында сөйләү.

  4. Ял минуты. Такмак – такмазалар “Бие,бие, Хәйбулла” , көлдергечләр. (Татар балалар фольклоры)

  5. Рәсемнәр буенча күңелле хикәя төзү. Укытчы сюжетлы рәсемнәрне бутап куя. Укучылар аның башын, уртасын, ахырын дөресләп урнаштыралар. Рәсемнәр буенча күңелле хикәя төзиләр.

IV Ныгыту.

1. Мәзәкләрне рольләргә бүлеп уку.( мәзәкләр китабы)

2. Уен: “ Хикәя төзү”.

Һәр рәткә дәфтәр бите җибәреләр. Укучылар укытучы биргән соруларга җавап язалар. Җавапларын бөкләп куялар. Дәфтәр бите чираттан бирелә.

  • Бу хәлләр кайчан булды?

  • Анда кемнәр катнашты?

  • Аның төп герое кем?

  • Ул нинди?

  • Ул анда нишләде? Һ.б шундый сорулар бирелә.

Соңыннан һәр битне ачып укыйлар һәм иң кызык хикәяне сайлыйлар.

3. Р.Гыйззәтуллинның “Көтелмәгән сорау” китабыннан хикәяләр уку.


V Дәресне йомгаклау.

1. Өй эше: Кызыклы хәл турында кечкенә хикәя төзергә.

2. Саубуллашу.






















Тема: Кешене матурлый торган сыйфатлар. «Батырлар» конкурсы.

Максат: Балаларда батырларга карата ихтирам тәрбияләү, яхшы кеше булу теләге тудыру. Сугыш ветераннары, хезмәт ветераннары турында сөйләү, батырлык турында мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр белән танышу. Башваткыч чишү..

Җиһазлау: Батырларның рәсемнәре, презентация,

төрле-төрле картиналар, ярыш өчен җиһазлар. Батырлык турында мәкальләр язылган плакатлар. Җырлар:”Әтием кебек булам”,” Кирәкми сугыш”.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү

2. Өй эшләрен тикшерү. ( хикәяләр)

II Актуальләштерү.

1. Ватанны саклаучылар көне турында сөйләшү.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары турында әзер укучылар чыгышы.

Рәсемнәр һәм альбом буенча әңгәмә: “Батырлык нәрсә ул?” Мәкальләр уку, аңлату.

2. Дәрес максаты белән таныштыру.

- Бүген безне дәрес конкурс формасында үтәр. Малайлар үзара көч сынашырлар. Конкурсыбызның исеме менә бу шакмаклар артына яшерелгән. Һәр биремне үтәгәннән соң бер хәрефе ачыла барып, ярышыбыз ахырында бу сүз билгеле булыр.

3. Командаларга бүленү.

- Хәзер малайлар ике командага бүленер .Моның өчен өстәлдәге карточкаларны алыгыз. “1”цифры – I команда,” 2” –II команда .

4. Командаларга командир, исем, җыр сайлау.

5. Жюрида – кызлар.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш

  1. К

    Б

    Б

    омандалар чыгышы.
  2. Кем уңган” уены. -

А

  1. Кул көрәштерү” -

  2. К

    Т

    апитаннар ярышы

4 әр табышмак әйтелә.

  1. Ял минуты. Җырлар җырлау.

  2. Ы

    Шагыйрьләр” ярышы. Бирелгән рифмага шигырь язу.
  3. Р

    Тиз әйт!” . Сорауларга җавап.
  4. Татар егетләре” биюе.

  5. Җиңүче команданы билгеләү, бүләкләү.

V Дәресне йомгаклау.

1. Тактада нинди сүз барлыкка килде? (Батыр)Кешене нинди сыйфатлар матурлый? Батыр булу өчен ни эшләргә кирәк?

2. Өй эше: Ничек матур булырга? Соравына җавап эзләргә.

Тема: . Ничек матур булырга?

Максат: Тышкы һәм эчке матурлык, сөйләшә белү, мактау, хуплау сүзләре. Чүп сүзләрнең сөйләмне бозуы, ямьсезләве турында әңгәмә. Диалоглар. Хикәяләр сөйләү. Милли һәм заманча киемнәр турында әңгәмә үткәрү.

Җиһазлау: .”Чылбырны өзмә” уены. Рәсемнәр, шигырьләр, мәкальләр

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү

2. Тизәйткеч. Чыпчык, чыпчык

Чык, чыпчык

Чык, чык, кошчык,

Очып чык!

II Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

  2. Мәкальләр уку, аңлату.


III Яңа дәрес материалы өстендә эш.

  1. Кереш әңгәмә.

  • Рус язучысы А.П. Чехов кешенең матурлыгы турында шундый сүзләр язып калдырган:

Кешенең бөтен нәрсәсе: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, фикере дә матур булырга тиеш”

Матурлык ул искиткеч әйбер. Ул тышкы кыяфәттән башлана: пөхтә, матур киенгән балага карап торуы да күңелле.Кем әйтә: мәктәпкә ничек киенеп йөрергә кирәк? Ә театрга? Ә походка?

Кая гына барсак та, киемебез чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Элек татар кызлары һәм малайлары ничек киенгән? (рәсемнәр буенча сөйләтү)

Кешенең матурлыгы аның кешеләр белән сөйләшүендә үк күренә. Тәрбияле кеше белән сөйләшүе дә күңелле. Матур сөйләшергә олылардан өйрәнергә кирәк, тик сөйләмегезне бүтән телдән кергән, яисә бернинди мәгънәсе булмаган чүп сүзләр белән тутырмаска тырышыгыз.

  1. Ял итү. Җыр “ Тылсымлы сүзләр”, уен “ Чылбырны өзмә!”

  2. Сөйләшү әдәбе турында ниләр беләсез? (1-2 укучы сөйли)

  3. Шигырьләр уку, эчтәлек өстендә эш.

IV Ныгыту.

1.Индивидуаль карточкаларда язылган темалар буенча диалоглар төзү, сөйләшү.

2. Иң матур диалогны билгеләү.

3. “ Зинһар өчен!” уены.

V Дәресне йомгаклау.

1. Өй эше: “Тылсымлы” сүзләр язып алып килергә.





Әниемә бүләк булсын”.

Ачык чара.


Алып баручы: Кадерле балалар! Хөрмәтле кунакларыбыз, әниләр, әбиләр! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сәламәтлек, ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә. Балаларыгызның матур җырлары,шигырьләре сезгә бәйрәм бүләге булсын.


1нче бала. Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр генә икән.

Күңелләрне дәртләндереп

Кояш та көлә икән

Бергә: Беләбез, беләбез, һәммәбез дә!

2 нче бала. Күтәренке күңелләр,

Бар да көлә, шат бүген.

Күктә кояш елмая

Яшерә алмый серен.

3нче бала. Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

4нче бала. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген

Шуңа күңел сөенә -

8нче март бүген.

Җыр “Әниемә бүләгем”

5 нче бала. Килеп җитте 8нче март.

Әниләр, бу сезнең көнегез.

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез.


Җыр: “ Бәхетле ил – шатлык иле”


Кем өлгер” уены.

Татар кызлары биюе.

Яшьләр биюе.


Алып баручы. Балалар, карагыз әле, менә нинди матур әбиләр, әниләр килгән безгә кунакка. Без әбиләрне яратабыз. Алар инде олыгайганнар. Шуңа да аларга булышырга, ярдәм итәргә кирәк. . Ә хәзер, әйдәгез, әбиләргә әзерләгән шигырьләрне сөйлик.

6 нчы бала. Әниемнең әнисе

Әбием була минем

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

7нче бала. Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата

Якты йөзе, йомшак сүзе

Барсы безгә карата.

8нче бала. Әби шундый җылы ул,

Иркәләнәсе килә.

Яннарында песи кебек

Сырпаланасы килә.


Әбием” җыр.

Татар кызлары биюе.

