Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Реферат - Әбиемнең сандык серләре.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Реферат - Әбиемнең сандык серләре.

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Буа шәһәре лицей - интернаты

(сәләтле балалар мәктәбе)












Милли киемнәр


(Әбиемнең сандык серләре)











Эшне башкарды:

8-а сыйныфы укучысы

Хәйруллина Диана

Җитәкчесе:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйниятуллина Гөлзидә Тимергали кызы










Кереш

Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләре-нең сыйфаты белән генә аерылган. Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX йөзнең урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.

Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль стиле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием һ.б. Хатыннар өс киемен билгә кадәр төшеп торган укалы изү яки тәңкәле түшлекләр, киң беләзекләр, олы алкалар, катлаулы баш бәйләгечләре бизәгән. Гомумән, бу борынгы кием комплексына катлы-катлы өс һәм баш киеме хас була.

















































Төп өлеш

Әбием сандыгындагы

киемнәр һәм бизәнү әйберләре

Татар халкы, башка халыклар  кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Төрле милләт халыклары яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, кайсы дин вәкиле булуы, киемнәр төрлелеге белән бер-берсеннән аерылалар. Чорларга карап, кешеләрнең киемнәре үзгәрә тора. Элекке заманнарда киелгән киемнәрнең күбесе музейларда гына саклана. Авыл кешесенең киеме дә шәһәрнекеннән аерыла. Көндәлек кия торган, эшкә, әлбәттә, кунакка барганда, бәйрәмнәрдә генә тотылырдай киемнәр була. Шулай ук кием теге яки бу милләтнең кайда яшәвенә дә, нинди хезмәт белән шөгыльләнүенә дә нык бәйле. Кием-салымның нинди булуы яши торган урынның табигате белән генә түгел, бәлки бу милләтнең ата-бабаларыннан, әни-әбиләреннән килә торган яшәү үзенчәлекләренә, йолаларга, гореф-гадәтләргә дә нык бәйләнгән.

Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз,  яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар. Кызлар каз өмәләренә, аулык өйләргә, кунакка  бару өчен махсус күлмәкләр тектергәннәр, ә яшь киленнәр исә, чишмәгә суга барганда да, үзләренең  гүзәллекләрен күрсәтү өчен, иң матур киемнәрен кигәннәр.

Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның  шөгыльләре, hөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвыгын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, чорлар  алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка hәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан. Гасырлар үтү белән, татар халкының киенү рәвеше зур үзгәрешләр кичергән hәм менә без, яңадан үткәннәргә кайтабыз.

Әбиемнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез, сорыйк үзеннән

Ачып күрсәтсен безгә.

Чыннан да сандыкта буыннан-буынга тапшырылган байлыклар саклана. Татар хатын-кызлары ситсыдан яки сатиннан тегелгән бала итәкле күлмәк, аның өстеннән алъяпкыч кигән. Алъяпкычның иңбашына һәм итәкләренә дә бала итәкләр тегелгән, күкрәк турысына, итәгенә чәчәк чигелгән.

Матур изү бизәп тора

Күлмәгенең күкрәген.

Диңгез суы кебек тора,

Дулкынланып итәге.

Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәкнең төсендә, аны бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар... Хатын-кызлар күлмәгенең итәген төрлечә бизәү дә борынгыдан ук килә. Мәсәлән, Казан татарларының өске итәк куеп тегелгән күлмәкләре XVI йөзгә караган мәгълүматларда ук очрый. Күлмәкнең үзен өй тукымасыннан теккән очракларда аның өске итәген кызыл, ал, яшел, зәңгәр төстәге фабрика тукымасыннан эшләгәннәр. Күлмәк итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы. XIX йөз ахырларында фабрика тукымасы, бигрәк тә ситсы нык таралган заманнарда хәйран купшы бала итәкләр кую модага керә. Кызлар һәм яшьрәк хатыннар күлмәгенең кысасы билдән генә булып, иңгә сыланыбрак тора, ә итәге, киресенчә, киңрәк итеп тегелә. Аның аскы өлешенә тотылган бала итәкләре күлмәкне тагын да киңрәк һәм җиңелрәк итеп күрсәтә.

