1888206
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015

Скидка 0%

112 курсов профессиональной переподготовки от 3540 руб.

268 курсов повышения квалификации от 840 руб.

МОСКОВСКИЕ ДОКУМЕНТЫ ДЛЯ АТТЕСТАЦИИ

Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана 26 сентября 2017 г. Департаменотом образования города Москвы

Инфоурок Другое Научные работыРеферат "Ф.Яруллин ижатында бәхет темасы"

Реферат "Ф.Яруллин ижатында бәхет темасы"

Международный конкурс

Идёт приём заявок

Подать заявку

Для учеников 1-11 классов и дошкольников

16 предметов

библиотека
материалов

Яңа Савин районы 49 нчы номерлы гомүми урта мәктәбе





Фәнис Яруллин иҗатында бәхет темасы.



hello_html_m1f9ad770.jpg


Рефератны язды: 9 нчы Б сыйныфы укучысы

Костромина Виктория Максим кызы


Укытучы :Сабирова Гөлнара Рәис кызы




Казан 2017




Эчтәлек.

I. Кереш.............................................................................................................3б.


II.Төп өлеш....................................................................................................... 5б.


  1. Тормыш – ходай бүләге.........................................................................6б.


  2. Түземнәр генә бәхеткә лаек...................................................................7б.


  3. Язмышка буйсынмас җаннар...............................................................9б.



III. Йомгаклау өлеше.................................................................................11б.


IV. Файдаланылган әдәбият............................................................................12б. 




















Кереш.

hello_html_6d66ef0.jpg

Татар әдәбияты мең еллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятына зур өлеш керткән әдәбият.Буыннар чылбырының ныклылыгы, дәвамчылыкның көчлелеге нәтиҗәсендә ул безнең көннәргә кадәр килеп иреште.Бай сүз сәнгатенең элек-электән тупланган тәҗрибәсе чагыштырмача яшьрәк әдипләрнең иҗатларына да йогынты ясады һәм әле дә ясап килә.
Менә шушы бай мираслы әдәбиятка санлы өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Фәнис Яруллин да бар. Аның иҗатында үзенчәлекле шаянлык һәм шулар белән бергә халык авыз иҗатына хас тапкырлык, сагыну-сагышларны, милләтебезгә хас булган башка асыл сыйфатларын күрергә мөмкин.
Узган гасырның алтмышынчы елларында татар әдәбиятына бер төркем яңа буын әдип һәм шагыйрьләр килде.Алар арасында Ф.Яруллин үзенең күп тармаклы һәм үзенчәлекле иҗаты белән игътибарны җәлеп итә.Аның әдәби эшчәнлеге үзенчәлекләреннән берсе – төрле жанрларда иҗат итү булса, икенчесе – авторның геройлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең тирән драматизм белән сурәтләнеп, нечкә психологик алымнар белән чишелүдә.
Фәнис Яруллинның беренче шигырьләре 1960 еллар башында матбугат битләрендә күренә башлый.Берникадәр самими, бераз моңсу, шул ук вакытта юмор чаткылары да күренеп алган әлеге әсәрләр тиз арада укучы күңеленә юл таба.Чөнки укучы аларда үз хисләрен, үз кичерешләрен күрә.Шуңа күрә әдип шигырьләрен каләмдәшләре һәм тәнкыйтьчеләр дә хуплап каршы ала.Ә беренче китабы 1964 елда Татарстан китап нәшриятында “Мин тормышка гашыйк” исеме белән чыга. Шагыйрь беренче китабын ни өчен шулай атаган соң? Әлеге сорауга җавап бирү өчен игътибарны бераз гына булса да аның тормыш юлына юнәлтү сорала.Ф Яруллин ишле гаиләдә үсә.Әтиләре Гатаулла абзый сугышның беренче елларында ук фронтка китә һәм 1942 елның гыйнварында
каты яраланып кыр госпиталендә вафат була.

Әниләре Бибигафифә апа үзенең тырышлыгы белән алты баланы ач-ялангач итмичә аякка бастыра.Гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән Фәнис, белемгә омтылышы көчле булса да, сигезенче сыйныфны тәмамлагач эшкә урнашырга мәҗбүр була.
Өч елдан артык “Татнефть” берләшмәсенең элемтә конторасында монтер булып эшләгәч, ул хакыйкый хәрби хезмәткә чакырыла.Ул анда укчы-радистлар мәктәбендә укый һәм... шунда фаҗигага юлыга. Ләкин Ф.Яруллин рухи төшенкелеккә бирелмичә, палатадашлары тирән йокыга талгач күңелендәге хисләр-кичерешләрне, фикерләрне шигъри юлларга сала башлый.Шуңа күрә дә аның беренче китабы “Мин тормышка гашыйк” дип аталуы шагыйрьнең үз язмышына чакыру ташлавы дип аңлашыла.

Больница палаталары , операция бүлмәләре, йокысыз төннәр... Еллар буе шифаханәләрдә ята, әллә ничә операция кичерә, ләкин берсенең дә файдасы булмый. Күп вакытлар үткәч кенә, ул башын бора, бармакларын хәрәкәтләндерә ала. Егет яшәү өчен көрәшә башлый. Үзен канаты сынган бөркет итеп тойган егет, җаны сыеныр урынны әдәбияттан таба, аны иҗат “газабы”дәвалый, хыялларына канат куя. Башта үз авыруы, үз язмышы турында күбрәк язарга тырышып кулына каләм алган Фәнис абый шигьрият диңгезенең зур, тирән икәнен аңлый . Кечкенә балаларга багышлап язылган шигырьләрендә язучы бала күңеленең никадәр самими икәнлеген оста ачып биргән. Ул балалар әдәбиятына чума. Шагыйрь балалар, яшүсмерләр рухын тоя. Акыл өйрәтми генә балаларны тәрбияли.

Фәнис Яруллин көрәшә һәм иҗат итә. Читтән торып, Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. “Мин бәхетле,-ди ул,-чөнки тормышта таяныр өчен ике алтын баганам –әнием белән тормыш иптәшем-Нурсөям бар”.

Киңәшергә янда дус югында,
Бәргәләнгән чакта ялгыз җан –
Иң акыллы бер киңәшче була,
Әни, синең хәер-фатихаң.

Фәнис абыйның ирешкән уңышларында Нурсөя апаның өлеше зур. Ул һәрвакыт аның янында булды: газапларын җиңеләйтүче, яшәргә көч бирүче, иҗатына илһам өстәүче- олы җанлы, саф күңелле ак чәчәк. Ярты гасыр ул шагыйрь белән бергә, Нурсөя апа аның дусты да, киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә булды.

Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллинның иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ”, дигән мактаулы исемгә, Муса Җәлил исемендәге комсомол, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. 1988нче елда “Халыклар дуслыгы”ордены белән бүләкләнде. “Татарстан Республикасының халык шагыйре”дигән мәртәбәле исемгә ул 2001 нче елда ия булды.

Халыкның кадерлесе”диләр аның турында. Ни өчен кадерле икәнлеге барыбызга да аңлашыла. Ул бөтен гомерен, җанын әдәбиятка багышлый. Язмыш аны гел сынап торса да, Фәнис абый өмет белән алга карап яшәде, тормышка гашыйк, башкаларны да дөньяны яратырга чакырды. Аның иҗаты мәңгелек ут булып яна. 

Фәнис абыйның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан китерелгән түбәндәге сүзләр, аның тормыш юлында кызыл җеп булып сузылып баралар: “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса-үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә- асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан булып һавага күтәрсә- яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса- кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә- орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса- йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылыр гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.” 



hello_html_m6427f4b5.jpg



Тормыш – ходай бүләге.

Һәркем җиргә үз бәхете белән туа.Зурмы ул, кечкенәме – анысы башка эш. Кеше туып, әзме-күпме акыл һәм көч туплау белән үз бәхетен - хәзинәсен эзләргә чыга. Ләкин бәхет әкиятләрдәге серле хәзинәдәй, билгесез утрауга, билгесез таш астына күмелгән. Аны эзләп табу өчен көч һәм сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет һәм ышаныч, ныклы иман һәм иманыңа тугрылык кирәк.Алай да әле бәхет бик тиз табылырга ашыкмый. Ул кешене ымсындыра, уйный, ышандыргыч юлларга алып керә. Бәхет дигән хәзинәне эзләүче кеше әле бер җирне барып казый, әле икенче җирне. Көрәге ташка бәрелеп киткән саен хәзинәмә килеп җиттем бугай дип, өметләнә башлый.Тик бу бәхет булмый әле. Кеше шулай гомере буе үз бәхет-хәзинәсен эзли. Кемдер аны җайлы һәм иртә таба. Андыйларга кулларын каната – каната, кара тирләргә батып, көне – төне җәфаланырга туры килми.Аларның бәхете өстә ята. Икенчеләр исә кулында корал теткәләнеп беткәнче дөпе-дөпе җир казый. Коралы сынса, җиргә куллары белән ябыша, куллары да эштән чыкса, тешләрен корал итә. Фәнис Яруллин үз бәхетен әнә шулай кыенлык белән табучы кеше. 
1938 елда туган әдипнең балалык һәм үсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә.
Ачлык. Хәерчелек. Ятимлек. Фәнисләр бер анага алты бала кала бит. Алты пар күз һәр иртәне, һәр кичне көлтә бәйләп, чүп утап яргаланып беткән әнкәләренең кулларына текәлә. Бу күзләрнең һәммәсендә бары тик бер генә сорау: бүген нәрсә ашатасың? Синең ул кулларыңнан нинди ризык төшәр?
Икмәк булган җирдә генә хикмәт була диләр. Ә Фәнисләр өендә икмәк сирәк кунак. Бәлки шуңа күрәдер, күңелгә оялаган иҗат күбәләге бер-ике талпына да тагын тына. Укырга да мөмкинчелек юк дәрәҗәсендә. Чөнки аңа бик иртә эшкә керергә туры килә.Билдән көрткә батып буровойдан буровойга телефон чыбыклары сузганда, туң җирне чокып авыр баганалар утыртканда, утыз-кырык градуслы салкыннарда багана башына менеп өзелгән чыбыклар ялгаганда күңелдә шигырь өчен, әлбәттә, урын зурдан булмагандыр. Ә армия сафларында хезмәт итү? Андагы кырыс дисциплина. Олы һәм кече командирларның туктаусыз шелтәләре. Аннары гомер буена сузылачак фаҗига. Хастаханә палаталары. Операция өстәлләре. Мондый шартларда кечкенәдән үк күңелдә пыскыган иҗат учагы бөтенләй сүнәргә тиеш иде кебек. Ләкин тормышта бөтенесе дә катгый кагыйдәләргә генә сыймый икән, Ф.Яруллин да тормышта үз урынын табу турында уйлана башлый.Ул үз алдына максат куя. Ә максат , минемчә, кешенең эчке мөмкинлекләреннән, Ходай биргә сәләтеннән, үзен чолгап алган яшәештән чыгып сайлана.” Ходай Тәгалә миңа күпмедер иҗат итү сәләте биргән икән, нишләп әле мин моны кулланмаска тиеш? Һәм мин шул очкынны сүндермәс өчен бөтенесен дә эшләргә тырыштым: алты ел буена читтән торып университетта укыдым, мөмкин кадәр күбрәк кешеләр белән аралашырга тырыштым, беркайчан да
беркемнән дә үземә ташламалар ясатмадым. Шөкер үзем авыру булсам да, әсәрләрем сәламәт булды,”- дип яза Ф. Яруллин.




 Түземнәр генә бәхеткә лаек .

hello_html_m6d9710dd.jpg

Ф.Яруллин – катлаулы язмыш кешесе. Минем аның автобиографик “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренә тукталып үтәсем килә.Әлеге әсәрендә язучы укучыларына болай дип мөрәҗәгать итә: “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең дә аннан көчлерәк ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыгыңны күреп, чумып алырлар.Тузан итеп һавага адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.” Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек. Фәнис Яруллин да гомеренең һәр тәүлеген аяусыз көрәштә үткәргән шәхес.
“Җилкәннәр җилдә сынала” повестендә автор вакыйга – күренешләрне бер җайга гына тезеп сурәтләми, ә яшәүнең асылына, тормышта иң югары вазифаны – чын кеше булу вазифасын үтәүнең катлаулы икәнлеген күрсәтә.
Яшәү өчен көрәш бер Фәнияр көрәше генә түгел.Әсәрнең идеясендә - физик яктан имгәтелгән кешеләрнең күңелендә яшәү рухы уяту, горурлык хисләре кузгату һәм җанда яшеренеп яткан эчке мөмкинлекләр исәбенә мәгънәле тормышка омтылу дәрте ята.
Җилкән ул – символ. Тормыш – диңгез.Егылган җилкәнен торгызырга тырышып, геройларының рухи дөньясын әдип бик нечкәлек белән психологик детерминизм кагыйдәсенә таянып һәр персонажның үз эчке дөнясы – субъекты башка объектлар белән бәйле сәбәпле бәйләнештә икәнлеген детальләп сурәтли.Геройларның эш-гамәлләре психологик яктан да , вакыйгалар барышында килеп чыккан тышкы шартлар белән дә төпле мотивлаштырыла.Шуңа күрә әсәрдәге һәр эпизод ныклы ышандыру көченә ия.
“Җилкән “ символына да киң мәгънә салына. Беренчедән , ул кешенең омтылышы, хыялы. Икенчедән , максатка баруда алга этәргеч көч. Өченчедән , һәм иң мөһиме – җилкән ул җан, рухи көчнең материя рәвешендә бирелешен чагылдыра. Шушы символ әсәрнең идея –эстетик юнәлешен ачарга мөмкинлек бирә. Повестьта авыр хәлдә калган очракта ничек кенә булса да җан саклап калу турында сүз бармый, ә халык тарафыннан тудырылган әхлакый сафлыкка , матурлыкка хыянәт итмичә , эчке көрәш аша үзеңдә һәм халыкта булган матурлык, тырышлык, сабырлык,
 олы җанлылык кебек сыйфатларны Фәнияр образы туплап, шул ук вакытта аны артык идеаллаштырмыйча әсәр эченә сала бару максат итеп куела.
Җилкән – җан, дидек. Ә җан егыла да, үлә дә алмый. Җанның үлемсезлеген күрсәтә белергә кирәк. Димәк, җилкән егылмый, ул җилдә, ягъни тормышта сынала гына.
Фәнияр образы әсәрне бөтенәйтеп, вакыйгаларга психологик киеренкелек биреп бара. Бу - төп геройның төрле ситуацияләрдән чыкканда үзенә нинди юл сайлавында, кемнәргә таянуында, табигать белән кеше арасындагы бәйлелекне биргәндә нинди сурәтләр куллануында ачык күренә.Повестьта эмоциональ киеренкелек шундый көчле ки, әсәрнең беренче юлларны укый башлауга ук укучының игътибарын үзенә җәлеп итә.
Биредә шигырьдәге кебек кыска һәм төрле чагыштыруларга бай җөмләләр күрәбез. Гүя автор фикерен әйтеп калырга ашыга. әлеге сурәтләү чараларының нигезендә алда булачак вакыйгаларга ачкыч ята. Болынның матурлыгы, көннең аяз булуы, шул вакытта Фәнияр турында авыр хәбәр китерүче телеграмма – бу контрастлар укучыга әсәрнең тәэсир көчен арттырыр өчен бирелгән уңышлы поэтик детальләр. Болында эш кайнап тору, гомумән, тормыш фонын күрсәтүнең уңышлы чарасы, ә кояш түбәнәйгән саен эскертләрнең биегәя баруы - әсәр героеның тормышындагы кояшның түбәнәюенә, ләкин эшләнәчәк эшләренең арта, үсә баруына ишарә. Болында эш кызган вакытта почтальон кызның телеграмма китерүе , аяз көндә яшен яшьнәгәндәй , укучы күңелен тетрәндәреп җибәрә. Алда ни булыр икән дигән кызыксыну уяна. Гамьсез генә эшләп йөргән ананың һәм Фәүриянең язмышларын телеграмма белән бәйләп, автор сюжет җебенең очын төйнәп куя. Вакыйгалар динамик хәрәкәттә , диалектик үсештә бирелә. Ф.Яруллин өчен эчке халәтне вакыйгалар үсешендә сурәтләү мөһимрәк. Әйтик, ана – Гөлсәйдә образы. Аны тасвирлаганда, автор мондый чагыштыру куллана: “ Ул – далада үсеп утыручы ялгыз каен шикелле : давыллар аның ботакларын да сындыра, салкын кыраулар яфракларын да саргайта, ләкин зилзиләләр үтү белән элекке хәленә кайта каен”.
Гомумән, хатын-кыз образын каен белән чагыштыру татар әдәбияты өчен ят ысул түгел.
Каен халык авыз иҗатында да сафлык , матурлык образы буларак гәүдәләндерелә. Ләкин әдип бу очракта , ак каенны ана образы белән тиңләп, әсәрнең эстетик мәгънәсен көчәйтеп җибәрә һәм табигать белән кеше мөнәсәбәтен дә чагылдыра.
Ананың улы турындагы уйлары аның эчке халәте аша үсеп чыгып, конкрет гамәлдә чагыла. Печәнчеләр ял иткән арада , үлән арасына посып үскән җиләкләрне җыюы, улыннан телеграмма алгач , җыйган җиләкләре таралып китүе – шушы мизгелдә ана кичергән халәтне бирү өчен уңышлы табылган деталь. Җиләк җыю – Гөлсәйдәнең улы турында кайгыртуын күрсәтсә , телеграмма алгач, җимешләрнең үлән арасына таралу – ананың зиһене чуалуны аңлата.
Сюжет башында ук чагылыш тапкан ана образы ике яклы отышка китерә. Беренчедән, ул барлык вакыйгаларны, шул исәптән улына кагылышлыларны да, үз йөрәге аша уздыручы , балалары кылган гамәлгә кайта-кайта бәя бирүче булса, икенчедән, ананың олы җаны, күңел биеклеге турыдан-туры Фәниярга килеп тоташа. Менә шундый сюжет кисеше тиз арада геройларның
 
кемлеге икәнен төшенергә ярдәм итә.


Язмышка буйсынмас җаннар.
Авторның төп максаты – рухи көч аша биеклеккә күтәрелү, җанда яшеренеп яткан көчне ачу, авырудан котылу гына яшәүнең төп кредосы түгел икәнлеген күрсәтү. Шуңа күрә дә әдип Фәниярны әле биек тауларда, әле елга буенда, әле яшьләр белән уйнаганда сурәтли.Табигатьнең төрле халәте аша героеның рухи үсешен күрсәтү белән бергә Фәниярны яраттырырлык детальләр эзли.
Мотивлаштыру, вакыйгалар күчеме геройларның эчке халәтеннән яки шушы урында ситуация таләп итүенә карап сайлана. Мәсәлән, Илсөяне көтеп-көтеп арыгач, Фәнияр кичерешләрен бирер өчен , автор мондый бер паралель кертә.
 
“ Ә язмыш дигәнең торган саен мәрхәмәтсезрәк кылана. Сабый баланың кулына уенчык тоттырып , сабый шул уенчыкка күнеккәч , ярата башлагач кына тартып алган шикелле , Фәниярның иң кадерле нәрсәләрен йолкып ала. Җир өстенә бастырып , буразналар йомшаклыгын, юл йөрүнең рәхәтлеген күрсәтте дә - аякларын басмас итте, күкләргә күтәреп очу ләззәтен татытты да – зәңгәр күктән мәхрүм кылды. Сөю шәрәбен эчерде дә - сагыш диңгезенә ыргытты.” Ә бит Фәниярнең язмышка болай гына буйсынып яшисе килми , ул бит рухи яктан сәламәт. Нишләп әле болай җиңел генә бирешергә. Көрәшергә кирәк, үз урыныңны табарга .
Бу әсәрдә төп геройлар дүртәү: Ана, Фәнияр, Фәүрия һәм Илсөя. Фәүрия егетнең тормышына әсәрнең башында ук килеп керә. Ул – кызу характерлы, аңа барысы да тиз булсын. Бер үк вакытта шактый эгоист та. Кызның фикеренчә, бөтен дөньяның игътибары аңа юнәлтелергә тиеш. Ә Илсөя - бөтенләй башка типтагы сабыр, тыйнак, мәрхәмәтле образ буларак сурәтләнә. Хәтта үзенең әлеге күркәм сыйфатларын калкытып күрсәтүләрен дә теләми. Фәнияр аның уку китабына:
Сөйкемле сөяккәем,
Чокырлы ияккәем.
Сине бер көн күрми торсам,
Өзелә үзәккәем, - 
дип шигырь язып биргәч, ул бик кыенсына, үзен мондый дикъкатькә лаек түгел дип саный. Шуңа күрә Фәниярга аның мәхәббәтен яулау җиңел булмый.
“Фәниярга бер генә җиңүнең дә көрәшсез килгәне юк әле... Кешеләр йөрәгенә табигать тарафыннан салынган байлык – мәхәббәт башкалар өчен вакыты җиткәч килергә тиешле нәрсә булса, Фәниярга яулап алынасы, көрәштә табыласы бәхет” – диелә әсәрдә.
Аңлашыла ки сүз, мәхәббәтне физик көч белән түгел, ә йөрәк белән яулау турында сүз бара. Илсөя белән Фәнияр бер-берсенә әкренләп, табигый рәвештә тартылалар.Фәнияр фатир алып яши башлагач, кыз аның янына еш кына барып егетнең дәфтәрендәге яңа шигырьләрне машинкада баса, килгән хатларга җавап яза. Шулай итеп ул Фәниярнең тормышына, иҗади эшчәнлегенә тулысынча кереп китә.Беркөнне Фәүриядән хат килеп төшә.
Анда болай диелгән: “ Фәнияр, мин бу хатны озак уйланулардан соң язарга булдым... Шигырьләреңне һәм синең турында язылган очеркны тын да алмый укып чыктым.... Күңелем әллә нинди үкенүле, әрнүле хисләр кичерде... Син бит үзеңнең “кояш”ыңны ясагансың, Фәнияр. Син егылып төшмәгәнсең, югары күтәрелгәнсең... Син бәхеткә лаек кеше, Фәнияр”.
Автор эзлекле рәвештә геройларның эчке дөньяларын ача бара. Беренче карашка Илсөя кебек чибәр һәм сәламәт кызның авыру егеткә гашыйк булуы гайре табигый булып тоелырга да мөмкин. Ләкин Фәнияр кебек кешеләрнең күңел дөньясын аңлаган, аның күңел байлыгын күрә белгән кыз үзе дә рухи яктан Фәниярдан калышмый. Автор кешеләр күңелендә яткан бәһасез шушы кыйммәтнең физик сәламәтлеккә карагандә да зуррак икәнлеген әсәрнең башыннан ахырына кадәр дәлилләп-раслап килә. Әсәрнең югарыда күрсәтелгән өзегендә өч герой : Фәнияр, Илсөя һәм Фәүрия очрашуын (Фәүриянең хаты күздә тотыла) әсәрнең өченче кулминацион ноктасы дияргә мөмкин. Беренчесе – Фәүрия поезддан төшеп калгач, икенчесе – Илсөя озак вакыт Фәниярларга килми йөргәндә һәм өченче иң биек нокта - өч геройның очрашуы. Шунысы кызык : Фәүрияне автор да, Илсөя дә гаепләми. ә Фәүриянең хаты – вакытларча хисләргә генә бирелү. Биредә һәр герой үз урынында, үз биеклегендә кала.
Әлеге әсәрдә кешенең үзе теләгән эшне үзенчә башкарырга хакы барлыгы, рухи иреккә омтылу , җәмгыять эчендә зур шәхесләр булу нәтиҗәсендә яңа фикерләр туу һәм аларның иҗтимагый тормышта үзгәрешләр китереп чыгаруга мөһим роль уйнаулары әсәрнең барлык тукымасына сеңдерелгән.Ф.Яруллин кешенең кешелегенә төп игътибарны юнәлтә.Кешене бөек итеп күрсәтүче төп сыйфат дип мәрхәмәт,шәфкать, ярдәмчеллекне саный.

Язмыш миңа бик күп бирде

Бәхетле мизгелләрне.

Очтым,очтым-кулларыма

Нык урап тезгеннәрне.

Сикердем упкыннар аша,

Үрелдем кыяларга.

Куркуга ирек бирмәдем

Җаныма ояларга.

Эзләдем таптым,югалттым,

Яраттым-яратылдым.

Бер байлыгымны югалтсам,

Яңасын таба тордым.




Йомгаклау өлеше.
Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә кешенең үзе теләгән эшне үзенчә башкарырга хакы барлыгы, рухи иреккә омтылу, җәмгыять эчендә зур шәхесләр булу нәтиҗәсендә ниндидер яңа фикерләр туу һәм аларның иҗтимагый тормышта үзгәрешләр китереп чыгаруга мөһим роль уйнаулары әсәрнең барлык тукымасына сеңдерелгән.
Бу әсәр кешенең физик һәм рухи батырлыгына багышланган бер героик симфония сыман кабул ителә. Зур каршылыклар, газаплар аша килгән җиңү әсәр ахырында олы тантана булып кабул ителә
Авыр язмыш тырнагыннан ычкынырлык көч тапкан һәм иң кыен чакларда да дөньяга үч сакламаган кеше гади була алмый.Аның эчендә, каты сиртмә кебек , яшерен көч ята. Тормыш ныграк баскан саен ул кысыла бара, ләкин аның каршылык күрсәтү, үзенең өстенщә төшкән йөкне кире этү үзенчәлеге бар. Фәнис Яруллин әлеге предметның нәкъ менә шушы үзенчәлегеннән файдалана белә. Авырлыкны икенчерәк яссылыкка күчерү өчен төрле юллар сайлый һәм таба
Ф.Яруллинның “ җилкәннәр җилдә сынала” әсәре – тормыш турында фәлсәфи фикерләү, мәхәббәткә , мәрхәмәткә һәм рух ныклыгына дан җырлаучы әсәр, ул киләчәк буыннар өчен дә әхлакый матурлык үрнәге булып тора.Чөнки әсәрдәге вакыйгалар, конфликтлар геройның эчке халәтеннән чыгып сурәтләнә. Фәнияр халык күңелендә яши. Социаль иҗтимагый формацияләрнең үзгәрүе, буыннар алмашыну да әлеге үз язмышына буйсынмас, көчле, көрәшче образны тоныкландыра алмады.Чөнки ул халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын үзенә туплаган.
Ф.Яруллин намусыбызны саф көе сакларга омтылучы әдип. Шуңа аның иҗаты, тереклек чишмәсе кебек, беркайчан да кипми.Чөнки Олуг Тәңребез аңа шундый олы миссия йөкләгән. Һәм әдип шул миссияне үтәүне үзенең вөҗдан эше, на
Ф.Яруллинның бар өмете яшьләрдә,балаларда,сабыйларда.Ул үзе дә- гомер буена сабый булып кала белгән бәхетле кеше.мус эше итеп саный,шуңа бөтен гомерен багышлый. Халык шагыйре Ф.Яруллин иҗаты адәм балаларының күңелләрен,рухларын,җаннарын тәмам бозланып катудан саклый.Шуңа күрә аның иҗаты,тереклек чишмәсе кебек,беркайчан да кипми һәм беркайчан да кипмәсен.









Файдаланылган әдәбият 

1.Хәкимова С.Г. Фәнис Яруллин : тормыш һәм иҗат батырлыгы, - Казан, 2007.

2.Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр, - Казан, - 1994

3. Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр, - Казан, - 2002

4.Яруллин Ф. Җилкәннәр җилдә сынала, - Казан, 1986

 5. Фәнис Яруллин. Яз гөлләре. ( Татарстан китап нәшрияты, 1996)



Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация
Приглашаем принять участие МЕЖДУНАРОДНЫЙ ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ «ИНФОФОРУМ» Осталось всего 50 мест на очное участие! Подать заявку Очное участие Дистанционное участие Курс повышения квалификации (36 часов) + Сертификат участника “Инфофорума”

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе»
Курс повышения квалификации «Экономика предприятия: оценка эффективности деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»
Курс повышения квалификации «Маркетинг в организации, как средство привлечения новых клиентов»
Курс профессиональной переподготовки «Управление сервисами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Организация технической поддержки клиентов при установке и эксплуатации информационно-коммуникационных систем»
Курс профессиональной переподготовки «Организация системы менеджмента транспортных услуг в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Политология: взаимодействие с органами государственной власти и управления, негосударственными и международными организациями»
Курс повышения квалификации «Финансовые инструменты»
Курс повышения квалификации «Международные валютно-кредитные отношения»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинговой деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Информационная поддержка бизнес-процессов в организации»
Курс повышения квалификации «Информационная этика и право»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
17 курсов по пожарно-техническому минимуму
Обучение от 2 дней
дистанционно
Удостоверение
Программы актуальны на 2019 г., согласованы с МЧС РФ
2 500 руб. до 1 500 руб.
Подробнее