Җыр “ Яз килә”

Нәфис сүз “Мамин праздник”

Бию “Кабы не было зимы”


10нчы бала. Рома ярата әбисен,

Әби дип яна- көя

Бәйрәмгә килгәч аңа дип

Бер шигырь сөйләп бирә.

11нче бала. Минем әби бик әйбәт

Гел көлеп кенә тора

Балакаем, дип әйтеп

Сөеп, иркәләп тора.

12 нче бала. Әбием һәркөн миңа

Тәмле ашлар пешерә

Сөйкемле сүзләре белән

Минем күңелне күрә.

Мин әбине яратам,

Ул да мине ярата.

Минем әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда.

Җыр “Әни кирәк”


А.б. Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр! Алга таба да безне, балларыгызны сөендереп, куандырып озак, матур яшәгез, таза-сау булыгыз! Бәйрәм белән сезне!

Балалар әниләренә, әбиләренә бүләкләрен бирәләр, бәйрәм белән котлыйлар.

А.б. Бәйрәмебез тәмам, сау булыгыз!








Тема: Кешеләр белән сөйләшергә өйрәнү.

Максат: Тәмле сүзләр.Сөйләшүдәге «гариплекләр» турында аңлату. Чүп сүзләрне, начар сүзләрне кулланмау. Аңлаешлы,матур,дөрес сөйләү.

Җиһазлау: Сүз турында мәкальләр, шигырьләр. «Ат нигә көлә» , “Тәмле сүзләр” , һ.б. “Тәмле сүзләр”-презентация

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү

2. Тизәйткеч.

Саран Сара.

Саран Сара

Саный – саный

Сарыгына

Салам сала.

Саран гына

Сарыгына

Саламны да

Санап сала.

  1. Уен: “Сүзләр яса”

СУ - СУган, СУмала, СУыткыч, ...

СА – САбын, САвыт, САлам, ...

СЫ – CЫер, CЫек,СЫбызгы, ...

II Актуальләштерү.

1. Әкияттән өзек тыңлау. “ Сертотмас үрдәк” - Бу өзектә хайваннар нишлиләр? ( сөйләшәләр) Алар ничек сөйләшәләр? (матур, ягымлы, һ.б)

2.Дәреснең темасын хәбәр итү.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш

1 Мәкальләр уку, аңлату.

Аз сөйлә - күп тыңла.

Аз сүз белән күпне әйт.

Акыллы сүз алтыннан кыйбат.

Акыллы сүз тимер капканы да ачтыра.

Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

Аңламый әйтмә.

Белсәң сөйлә, белмәсәң кеше сөйләгәнне тыңла.

Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.

Кеше сөйләгәнне сөйләмә, үзең күреп сөйлә.

Кеше артында сөйләмә, алдында сөйлә.

Сүз - күңел көзгесе.

Яхшы сүз балдан татлы.

  1. Нинди сөйләшү кагыйдәләре исегезгә төште? (балалар сөйлиләр)

  2. Ял минуты. Халык җыры”Өммегөлсем”

  3. Сөйдергән дә шул,

Бидергән дә шул,

Иң татлы да шул,

Иң ачы да шул.

(Г.Афзал)

  • Бу сүзләр белән язучы нәрсә әйтергә теләгән? ( үз фикерләрен әйтәләр)

  • Сөйләшкәндә бик игътибарлы булырга кирәк икән. Ялгыш кына дустыңны яисә туганнарыңны үпкәләткәнең, начар сүз әйтеп, күңелен төшергәнең бармы? Син үзең моннан соң шатландыңмы, әллә кайгырдыңмы? Ни өчен шулай булды? ( берничә укучының сөйләве)

  • Безнең татар теле бик бай тел. Сөйләшкәндә аларның иң матурларын, яхшыларын гына сайлап әйтергә тырышрга кирәк.

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

Әйт кенә тәмле сүз –

Иркәләр күпме күз –

Әйт кенә яхшы сүз –

Һәркемдә көләч йөз.

IV Ныгыту.

1. Диалоглар тарату, рольләр бүлешеп сыйныф алдында сөйләшеп карау.

2.“ Тәмле сүзләр”, “ Ат нигә көлә” шигырьләрен искә төшерү. Сөйләмдәге “чүп” сүзләр, башка телдәге сүзләрне кертеп сөйләшү турында әңгәмә.

3. “Карга һәм Төлке.” Иван Крыловтан тәрҗемәне уку, аңлату.

V Дәресне йомгаклау.

1. Башкалар белән һәрвакыт тату, матур яшәр өчен ничек сөйләшергә кирәк? ( Берничә бала гомумиләштереп әйтәләр)






















Тема: Мин ниләр эшли беләм.

Максат: Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, аның яшәү чыганагы икәнлегенә төшендерү, бар кешегә дә үз һөнәрен сайлап, хезмәт итәргә кирәк булуын аңлату. Диалоглар, яраткан эш турында сөйләү, әңгәмә .

Җиһазлау: Мәкальләр китабы, “һөнәрләр” – презентация.Үз эшләреннән күргәзмә .

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2. Тизәйткеч. Эшче эшли эш эшли, эшчән кеше эшсез тормый.

II Актуальләштерү.

Мәкальләр уку, аңлату. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Кем эшләми - шул ашамый. Кыз мактала эш белән, түгел энҗе теш белән. Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә. Эт авызыннан сөяк алып булмый. ("Алырсың, эт авызыннан сөяк!")

Эт котырса, төнгә табан.

Эт күңеле - бер сөяк.

Эт оясында көчле.

Этсез куян тотып булмый.

Эт симерсә иясен тешли.

Эт талашмый кавышмый.

Эт тапса - аеры ашар, егет тапса - бергә ашар.

Эт чаба дип бет чаба.

Эт - эткә, эт - койрыкка.

Эт этлеген итәр.

Эт эченә сары май килешми.

Эт өрер - бүре йөрер.

Эше барның ашы бар.

Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.

Эшләгәнең кеше өчен булса - өйрәнгәнең үзең өчен.

Эшләмәсәң эш көне - ни ашарсың кыш көне? (колхоз мәкале)

Эшчән бәхетен эшендә күрер, ялкау бәхетен төшендә күрер.

Эшчәнгә эш язган.

Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

  1. Диалоглар төзү, сөйләшү.

  2. Минем өйдәге эшләрем”презентация буенча эш.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш

1.“һөнәрләр” – презентация буенча кабатлау

Роберт Миңнуллинның “Малайлар сөйләшә” дигән шигырен игътибар белән тыңлагыз.

- Мин, үскәч, абый булам!

Аннары бабай булам!

- Ә мин бабай булгач та,

Гел әйбәт малай булам!

- Мин батыр солдат булам!

- Ә мин космонавт булам!

- Ә мин аучы булам да,

Көн дә йөрим урманга!

- Ә мин начальник булам,

Йөрим “Волга”да гына!

- Ә мин кибетче булам,

Яисә нефтьче булам!

- Мин комбайнчы булам,

Кырда иген урырга!

- Балалар, нинди һөнәрләр ишеттегез? (космонавт,солдат һ.б.)

- өй эшен тикшерү. Оста кулда... (һөнәр бар) Всякое дело мастера красит. Для рук умелых - всюду дело!

Егет кешегә җитмеш төрле ... (һөнәр дә аз) Всякому молодцу ремесло к лицу.


һөнәрле үлмәс, һөнәрсез … (көн күрмәс)


һөнәр ашарга сорамый ... (үзе ашата) Не просит ремесло хлеба - само кормит.

һөнәрленең кулы алтын, ... (акыллының акылы алтын). От учёного набирайся ума, а от мастера - сноровки.-Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.

Һөнәр - кулдагы алтын беләзек.

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

Һөнәрле - ком өстеннән көймә йөргезә. Һөнәрсез яшәү кәҗә савып гомер итү белән бер.

-

IV Уку мәсьәләсен чишү.

1 – Бик күп һөнәр атамалары – чы –че кушымчалары ярдәмендә ясала.

Че-че че мин булам тәрҗемә...

Чы-чы-чы ә син бул пыяла...

Че-че-че яхшы һөнәр – пешек ...

