Инфоурок / Другое / Конспекты / Реферат на тему "Шәүкәт Галиев - балалар язучысы"

Реферат на тему "Шәүкәт Галиев - балалар язучысы"


библиотека
материалов


Республикакүләм “Туган телем – шагыйрьләр теле” фәнни-эзләнү конференциясе



Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак хатирәләрнең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте юнәлеше











Шәүкәт Галиев - балалар язучысы

















Язды: Гайнуллин Тауфикъ Тәлгать улы,

Т Р Апас муниципаль районы ГБМБУ

Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бүгенгебезнең чәчәкләре, киләчәгебезнең язмышы булган балалар өчен язу - иртәгебез турында кайгырту, киләчәгебез өчен олы җаваплылык сизү дигән сүз. Шәүкәт Галиев бу изге бурычны үз иҗатында фидакарь үти. Ул балалар җанына рәссам булып керә, табигатьне тоярга, сөяргә өйрәтә. Балалар юморны ярата. Тукайлардан, Бари Рәхмәтләрдән, Әхмәт Фәйзиләрдән килгән матур традицияләрне безнең шартларда үстереп, ул шуларга тагын рус әдәбиятындагы Михалковлар, Бартолар ирешкән югарылыкны да кушып, сурәт-бизәкләр, табышмак-серләре, Шәвәли, Камырша, Котбетдин кебек зирәк акыллы каһарманнары булган өр-яңа дөнья ачты.

Шәүкәт Галиев үзенең балалар поэзиясендә балалар психологиясен, балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен тирәнтен белеп кенә калмады, бу зур һәм серле дөньяга Шәүкәт Галиев дигән кабатланмас шәхес, үз дөньясын китереп куша алды. Нәкъ менә балалар әдәбиятында кабатланмас дөнья ачканы өчен, хөкүмәтебез аны 1972 елда Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләде, ә 1982 елда ул Халыкара Андерсен дипломын алды, Татарстан Республикасының халык шагыйре дигән исемгә лаек булды. Күпьеллык хезмәте нәтиҗәсендә ул үзенең иҗат мәктәбен булдырды, Роберт Миңнуллин кебек талантлар тәрбияләде. Татар әдәбиятының данын һәм дәрәҗәсен күтәрде.

Табигый талантлы, гаять зур тырышлыгы, ил язмышы белән яшәве аны республикабызның әйдәп баручы шагыйрьләре рәтенә китереп бастырды. Шагыйрь шәхесе һәм иҗаты балалар бакчаларыннан алып, мәктәптә һәм башка белем бирү йортларында җентекләп, кызыксынып, үз итеп, якын күреп, зурлап өйрәнүгә лаек.

















Төп өлеш. Шәүкәт Галиев – балалар язучысы.

«Шәүкәт Галиевнең беренче шигырьләреннән нур чәчелә кебек тоела миңа, - дип яза Гариф Ахунов «Шагыйрь ачкан дөнья» исемле мәкаләсендә. - Каян килгән нур соң ул? Авыл кешесенең төпле акылыннан, …авыл тугайларында аунап үскән малайның күңеленә сеңеп калган бик-бик газиз нәрсәләрдән садәлек, ямьлелек, эчкерсезлек - барысы бергә җыелып, нур булып агыла.»

Шагыйрьнең беренче җыентыгына бәя биргәндә ил күләмендә танылган өлкән шагыйрьнең, Әхмәт Фәйзинең әйткән сүзләрен дә шагыйрь онытмый: «Ш. Галиевнең җыентыгы безнең поэзиядәге бик күп бертөрле иске көйләр арасында үзенә колак салырга мәҗбүр итә торган «Яңа көйләр» булып яңгырый», - дигән иде»,- дип искә ала.

Сәхнәдә күренекле балалар язучысы Бари Рәхмәтнең илһамланып шигырьләрен укуын тыңлап торган Ш. Галиевтә дә балалар шигыре язуга дәрт уяна. Шагыйрьнең җансыз гәүдәсен самолетта алып кайтканда исә, ул бу югалтуның балалар әдәбияты өчен никадәр фаҗигале булуын тагын бер кат күңеленнән кичерә. Һәм шагыйрь, бер дә икеләнмичә, балалар шигърияте дигән эстафетаны үзенә кабул итеп ала.

1962 нче елда Ш. Галиевнең балалар өчен шигырьләр тупланмасы, беренче китабы - «Камырша»сы басылып чыга. Китап үз хуҗаларын бик тиз эзләп таба, нәниләр бу шигырьләрне тиз арада ятлап алып, сәхнәләрдән сөйли башлыйлар. Эшләмичә генә көч сакларга тырышкан ялкау Тимершаның гади генә бер Сабир исемле малайдан җиңелүен һәр бала үзенең җиңүе итеп кабул итә, гаделлекнең җиңүе итеп тоя. Шагыйрь Тимершага карата бик гадел итеп:

«Әй Тимерша, Тимерша,

Син бит хәзер - Камырша!» дигән хөкемен чыгарып куя.

Тиздән шагыйрьнең бер-бер артлы балалар өчен язылган китаплары чыга башлый: «Тамаша» (1964), «Шәвәли» (1965), «Көлке бүлмәсе» (1967), «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр» (1968), «Кызык»(1970), «Тәмле йорт» (1970), «Котбетдин мәргән» (1971), «Мыеклы бозау» (1973), «Тылсымлы көзге» (1974), «Күңелле сәфәр» (1976) һәм башка тагын бик күп, 20ләп китап бүләк итә ул татар баласына.

Беренче китаплары басылып чыккач та, шагыйрьнең иҗатын күзәтеп килгән Сибгат ага Хаким: «Балалар әдәбиятында Тукайдан соң, Бари Рәхмәтләрдә соң туган бушлык бетте»,- дип язып чыга. «Шәүкәт Галиевнең… балалар өчен язган шигырьләрендә… көнкүрештәге гади генә нәрсәләр шигырьгә әйләнә. «Витаминлы хәрефләр», «Көпчәкләр ни сөйлиләр», «Рус казлары: га-га-га», «Тырма, торма һәм торна», «Язгы әкият» кебек бер уку белән ятлана торган шигырьләрне укучы балалар бик тиз кабул иттеләр.

