Әниемнең
бәйрәме
(Уртанчылар төркеме)
Өй эче күренеше.1 бала ятып тора.Балалар кереп
ярымтүгәрәк булып басалар.Ятып торган бала торып киерелә-киерелә уртага чыга. Тасмаларын
төзәтә, “юына”.
Алып баручы: Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Бала: Уятмады, үзем тордым,
Балалар: Бүген әни бәйрәме!
Алып баручы:Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн
кояшлы, көн ямҗле!
Бала: Якты булсын, балкып торсын
Әниләрнең
бәйрәме!
Балалар: Бүген әни бәйрәме!
А.б:Өстәл өстен кат-кат сөртте, (Капланып торган
өстәл өстен күрсәтә)
Җәйде ап-ак
җәймәне.
Бала:Чиста булсын,пөхтә булсын
Бүген әни
бәйрәме!
А.б: Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк,
әйдәле,
Котлы булсын,
гөрләп торсын
Әниләрнең
бәйрәме!
Балалар җитәкләшеп китеп чәчелеп басалар.
Җыр “Әниләр вальсы”
А.б:Әйе, балалар,әни—һәркем өчен дә иң кадерле, иң
якын кеше.Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга
аларны кадерләргә
тиеш.Бүгенге бәйрәмдә дә без аларны шатландырыйк. Җырларыбыз, биюләребез аларга
бүләк булсын.
Бию: “Улыбка”
Җыр: “Сөенеч бүләк
итәм”
А.б: Балалар әниләренә булышчы булып, көчле терәк
булып үсәләр.Малайларны тыңлыйк әле.
1 малай: Мин сине яратып,
Иркәләп торырмын.
Мин
сиңа тормышта
Таяныч
булырмын!
2 малай: Хәзер кечкенә булсак та
Әнигә
зур терәк без.
Иминлекне,
тынычлыкны
Саклар
өчен кирәк без.
Җыр: “Милициянең
яшь дуслары без”
А.б:Малайлар хәрби
кеше булырга, көчле, гадел булырга хыяллана.Ә кызларыбыз менә кем булыр
Кызлар чыга.
1 кыз: Үчти-үчти, аппагым,
Иң
яраикан такмагым.
2 кыз: Бу кемнәрнең бәбие,
Тыпыр
тыпыр тәпие?
3 кыз: Нәнидер бармаклары,
Алсудыр
яңаклары.
Бик
кечкенә булса да
Тәпи йөри
башлады.
Җыр: “Йоклату”
Кечкенә караватларга алып барып салалар, өсләрен
каплыйлар.
“Таныш көйләр, моңнар ишетәм” дип, әби керә, ул милли костюмнан. 1 малай йөгереп барып
исәнләшә, сумкасын урындыкка куеша, утырырга урын күрсәтә.Әби исәнләшә, хәлләр
сораша.
А.б: Балар, менә нинди матур әби килгән безгә
кунакка.Без әбиләрне бик яратабыз.Алар инде олыгайганнар.Безнең ярдәмгә, җылы
сүзләребезгә мохтаҗ.Әйдәгез әбиләргә дип әзерләгән шигырҗләребезне сөйлик.
Балалар ярымтүгәрәк булып басалар.
1 бала: Әниемнең әнисе-
Әбием
була минем.
Әби генә
түгел әле,
Ул минем
дәү әнием.
2 бала: Без әбине яратабыз,
Ул да
безне ярата.
Якты
йөзе, йомшак сүзе-
Барсы
безгә карата.
3 бала: Минем әби шундый җылы,
Иркәләнәсе
килә.
Яннарында
песи кебек
Сырпаланасы
килә.
Җырлы-бию:
“Әбекәем, кил әле”.
Әби: мин яшь чакта менә шулай бии идек, матур
җырлар җырлый идек.
А.б: Безнең балаларның да әниләре бик уңган,
тырышлар.Әйдәгез аларны ярыштырабыз.
Уен: “8 лене кис”(Парлы санда әниләр чыга. Пардагы бер әни альбом
битен бер кул белән тотып тора, икенче әни кайчы белән 8 ле санын кисә)
Уен:” Гусеница”(Уникелап әни чыга, итәкләрен тотып 2 команда
булып басалар.Күкрәк турына берәр кабартылган шар кыстырып ,шарны төшермичә,
чылбырны өзмичә, билгеләнгән урыннан йөгереп киләләр.Кем беренче?)
Әби: Булдырдыгыз барыгыз да! Бүген әниләр бәйрәме.
Мин дә бит әни кеше.Миңа да әни диюче балаларым бар.Әниләр турында җырларны бик
яратам.
А.б: Әби, рәхәтләнеп “Яраткан безнең әни” дигән
җырыбызны җырлыйбыз.
Җыр: “Яраткан
безнең әни”.
Балалар ярымтүгәрәктә басып тора.
Әби: Мин тәрәзә шакылганын ишеттем.Кемдер безгә
хәбәр бирә ахрысы.(Барып карый)
Беркемне дә күрмәдем,
ләкин тәрәзә төбендә чәчәк тулы кәрзин таптым.(Алып баручыга бирә)
А.б: Әбекәй, балалар, бу бит язның беренче
чәчәкләре, димәк Яз кызы биреп киткән аны безгә.Әйдәгез Яз кызына рәхмәт әйтеп,
язга багышланган җырыбызны башкарыйк.
Җыр: “Яз килә”.
А.б: Бу чәчәкләр сюрпризлы икән. Карагыз әле
балалар, чәчәк таҗлары астында нинди тәмле күчтәнәче бар. Рәхмәт Язга шушы
күчтәнәче өчен, матур әниләр бәйрәме алып килгән өчен.
1 бала: Котлы булсын җылы язның
Иң
беренче бәйрәме!
Әниләр,
әби-апалар,
Хатын-кызлар
бәйрәме.
Әби керә пирог күтәреп.
Әби: Мичемә пирог тыгып чыгып киткән идем, бик матур
булып пешеп торган. Әниләрегез белән тәмләп төркемегездә чәй эчәрсез.
Балалар: Рәхмәт, әбекәй.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.