Чы-чы-чы кирәк сыер саву...

Че-че-че басуларда – иген...

Чы-чы-чы бик кирәк трактор... Нинди һөнәрләр ишетерсез? Игътибар белән тыңлап утырыгыз.


Әткәм минем тракторчы.


Әткәм эшен яратам.


Яңа сөргән җирнең исе


Аңкый һәрбер тарафтан. (Ф. Сафин)


Минем әти- йорт төзүче.


Ул сала яңа йортлар.


Ул салган яңа йортларда


Балкып яна утлар. (Ә.Еники)


Минем әнием – тегүче,


Үз эшен бик нык сөя:


Ул теккән җылы киемне


Бик күп кешеләр кия. (Ф.Яруллин)



Ә менә минем апа


Конфет-прәннек сата.


Һәммәсе мактап китә.


Апамны хөрмәт итә. (М.Садри)


Ә минем апам һава


Фермада сыер сава.


Беркөн барып карадык,


Сыерларын санадык. (М.Садри)


Дәү әтисе белән Каюм


Көн дә бара урманга.


“Дәү әтисе кем?” дисезме,


... (умартачы) ул анда (Ә.Габиди) (укучылар шигырьләрдә әйтеп үтелгән һөнәр исемнәрен әйтеп чыгалар тиешле рәсемне күтәреп күрсәтәләр)


7. Мин җөмләләр төзедем. Әгәр дөрес булмаса дөресләп төзергә кирәк. (Балаларга ялгыш язылган җөмләләр бирелә. Фигыльләр өстәлгә таратыла. Укучылар үзләренең җөмләләренә туры килүче сүзләрне эзләп табалар.)


Аш пешерүче пешерә. Сатучы сата. Табиб дәвалый. Төзүче төзи. Укытучы укыта. Сыер савучы сыер сава. Тегүче тегә. Көтүче көтү көтә. Умартачы бал җыя. Рәссам рәсам ясый. Балыкчы балык тота. Нефтьче нефть чыгара. Тәрбияче балалар тәрбияли.


2. Лото “Һөнәрләр”, “Пантомимо”уены.

2. Әти-әниләрнең һөнәрләре турында сөйләшү.

3. “Мин бу мин” җыры белән танышу.

4. Диалоглар төзү “Син кем булырга телисең?”

IV Ныгыту.

Мин сөйлаган һөнәр” телдән хикәя төзү.

V Дәресне йомгаклау.

Нинди һөнәрләрне белдегез?

Өйдә бу һөнәрләр турында әти-әниегез белән сөйләшегез.

























Тема: Әйтмә һәм язма сөйләмне бизәүче чаралар.


Максат: Синонимнар, күчерелмә мәгънәле сүзләр, чагыштырулар, һ.б. белән таныштыру. Әйтергә теләгән фикерне шигъри формада оештыру, рифма, ритм,строфа һ.б.турында сөйләү. Әниләргә карата хисләрне язмача һәм җанлы сөйләм аша аңлату, ярдәмчеллек, тырышлык тәрбияләү. Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләү күнекмәләрен үстерү

Җиһазлау: . Әниләр турында җырлар, шигырьләр, хикәяләр.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү

2.Санамыш: Әлчи, бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Үлчи торгач җитмәде,

Кисә торгач, бетмәде.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу чык!

II Актуальләштерү.

  1. Туган тел турында мәкальләрне кабатлау, искә төшерү:

Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.

Ана теле бер булыр.

Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.

Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.

Туган телен сөймәс, туган анасын белмәс.

Туган тел- үзем өчен, башка тел – көнем өчен.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

- Димәк , телеңне баету юнәлешендә даими эшләргә кирәк.

  1. Дәрес максатын хәбәр итү.

- Әйтмә һәм язма телләрне баету өчен ниләр эшләргә кирәк? Бүген без шул сорауга җавап табарга тырышырбыз. III Яңа дәрес материалы өстендә эш

1. Тактада шигырьләр язылган. Әмма аларның соңгы сүзләре юк. Уйлап карагыз, нинди сүзләр төшеп калган?

Диюне күргән.

  • Юлыктым, - ди беркөн Наил, -

Каф тавы диюенә.

Юк, ышанып җитмим аның

Мин алай ... .

Капты күсе.

Күсе килеп капкындагы

Итне капты.

Һәм тозакка ычкынмаслык

Булып ... .

Җәй келәмеңне, гүзәл җәй.

Иртә килдең, рәхмәт сиңа,

Гүзәл җәй!

Инде гөлләрең келәмен

Тизрәк ...!

Калалар, артта калалар.

Поезд белән сәфәр чыктык,

Матур – матур калалар,

Безне гел каршы алалар

Һәм озатып ... .

Түгелде сөт чокырга.

Күршеләрдән чыгып киләм

Сөтле чокыр кулымда.

Бер кечкенә генә ...

Булган икән юлымда.


Сөртендем бит. Нигә инде

Юлга ... чокырга.

Минем чокырымдагы сөт

Түгелде шул ... .

  • Бер үк төрле әйтелә һәм языла торган сүзләр нәрсә дип атала? ( омонимнар) Тагын нинди омоним сүзләр беләсез? ( туп, май, табак, күркә һ.б.) Алар ярдәмендә дүртюллык шигырь чыгарып карыйк (Бергәләп эшләү)

2. Мин нинди сүзләр әйтәм? Дөрес, хак, чын, рас, тугры. (синонимнар)

  • Синонимнар ни өчен кирәк?“ ( укучылар фикере тыңлана)

  1. Очучы рифмалар” уены.

  2. Әниләр турында шигырьләр тыңлау. Күчерелмә мәгънәле сүзләр, чагыштырулар табу, аңлату.

  3. Җыр “Әниләр бәйрәме"

IV Ныгыту.

1. Тиздән әниләр бәйрәме, әйдәгез, яраткан, сөекле әниләребез турында матур итеп хикәя төзеп карыйк. Хикәядә әле кабатлап киткән сөйләмне бизәү чараларыннан кулланырга тырышыгыз. (тактага ярдәмче сүзләр язам)

2. Балаларның сөйләве.

3. Әниләр турында шигырь дә чыгарып карыйк. Аның өчен шыгырь төзү кагыйдәләрен тагын бер кабатлыйк. ( Ритм, рифма )

4. “Әни”, әнием сүзләренә рифмалар эзләү, бергә дүртьюллык уйлап табу.

V Дәресне йомгаклау.

1. Дәрес башында куелган сорауны искә төшерегез. Аңа ничек җавап бирерсез?

2. Әниләр турында шигырьләр, җырларны ятларга.






Тема: Минем өйдәге китапханәм.

Максат: Өйдә китапханә булдыру һәм аннан файдалану; китап укуның файдасы; китап сайлау. Китапларны саклап тоту турында әңгәмә, практик эш.

Җиһазлау: Китап турында мәкальләр, табышмаклар, китаплар күргәзмәсе, шигырьләр.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2. Такмаклар әйтү: Әйттем такмак, бастым так-так,

Идән таптап такмаклап,

Безнең эшләр такмак тапмак,

Син дә миңа тап такмак.

II Актуальләштерү.

  1. Табышмак чишү: Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел – тегелгән.

Кеше түгел – сөйли ул

Җитмеш төрле тел белән. (китап)

  1. Дәреснең максатын хәбәр итү:

- Бүген без китап, аның сезнең тормыштагы урыны, китрәклеге турында сөйләшербез. Безгә бик күп әкият геройлары, китаплар һәм шуларның барысын уйлап чыгарган, сезнең өчен әзерләгән абый- апалар ярдәм итәр.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш

  1. Тактада: Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.

Китап акылы – кояш яктылыгы.

Китап – белем чишмәсе.

Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре. (К.Насыйри)

Белем алуның иң яхшы юлы – уку. (А.С. Пушкин)

  • Әлеге әйтем, мәкаль һәм күренекле кешеләрнең сүзләрен ничек аңлыйсыз? ( аңлату)

  • Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана, андагы акыллы сүзләр якты кояш нурлары кебек. Китаплар төрле темаларга язылалар, төрле зурлыкта булалар. Аларда төрле рәсемнәр, кызыклы геройлар, шигырьләр , хикәяләр һ.б.

  1. Китаплар күргәзмәсе белән таныштыру. (башта китаплар турында кыскача сөйләү, аннары тарату)

  2. Хәзер сез китап белән бераз танышыгыз, аның авторы, төзүчесе, редак торы, рәссамы кем булуын карагыз, матур көй дә тыңлап алыгыз. (моңлы татар көе)

  3. Китапларны язучы һәм төзүче кешеләр турында балаларның сөйләве.

  • Бер китапны төзү өчен күпме кеше көч куйган! Ә сез, кайвакыт, китапларны ертып, буяп, яраксыз хәлгә китерәсез. Бу дөресме?

5. “Там, там, тамчы там!” җырлы- уены белән танышу.

IV Ныгыту.

1. Сезнең өйдә нинди китаплар бар? (берничә укучы җавап бирә)

2. Китапларны өйдә саклау тәртибе белән таныштыру.

Китаплар – кадерле бүләк. Әгәр сезгә яхшы китап бүләк итсәләр, әти-әниләрегез сатып алса, яңа китап бик матур. Әмма укып бетергәч, аның сезнең өчен кызыгы калмый, аның кайда, ничек ятуын да онытасыздыр әле! Шулай икән, бик кызганыч, чөнки китапларны кадерен белеп саклаганда, алар сезнең байлыгыгызга әйләнә. Ничек уйлыйсыз, китапларны кайда, ничек сакларга кирәк? (укучыларның фикерләрен тыңларга, төзәтергә) Борынгы китаплар, аз гына чыгарылган китаплар үзләре үк зур байлык – алар бик кыйммәт бәягә сатыла.( музейда сакланучы китаплар рәсемнәрен күрсәтеп) Алар ничек бүгенге көнгә кадәр саклана алган икән соң?(фикерләр тыңлана)

3. Иске китаптан – яңаны ничек ясарга? ( сыйныфтагы китапларны төзәтү – практик эш)

4. Г.Тукай “ Китап” шигырен тыңлау(аудиокассета), эчтәлеге өстендә эш.

V Дәресне йомгаклау.

1. Китапларны ничек сакларга кирәк? Ни өчен? (1 бала сөйли)

2. Өйдәге китапларны карарга, төзәтергә, тәртипләп урнаштырырга, исемлеген язып алып килергә.






























Тема: Халык иҗаты әдәплелеккә өйрәтә.

Масат: Әдәплелек турында табышмаклар, тизәйткечләр,әкиятләр уку, өйрәнү. Балаларның тел байлыгын үстерү. Халык авыз иҗаты, аның төрләре турында сөйләү, рус теле белән чагыштыру, мисаллар китерү, Санамышлар, тизәйткечләр өйрәнү, ребуслар чишү, “Аукцион» уены.

Җиһазлау: Китаплар күргәзмәсе, әкиятләргә иллюстрацияләр, аукционга куеласы рәсемнәр, китаплар,СD диск”Татар халык җырлары”.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.

  2. Санамыш өйрәнү: ”Кыш китте, яз килде...”

II Актуальләштерү. 1. Әдәплелек турында мәкальләрне искә төшерү. 2. Дәрес максатын хәбәр итү: – Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч тамырын ашыйлар. Мин сезгә нәрсә әйттем? (табышмак) Аның җавабы ничек булыр? (суган) – Нинди табышмаклар беләсез? (фикерләр тыңлана) – Табышмакларда үсемлекләр, хайваннар, табигать күренешләре, көнкүреш турында әйтелә. Арифметик табышмаклар, табышмак-әкиятләр, табышмак-мәзәкләр була.

III Яңа дәрес материалы өстендә эш. 1. – Табышмакларны, санамыш һәм тизәйткечләрне каян табып була соң? Алар калын китапларга тупланган (күрсәтү) Ә язучылар уйлап тапканын менә мондый матур китаплардан да табарга була (китаплар күргәзмәсе белән таныштыру) 2. Табигать күренешләре турында табышмаклар. Сез ниндиләрен беләсез? (берничә табышмак әйтәләр) 3. Хайваннар, кошлар турында нинди табышмаклар беләбез әле? (үзләренекен әйтәләр, “Салават күпере” журналыннан укыйлар) 4. Арифметик табышмакларны беләсезме? (китаптан мисаллар китерәм) 5. Ял минуты: “Наза” җырлы уенны өйрәнү. 6. Тизәйткечләр, тел көрмәкләндергечләрне без инде күп өйрәндек . Бу күңелле җөмләләр шигырь формасында да, гади сөйләм формасында да була. Аларда охшаш авазлар, сүзләр кабатлана (“Карама кара каенга кара кара карамага) яисә җөмләдәге һәрбер сүзе бер аваздан башлана. Мәсәлән: “ Кәримов Кәбирләрнең кәкре койрыклы кәҗәләре келәткә кипкән кишер кимерергә кергән” - Тизәйткечләр нигә кирәк, ничек уйлыйсыз? (фикерләре тыңлана) IV Ныгыту. 1. Табышмакларны тиз генә чишә аласызмы икән, тикшереп карыйк! Ярышып ,”Табышмаклы лото” уены уйнап алыйк. Укытучы җавап язылган карточканы күтәрә, үзендә шул җавапка табышмак тапкан төркем кул күтәрә, табышмакны укый. Дөрес булса, фишка белән каплый. Табышмаклары иң аз калган төркем җиңә.

Табышмаклы лото №1,2,3,4 (6 шар табышмак)

Кырлар буш кала

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,

Юу кайчак була?

Ул булса, көн була,

Ул булмаса, төн була.

Ак кына,вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Югала, юк була,

Учта тотсаң чак кына.

Ишектән керә, түргә менеп утыра.

Урамга чыксаң, сырыша,

Төрткәләргә тырыша,

Колак- битне чеметә,

Гармунсыз ба биетә

Һәр җир карланган

Сулар бозланган

Уйный җил-буран

Бу кайчак туган?

Кышын ята таштай,

Язын чаба аттай.

Чакырдылар, дәштеләр,

Барган идем – качтылар.

Кулсыз, аяксыз тәрәзә кага.

Гөрли- гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул,

Күлмәкләре күгелҗем,

Татаулыкны сөя ул.

Борыны озын,боты озын

Камышлыкта-көнозын

Сазлык җирләрдә йөри

“Тату торыйк” дип сөйли.

Урман сыеры диләр

Сыер күк мөгрәгәнгә

Җәнлекләр дә куркалар

Зур мөгезле булганга.

Буй- буй сырты,

Ялтырыйдыр күзе,

Песи төсле булса да,

Кешедән зур буе.

Йоны җылы,

Сөте файдалы,

Үзе сакаллы,

Йорт хайваны.

Аклы кара сызыклы

Йөри бер ат болында

Ат дисәң, чын ат түгел,

Кечкенә ул...

Озын муен , озын аяк,

Яшәү җире- зоопарк.

Җимлеккә килгән бер кош,

Кыска томшык , сары түш

Каңгылдый да ысылдый,

Бәбкәмә син тимә ди.

Аяклары, куллары бар...

Нәкъ кеше төсле үзе.

Мин сөйләшәм, ә ул дәшми-

Авызыннан чыкмый сүзе.

Урманда,күләгәдә

Яфрак астында тора.

Башы бер дә булмаса да,

Эшләпәдән утыра.

Тәне- агач, башы күкерт:

Ышкысаң-дөрләп китә.

Әгәр саксыз кулланылса-

Янгын да чыгып китә.

Баш өстендә пыяла алма:

Эченнән ут сирпелә.

Төнлә ансыз яшәп булмый.

Нәрсә дип ул йөртелә?

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

Яз көне куллары яшел ,

Көз көне – сары төстә.

Җәен анда кошлар сайрый,

Кышын ул ап-ак бәстә!