Шагыйрьнең көчәнми сүз, рифма уйнатуларын, шигырь юлларын газапламый үзенчә җиңел итеп борып җибәрүләрен, үз интонацияләрен табып, гомумән, туган телнең бөтен нечкәлекләрен оста файдалана белүен аның иҗатта күп нәрсәгә ирешүе дип әйтер идем мин… мин шагыйрьне шагыйрь иткән нәрсә ул - туган тел дим.

Шәүкәт Галиевнең нигезе нык. Ул әле безгә күп нәрсәләр вәгъдә итә»,- дип язып чыга ул яшь язучы булып исәпләнгән Ш. Галиев турында.

«Шәүкәт балалар әдәбияты төбәгенә… чын шагыйрь хәлендә килеп керде… һәм нәниләрнең, Тукайча әйткәндә, «фәрештә валчыклары»- нык, ак, пакъ, саф күңелләренә җан азыклары өләшү эшенә кереште. Аның бу иҗатта төп материалы – туган тел, Тукай әйткән матур тел»,- ди Хәсән Туфан.

Ш.Галиев балалар поэзиясенә берсеннән-берсе хәрәкәтчәнрәк, берсеннән-берсе тиктормасрак, тынгысызрак, берсеннән-берсе тапкыррак малайларны, кызларны китереп тутыра. Балалар шигъриятендә моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән җанлылык башлана. Быргы кычтыртып, барабан кагып тигез сафларда йөрүче тәртипле, үтә дә инсафлы, эшчән геройлар урынына хыялый Хәйдәрләр, кикриге шиңгән Ирекләр, Хәлим, Сәлим, Мөсәлимнәр, басмалар санаучы Әсмалар, Шәвәлиләр килеп керә.Бу чорда балалар шигъриятендә төп игътибар балага тормыш турында төшенчә бирүгә - аны табигать, җәнлекләр, кеше яшәеше, хезмәт-профессия, туган ил, бәхетле балачак һәм башкалар белән таныштыругача, ягъни чынбарлыкны тематик үзләштерүгә юнәлдерелә иде.

Шушы төп шигъри темалар балага системалы танып белү чарасы булып хезмәт итә. Ә балалар психологиясен ачу һәм аны шигъри ачкычта ачу кирәклеге, ничектер, икенче планда кала килә.

Мәгълүм ки, нәниләргә атап язылган әсәр укучыны дөньяны танып-белү ягыннан гына түгел, сәнгатьчә матурлыгы белән дә үзенә тартып торырга тиеш. Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятының шушы үзенчәлекләрен тирән аңлап иҗат итә. Ул нәниләргә җитди нәрсәләр турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, балалар теле белән сөйли белә. Бу өлкәдә ул, бер яктан, татар әдәбиятының казанышларыннан файдалана. Шагыйрьнең иҗади үсешендә тагын аның зурлар поэзиясендә инде искә алынган шигъри тәҗрибәсенең һәм халык авыз иҗатын яхшы белүенең дә файдасы булды.

Ш.Галиевнең балалар өчен язган әсәрләрендә заман тойгысының көчле булуы сизелә. Заманчалык шигырь орбитасына эләккән тормыш күренешләренең тышкы билгеләрендә дә, нәниләрнең бүлмәсе космос, сандыкны ракета итеп, үзләренең космонавт булып уйнауларында да, чех дуслары белән хат алышуларында да шәһәрдәге зур төзелешләрне күзәтеп, аларны рәсемгә төшерүләрендә дә, тилгәннең чын бәбкә урынына пластмасса бәбкә эләктереп китүендә дә күренә. Бер очракта болар фон буларак сурәтләнә. Икенчесендә - шигырьнең нигезендә яткан мәгънәле хәл-әхвәлгә әверелә. Өченчесендә - «кино белән тулды баш, телевизор булды баш» кебек гыйбрәтле шигырь юлларында гәүдәләнә.

Шулай да, Ш.Галиев иҗатында төп хасиятләре шагыйрьнең фикерләвендә, аның балаларга мөнәсәбәтендә, нәниләр психологиясен аңлый белүендә чагыла.

Ш.Галиевнең баланы хәзерге актуаль социаль һәм сәяси мәсьәләләр белән таныштырган шигырьләре аның балалар поэзиясе өлкәсендәге яңа бер иҗат уңышы буларак кабул ителде. Әдип балалар шигъриятен баету юнәлешендә өзлексез эшләп килә.

Ш.Галиев шигырьләре иң элек үзләренең тематик «серлелеге» һәм шаян характерда булулары белән игътибарны җәлеп итә. Әлеге сыйфат… аның бөтен иҗаты буенча сузылып килә;… иҗат принцибын билгеләүче төп факторга әверелә.

Чыннан да… аның кыярлары – түбәтәйле, песие - мөгезле һәм сакаллы; чебешләре самолетта оча, куяны физзарядка ясый, ә шөпшәсе, мылтык көпшәсеннән атылып… филне бәреп ега.

Шушы санап китүдә үк биредә чынбарлыкның без күреп гадәтләнгәннән шактый үзгәлеген – «колакны торгызырлык» сәерлеген һәм аның белән бергә үрелеп килгән шаянлыкны тоеп калабыз.

Балаларга элек-электән кызыксынучанлык хас. Мәгълүмат ташкыны көчәйгән безнең заманда нәниләрнең бу сыйфаты балалар әдәбиятында да дәвергә хас рәвештә ачыла. Ш.Галиев геройлары - үтә кызыксынучан һәм күзәтүчән балалар. Алар күпне белергә телиләр, эзләнәләр, уйланалар:

Безнең сыер көн дә кырдан

Чүлмәк-чүлмәк сөт ташый,

Ул бит яшел үлән ашый,

Сөтне ничек ак ясый?

Фермадагы апаларның тавыкларга фән кушканча ваклап пыяла ашатуларын күргән нәнинең:

Күкәйне мин дә яратам,

Күкәй бит ул бик тәмле.

Тавык китап укымый ла,

Ничек белә ул фәнне?! –

дип уйлануында да кызыксынучан баланы һәм аныңча уйлана алган авторны ачык күрәбез. Кечкенә геройның шушы хасиятен тою шигырь структурасына да эз сала. Шигырьдә еш кына баланың хакыйкать эзләве, тормыш серен ачуы гәүдәләнә. Ә кайвакыт шигырь үзе баланы уйлату өчен этәргеч көчкә әверелә.

Ш.Галиев яшь укучыны дөнья белән таныштыруны аның үзен камаган тирәлектән башлый. Шушы тирәклекнең гап-гади күренешләрендә шагыйрь тирән мәгънә, шигърият таба. Үзе яшәгән мохит белән очрашканда, табигать кануннары һәм предметларның һәртөрле хасиятләрен җитәрлек белмәү сәбәпле, бала күптөрле кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләргә дучар була.

Шәһәрдән авылга кунакка кайткан нәни күп күренешләр белән таныша. Аңа бозауларның сыер имүләре дә сәер: «Әни, әни, тизрәк коткар, бозаулар сыер ашый», - ди ул куркып, әтәчнең сәгатьсез вакыт белүе дә гаҗәпләндерә, кое төбендә «көзге» күреп тә аптырый. Каенлык күргәч исе китеп: «Бу агачларны шулай кем буяган икән акка?»- дип сорый. Кар өстеннән яланаяк атлаган казны аяклары туңадыр дип кызгана. Бала әбисенең, бабасының дару эчүләрен күреп, алар юк чагында үзе дә күпләп-күпләп дару эчә:

Әниләр шатлансыннар,

Үскән дип мактансыннар…

Әмма «зур булу» урынына Шәвәли хур булды - ул авырый, аны врач янына илтергә мәҗбүр булалар.

Шагыйрь табигатьне, тормышны аңларга гына түгел, аның матурлыгын, төрлелеген күрергә, шул төрлелегендә яратырга да өйрәтә. Томанлы көнне ул, мәсәлән, түбәндәгечә сурәтләп күз алдына бастыра:

Үзәннәргә, тугайларга

Тулган сөт кебек томан,

Чүмеч белән чиләкләргә

Тутырып булыр сыман…

Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү тәрбия максатларыннан аерылмый. Шагыйрь нәни «граждан»нарына чын әхлак принципларын тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Әхлак мәсьәләләренең күп шигырьләрендә күтәрелүе дә шул турыда сөйли. Тәнкыйть утына көч саклыйм дип, эшләмичә яткан, нәтиҗәдә сабантуйда җиңелгән Тимерша да, мактанчык Ирек тә, тыштан яхшы булып күренгән, ә үзе астыртын киресен эшләгән Тәүфикъ та, бер ел буе әбисенә хат язмаган Кәли дә эләгә.

Шагыйрь үзенең бер китабын «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр» дип атый. Чыннан да сәерлек – юморның аерылгысыз бер үзлеге бит ул.

Мәшһүр Чарли Чаплин әйткәнчә, бөтен комик ситуацияләр - гадәти булмаган шартларда гына ачылырга мөмкин. Юмористик иҗат принцибы чынбарлыкны бер «читеннән», без бөтенләй көтмәгән ягыннан эләктереп ала. «Узып киттем мин автобусларны» шигырендә, мәсәлән, Шәвәли җәяүләп.. автобус, троллейбус, «Волга», «Жигули» ларны артта калдырып китә. Башта шикләнебрәк торсак та, без соңыннан моңа ышанабыз – ул аларны туктап торганда узган икән… Әйе, күренеш, предметлар без күрергә гадәтләнгән үзлекләре белән генә яшәмиләр. Кайчакта аларның икенче бер, очраклырак билгеләре дә «баш калкыта». Безнең алдануыбыз - көлке тудыра. Автор еш кына чынбарлыкның реаль контурларын бөтенләй ватып ташлый. Әйтик, «Балыктан кайткач» шигырендә бала кармагын… болытлар арасына сала:

Тилгәннәр әйләнеп йөри

Калкавычлар асларында

Бәртәсләр өере йөзә

Ак каен башларында.

Ләкин боларның судагы болыт, каен, тилгән шәүләләре икәнлеген белгәч, әлеге сәерсенү югала - без яңадан реаль тормышка кайтабыз.

Сәерлек ул - бала психологисеянең үзенчәлеге. Ул - баланы билгеле бер дәрәҗәдә каршылык алдында калдыру. Шагыйрь һәр шигырен проблемалы ситуациягә кора. Димәк, шигырьдә бала өчен поэтик һәм педагогик орлык алдан салып куела.

«Бозны кем алган?» шигырендә, мәсәлән, кулына боз алган, боз тотып йөргән нәни кызны күрәбез:

Ә салкын боз торган саен эри,

Кыз шуңа тыз-быз чабып йөри:

- Мин аны өйгә алып керәм, ди,

Мич алдына куеп киптерәм, ди,

Җып-җылы иттерәм, ди.

Кыз шулай эшли дә, тик… бозы гына югала. Аның бозын укучы белән бергәләп эзләргә туры килә. Инде эшнең серенә төшенгән баланың сөенечен күз алдына китерү авыр түгел. Шулай итеп, гади генә табигать күренеше белән танышу да бала өчен олы бәйрәмгә әйләнә. Бу очракта шагыйрь баланың тәҗрибәсе аз булуга нигезләнә.

Автор Ш. Галиевнең шигырьләрендәге образлар ясалышын өч төргә: логик-рациональ, картиналы-халәт, ироник-пародияле төрләргә бүлеп карый.

Беренче төргә ул шагыйрьнең рациональ фикерләүгә нигезләнеп оешкан образларын кертә. Бу төрне ул сүзләр дөньясына бәйләп карый һәм шагыйрь иҗатында махсус каламбур алымы белән иҗат ителгән (төрле мәгънә аңлаткан сүзләрне яки сүзтезмәләрнең охшаш яңгырашына нигезләнгән алым (Р. Кукушкин); «бердәй яңгырашлы, ләкин төрле мәгънәле сүзләргә корылган рифмаларны омоним рифма дип, әлеге рифманың катлаулырак төрен кушма һәм иреклерәк формасын исә каламбур (французча: сүз уйнату) рифмасы дип йөртәләр» шигырьләрен кертеп карый.

Бу алым шигырьгә комизм-шаяру төсмере бирә, логик сүз үткенлеге тудыра. Ш. Галиевтә омоним, омограф һәм шаян этимологиягә таянган бик күп матур үрнәкләр очратабыз:

Без безсез яшәмибез,

Безсез без эшләмибез –

Итекче без өчебез,

Өчебезгә ике без. («Безнең безләр»)

Сүз - төшенчәләр белән шагыйрь, оста жонглер кебек, виртуозларча җиңел эш итә. Бала аларның төрле төсләр, төрле формалар алып чиратлашу картинасын йотылып күзәтә. Баланы тел нечкәлегенә өйрәтү, аңа тел күнекмәсе бирү ягыннан да моның әһәмияте зур. Бу сүз уйнаклавы гына түгел, бу - шигъри уен, шигъри шаяру. Шагыйрьнең «Балалар туп уйныйлар», «Чабалар», «Менә нинди чебиләр» һәм башка шигырьләре телнең әнә шул хасиятенә корылган. Каламбур эффектының табышмакларга килеп керүе дә әлеге охшашлыкның кинәт ачылып китү үзлегенә бәйле:

- Көтүче сумкасы таптым,

Һәм өйгә алып кайттым.

Көтүчегә бирмәдеңме?

- Юк, сыерга ашаттым! («Табышмаклы табыш»)

Шагыйрьнең «Кешедә ничә канат?» шигыре дә сүзләрнең ике мәгънәле булуы ярдәмендә «уйнап кына башланган» шигырьдән «чынлап кына очланган» әсәргә әверелеп, авторга художестволы гомумиләштерүләр ясау мөмкинлеге бирә.

Телнең этимологиясен ачканда да, охшаш яңгырашлы сүзләр шигъри капма-каршы мәгънә ала:

Шәвәли әйтә:

- Ялгыш сөйлиләр

«Бала-чага» дип,

Бала чакмый бит!

Әйтергә кирәк:

«Бала-чаба», дип.

Баланың һәр сүзне туры мәгънәсендә аңларга тырышуы бик табигый. Авторның «Сикерткә», «Сарыкмахерская» шигырьләре дә нәкъ әнә шушы принципка нигезләнеп туган.

Шагыйрь телебездәге бер генә сүзне, бер генә хәрефне дә игътибардан читтә калдырмый. Шәвәли әнә сүзләрне гел үзенчә күрә:

Бабай тикмәгә

Таянмый таяк.

«Таяк» эчендә

Бар икән «аяк» («Шәвәли сүзлек укый»)

Елан чагуның да үз хикмәте бар икән - «чагу» эчендә «агу» бар.

«Кызык» палиндромы шулай ук телдәге «сәерлек»нең бер ачык гәүдәләнеше. Ул балаларны үзенең оригиналь формасы белән җәлеп итә. Ике яктан да бер төсле укыла торган сүзләрдән төзелгән әлеге шигырь безгә бик кызыклы. Шагыйрь бу шигырьне язу өчен сүзлектәге 45000 сүзне тикшереп чыга һәм 20 сүздән палиндром төзи.

«Пәрәмәч», «Бозау», «Бабай килә» һәм башка шигырьләрендә автор омоним сүзләрне, төрле сүз уйнатуларны тормыш күренешләрен, бала психлогиясен чагылдыруда актив куллана.

«Кечкенәләр поэзиясендә сүз уйнату аерым әһәмияткә ия. Баланы ул туган телнең нечкә үзенчәлекләрен сиземнәргә, матур һәм образлы сөйләмгә өйрәтә, шигырьне җиңел һәм юморлы итә.

Малай аңа

Башын иде;

- Рәхмәтемә

Рәхмәт өчен

Рәхмәтеңә

Рәхмәт, диде. («Рәхмәтләр хакында»)

Ш. Галиев елмайтуның төрле чараларын таба: печән чабу белән бушка чабу («Чабалар»), авызга су кабып уйнау белән укытучы сораганда су капкан кебек дәшми тору («Авызга су кабып») шикелле бер төрле язылып та капма-каршы мәгънә аңлата торган омоним күренешләр янәшә куела.

Рациональ-логик образлар, барыннан да бигрәк, логик фикерләү үзенчәлекләренә нигезләнеп ясалалар. Бала фикерләвенә каршылыклы характеры биредә юмор тудыручы шигъри чара булып килә. Бер очракта ул, әйтик, «әзер каршылыкны» - алгоризмны логик чишү юлы белән ясала.

Башта без, көтмәгәндә, уйламаганда, күрмәгән-ишетмәгән «ят» каршылык алдында калабыз:

Кирәк димсең ни эшкә?

Инде алга таба әлеге каршылык кинәт үзенең логик чишелешен таба:

Велосипед Актүшкә

Бик кирәк ул аңарга –

Арттан җәяү чабарга!

«Узып киттем автобусларны», «Атлап чыктым Иделне» шигырьләре дә шушы принципка буйсынган.

«Рәсем ясадым», «Тү-тү-тү», «Сабан туе батыры», «Иң-иң әйбәт аучы без» шигырьләрендә исә, киресенчә, башта бер гадәти логик тезис әйтелә. Ләкин берзаман аның чын «үз йөзе» ачыла - баштагы гомуми логик тезиска каршы торырлык контраст характеры күренә. Әнә бер бала мотоциклда:

- Курыкмагыз, таптамам, ди,

Өйрәнеп киләм инде –

Әти күтәреп утыртса,

Кычкырта беләм инде!

«Җәл» шигырендә көлү укучыны логик «адаштыру», икенче логик яссылыкка күчерү юлы белән ясала: биредә юкәгә менеп атынган малай агачны сындырып каты гына егылып төшә, һәм кешеләр барысы да кызганып үтә:

Җәл, дигәннәр, җәл бик тә,

Харап булган бит юкә!..

Шәвәли дә, гадәтенчә, безне «адаштырып» ала:

Йөгерә торгач Шәвәли

Тәмам өйрәнеп җиткән,-

Йөз метрлы араны да

Илле метрда үткән. («Шәвәли йөгерә»)

Рациоанль-логик образлар логик санау юлы белән дә ясала. Биредә мәгънәләре белән төрле дәрәҗәдә торган предмет-төшенчәләр бер логик рәткә куеп бирелә. Әйтик, «Эш күп, эш күп» шигырендә бала «эш» дигән логик җепкә уенын да, рәхмәт әйтүне дә кертеп карый.

Баланың белеме дә, тәҗрибәсе дә аз булу – күп нәрсәне тышкы, очраклы бәйләнештә - механик төстә кабул итүгә китерә. Әлифә әнә кәбестәнең кабыкларын әрчеп бетерсә дә һаман эченнән кәбестәсен таба алмый интегә («Ә кәбестәсе кайда?»), ә шәһәрдән кайткан Эльвира исә бозауларның сыерны имүен күреп: «Бозаулар сыер ашый»,- дип куркып кала. Ә Вәлит, кишерне тартып чыгара алмагач, «ай-һай бабай нык каккан» дип шакката.

«Җылы тигән» шигырендә әнисе Шәвәлигә: «Ут шикелле кызгансың, салкын тигән, мөгаен…»- ди. Ә малае:

Салкын тисә, маңгаем да

Салкын булыр иде, ди, -

Артык җылы киенгәнгә,

Ахры җылы тиде, ди.

Коры логик яктан чыгып караганда, биредә Шәвәли хаклы да кебек. Тик тормышта мондый формаль логика-механик күчереп фикер йөртү генә аз шул әле.

Бала телдәге образлы тәгъбирләрне, читләтеп сөйләшүләрне гел үзенчә аңлап эш итә: аның үсәрменме дип көзгедән карап торуы да «Көзге янында», редискадан витамин эзләве дә («Витамин эзли»), урамга чыгып «туфли ашаган асфальтның тешләрен эзләп йөрүе» дә («Дагалы малай») шул хакта сөйли.

Бала фикерләвенең каршылыклы характеры логик гомумиләштерүләрдә дә нык сизелә. Бала һәр очраклы нәрсәдән хикмәтле зур нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин. Авторның «Шәвәли көче», «Ялгыш юлда», «Ни югалттың» шигырьләре шушы үзенчәлеккә корылган.

Реаль чынбарлыкны үзләштерә-үзләштерә, бала еш кына фантазиясе ярдәмендә төрле сюжет-мавыктыргыч бәйләнешләр уйлап чыгара. «Әлләкем» шигырендә әнә, мәче, үзенең мыегын кәҗәгә биреп, аның сакалын һәм мөгезен ала. «Мөгез чыгару»ның ни икәнен дә ул шуннан соңгы вакыйгалар аша белә. Әлеге гыйбрәтле, сатирик шигыйрь-чуалтмыш, әлбәттә, баланың бу бәйләнешләрне әйбәт үзләштергән булуы турында сөйли. Шагыйрь «Ник соң әле итек җитмәде?» мәзәгендә мондый төр уенны логик санау чуалтмышы итеп тә тәкъдим итә.

Төрле механик буталуларга да бала шундый шигъри уен итеп карый. Котебдин мәргән, мәсәлән, чаңгы таягы белән төлкегә суга, әмма егылганы каз булып чыга. Шуннан ул мылтыгын ала, тик аткан саен… я кәҗәсе егыла, я бозавы җиргә ава, ахыр чиктә төлке аның үзен атып яралый.

Рациональ-логик образларга характерлы арттыру-киметүләрне дә бала бик тиз эләктереп ала һәм бик җанлы кабул итә. «Очты киптергеч» шигырендә ул юри генә булса да куркуга кала:

Инеш суларын

Эчеп бетерер!..

яки «Котбетдин мәргән»нән бер өзектә бүре

Сарык колагын

Чәйнәп бетергән…

Авторның «Тәмлетамаклар», «Тәмле күмәч» шигырьләрендәге юмор да әнә шушы эффектка – арттыру-киметүгә бәйле төстә туа.

Вәлинең сәгате үзенә охшаган:

Әйтерсең лә яхшы ат,

Чаба гына, сыптыра –

Өйдә ничә сәгать бар,

Һәммәсен узып тора!

Рациоанль-логик образлар логик дедукциягә охшаган. Мәсәлән, «Уйлый торган машина»да баланың теләге кабул була, ләкин кайтса, машина, аңа охшаш, уйсыз-нисез басып тора.

«Салкын аваз» шигырендә «р» авазы булган айлар – «салкын алар» дип алдан әйтеп куела.

«Хәлим, Сәлим, Мәсәлим» дә малайлар балыкка барганда һәркем күрәлгәнен әйтә:

- Кояш чыкты! - ди Хәлим.

- Чыгып килә! - ди Сәлим.

- Күренми… - ди Мәсәлим.

Ә инде кайтканда, киресенчә, Мәсәлиме «баеган» ди, Сәлиме «баеп бара» ди, Хәлиме «баемаган» ди.

Картиналы-халәт образларының төп таяну нигезе – предметлы, тоемлы фикерләү, сиземле кабул итүгә нигезләнгән. «Филгә итек тектеләр» шигырендә итекче бала күз алдында «шундый зур итек тегә»,

Тирәли йөреп тегә,

Эченә кереп тегә,

Өстенә менеп тегә!

Бала бит үзе дә тормышны нәкъ әнә шулай конкрет-картиналы итеп күзаллый.

Шагыйрьнең «Маэмай бара күргәзмәгә», «Аптекада очрашу», «Ерткыч» шигырьләрендә тышкы һәм эчке халәт картиналары бербөтен булып кушыла.

«Мин» шигырендә «мин» сүзенең еш кабатлануы нәтиҗәсендә үзенең логик мәгънәсен югалткан «шук, үткен, ут, уңган, өлгер, тапкыр, җыйнак» сыйфатлары «тыйнак» сүзенә каршы куела, бу сүз ышану түгел, юмор гына тудыра.

Шагыйрь телдәге искиткеч күп тасвирлау чараларын куллана. «Котбетдин мәргән»дә ул анфора кабатлануын куллана:

Карт бүре икән,

Аучы шәйләгән.

Әйтәм фермада,

Әйтәм сарыкның,

Әйтәм колагын

Гына чәйнәгән.

Ш. Галиев шигырьләренең рифмалары мәгънә-халәт төсмерләренә аеруча бай. Ул янәшә рифмаларны яратып куллана.

Имезлекне каптырыйм,

Уңайлапмы яткырыйм,-

Нишләргә дә аптырыйм.(«Энем елый бишектә…»)

яки:

Күз күз кыздырып үтмәче,

Син дә авыз ит, мәче. («Кунакчыл хуҗа»)

биредә фигыльдәге исемгә күчү фигыль тудырган хәрәкәтне кинәт «туктатып» куя.

Сөйлә, сөйлә тагын, ди,

Сөйлә озынрагын, ди. («Җизни әкияте»)

Биредә озынлык-дәвамлылык төсмере бар.

Үзенең яратып чана шууын бала «Шуам-шуам, тауны һаман шуып бетереп булмый»,- дип белдерә.

Кайбер шигырьләрдә без баланың үз гаебен тиз генә башкаларга күчереп куярга яратуын («»Ясыйр», «Кадак», «Күнегү»һ.б.) күрәбез. Әлеге «кеше гаепләү» үзенчәлекле, гомумән, юмор-сатирада аерым бер алым буларак киң кулланыла».

«Ышанмый», «Сугыш чукмары» шигырьләрендә кечкенә кешедәге ялкаулык, шапрыну гадәтләрен кошларга күчереп тәнкыйтьли.

Ш. Галиевтә мыеклы бозау, сыер апай, исәнме, үгез абзый – шундый көлкеле сүзләр, эритетлар, көлкеле метафоралар еш очрый.

Усал эт күргәч,

Ул болай диде:

-Мин тәмле түгел,

Ашама мине. («Шәвәли хәйләсе»)

Шул рәвешчә, кайбер шигырьләрен хәйлә алымына кора. Кайбер шигырьләрендә исә юмористик монолог, яисә юмористик диалог формаларын сайлый».

Шулай ук кечкенәләрнең көчле-зур нәрсәләрне җиңеп хур итү моментлары да шактый очрый. Котбетдин әнә сабан туе батырын, батыр икәнен онытып, селтәп үк бәргән. «Ерткыч» шигырендә бәби генә песинең бозау хәтле этне куркытуы тасвирлана. «Тәбе кайткан кибеткә» шигырендә мәчеләр тәбе алырга барганда

Кайтып килә тычканнар,

Өчәр тәбе тотканнар.

Шулай итеп, картиналы-халәт образларында без шагыйрьнең бала психологиясен тирән һәм нечкә итеп тоюын, шуны реаль тормышта бирә алуын күрәбез.

Ш. Галиев иҗатындагы тагын бер төр юмористик образларны күзаллап үтик. Бу - ироник-пародияле образлар. Мәсәлән, «Телевизор булды баш» шигырендә баш телевизор белән чагыштырыла:

Кино белән тулды баш,

Телевизор булды баш!»

«Кысла», «Һәркемнең үз ише…» шигырьләре, «Жираф белән Зариф» шигыре дә геройларның рольләрен алмашып, бер-берсен ачыклап килүләре нәтиҗәсендә төзелгән.

Муен дигәнең,

Кыскасы – кара,

Озыны – чиста… («Жираф белән Зариф»)

«Бабай килә шигырендә» «Бабай килә» дип куркып йөргән малайлар бер заман «Бабай китә!» сүзеннән курка башлыйлар.

«Курыкма, тимим!», «Кызык гадәт» шигырьләрендә автор идеясе гыйбрәтле пародик картиналар аша гәүдәләндерелә.

Ш. Галиевтә йомшак, теләктәшле юмор өстенлек итә, шигырьләре мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балаларны күздә тотып язылган. Кечкенә кеше әле нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын күп очракта аңлап җиткерми, ялгыша. Автор сабыеның ялгышын төзәткәндә аңа ипләп кенә кагыла, ул белә: нәни әле үсәчәк, үзгәрәчәк.

1987 елда дөнья күргән «Сайланма әсәрләр»дә көлкеле шигырьләр белән бергә, шагыйрьнең җитди интонацияле шигырьләре дә тупланган. Шагыйрь юмор – чынбарлыкның бер ягы, ә тормыш дулкыннары кешедә төрле хисләр, кичерешләр уята, дигән карашка килә, тирә-юньдәге фаҗигале хәлләргә дә илтифат итә башлый.

Хәзерге яшьләрдә табигатьтән читләшү, шәһәрдә яшәү омтылышы көчәйде.

Ш. Галиевнең кечкенә герое, киресенчә, табигать эчендә яши, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, матурлыкны күрә белә. Соңгы вакытларда шагыйрь табигатькә булган дорфа мөнәсәбәтнең төзәтеп булмаслык үкенечле хәлләргә китерү мөмкинлегенә басым ясый.

Яшел урманда яшендәй,

Балталар ялтырыйлар,

«Быел кемгә чират», диеп

Чыршылар калтырыйлар. («Яңа ел җитә»)

Әлеге шигырьдә күпме яшерен рәнҗеш салынган. «Кеше урман кисә», «Нефть таптым», «Тургайлар министрына хат» шигырендә дә табигатьне саклау проблемасы куела. «Әни, дим, эчмә инде», «Ялгыш адым» шигырьләрендә җәмгыятьтә яшәп килгән хәвефләр кисәтелә.

80нче елларга таба шагыйрьнең поэтик дөньясы тагын да киңәя: Грузия, Үзбәкестан, Абхазия, Себер киңлекләренә җәелә.

Шагыйрьнең кабат җитди шигырьләргә кайтуының төп сәбәбе – рухи бөтенлеккә сусау булса кирәк. Бу – тормыш таләбе.

Ш. Галиев җитди шигырьләре белән иҗатына шул бөтенлекне алып кайтты. Хәлим, Сәлим, Мәсәлим турындагы шигырьләрнең цикл булып тууы да әнә шул хакта сөйли.

Шәүкәт Галиев балалар дөньясына, гомумән, татар әдәбиятына яңа герой-образлар бүләк иткән шагыйрь. Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр балаларның якын үз геройларына әверелде.

Мәргән – халыкта төз атуны белдерә торган җитди мәгънәле атама. Ш. Галиев бу сүзнең янәшәсенә ирониягә йөри торган «Котбетдин» исемен китереп куя да җитдилек югала, герой ирония катыш юмор төсен ала. Күп төрле мәзәкче маҗаралары белән әкият күз алдына ифрат кешелекле, эчкерсез, җор кеше образын китереп бастыра. Ул гына да түгел, тормышның катлаулы булуы да искәртелә. Тормышта барысы да син уйлаганча бармый, көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда кайшап калма, шуннан чыгу юлын таба бел, ди шагыйрь. Балаларның зиһенен үстерә торган чуалтмышлар алымы белән язылган бу әкият.