Эчке киемнең икенчесе — ыштан. Аның да гадәттәге өлгесе ирләр һәм хатыннар өчен бер булып, безнең халыкның борынгы тормыш-көнкүрешенә (идәнгә, сәкегә аяк бөкләп утыру һ.б.) җайлашкан форманы тәшкил итә. Әүвәлрәк аны өйдә сугылган яки Урта Азиядән китерелгән буй-буй алачадан теккәннәр. Казан арты һәм Урал алды татарларында яшь кияүләр һәм яшь ирләр алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан эшләнгән ыштаннарны да яратып кигәннәр. XIX йөз ахырында ук ирләрдә кара төстәге фабрика тукымасыннан, Аурупа өлгесенә яраклаштырылып тегелгән чалбарлар урын ала.

Хатын-кызларның борынгы киеменә бигрәк тә хас нәрсә — күкрәкчә. Аны хатыннар күлмәк астыннан муеннарына бәйләп калдырганнар. Исеменнән үк билгеле, ул хатын-кызларның күкрәген эчке яктан каплап торган.

Күлмәк-ыштанга якын нәрсә — алъяпкыч. Яшь киленнәр өчен ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булып та саналган. Яшь киленнәрдә һәм җиткән кызларда алъяпкыч өс киеменең, күлмәк шикелле үк, иң матур һәм күзгә бәрелеп тора торган өлешен тәшкил иткән. Әүвәлрәк аны эре шакмаклы, сөрмәләп, алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан күкрәкчәле итеп теккәннәр. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Борынгырак заманнарда фәкать күкрәкчәле алъяпкычлар гына булса, XX йөз башларында билгә генә бәйләп куела торган, күкрәкчәсез алъяпкычлар да күренә башлый. Бу вакытларда татар хатын-кызлары арасында төрле төстәге фабрика тукымасыннан (ситсы, сатин) эшләнгән яңа формадагы: төрешле, аркалы, култыклы, канатлы һ.б. төрле алъяпкычлар тарала. Ак коленкордан яки кара сатиннан тегелгән алъяпкычларның итәк очын һәм күкрәк өлешен чигеп эшләргә яратканнар. Печән һәм урак вакытларында буй җиткән кызлар һәм яшь киленнәр күлмәк өстеннән чиккән алъяпкыч бәйләп, җиңсә кигәннәр.

Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Элегрәк камзуллар (ирләрдә, хатыннарда) чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч яки биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булган. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.

XIX йөз урталарыннан соң хатын-кызлар камзулы күбрәк манчестердан (бу вакытларда киң таралган хәтфәдән) тегелгән. Хәтфә камзулның чабу һәм култык кырыйларына, итәк очына ука тасма, ә мөселман хатыннары тар гына итеп җәнлек мехы яисә аккош мамыгы да тотарга яратканнар. Камзулны чигү гадәте безнең халыкта булмаган булуын. Шулай да музей коллекцияләре арасында сирәк кенә тоташы белән бизәкле парчадан тегелгән хатын-кызлар камзулы очрый.

XIX йөз ахыры — XX йөз башларында, яңа кием стиленә күчү дәверендә, ирләр камзулы Аурупа кием төре — жилеткага яраклаша төшә. Ләкин аның арка өлеше элеккегечә кала: аны һаман да өч яки биш билле итеп тегәләр. Казан татар хатын-кызлары арасында билне кысып тора торган биш билле, ачык күкрәкле, кыска камзул-кысма модага керә. Мондый камзулны еш кына күлмәге белән бергә, бер үк төстәге, бизәкле атластан эшләгәннәр һәм кысмалы күлмәк дип атаганнар.

Хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора.