Табышмаклы лото № 5

Ал яулыклар ябынган,

Ал җимеше өлгергән;

Кулым сузсам, тешләп алды,

Шулкадәрле сагынган.

Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек.

Ачыдыр да татлыдыр,

Йотыйм дисәң, ташлыдыр.

Алсу битле кыз үсте,

Туп” итеп агачтан

Сикереп тә төште.

Бәләкәй генә чүлмәк,

Авызы-җөе күренми.

Ничек кенә йөрсәң дә,

Ашы һичбер түгелми.

Чөй саен кызыл читлек.

Кышын кошларга җимлек.

Сарыдыр туны,

Ачыдыр тәме.

Аны чәйгә салалар,

Нәрсә соң бу, балалар?





Дәрес башында нәрсә ишетәбез?

Кайсы сан суда йөзәргә боера?

Әти белән әни нәрсәдән башлана?

Казан уртасында нәрсә бар?

Көн белән төн нәрсәгә бетә?

Малай башында ни бар?

Үзе юеш, үзе төссез,

Яшәп булмый ләкин...(сусыз

Кайсы шәһәрдә аш пешереп була?

Кайсы елгага утырып йөриләр?

- Шаян табышмаклар чишеп карыйк! (вакыт калса )



V Дәресне йомгаклау. 1. Табышмаклар, тизәйткечләрне ни өчен белү кирәк?(1-2 укучы җавап бирә) 2. Табышмаклар, башваткычлар табып килергә.









Тема. Халкыбызның җыр-уеннары, мәкаль һәм табышмаклары.

Максат: Халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Яттан сөйләү, кара- каршы әйтенүләр,тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар әйтү.“Мәкальләр”, “Мәкаль атыш”, “Наза”, “Тамчы там!”, “ Самавыр”һ.б. балалар уеннары.

Җиһазлау: «Халык авыз иҗаты» -мәкальләр,җырлар, уеннар. СD диск”Татар халык җырлары”, татар халык киемнәре.

Дәрес барышы

Кичә уздырыласы бүлмә җәйге алан кебек бизәлә. Тирә-якта куаклар, бер читтә яшелчә бакчасы. Кызлар су алырга төшкән кебек биеп керәләр, иңбашларында көянтә һәм чиләк. Бию “ Су юлы”

Көянтә - чиләкләрен читкә куялар да уйнарга тотыналар. 1нче кыз : Әйдәгез, кызлар, “Зиһен сынаш” уйнап алабыз!Үзем саныйм!

Кыш китте, яз килде, Үрдәк белән каз килде. Март, апрель, май, Майда бар да җай; Яшәргән тугай, Моңайган тургай, Сайрый сандугач, Кәккүк, карлыгач, Чыркылдый чыпчык, Син тик тор, бу чык!. Башкалар: Әйдә, нәрсә күрсәң, шуның турында табышмак әйт!

2нче Кыз: - Чуар, йомшак күлмәге, Тотсаң, уңа бизәге; Тоттырмый: китә очып Я кала җиргә посып. ( калганнар уйлый, берсе күбәләк күтәреп килә) - Менә, таптым, күбәләк!

3нче Кыз: - Тагын әйтәм, тыңлагыз, уйламыйча әйтмәгез! Бернәрсә дә тегә белми, Энәләр тагып йөри. (керпе) - Ә,чыршы! 3 нче Кыз: Белмәдең шул, белмәдең! Керпе ул! Синең артыңда! - Кая? ( Йөгерешәләр) Малайлар керәләр. 1нче малай: - Кызлар, нәрсә эзлисез, энә югалттыгыз мәллә? (утырмакчы була, сикереп тора) – У-у-у, кадалды! (кызлар көлешәләр) 3нче кыз: Син таптың, син дәвам ит, табышмак әйт! 1нче малай: Үләннәрдә кызарып пешәр, Сабагын бөгеп, җиргә төшәр. 4 нче кыз: (кулында җиләк) Бигрәк тәмле җиләк! 1нче малай: Ай-яй, зирәк! Хәзер сиңа әйтергә кирәк! 4нче кыз : Таңсылу алсу таңда Гизеп йөрде урманда; Энҗеләре сибелеп калды, Ай күрде, кояш алды. 2нче малай: Чык калган мыни әле!(үләннәрне сыпырып карый) Коры бит! Уеннан чык! 4нче кыз (чиләктән су сипкән кебек итеп) Мә, сиңа чык , үзең чык! 2нче малай: Әйдә,оттырдың, “әпипә”не бие! ( “Әпипә” җырлы бию) 5нче кыз: Нинди матур җәй җитә ! Быел җәй нинди булыр, кем әйтә? 3нче малай: Җәй көне гел-гел томан булса, гөмбә күп булыр. Җәй көне вак боз яуса, салкын булыр, ләкин ашлык уңар. Җәй көне һава саргылт сыман күренсә, ашлык уңмас. Җәй көне бик кыздырса, явым булыр. Кыз : Сынамышлар күп беләсең икән! Әйдә хәзер мәкаль әйтеш уйныйбыз! Җәй эшләсәң, кыш ашарсың. Кем эшләми- шул ашамый. Эш ачы булса, ашы тәмле булыр. Эш сөйгәнне – ил сөйгән. Калган эшкә кар ява. Эше күпнең ашы күп, эше юкның ашы юк . Эш беткәч, уйнарга ярый. 4нче малай. Без дә уйныйк әле, Назага басыгыз!

Наза” җырлы- уен. Наза дигән кыз баланың Бөрлегәне түгелгән; Көн дә “Наза” уйнаганга, Наза чыкмый күңелдән.

Наза, Наза, Наза матур кыз бала. Наза тырыш, уңган бала, Укуда алда бара.

Чума үрдәк, чума каз, Тирән күлне ярата; Мәдинәбез бус- иш сайлый, Белмим кемне ярата.

Роза, Роза, Роза гөлнең чәчәге. Хәзер матур тормышның, Күңелле киләчәге. 5нче малай: Әйдә, тел көрәштерәбез, кем миңа каршы чыга! 5нче кыз: Мин чыгам! Малай: Җылы җәйнең көннәрендә Җәймә тау итәгендә Җизни кызы Җәүһәрия Җиләк җыя чиләгенә Җиләк, җиләк җиләкләр Бик тиз тулмый чиләкләр Тулыр иде чиләге, Юк бит аның җиләге. Балалар: Яхшы әйттең! Кыз : Җәен җиләк җыйганда Җиңен ерткан Җамалый. Елама- елама, Җамалый, Елап җиңең ямалмый. Балалар: Булдырдың! 1нче кыз: Уйнадык та, биедек тә. Өйдә әниләребез су көтә, безгә кайтырга вакыт! 1нче малай: “ Тамчы-там!”ны гына уйныйк инде! Кызлар: Ярар, аннары китәбез!

Там, там, тамчы там! “ җырлы уен. Там, там, тамчы там, Тамганыңны яратам. Тамган тамчыларга карап Мин җырларга яратам.

Тамчы тама, тамчы тама, Тамчы тама түгелме? Тамчы тама матур җәйләр Килеп җитә түгелме?

Биек тауга менсәгез дә, Уңга каерылсагыз да. Рәхәт яшәгез, дусларым, Бездән аерылсагыз да.

Кызлар, чиләкләрен алып, китәләр. Малайлар кул болгап калалар.

Малайлар: Иртәгә дә уйнарбыз, яме! Кызлар: (сәхнә артыннан) Ярар!



Тема: Үзебез әкият язабыз. Практик дәрес.

Масат: Балаларның фантазиясен, хыяллана белүен үстерү; сүзлек запасларын баету; Халык авыз иҗаты әсәрләренә хөрмәт, алар белән кызыксыну тәрбияләү. Әкият тыңлау, анализ.

Җиһазлау: «Татар халык әкиятләре» , «Салават күпере» газетасы, аудиокассета”Әкиятләр”

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше. 1. Исәнләшү. 2. “Кем әкият героен танып әйтә, шул утыра!” (тактада рәсемнәр)

Актуальләштерү. 1. Өй эшләрен тикшерү. (табышмаклар чишү) 2. Дәрес максатын хәбәр итү.

Яңа дәрес материалы өстендә эш. 1. Әкиятләр, аларның авторлары турында кереш әңгәмә. (Халык әкиятләре, язучылар язган әкиятләр, балалар язган әкиятләр) 2. Халык әкиятләре җынтыгын китаплар күргәзмәсеннән алып күрсәтү , бер әкият уку, эчтәлеге өстендә эш. 3. Язучылар язган әкият китапларын күрсәтү, авторлар белән таныштыру. (Г.Тукай, А.Алиш, Х.-К. Андерсен, А.С. Пушкин, Ф.Яруллин Һ.б.) 4. Ял минуты. Әкият тыңлау. (А.Алиш әкияте - аудиокассетада) 5. Эчтәлеге өстендә эш 6. “Сабантуй” газетасыннан балалар әкиятләре белән танышу (һәр балага берәр газета таратыла) 7. Үз теләкләре белән берничә әкиятне укып күрсәтәләр.

Ныгыту. 1. Әкият язу тәртибе белән таныштыру (әкиятне ничек башларга, ничек тәмамларга). 2. “ Урынын тап!” уены. Тактада сүзтезмәләр язылган . Алар әкиятнең кайсы өлешеннән икәнен әйтергә кирәк. “Борын-борын заманда ... ”, “ Берзаман...” “ ... ул бик үкенгән, ләкин соң булган.” “Торган ди, булган, ди...” “... шуның белән әкият тә беткән” “Беркөнне...” 3. “Әкият йомгагы” уены. ( укытучы әкиятнең башын сөйли һәм йомгакны бер балага бирә, бала әкиятне дәвам итеп бер җөмлә әйтә дә, тәртип буенча икенче балага бирә. Шулай дәвам итә. Кем җөмлә әйтә алмый, уеннан чыга). Дәресне йомгаклау. – Безнең әкият кызык булдымы? Өйдә үзегез тагын да кызыграк итеп язып карагыз! Өй эше: Әкият язып карарга.

Тема. Үзем турында сөйлим.

Максат: Үзләре турында сөйләргә өйрәтү. Яшьтәшләр белән дөрес аралашу, заманча сөйләшү үзенчәлекләре. Татарча аралашканда эндәшүләр, ымлыклар, кул хәрәкәте, интонация һәм мимика турында әңгәмә, диалоглар. Җиһазлау: Ш.Галиев «Мин», һ.б шигырьләр.

Дәрес барышы. Оештыру өлеше. 1. Исәнләшү. 2. Тизәйткеч: Үгезегез үзегезнеке, Мөгезе үгезегезнеке. Актуальләштерү. 1. Үткәннәрне кабатлау, биремне тикшерү. 2. Дәрес максаты белән таныштыру. Мәкальләр уку, анализлау. Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә. Мактанчык ялганчы булыр. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр. Мин-минлек – кимлек. Үз-үзеңне мактама, кеше сине мактасын. Яңа дәрес материалы өстендә эш. 1. Ш.Галиевнең “Мин” һәм “Иләвәш сере” шигырьләре уку, эчтәлекләре буенча сорауларга җавап бирү. – Шәвәли нинди малай? Аның кайсы сыйфатлары сезгә ошый,ниндиләре ошамый? Иләвәш кем соң ул? 2. Р.Миңнуллинның “Бик әйбәт минем эшләр” шигырен укып анализлау. Сорауларга җавап бирү. 3. Үзең турында җитди итеп тә, шаярып та сөйләргә була. Хәзер Г.Мөхәммәтшинның “Без әле җирдә яшибез” повестеннан өзек тыңлагыз һәм Инсафның үзе белән булган хәлне ничек сөйләвен аңларга тырышып утырыгыз. 4. Өзек буенча сөйләшү. 5.Ял минуты. Җырларны кабатлау.Уен “Дәвам ит!”. 6. Татарча аралашканда эндәшүләр, ымлыклар, кул хәрәкәте, интонация һәм мимика турында әңгәмә. Ныгыту. 1. Диалоглар: “Җәйге ялда”, “Уеннар” һ.б. Башкалар алдына чыгып, уйнап күрсәтәләр. 2. Үзегез турында нинди кызыклы вакыйга сөйли аласыз? Кызык булсын өчен ничек сөйләргә кирәк? (1 -2 бала сөйләп карый) Дәресне йомгаклау. 1.Телдән сөйләргә авырсынган укучыларга үзе турында шаян хикәя язып килергә, “Тамчы”, “Яшьләр тукталышы”, “ Күчтәнәч” һ.б. татарча тапшырулар карарга кушыла.

Тема: Синең тормышыңның бер көне.Күңелле хикәяләр, мәзәкләр.

Максат: Укучыларны таныш булмаган кешеләргә үзләре турында сөйләргә өйрәтү; Тыңлый белү, тыйнаклык турында сөйләшү. Сөйләгәндә эмоцияләр, аларны күрсәтү, актёрлык сыйфатларын үстерү. “Пантомимо” уены. Җиһазлау: Р.Миңнуллин «Көтү әйбәт көтелгән»шигыре, «Ялкын» журналы.”Хуҗа Насретдин мәзәкләре”, “Татар балалар фольклоры”- 178-195б.

Дәрес барышы. I Оештыру өлеше. 1. Исәнләшү. 2. Тизәйткечләрне кабатлау. II Актуальләштерү. 1. Өйдә язган хикәяләрне уку, анализлау. 2. Дәрес максаты белән таныштыру. Татар балалар фольклорынан мәзәкләр уку. - Нәрсә укыдым, аңладыгызмы? (мәзәкләр) III Яңа дәрес материалы өстендә эш. 1.”Ялкын “ журналы белән танышу.(һәр балага таратыла,тематикалар буенча бүленеше аңлатыла, кирәкле теманы табарга өйрәтелә) 2.Мөстәкыйль өйрәнәләр. 3. Журнал буенча әңгәмә үткәрү. – Сезгә кайсы бүлекләре аеруча ошады? Ни өчен? 4. Иң кызыклы берәр хикәя яисә мәзәк уку, анализлау. 5. Ял минуты. Такмаклар җырлау. 6. Милли мәзәкләр турында төшенчә бирү. Хуҗа Насретдин мәзәкләре белән таныштыру. IV Ныгыту. 1. Рәсемнәр буенча күңелле хикәя төзү ( укытучы сюжетлы рәсемнәрне бутап куя. Укучылар аның башын, уртасын, ахырын дөресләп урнаштыралар. Рәсемнәр буенча күңелле хикәяләр төзиләр. 2. Мәзәкләрне үзеңчә дәвам ит! - Ни өчен юлбарыс чи ит ашый?(вариант: чөнки пешерә белми) – Менә, улым, син елаудан да туктадың. – Туктамыйм әле мин...(вариант: әзрәк ял гына итәм) – Төньякта яшәүче алты җәнлекне санап чык.(вариант: дүрт ак аю һәм ике тюлень) 3. Үзең күргән, ишеткән хәлләр буенча да мәзәкләр сөйләп була. Укучыларга үзләренә мәзәк язып карарга тәкъдим ителә.

V Дәресне йомгаклау.

1. Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (кызыклы хикәяләр, мәзәкләр) Аларны ничек сөйләргә кирәк? (1-2 укучы фикере тыңлана)2. Өйдә мәзәк уйлап чыгарырга, яисә Хуҗа Насретдин мәзәкләрен алып, бер мәзәкне кызыклы итеп сөйләргә өйрәнергә.

Тема: Табышмак уйлап чыгарабыз. Практик дәрес.

Максат: 1)Табышмакларның төрләре, шигъри табышмакларны төзү ысуллары белән таныштыру; 2)логик фикерләү сәләтләрен үстерү; 3) Халык авыз иҗаты әсәрләренә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Шигъри тел төзәткеч, шарада, логорифм, анаграммалар, «Балалар фольклоры» табышмаклар. Лото”Табышмаклар”.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү

2. Тел төзәткеч өйрәнү: Әйттем такмак, бастым так-так,

Идән таптап такмаклап.