Хәзер төлкеләр яки Агачлар сирәк,

Мәргәнгә ата!

Хәзәр мәргәннәр

Егылып ята!

Кешеләр куе,

Күрше авылның

Бу - сабан туе!

Котбетдин - өлкәннәр образы булса, Шәвәли - шагыйрьнең протатибы дәрәҗәсенә күтәрелгән мәңге картаймас 30 яшьлек бала образы. Бу җор сүзле, шук малай образы аның йөзгә якын әсәрендә урын алган. Әлеге исемне ишетүгә, балаларның авызы ерыла башлый. Аның белән тагын нинди әкәмәт хәл булды икән, диешәләр.

Шәвәли - кызыксынучан һәм эзләнүчән, елгыр малай. Ул һәрвакыт нинди дә булса бер психологик халәттә күренә, үзенең тәҗрибәсезлеге белән көлке китереп чыгара. 5-6 яшьлек сабый хезмәт белән уенны аерып карый белми әле. Уен аның яшәү рәвеше, дөньяны танып-белүе. Малай останың сәгать сүтеп җыюын карап тора да, үзләренекен сүтеп ташлый, уйный, хезмәт күнекмәсе ала («Сәгать төзәттем»). Кайбер шигырьләрендә сабыйның эшкә ашмас хыялы елмаю тудыра, ул ат башы кадәр кәбестә үстерү турында хыяллана («Мин кәбестә эчерәм»).

Иң кечкенәләр дөньясына табышмак, мәсәл, хикмәтле сүз элементлары килеп керә, бу очракта төп мәгънә уйлап төшенүне таләп итә башлый:

Таеп егылгач,

Шәвәли бераз мактанып ятты,

- Зу-уп зур җир шары

Бә-әрелде миңа

Шу-ундый да каты!! («Бәрелде…»)

Шул рәвешле, шигырьләрендә Шәвәлинең дөньяны фантастик кабул итүе, чын һәм ялганның бергә үрелүе белән ул поэзиядә яңа сәхифәләр ачты, аның яңалыгы да шунда. Шәвәли образы да шул ягы белән кызыклы. Ш. Галиевнең тагын бер үзенчәлеге шунда: ул шигырьләрендә көтелмәгән нәтиҗә ясый. «Менә нинди чебиләр» шигырендә тере чебиләр турында сүз алып барыла сыман. Чынлыкта исә сүз нәни аягындагы чебиләр турында икән. Аякларыңны һәр кич юып ятмасаң, салкын вакытта яланаяк йөрсәң, менә нинди кыен хәлгә каласың икән! «Атлап чыктым Иделне» шигырендә дә чын һәм ялган янәшә килә.

Кечкенә баланың Иделне атлап чыга алуы булмастай хәл. Ахырда табышмак ачыла: ул Иделнең чишмә булып башланган урыныннын атлап чыккан икән. Авторның «мин» исеменнән язган шундый шигырьләрен дә татар баласы инде Шәвәли итеп күз алдына китерә, Шәвәли бергәләп зур Иделнең кечкенә чишмәдән, инештән башлануы турында төшенчә ала.

Шук, шаян Шәвәли бөтен дөньяны иңләп йөри. Аңа бөтен нәрсә яңа, бөтен предметлар, хайваннар, өлкәннәр ачыш бирә, ул гел тормышның шаулы агымында сурәтләнә. Ул җорлыгы белән рәхәт көлдерә, дөньяны юмор аша күзәтергә, аны танып белергә өйрәтә.

Шагыйрьнең «Минем беренче гомерем»еннән күренгәнчә, аның Шәвәли исемен йөрткән авылдаш егете булган.

30 яше тулуга да карамастан, һаман да шук, һаман да шаян малай килеш ул Шәвәли. Малайларыбызның һәм кызларыбызның һаман да сердәше, фикердәше, яшьтәше, киңәштәше. С. Михалковның дядя Степасы, С. Вангели китапларындагы Геруце кебек үк, Белмәмеш һәм Чиполлино кебек үк популяр ул безнең Шәвәли.

Мин - Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин бик уңган,

Өлгер мин,

Юк-бар белән

Көлдермим! Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин,

Мин,

Мин,

Мин бик

Тыйнак мин!

(«Шәвәли».)

ди Шәвәли үзе турында. Ә.Ш. Галиевтән - Шәвәлине ничек эзләп таптыгыз?- дип сорагач, ул бу типик образга әйләнгән образы турында: «- Ул минем белән качышлы уйнады бугай. Балалар өчен яза башлагач та. Ә ул Шомбай сыман кыяфәтен, исемен алыштырып шигырьдән шигырьгә күчеп йөргән. Ахырда, холкы-кыяфәте-килбәте ачыкланып җиткәч, тиктормас малай шигырь юлларыннан: «Мин - Шәвәли! – дип үзе килеп чыкты, - дип җавап бирә. Ә инде:

- Ни өчен «Шәвәли?», - дип сорагач ул, - үз балаларыма да татар исемнәре куштым: Җәмил, Җәмилә, Җәүдәт, Алсу. Тагын бер малай бик теләгән идем, Шәвәли аның урынына булды…»,- дип җавап бирә, шаян итеп.

Ш. Галиевнең 10лап китабы рус теленә тәрҗемә ителгән. Шулар арасында балалар өчен язылган «Заяц на зарядке» (1980), «Кто играет на курае?» (1995) исемле китаплары да бар. Тәрҗемәчеләр Э. Блинова, С.Малышев, В.Бәширов, Р.Моран һ.б. шагыйрьнең шигырьләренә башка илләргә дә юл ачтылар.

Шагыйрьнең иҗаты җәмәгатьчелек тарафыннан да, хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәя алды. Балалар өчен язылган шигырь китаплары өчен ул Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Аңа республикабызда беренче булып ВЛКСМ Үзәк Комитетының Гайдар исемендәге Билгесе тапшырыла.

1972 елда аңа «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин Мәргән» һәм 1966 елда чыккан «С папой кабине» исемле шигырь китаплары өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Ә 1960 елда Татарстан китап нәшриятында рус телендә чыккан «Заяц на зарядке» китабы өчен Ш. Галиев 1982 елгы халыкара бүләккә - Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек була. Авторның исеме Г.-Х. Андерсенның Почетлы исемлегенә кертелде. Бу бүләк шагыйрьгә үз иҗатында югары гуманизм идеяләрен, тормыш оптимизмын тирән чагылдырганы өчен, балаларда тормышка актив, иҗади караш тәрбияләгәне өчен бирелде. Бу Ш. Галиевне илебездә генә түгел, дөнья күләмендәге күренекле балалар язучысы булуын тану. Дипломда шагыйрьнең әлеге китабы балалар әдәбиятының «халыкара әһәмиятле булган күренекле үрнәге» диелә. Аның китаплары төрле телләрдә чыга. Мәсәлән, Мәскәү нәшриятында чыккан «Кто играет на курае?» китабы рус баласын да Шәвәли белән таныштыра, «Витаминлы хәрефләр» (1976) китабы башкорт телендә, Уфада чыгарылган.

1995 елның 6 июнендә аңа Татарстан халык шагыйре исеме бирелде. Ул «Мактау билгесе» ордены, 1996 елдан А. Алиш исемендәге бүләк лауреаты.

Сынчы Әхсән Фәтхетдин Ш. Галиевнең шигъри герое Котбетдин Мәргәнне мәңгеләштергән – ул агачтан юнып, аның сынын ясаган. Халкыбызның композиторлары аның әсәрләренә балалар өчен матур-матур көйләр яздылар. А. Ключарев «Бикмулла», М. Шәмсетдинова «Күбәләк», «Колын бара каладан», «Үткенлек», «Кыңгыраулы бозау», И. Якупов «Бииләр итек-читекләр», «Батыр куян», А. Луппов «Кояш нинди?», Ә. Хәйретдинов «Суда шуабыз» һ.б. Ә менә «Шәвәли» әле шигырьләрдә һәм рәсем-сурәтләрдә генә яши. Милләтебезнең балаларын милли рухта тәрбияләү максатыннан Шәвәли, Камырша һ.б. образларны җанлы итеп тудырасы иде.

Ш. Галиевнең яшь алмаш тәрбияләүдәге хезмәтләре дә зур. Язучылар союзының яшь авторлар белән эшләү комиссиясе председателе буларак, шагыйрь И. Юзеев белән бергә ул озак еллар буе яшьләр арасында булды.«Күңелендә кояш бит аның»,- ди үзенең остазы турында Рәшит Бәшәр.

Әйе, Ш. Галиев турында күпләр «остазым» дип әйтә алыр иде. Мәсәлән, Р. Миңнуллин да Ш. Галиев мәктәбен үтеп шагыйрь булган, чын-чыннан үзенең шәкерте дип санаган кеше»,- дип билгеләп үтә Асия Юнусова, журналист.




















Кулланылган әдәбият.

1. Әдәбият белеме сүзлеге /А.Г.Әхмәдуллин.-Казан: Тат. кит. нәш., 1990.-238б.

2. Галиев Ш. Камырша.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1962.-51б.

3. Галиев Ш. Тамаша.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1964.-62б.

4. Галиев Ш. Шәвәли.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1965.-28б.

5. Галиев Ш. Уйларым-серләрем.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1965.-95б.

6. Галиев Ш. Уены-чыны бергә.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1966.-64б.

7. Галиев Ш. Шаян каләм.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1966.-17б.

8. Галиев Ш. Көлке бүлмәсе.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1967.-80б.

9. Галиев Ш. Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1968.-184б.

10. Галиев Ш. Фикердәшкә.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1969.-143б.

11. Галиев Ш. Шалт, Мөхәммәтҗан!.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1970.-176б.

12. Галиев Ш. Кызык.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1970.-20б.

13. Галиев Ш. Тәмле йорт.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1970.-30б.

14. Галиев Ш. Чынлык.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1970.-160б.

15. Галиев Ш. Котбетдин мәргән.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1971.-49б.

16. Галиев Ш. Мыеклы бозау.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1973.-144б.

17. Галиев Ш. Тылсымлы көзге.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1974.-256б

18. Галиев Ш. Витаминлы хәрефтәр.-Уфа: Баш. кит. нәшр.-1976.-144б.

19. Галиев Ш. Әз-мәз мәзәк.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1979.-160б.

20. Галиев Ш. Канатлы малай.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1982.-96б.

21. Галиев Ш. Тавыклар көлә.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1983.

22. Галиев Ш. Исәнме, дус!.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1985.

23. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр: Балалар өчен шигырьләр.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1987.-423б.

24. Галиев Ш. Камырша.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1989.-14б.

25. Галиев Ш. Дөрес әйткәндә.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1989.

26. Галиев Ш. Кем нәрсә ярата.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1992.-32б.

27. Галиев Ш. Шәвәли хәйләсе.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1998.-256б.

28. Галиев Ш. Көләч көзге.-Казан. Мәгариф.-1998.-23б.


Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Шәүкәт Галиев үзенең балалар поэзиясендә балалар психологиясен, балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен тирәнтен белеп кенә калмады, бу зур һәм серле дөньяга Шәүкәт Галиев дигән кабатланмас шәхес, үз дөньясын китереп куша алды. Нәкъ менә балалар әдәбиятында кабатланмас дөнья ачканы өчен, хөкүмәтебез аны 1972 елда Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләде, ә 1982 елда ул Халыкара Андерсен дипломын алды, Татарстан Республикасының халык шагыйре дигән исемгә лаек булды. Күпьеллык хезмәте нәтиҗәсендә ул үзенең иҗат мәктәбен булдырды, Роберт Миңнуллин кебек талантлар тәрбияләде. Татар әдәбиятының данын һәм дәрәҗәсен күтәрде.

     Табигый талантлы, гаять зур тырышлыгы, ил язмышы белән яшәве аны республикабызның әйдәп баручы шагыйрьләре рәтенә китереп бастырды. Шагыйрь шәхесе һәм иҗаты балалар бакчаларыннан алып, мәктәптә һәм башка белем бирү йортларында җентекләп, кызыксынып, үз итеп, якын күреп, зурлап өйрәнүгә лаек.

 

 

Общая информация

Номер материала: 347964

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG