Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыРазвлекательное представление на тему " Күңел ачыйк бергәләп"

Развлекательное представление на тему " Күңел ачыйк бергәләп"

Скачать материал

“Күңел ачыйк бергәләп”

 

Мәктәпкә  хәзерлек  төркемендә стандарт булмаган атрибутлар

 кулланып үткәрелгән физкультурадан күңел ачу кичәсенең программасы

 

Төзеде:  Смәел балалар бакчасы тәрбиячесе Гилязова Л.Х.

 

Максат: - стандарт булмаган җиһазлар белән уен аша балаларның   хәрәкәт   эшчәнлеген активлаштыру;

-          балаларның күз белән карап үлчәү, тигезлек саклау күнекмәләрен, тизлеген, җитезлеген үстерү;

-          балаларда ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү, күңел күтәренкелеге булдыру.

Җиһазлау:  кеглилар, кыршаулар, геометрик фигуралар, гимнастик таяклар, “жираф”, “үрдәк”, планшетлар.

 

Кичә барышы.

 

Балалар музыка астында залга керәләр. 3 рәткә тезелеп басалар, кыршаулар белән күнегүләр.

Тәрбияче:  Кадерле балалар, без бүген сезнең белән җитезлектә, көчлелектә, тизлектә сынашырга килдек. Без шулай ук ярышырбыз, узышырбыз, көтелмәгән хәлләр һәм сюрпризлар да булачак.

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Икәнен онытмагыз.

Бер урында тик торудан

Күгәреп тутыкмагыз.

Безнең бәйрәмне карарга

Дусларыбыз килгәннәр.

Бергәләп күңел ачыйк,

Уйнап алыйк дигәннәр.

Сез әзерме безнең белән

Арыганчы уйнарга?

Күңелле уен башладык,

Әйдә, рәхим итегез!

 

Ишеккә шакыйлар. Ишек ачыла, 2 клоун йөгереп керә.

 

1 клоун (Кызыл борын):  Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы? Мин Кызыл борын булам (алдан керә).

 

2 клоун (Сары борын):  Мин Сары Борын булам. Без цирк белән  үтеп барышлый сезне күрдек тә, яныгызга керәсе булдык. Без – цирк клоуннары. (Мактана.)

 

1 клоун:  Сары борын, син иң башта балалар белән исәнләш, аннары мактана башларсың.

 

2 клоун:  Әй, оныттым. Хәзер исәнләшәм. (һәрбер бала янына килеп, кулын бирә башлый.)

 

1 клоун:   Болай бик озак булыр, монда балалар бик күп бит.

(Сары борын аякларыннан тотып исәнләшә).

 

1 клоун: Сары борын, син балалар белән исәнләшә белмисең икән. “Исәнмесез, балалар!” дип әйт. (Сары борын исәнләшә).

 

2 клоун:   Балалар, без сезгә бик күп уеннар алып килдек.

(Клоуннар балаларга фокуслар күрсәтәләр).

 

Тәрбияче:             Кемнәр уйнарга ярата,

Кемнәр өлгер һәм җитез?

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели, әйтегез?

Безнең белән ярышырга

Җитез балалар кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер,

Чыгып басыйк тизрәк!

Командалар бер-берсен сәламлиләр.

 

1 уен. “Тоннельдә йөрү”.

(Бу ярышта балалар рәттән берничә кыршау эченә керергә тиеш. Чүгәләп, башны иеп.)

 

2 уен. “Көнгерә”.

(Тупны ике тез арсына куеп, кеглилар арасыннан сикереп бару; тупны тапшырып, артка барып басу).

 

Клоуннар:  Сез бик җитез икәнсез. Без сезгә табышмаклар әйтәбез.

 

Кызыл борын:     


1) Сикерә белә, йөгерә белми.  (туп).

 

2) Ике аягы үгез,

    Маңгаенда куш мөгез. (велосипед.)