Безнең эшләр – такмак тапмак,

Син дә миңа тап такмак.

-әк-әк-әк булыр өчен бик ...(зирәк)

-әк-әк-әк табышмак белү ... (кирәк)

-ак-ак-ак тапсаң кызык ... (табышмак)

-ап-ап-ап табырбыз бергә ... (җавап)

II Актуальләштерү.

  1. Дәреслекнең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Тактада: Кап- караңгы чоланда

Челтәр бәйли кыз бала. (тычкан, үрмәкүч, кыз рәсемнәре эленә)

- Кайсы рәсемдә табышмакның җавабы? Каян белдегез? (1 укучы аңлата)

III Яңа дәрес материалы өстендә эш

  1. Табышмак уйлап чыгару үзенчәлекләре белән таныштыру.

Әйберне нәрсәгә дә булса ошатырга һәм ул әйбернең билгеләрен санап чыгарга кирәк.

(рәсемнәр буенча) - Бу нәрсә? (көрәк) аның билгеләрен санап чыгыгыз. Шушы билгеләрәрне бергә кушыйк.( Ул озын, башы –тимер, сабы агач, бакчада җир казу өчен кирәк) Кыскартып, рифмага салсак, тагын да матур булыр. (ритм, рифа нәрсә икәнен искә төшерү)

Мәсәлән: Тимер –баш, агач сап

Бакчаны куя көрәп.( балаларның үз фикерләре тыңлана, төзәтмәләр кертеп, тактага языла.

  1. Берничә табышмакның төзелешен тикшерү.

  2. Ял минуты. Җыр: “ Җиләк җыям чиләккә”

  3. Сүз төзелешенә караган табышмакларны тикшерү.

Беренче иҗек – камышлы су,

Икенчесе – чәчәк.

Икесен бергә китереп кушсаң,

Һәркем аны киячәк.(күлмәк)

Бер иҗегем комга - бай,

Икенчесе – чәчәк исеме;

Бергә кушып укысаң,

Савыт-саба булам (чүлмәк)


Бу авылның бер өлеше

Безгә ел да килеп китә.

Икенчесе тоз да түгел,

Ә шулай да эреп бетә.


Аның ике иҗеге

Безгә көн дә сөт бирә,

Өченчесен үләннән

Кояш алып бетерә ( сыерчык)

(Логорифмнар, шарадалар,анаграммаларның аермалары аңлатыла, мисаллар өчтендә ныгытыла)

)

IV Ныгыту.

1. Уен – ярыш ( төркемнәр арасыннан берәү сайлана, ул үз төркеме алдына басып рәсемдәге предметны сурәтли, әмма аны атамый. Кайсы төркем тизрәк танып аның турында табышмак уйлап чыгара, шул төркем җиңә)

2. “Табышмаклы лото” уйнала, иң зирәк балалар билгеләнә.

V Дәресне йомгаклау.

1. – Табышмааклар ни өчен кирәк?( 1 укучы аңлата) Табышмакны кемнәр уйлап таба? Табышмаклар безне нәрсәгә өйрәтә?

2. Өй эше: әтәч, песи яки эт турында табышмаклар өйрәнеп килергә.

































Зеленодол районы Васильево бистәсе

2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе













hello_html_m75ca7f69.gif

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән торган

кичке уен күренеше













Көянтә - чиләкләрен читкә куялар да уйнарга тотыналар. 1нче кыз : Әйдәгез, кызлар, “Зиһен сынаш” уйнап алабыз!Үзем саныйм! Кыш китте, яз килде Моңайган тургай, Үрдәк белән каз килде Сайрый сандугач, Март, апрель, май Кәккүк, карлыгач, Майда бар да җай ; Чыркылдый чыпчык, Яшәргән тугай, Син тик тор, бу чык!. Башкалар: Әйдә, нәрсә күрсәң, шуның турында табышмак әйт! 2нче Кыз: - Чуар, йомшак күлмәге, Тотсаң, уңа бизәге; Тоттырмый: китә очып Я кала җиргә посып. ( калганнар уйлый, берсе күбәләк күтәреп килә) - Менә, таптым, күбәләк! 3нче Кыз: - Тагын әйтәм, тыңлагыз, уйламыйча әйтмәгез! Бернәрсә дә тегә белми, Энәләр тагып йөри. (керпе) - Ә,чыршы! 3 нче Кыз: Белмәдең шул, белмәдең! Керпе ул! Синең артыңда! - Кая? ( Йөгерешәләр) Малайлар керәләр. 1нче малай: - Кызлар, нәрсә эзлисез, энә югалттыгыз мәллә? (утырмакчы була, сикереп тора) – У-у-у, кадалды! (кызлар көлешәләр) 3нче кыз: Син таптың, син дәвам ит, табышмак әйт! 1нче малай: Үләннәрдә кызарып пешәр, Сабагын бөгеп, җиргә төшәр. 4 нче кыз: (кулында җиләк) Бигрәк тәмле җиләк! 1нче малай: Ай-яй, зирәк! Хәзер сиңа әйтергә кирәк! 4нче кыз : Таңсылу алсу таңда Гизеп йөрде урманда; Энҗеләре сибелеп калды, Ай күрде, кояш алды. 2нче малай: Чык калган мыни әле!(үләннәрне сыпырып карый) Коры бит! Уеннан чык! 4нче кыз (чиләктән су сипкән кебек итеп) Мә, сиңа чык , үзең чык! 2нче малай: Әйдә,оттырдың, “әпипә”не бие! ( “Әпипә” җырлы бию) 5нче кыз: Нинди матур җәй җитә ! Быел җәй нинди булыр, кем әйтә? 3нче малай: Җәй көне гел-гел томан булса, гөмбә күп булыр. Җәй көне вак боз яуса, салкын булыр, ләкин ашлык уңар. Җәй көне һава саргылт сыман күренсә, ашлык уңмас. Җәй көне бик кыздырса, явым булыр. Кыз : Сынамышлар күп беләсең икән! Әйдә хәзер мәкаль әйтеш уйныйбыз! Җәй эшләсәң, кыш ашарсың. Кем эшләми- шул ашамый. Эш ачы булса, ашы тәмле булыр. Эш сөйгәнне – ил сөйгән. Калган эшкә кар ява. Эше күпнең ашы күп, эше юкның ашы юк . Эш беткәч, уйнарга ярый. 4нче малай. Без дә уйныйк әле, Назага басыгыз!

Наза” җырлы- уен. 1. Наза дигән кыз баланың 2.Наза, Наза, Бөрлегәне түгелгән; Наза матур кыз бала. Көн дә “Наза” уйнаганга, Наза тырыш, уңган бала, Наза чыкмый күңелдән. Укуда алда бара.

3.Чума үрдәк, чума каз, 4.Роза, Роза, Тирән күлне ярата; Роза гөлнең чәчәге. Мәдинәбез бус- иш сайлый , Хәзер матур тормышның, Белмим кемне ярата. Күңелле киләчәге. 5нче малай: Әйдә, тел көрәштерәбез, кем миңа каршы чыга! 5нче кыз: Мин чыгам! Малай: Җылы җәйнең көннәрендә Җәймә тау итәгендә Җизни кызы Җәүһәрия Җиләк җыя чиләгенә Җиләк, җиләк җиләкләр Бик тиз тулмый чиләкләр Тулыр иде чиләге, Юк бит аның җиләге. Балалар: Яхшы әйттең! Кыз : Җәен җиләк җыйганда Җиңен ерткан Җамалый. Елама- елама, Җамалый, Елап җиңең ямалмый. Балалар: Булдырдың! 1нче кыз: Уйнадык та, биедек тә. Өйдә әниләребез су көтә, безгә кайтырга вакыт! 1нче малай: “ Тамчы-там!”ны гына уйныйк инде! Кызлар: Ярар, аннары китәбез!

Там, там, тамчы там! “ җырлы уен. Там, там, тамчы там , Тамчы тама, тамчы тама, Тамганыңны яратам . Тамчы тама түгелме? Тамган тамчыларга карап Тамчы тама матур җәйләр Мин җырларга яратам. Килеп җитә түгелме?

Биек тауга менсәгез дә, Уңга каерылсагыз да. Рәхәт яшәгез, дусларым, Бездән аерылсагыз да. Кызлар, чиләкләрен алып, китәләр. Малайлар кул болгап калалар. Малайлар: Иртәгә дә уйнарбыз, яме! Кызлар: (сәхнә артыннан) Ярар!



















Тема: Китап укый беләсеңме? Максат : Китапны дөрес уку, эзлеклелек һәм аңлап уку. Яраткан китап турында сөйләү, өзекләр уку. Диалоглар сөйләү . Җиһазлау: Китап турында мәкальләр, табышмаклар, китаплар күргәзмәсе, шигырьләр

Дәрес барышы

Оештыру өлеше. 1. Исәнләшү. 2. Тизәйткеч. “Тиз әйт! Тиз әйт! Тизрәк! Тизрәк! Тиз! Тиз! Тиз!” – ди Тизәйткеч. Тизәйткеч ул, тиз әйттереп, Телебезне төзәткеч. Актуальләштерү. 1. Үткәннәрне кабатлау ( китап турында мәкальләрне кабатлау) . – Үзегезнең өегездәге китапханәдә нинди китаплар барлыгын белеп килергә кушылган иде. Ягез, үз китапханәгез турында сөйләп күрсәтегез әле.( Өйдәге китаплар исемлеген алып килгән укучылар сөйлиләр) –Кем нинди китаплар кырга ярата? 2. Дәрес максатын хәбәр итү. Яңа дәрес материалы өстендә эш. 1. Китапларны ничек дөрес укырга? Файдалы киңәшләр бирү: – Китапның авторы, исеме белән таныш. – Аңлашылмаган сүзләр чыкса, сүзлектән кара. – Китапны ашыкмыйча, уйлап укы. - Китаптагы рәсемнәргә, иллюстрацияләргә игътибар ит. – Герой турында иптәшләреңә сөйләп кара. 2. Китапларны ни өчен укырга кирәк?(фикерләр тыңлана) 3. Белем алу турында мәкальләр белән танышу. – Күп укыган күп белер. – Уку – күңел нуры, Укымый калган – кеше хуры. – Уку каты булса, җимеше татлы. – Укусыз белем юк, Белемсез көнең юк. – Белемдә көч. – Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә. – Дөньяда иң зур байлык – белем. 4. Ял минуты. “ Өммегөлсем” җырлы –биюе. 5. Әзерләнеп килгән укучылар яраткан китаплары турында сөйлиләр, өзекләр укыйлар. Дәресне йомгаклау. 1. Китаплар турында белгәннәреңне кабатла.

Тема: Кагыйдәләр иленә уен-сәяхәт . Практик дәрес. Максат: Фикерне дәлилләп, дөрес итеп әйтергә өйрәтү, фәннәрне тагын да ныграк үзләштерергә теләк уяту. Җиһазлау: Таблица-карта, рәсемнәр.

Дәрес барышы. Оештыру өлеше. 1. Исәнләшү. 2. Төркемнәргә бүленү, лидерлар сайлау. 3. Дәрес максатын хәбәр итү. Төп өлеш. 1. – Бүген без сезнең белән уен – сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебезнең төп максаты әйтергә теләгән фикерне матур, төгәл татарча итеп әйтеп бирергә өйрәнүегезне тикшерү. Һәр яхшы җавапка фишкалар биреп барырмын. Аларны санап, җиңүчене билгели алырбыз. Әйдәгез, юлга чыктык. (Карта ачыла) - Беренче тукталыш “Табигатьнең бер мизгеле” дип атала. Мин шигырьдән өзек укыйм, сез аның кайсы ел фасылына караганын билгеләп, карточка күтәрергә һәм аның турында сөйләргә тиеш.(Яз турында сөйлиләр) Җыр “Яз килә” – Икенче тукталыш “ Китаплар урманы” Бу урманнан чыгу өчен юлны төзәтергә, әсәр һәм аның авторларын тоташтырырга кирәк. А.Алиш “ Маэмай” М.Җәлил “Шүрәле” Г.Тукай “Сертотмас үрдәк” Ш.Галиев “Әни кирәк” Р.Миңнуллин “ Зәңгәр күлдә ай коена” Ф.Яруллин “ Камырша” - Өченче “Тиз әйт!” елгасы аркылы чыгарга кирәк. Төркемнәрнең лидерлары көч сынаша. Тиз генә мәкальнең яртысын әйтеп бетерергә кирәк. Җырлы бию:“ Чума үрдәк, чума каз!” - Менә “Тапкырлар иле”нә килеп җиттек. Керү билеты һәр төркемгә аерым. Кайсы команда күбрәк сорауга җавап биреп, җавабын аңлата алса, фишкалы була. – Кәҗәгә җиде яшь тулгач, нишли? (8нче китә) - 1кг тимер авырмы, мамыкмы? (тигез) - 1994 елда иң зур эшләпәне кем кигән? ( кемнең башы зур – шул) - Су кайда коры була? ( картада) – Ач карынга ничә йомырка ашап була? (берне) - Кем ике тапкыр туа? (чебеш) “ Тапкырлар иле”ндә тагын бер эшебез бар: “ Серле ташлар”ны , артындагы табышмакларны чишеп, үз урынына куярга кирәк, аннары гына кайтырга юл ачыла. .

Дәресне йомгаклау. 1. Ярыш нәтиҗәләрен хәбәр итү. 2. Җиңүче төркемне бүләкләү.









Кулланылган әдәбият


1.Ә.Н. Хуҗиәхмәтов “Педагогика” Казан, 1998.

2. Х.Госман, З.Мәҗитов “Әдәбият теориясе” . Казан, 1980.

3. Г.Хәсәнов “Елның дүрт фасылы”. Казан. 1991.

4. Г.Мөхәммәтшин “Без әле җирдә яшибез”. Казан, 1982.

5. Ш.Галиев “Камырша”.

6. Р.Гыйззәтуллин “Көтелмәгән сорау”. Казан, 1990.

7. Р.Ягфаров “Татар балалар фольклоры” Казан, 2000.

8. С.Г. Вагыйзов “Кызыклы грамматика” Казан, 2002.

9. “Татар балалар фольклоры: хрестоматия” 2004

10. “Балачакта калам”

11.“Нәниләргә бүләк.”

12. Раушан көзге” (төзүчесе Р.Ш.Халикова). Казан, 1993.

13. “Татар халык табышмаклары”. Казан, 1970.

14. “Татар халык әкиятләре”. Казан, 1989.

15. “Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре”. Казан, 1959.

16.”Татар халык иҗаты”. Казан, 1987.

17. “Татар балалар поэзиясе антологиясе”. Казан, 1980.

18. “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да”(төзүчесе С.Әхмәтов) Чаллы, 1991.

19. Балалар календаре. Казан, 1990.

20. Хуҗа Насретдин мәзәкләре.

21. “Салават күпере” журналлары.

22. “Сабыйга” журналлары.

23. “Сабантуй” газеталары.

24.”Ялкын” журналлары.

25. “Бала РФ” сайты. http://www.balarf.ru/?utm_source=edu.tatar.ru&utm_medium=banner&utm_campaign=visitores_from_edu

26.Цифровые образовательные ресурсы. https://edu.tatar.ru/mbdoo3/page2593.htm/cors/

27. “Минем йорт”сайты. http://watan.su/balalar-bulmase/buyalyishlar/kojash

28. Интернет челтәреннән алынган материаллар.


















Эчтәлек



  1. Кереш .................................................................. 3

  2. Аңлатма язуы...................................................... 5

  3. Программа............................................................9

  4. Календар –тематик план ……………………...13

  5. Дәрес эшкәртмәләре...........................................19

  6. Кулланылган әдәбият.........................................93







































Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-063106

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"