Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Реферат на тему "Балам тәрбияле булсын дисәң..."
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Реферат на тему "Балам тәрбияле булсын дисәң..."

библиотека
материалов

Шугаепова Г.Н.

Яңа Кәшер санатор интернат мәктәбе

БАЛАМ ТӘРБИЯЛЕ БУЛСЫН ДИСӘҢ...

Безнең ата-бабаларыбыз әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гасырлар дәвамында бай тәҗрибә туплаганнар. Безнең бу мирасыбызны халкыбызга кайтару-төп бурычларыбызның берсе. Бабаларыбызның әхлак кагыйдәләреннән, бай тәҗрибәсеннән олуг гыйбрәтләр аласы бар. Чөнки аларда безнең өчен тирән мәгънәле киңәш- үгетләр, нәсихәтләр, асыл үрнәкләр тулып ята.

Һәр ата-ана баласының яхшы булуын теләсә дә, кайчакта әлеге ата-ана хыялына туры килмәгән гадәтләрен күреп йөрәгебез әрни: кеше хезмәте белән исәпләшмиләр, аны хөрмәтләмиләр. Еш кына урамда, җәмәгать урыннырында һәм дә өйдә якыннарына карата үзләрен итагатьсез тоталар. Шушы тискәре сыйфатларны булдырмау өчен без Риза Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсихәт”хезмәтен тәрбия системасында юнәлеш итеп алдык.

Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерегә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала”,- дип саный Риза Фәхреддин һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүгә ярдәм итү максатында язылганнар. Әлеге фикеренә ул үз гомере буенча тугрылыклы булып кала. Нинди генә вазифа башкарса да , нинди генә фән тармакларында шөгылҗләнсә дә аның игътибарыннан уку-укыту, тәрбия-әхлак мәсьәләләре беркайчан да читтә калмый.

Балалар белән сыйныфтан тыш чараларда, Риза Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”исемле китабы буенча, тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген өйрәнеп үтсәк, ата-аналар җыелышында, әхлак тәрбиясенә кагылган ”Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”хезмәтләре белән танышабыз, фикер алышабыз.

Тәрбияле бала турында Фәхреддин “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала –дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас, аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар я кимсетерләр генә” дигән.

Мин үз сыйныфымда үткәрелгән “Балам тәрбияле булсын, дисәң...” дигән ата-аналар җыелышын тәгъдим итәм.

Тема: Балам тәрбияле булсын, дисәң...

Максат: белем бирү учреҗдениесе белән гаиләнең үзара эшчәнлеген булдыру; Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле ана“ “Тәрбияле ата”хезмәтләре аша бала тәрбияләүдә ата-ананың көчле абруен күрсәтү ; яшь буында әдәп- әхлак, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү;

Гаилә социаль киеренкелекне киметүче мөһим социаль институт, шулай ук мәгариф системасы һәм дәүләт үзара эшчәнлегенең үзенчәлекләрен күрсәтүче диогностик компонент . Шуның өчен дә үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү, тел һәм милли культура үсеше, шәхес формалаштыру, демографик үзгәрешләр җәмгыятьнең физик, психик, әхлакый сәламәтлеге граҗданлык мөнәсәбәтләре булдыру процессларына тәэсир итүнең куәтле потенциалы булып тора.

Гаиләнең һәм белем бирү учреждениесенең үзара эшчәнлеге проблемасын билгеләүдә төп идея шуннан гыйбәрәт: балаларны тәрбияләүдә төп җаваплылык ата-аналар өстендә, ә калган барлык социаль институтлар тәрбия эшчәнлегендә булышырга, якларга һәм юнәлеш бирегә тиеш. Балага белем һәм тәрбия бирү- иң четерекле, иң кыен эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм шулай булачак та. Ул- мәңгелек мәсьәлә. Мин балаларга тәрбия биргәндә түбәндәгеләргә игътибар итәм:

  • Намуслы һәм чын күңелдә эш итә белү;

  • Ышаныч белдерү һәм ихтирам итә белү;

  • Изгелекләр эшләргә өйрәтү;

  • Балаларның сәламәтлеген саклау;

  • Үз-үзләрен танып белергә күнектерү;

  • Ватаныбызның тарихы белән горурлану;

Бу кагыйдәләрне үтәгәндә, мәшһүр мәгърифәтчебезнең “Нәсихәт”, “Тәрбияле бала”

дигән хезмәтләреннән файдаланам. Ризаэддин Фәхреддин фикеренчә, ата-ана бала тәрбияләүдә җәмгыять алдында зур җаваплы, гаиләнең төп эшче көче, тоткасы, ышанычы. “Дөньяга килгән сәгать белән балалар тәрбиягә мохтаҗлардыр”[ ]. “Тәрбияле аналар һәрвакыт балаларының холыкларын күркәм итәргә бик тырышырлар”. ”Ата- ананың шәхси үрнәге генә балага дөрес тәрбия бирә”.[ ].

Бу нисбәттән безгә, әти-әниләргә, әби- бабаларыбыз кулланган әхлак кагыйдәләрен, тәрбияви чараларын өйрәнү мөһим. Риза Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” дигән китабыннан, ата-аналарга балаларын тәрбияләү буенча күп кенә әйткән гыйбарәләре бүгенге көндә дә әһәмиятле, актуаль.

Ата-ананың баласына карата булган беренче вазифасы балага исем кушудан башлана. Исем кушу вазифасын үтәгәндә балага матур һәм мәгънәле исем кушарга кирәк”. [1: 92]

Ата –ананың вазифасы бала тудыру һәм аңа исем кушу белән генә чикләнми. Туган баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбия бирү, дине вә милләте өчен файдалы итү- ата-ананың иң зур вазифаларыннан санала. Ата-ананың баласына карата булган вазифалары нигездә түбәндәгеләр:

  • Балаларына хәләл ризыклар ашату;

  • Бала тугач матур һәм мәгънәле исем кушу;

  • Ир баланы сөннәтләү;

  • Мәктәп яшенә җиткәч, аны мәктәпкә җибәрү;

  • Җиде яшеннән башлап дини белемнәрне өйрәтү;

  • Ун яшенә җиткәч намаз укырга өйрәтү;

Ун яшьтән соң балага Корьән укырга һәм динебезнең нигезләрен өйрәтү- ата-ананың иң мөһим вазифаларыннан санала. Өйләнү яшенә җиткәч, баласын эчемлек мәҗлесләре ясамыйча дөрес итеп өйләндерү.” [1: 93]

Ләкин баланы дөрес тәрбияләү- ата-аналарның изге бурычы икәнен ассызыклап эйтү белән бергә, мондый җаваплы гамәлнең җәмәгатьчелек эше икәнен дә кат-кат искәртеп “Җәвамигулҗ-калим шәрхе” исемле китабында болай дип яза: “...Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә- яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдер...”

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: мәктәп һәм гаилә бердәм тәрбия чараларын кулланып эшләгәндә генә, балаларны белемле, рухи яктан бай итеп тәрбияләү зур уңышларга китерер.













Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

 Безнең ата-бабаларыбыз әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гасырлар дәвамында бай тәҗрибә туплаганнар. Безнең  бу мирасыбызны халкыбызга кайтару-төп бурычларыбызның берсе. Бабаларыбызның  әхлак кагыйдәләреннән, бай тәҗрибәсеннән олуг гыйбрәтләр аласы бар. Чөнки  аларда безнең өчен тирән мәгънәле киңәш- үгетләр, нәсихәтләр, асыл үрнәкләр тулып ята. 

Һәр ата-ана баласының яхшы булуын теләсә дә, кайчакта әлеге ата-ана хыялына туры килмәгән гадәтләрен күреп йөрәгебез әрни: кеше хезмәте белән исәпләшмиләр, аны хөрмәтләмиләр.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: мәктәп һәм гаилә бердәм тәрбия чараларын кулланып эшләгәндә генә, балаларны белемле, рухи яктан бай итеп тәрбияләү зур уңышларга китерер.

Общая информация

Номер материала: 116766

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"