3) Ияремә менәләр,

   Өзәнгемә тибәләр;

   Үкертеп йөгертәләр,

   Китәк җиргә китәләр.  (мотоцикл)


 

Сары борын:       


1) Шома табанлы чана,

   Атсыз да алга чаба.

   Җитез булса аяклар,

   Кулда була таяклар.  (чаңгы)

2) Кышын таудан шуабыз,

    Җәеп җыеп  алабыз.  (чана).

3) Түп-түгәрәк яссы мин,

     Кышкы уен ясыймын.

     Этәләр дә төртәләр –

    Җәтмәләргә кертәләр.  (шайба)

 


 

3 уен. “Бормалы юл”

(Бу уенда һәр команданың малайлары колоннага тезелә. Кызларның кулларында кыршаулар һәм гимнастик таяклар, алар шеренгада басып торалар).

 

Тәрбияче: Ике клоун алга йөгереп, иң башта кыршау эченә керәләр, аннары гимнастик таяк астыннан шуышып чыгалар һәм шулай дәвам итәләр. Аннан, йөгереп кайтып, кулларындагы флажокларын  беренче кешегә бирәләр. (Башны кыршауга тидермәскә, гимнастик таяк астыннан дөрес итеп шуышып барырга.)

 

4 уен. “Төз ату”.

“Жирафның”  һәм “үрдәкнең” муенына боҗралар киертү (басып, гәүдәне аз гына алга иеп).

Велосипедны аркасына куеп, Убырлы йөгереп килә.

 

Убырлы:  Ой, ой, мин кайда килеп җиттем, Ой, туктый алмыйм, нишләргә миңа?

Тәрбияче:  Тукта әле, нәрсә булды сиңа, Убырлы, сикермә әле.

 

Убырлы: Мин туктый алмыйм, туктатыгыз мине. Мин бик ардым. Хәзер егылам... . Бу велосипед мине шулай сикертә. Мин аны бер малайдан урлап качкан идем.

 

Тәрбияче (велосипедны аркасыннан алып куя, Убырлы  егыла): Син, Убырлы, нигә кеше әйберенә тиясең? Карак булырга ярамый.

 

Убырлы: Минем сезнең ярышыгызга өлгерәсем килде. Себеркем сынгач, бу велосипедны алган идем бер малайдан... әйтмичә.

 

5 уен. Кеглилар арасыннан себеркегә атланып йөгерү.

 

Убырлы:  Балалар, сез бик җитез, өлгер, акыллы икән. Ярый, мин хәл алдым, велосипедны хуҗасына илтеп бирим. (Аркасына салып, йөгереп китә). Кайдан алдым, шунда илтәм.

 

6 уен. “Кыршауга кер”. (Һәр команданың кызлары кыршау эченә керергә тиеш. Кайсы команда тизрәк эшли.)

 

7 уен. Эстафета “Физкультура атрибутлары”. (Селкенеп торучы күпердән атрибутларны яр буена чыгарасы.)

 

8 уен. “Кем тизрәк чәчәк җыя”. Геометрик фигуралардан төзү.

 

Тәрбияче:    Шушының белән безнең уеннар тәмам.

 

Клоуннар медальләр тапшыралар һәм саубуллашып китәләр.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Развлекательное представление на тему " Күңел ачыйк бергәләп""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Копирайтер

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 708 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.12.2015 641
    • DOCX 37 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гилязова Ландыш Хакимзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гилязова Ландыш Хакимзяновна
    Гилязова Ландыш Хакимзяновна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5086
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности культурно-досуговой деятельности с детьми и подростками

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Организация и содержание работы логопеда-дефектолога в условиях реализации ФГОС ДО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 27 регионов

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя по реализации программы воспитания в образовательной организации

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 388 человек из 72 регионов

Мини-курс

Финансовый риск-менеджмент

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Занимательное обучение русскому языку: основы орфоэпии и тайны русской орфографии

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 23 регионов

Мини-курс

Патологии нервной системы у детей: от перинатального периода до нарушений поведения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 21 региона