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

Калфак – бәйрәмнәр вакытында татар хатын-кызлары кия торган үзенчәлекле баш киеме. Төрле катлау кешеләре кигәнлектән, аларны шәһәр һәм авыл калфаклары дип, икегә бүлеп йөрткәннәр. Калфакның төрләре хәйран күп. XIX йөзнең урталарына кадәр зур, чуклары аркага (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар була. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар.

Яулык — борынгы төрки термин. Бу термин белән кечерәк аскы баш яулыгы да һәм зур бөркәнчек кушъяулыклар да атала.

Шәл. XIX йөзнең ахыры — XX йөз башларында традицион бөркәнчекләр урынына фабрика эшләп чыгарган яулык һәм шәлләр керә. Ләкин традицион баш киеменә хас җирле үзенчәлек билгеләре хатыннарның фабрика яулыгын бәйләү ысулларында бүгенгә кадәр чагыла.

XX йөз башында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә.

Уңган хатын-кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Түбәтәй – татарларның төп баш баш киеме. Түбәтәйнең берничә төре кулланылышта булган. Шуларның иң киң таралганнары – кәләпүш һәм такыя.

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

Кәләпүш. Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры — XX йөз башларында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәһәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй — кәләпүшләр тарала. Кәләпүшне бүген дә барлык мөселман татарлар яратып кияләр.

Кәләпүшем, кәләпүш

Уртасында бар ае.

Читек – йомшак күннән тегелгән йомшак табанлы аяк киеме. Аларны мөмкинлеге булган ир-атлар да, хатын-кызлар да кигән. Ир-атлар читеген тоташ күннән, тезгә чаклы кунычлы итеп тарттырып теккәннәр. Кыйммәтле читекләр кунычының өске өлеше кызыл яки яше сафьяннан кайтармалы итеп тегелгән булган. Хатын-кыз читекләре төрле төстәге сафьян яки хромнан теккәннәр. Төсле күннән башта рәсем-бизәк кискәннәр, аннары ефәк һәм хәтта алтын җепләр белән тегеп чыкканнар.

Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар. XX йөз башларында шәһәр хатын-кызлары арасында озын балтырлы, каюлы ботинкалар да очрый.

Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән.

Балкып тора алкаларым,

Бизи кулны йөзегем.

Тәңкә чыңын ишеткәндә

Өзгәләнә үзәгем.

Борынгы бабаларыбыздан килгән ювелирлык осталыгы шәһәрләрдә һәм кайбер зур авылларда XX йөзнең башларына кадәр яшәп килә. Катлаулы ысуллар белән (бөтерү, бөртекләү, каралту, гравирлау, инкрустацияләү) зиннәтләп эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре төрле музейлардагы татар коллекцияләре арасында бүген дә күп санда сакланган. Аларны өч төркемгә бүлеп карарга була: баш, муен-күкрәк һәм кулга бәйле бизәнү әйберләре. Татар хатын-кызлары зәвыклы итеп бизәнгәннәр. Алар беләзекләр, колак алкалары, йөзекләр, чулпылар тагып йөргәннәр. ” Татар хатын-кызларын күргәнче, алдан ишетәсең...” дигән күренекле рус галиме Н.И.Воробьев, аларның чәч толымнарына үрелгән чулпыларының сәер чыңына шаккатып. Чулпы –төрле яшьтәге татар хатын-кызлары яратып куллана торган бизәнү әйбере. Аны яшүсмер чактан тага башлаганнар. Гади генә юл белән кара бауга бәйләнгән яки тоташтырып тегелгән бер-ике, кайчагында күбрәк эре көмеш акчалардан торган чулпыларны, билдән астарак төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар.

Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек һәм шулкадәр үк, ә кайвакытларда күбрәк тә йөзек була. Безнең халыкка хас ике төр беләзекне аерып әйтергә мөмкин: беренчесе — тоташ, икенчесе — буынлы (тупсалы) беләзекләр. Аларны формаларына һәм бизәү алымнарына карап төрле вариантларга бүләргә була: тар һәм киң, чокып, бөтереп, бөртекләп, оялап эшләнгән . Оялы беләзекләр өчен фирүзә, якут, топаз, ахак кебек чын ташлар яки төсле пыялалар кулланылган. Музей коллекцияләрендә чылбырлы һәм энҗеле беләзекләр дә очрый. Ләкин халык арасында тоташ һәм тупсалы (буынлы) беләзекне ешрак кигәннәр.

Йөзекләр дә күп төрле. Мөселман хатын-кызлары бүген дә фирүзә, ахак һәм якут кашлы йөзекләрне яраталар.

Колак алкасы – барлык татар хатын-кызлары арасында иң киң таралган бизәнү әйбере. Һәркем үзенә ошаганын сайлап алган.

Татар хатын-кызларына гына хас колак алкаларын атап әйтү кыен. Чөнки алар арасында төрле ярминкәләрдә һәм кырыктартмачылардан сатып алынганнары, ягъни төрле җирдән китерелгәннәре дә күп. Шулай да XX йөз башларында мөселман татар хатын-кызлары күбрәк кечкенә алкалар (ай формасында, калач алка, тамчылы алка) тагарга яратканнар.

Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр дә күп төрле булган. Аларның кайсыберләре, әйтик, яка чылбыры — күлмәк изүенең каптырмасы хезмәтен дә үтәгән. Көмеш тәңкәле һәм көмеш челтәрле күкрәкчәләрне яман күзләрдән саклану өчен дә кигәннәр. Шундыйларның берсе — хәситә. Ул барлык татар төбәкләрендә очрый. Мөселман хатыннары исә хәситәләрнең астарын кашлы көмеш челтәрләр белән бизәргә яратканнар. Зур кашлы челтәрләрне астарсыз гына, бер-берсенә тупсалар белән тоташтырып эшләгән зиннәтле хәситәләр дә очрый. XX йөз башларында хатын-кызларның бизәнү әйберләре арасында чын яки ясалма ташлардан эшләнгән муен төймәләре киң тарала. Кайвакытта төймәләрне тәңкә аралаш тезгәннәр. Соңга таба зиннәтле яка чылбыры һәм каптырма урынына тәңкәле брошкалар куллана башлыйлар.

Хәзерге вакытта татарларда милли костюм элементлары өлкән яшьтәге кешеләр киемендә очрый. Бу – киң итеп тегелгән өс киеме, кокеткалы күлмәкләр, яулыклар, шәлләр, түбәтәйләр, милли аяк киеме. Татар костюмының сәхнә варианты фольклор ансамбльләрендә яши.

























Йомгаклау



Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре.

Хәзерге вакытта татарларда милли костюм элементлары өлкән яшьтәге кешеләр киемендә очрый. Бу – киң итеп тегелгән өс киеме, кокеткалы күлмәкләр, яулыклар, шәлләр, түбәтәйләр, милли аяк киеме. Татар костюмының сәхнә варианты фольклор ансамбльләрендә яши.





















Кулланылган әдәбият.

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге Казан “Мабугат йорты” 2005

Сергеева Н.Г. Әбиемнең сандыгы”. Татарстан китап нәшрияте, 1995

Сергеева Н.Г. Татар сынлы сәнгате дәресләре. Казан, 1999

  • Антипова В., Кәримова Ф. Орчык өмәсе. // Фән һәм мәктәп.- 2000.- №10-11.- 39-41 б.

  • Әюпова Г. Яктылык - кояш янында, яхшылык ана янында. // Фән һәм мәктәп.- 2003.- №1.- 53-55 б.

  • Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы.- Казан: Мәгариф, 1996.- 187 б.

  • Харисов Ф., Харисова Л. Уен – милли тәрбия чарасы.- Чаллы, КАМАЗ нәшрияты,1994.- 112 б.

  • Шәрәфиева Г. Рухи сафлык чишмәсе: фольклор кичәсе. // Фән һәм

мәктәп.- 2001.- №1-2.- 47-49 б.

Интернет чыганаклар














Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 24.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров143
Номер материала ДБ-210467
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх