Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Реферат по татарскому языку Г.Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” “Хиссияте миллия” мәкаләләренә анализ.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Реферат по татарскому языку Г.Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” “Хиссияте миллия” мәкаләләренә анализ.

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “60 нчы урта гомуми белем бирүче мәктәп”





Г.Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” “Хиссияте миллия” мәкаләләренә анализ.





Башкаручы:

I категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы.

Попова Гөлниса

Гаян кызы

(телефон 35-44-53)










Яр Чаллы

2014











Минем буын язучыларга Тукай, билгеле, якынрак тора. Без туганда Тукай үзе дә исән булган әле. Өч яшьтән үк без аны белеп, укып үстек. Тукай белән телебез ачылды, дөньяга күзебез дә ачылды. Безнең рухи дөньябызга иң тирән эзне салучы да Тукай булды. Әлбәттә, Тукайның чын мәгънәсендәге кешелекле, халыкчан, демократик иҗаты бүгенге буынны һәм киләчәктәге бик күп буыннарны да рухи тәрбияләп, баетып торачак. Тукай мирасы тирән диңгезне хәтерләтә. Аның төбендә яткан шигъри һәм мәгънәви гәүһәрләрне эзләү, табу дәвам итәчәк. Бу урында бөек шагыйрьнең бер бик мөһим сыйфатына тукталасым килә. Тукай үз халкының үткәнен бик яхшы белгән һәм исендә тоткан. Тукай үз халкының хәзерге, ягъни үзе яшәгән чордагы тормышны гаять тирән аңлаган. Ниһаять, Тукай үз халкының киләчәге турында даими уйланып, кайгыртып яшәгән. Миңа калса, һәр заманда да чын язучыларга Тукаебызның әнә шул сыйфаты, ягъни үз халкыңның үткәнен белү, бүгенгесен аңлау, киләчәген кайгырту хас булырга тиеш.

Әмирхан Еники, Татарстанның халык язучысы.


Һәр елны татар халкы түземсезлек белән яз айларын көтеп ала. Ул аны табигатьнең иң матур фасылы булган өчен генә түгел, ә безнең сөекле, олы шагыйребез Тукай туган, безгә Тукайны бүләк иткән ямьле, матур көннәр итеп тә каршы ала. Чыннан да, без үзебезнең яшәешебезне Тукай гомеренә тиңлибез. Татар халкы яшәсә, Тукай яшәр. Тукайны яшәтү өчен татар халкы яшәргә, аның бөеклеген киләчәк гасырларга илтеп җиткерергә тиеш. Тукайны без, хаклы рәвештә, олылыйбыз, зурлыйбыз. Утыз яшенә дә җитмичә якты дөньядан киткән Тукайның иҗатын без гасырдан артык өйрәнәбез, ләкин өйрәнеп бетерә алганыбыз юк әле. Аның иҗаты сусаганда килеп йотлыга- йотлыга эчә торган саф сулы чишмә сыман, эчкән саен эчәсе килеп тора. Һәр буынга ул, бишектән алып, колагына ишетелә, канына сеңә. Гомер буе, авырлык килгәндә дә, шатлык булганда да Тукай әсәрләрен укыйсы килә, күңел шуңа тартыла. Тәнкыйтьчеләр дә аны “мәгърифәтче”, “романтик”, “реалист”, “символист” шагыйрь дип, сәяси яктан, дөньяга карашы ягыннан ул “милләтче”, “социаль-демократ”, олы җәмәгать эшлеклесе, гражданин кебек исемнәр белән атадылар. Алай гына да түгел, ул – поэма белгече, фәлсәфи лирика тарафдары, сатира остасы, журналист, балалар шагыйре, һ.б. Ни генә дисәк тә, Тукай Тукай булып кала. Һәм аның олы, искиткеч бай мирасыннан һәркем үзенә, рухына якынны сайлап ала.

Кыскача гына әйкәндә, меңьеллык татар әдәбиятында Тукай – һәр тарафтан уникаль шәхес. Аның шәхес һәм әдәбиятчы буларак үсеше гаҗәеп көчле, тизләтелгән адымнар белән бара. Бу үсешкә Тукай үзен журналистикага бурычлы дип саный. Вакытлы матбугатның җәмгыятьтәге урынын дөрес аңлап, андагы барышка “тәртип” салу рухы белән яши.1

Җаек – Г. Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче адымнан ук шагыйрь үзенең урыны хаклык, халык мәнфәгатьләре өчен көрәш һәм дөреслекне чагылдыру булырга тиеш, дигән карашта торды. 1905 елның ноябрендә Жаекта чыга башлаган “Фикер” газетасының беренче санында ук Тукай үзенең әсәрләрен бастыра. “Әлгасрел-җәдит” һәм “Уклар” кебек журналларда күпләгән шигырь, мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый. “Уклар” журналы татар телендәге беренче сатирик басма булып, башыннан азагына кадәр Тукай редакциясендә чыгарыла.

1908-1909 елларда, замана алып килгән вәзгыятьтән вакытлы матбугат (хәзер аның күз уңында күбрәк сатирик журналлар) низагъларыннан читләшмәсә дә, Тукай иҗатының үзәгенә милли мәсьәләләр килеп керә, татар халкының яшәеше, киләчәге, теле, мәгърифәте аның бәгырен

телгәли, иҗатының, төп юнәлешен миллилек, милли идея, татарлык билгели. Милләт яшәеше өчен көрәш идеясе аның һәр әсәрендә диярлек ярылып ята. Биредә Тукай характерының шактый кырыс булуын һәм эчке

мөстәкыйльлекне югары бәяләвен онытырга ярамый.

Революция еллары яшь шагыйрьнең аңын тиз үстерә. Аның иҗатында күтәрелгән мотивлар арасында татар халкын күп гасырлар буена басып торган иске, реакцион көчләргә һәм гадәтләргә каршы һөҗүмгә чакыру идеясе ачык чагыла. Шушы мотивларда шагыйрьнең милли азатлык һәм мәгьрифәтлек хәрәкәте белән бәйле теләкләре алга чыга. Шагыйрь сатирага мөрәҗәгать итә башлый. Мәсәлән, “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” (1906) мәкаләсендә яңалыкка каршы торучыларга кискен ут ача.

Әсәр публицистик стильдә басылган. Темасы – иҗтимагый-политик. Язучы милләткә битараф түгел, аның өчен җан көеп тә, үпкәләп тә, ачуланып та яза. Әсәр башында ук ул, Тукайча, бөтереп алып кереп китә дә, сулыш алырга да ирек бирмичә, йомгаклап та куя. Милләт дөнья көпчәгенең дөбердәвенә дә, башка милләтләрнең йөрәк яргыч тавышларына да уянмый.

___________________

1Тәлгат Галиуллин. “Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь”, –Казан утлары, 2006 , №4, 59-65 б.

Әсәрнең башыннан ахырына кадәр бер риторик сорау: безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Тукай милләтне агартырга, үзгәртергә теләп газета-журналлар чыгарырга тырышып йөрүчеләргә дә “саллы гына” итеп: “безнең гәзитәләр... ясин шәрәф укуга гына охшап калмасмы?” дип әйтә. Менә нәрсә борчый яшь Габдулланы. Күпме хезмәт, борчулы төннәр милләт күңелендә “шыта алырмы?” Башка милләтләр дә “чәйдәш” булганнар. Ләкин алар һәрберсе Сөләйман мөлкен алып, “үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр”.

Габдулла Тукай милләтне күтәрү юлларын байларны талауда, адәмне адәмгә каршы көрәштерүдә түгел, ә әдәбиятны, сәнгатьне үстерүдә, берләштерүдә күрә. Никадәр милләтен яратуын, сабый баланы иркәләгән, кадерләгән кебек сөйләвендә күрәбез: “әдәбият гөл сулары сибик”, “газета мәрвәхәләре илә йомшак җил истерик”, “җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик”, “милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик”. Милләтне “бичара”, “мескен” дип кызганса да, курыкмыйча эшкә тотынсак, “синең бабаларың булган Бәгъдад вә Әндәләс” халыклар кебек үсеш булыр дип өнди. Ләкин, Тукай фикеренчә, милләтнең “кабыргасын тишкән...Бохара козгыннарын” кусак, “көзгедән канлы авызларын” күрсәтсәк милләт алга китәр, дигән өмет белән яши. Шул юллар белән “һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем – милләт үзе аерыр”, - дип йомгаклый.

Татар милләтенең проблемалары – аның төп тематикасы. Татар хезмәт ияләре арасында халык мәгарифен таратуда, яңа тип мәктәпләр булдыру өчен көрәштә, татарлар арасында педагогик фикерне үстерүдә, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә Г.Тукайның хезмәтләре гаҗәеп зур. Ул милли проблеманың чишелешен халык мәнфәгатьләре өчен көрәшүче мәшһүр җәмәгать эшлеклеләре булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын алга куйды. “Безнең милләт тә, – дип язды Г.Тукай 1906 елда “Хиссияте миллия” дигән мәкаләсендә, – башка милләтләрдәге кебек, яклаучысы, сыена торган урыны булмаган, фәкыйрь вә эшче халыкның файдасына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ”. Әсәрдә укыту-белем бирү проблемасы күтәрелә. Жанры – сатирик тасфирлы мәкалә, түбәнәйтелгән стильдә язылган. Автор “укытучы битлеген киеп, култык астына китаплар кыстырган булып, 25 җирдән ( гипербола) аш ашагач, абыстай янына корсагын (жаргон сүзе) күтәреп кайтып җитү авыр булганлыктан, гына мәдрәсәгә туктап (... ), бераз хәл җыйгач чыгып китә торган мөдәррисләр кул астыннан һәмишә чыкмагандыр”дип әсәр башында ук кисәтеп куя. Әсәрнең теле бай һәм “ачы”. Фразиологик бөтеннәр: “чыга алмаслык наданлык урманына кертеп адаштыру”, “гыйлемнән максудлары бер такым сыра мичкәсе булган”, “иң түбән теләнчедән дә түбән” , “биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакыт” , “теләнче фабрикасы”, “ гимназия казаннарына кереп пешеп, кеше булып чыгарга”, “итәкләренә ябышып”, “мендәр өстендә корсак шиңдереп утыру”, “гыйлемнең алдына тез чүгеп”; фразиологик ныгыма: “баш катырып”,; чагыштырулар: “ үлек чыккан өй төсле моңлы”, “ җәйге кояшсыз мәңгелек көз төсле” авторның теле никадәр бай икәнлеген күрсәтә. Г.Тукай бу мәкаләсендә анафорага нигезләнеп фикерен тагын да үтемлерәк итә :

1. “Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигын вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт арысланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә вә мөрәббияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятләренә (синонимнар) мохтаҗ. Безнең милләт тә, башка милләтләрдәге кеби, хамисез, (...) аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәкъкыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнәргә, бардакханәдән чыкмаган яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә мохтаҗ.

2. Укымак – дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә (антонимнар) иң үткен, иң кирәкле коралдыр. Укымак – фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак – үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак. Укымак үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр – истикъбальләр тугърысында пәйгамбәрлек итмәк. Укымак хәзерге көннәрне киләсе көннәр өчен, бу көнге мәсьәләләрне киләчәктәге мәсьәләләрне чишү угърында ташламак димәктер. Укымак – бүгенге дустлардан киләчәктәге кара көннәр өчен аерылмак димәктер. Укымак – үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максудка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип танымактыр. Укымак – “иҗтиһад мөнкариз” кеби сүзләрдән ха-ха-ха илә көлеп, гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагында чынлап кайрамак дигән сүздер (фигыльләргә билгесезлек кисәкчәсе ялганган).

Укымак – утыз ел мәдрәсәдә ятып, бер татар баеның эштән чыккан кызы илә бер аулак бүлмәгә кереп яту, соңра шул байның бер асрау малае булып тору дигән сүз түгелдер. ( укымак сүзе шулай ук кабатланса да, автор “уттан алып суга салу” максатыннан түгел модаль сүзен кулланып, каршылык тудыра, ягъни кире образны күрсәтү аша яшьләргә акыл бирә). “Укымак” – ләфзы ( автор, куштырнаклар эченә алып, кабатланып килүче сүзгә өстәмә мәгънә бирә) астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр. Укымак – халыкның бәлешен ашап, канын эчеп, үзеңне симертеп, ел саен бер бай кызы үтереп яки аерып, хайванлык итеп яту дигән сүз түгелдер”.

Мәкаләсен автор өндәү белән йомгаклый: “Тырышыңыз, карендәшләр шәкертләр, тырышыңыз!”

Димәк , ни генә әйтсәк тә, Җаек – Г. Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Җаек шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Уфада яхшы беләләр. Ләкин ул туган ягына ашкына һәм 1907 елның көзендә Җаектан Казанга күчеп килә. Туган ягына ул өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик, сәяси көрәшче, һәм публицист булып кайта. Дәртләнеп, җиң сызганып иҗат эшенә керешә. Әдәбият язмышы, аның үсешен кайгырта. Казанга килүгә, Ф.Әмирхан җитәкләгән “Әл-ислах”газетасы эшендә актив катнаша башлый. 1908 елда Г.Камал белән бергә сатирик “Яшен” журналын чыгаруга ирешә. Аның беренче санында “Август башы” мәкаләсе белән чыгыш ясап, үзенең тоткан юлын, иҗат программасын күрсәтә. Ләкин журнал 1909 елда чыгудан туктый.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев мөхәррирлегендә сатирак журнал “Ялт-йолт” чыга башлый. Бу журналда эшләп, Г.Тукай татар ирекле матбугатның традицияләрен дәвам иттерә, үзенең кыю әсәрләре белән замананың иң әһәмиятле сорауларына җавап һәм бәя бирә.

1908 елдан алып, соңгы сулышына кадәр Тукай милләт хәсрәтен, халык язмышын уйлаган. Сигез ел буе ару-талуны белмәгән каләме 1913 елның апрелендә туктап калды. Ләкин аның әдәби мирасы мәңгелек. Габдулла Тукайның иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул. Мондый шагыйре, үзенчәлекле шәхесе булган милләт – зур һәм талантлы милләт, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.







Кулланылган әдәбият.

1. Әдһәмова Г.М., Сафиуллина Ф.С.,Фатыйхова Ф.Ф., Юзиев Н. Г. Татар Совет әдәбияты һәм туган тел. – Казан: ТКН, 1991. – 187 - 193 б.

2. Габдулла Тукай. Әсәрләр 5 томда, – Казан: ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова, 1985.

3. Вәлиев М. Х. Табарга һәм югалтмаска. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: ТКН, 1982. .

4. Гыйззәтуллин Н. Әдәбият һәм тормыш. (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). – Казан: ТКН, 1982. – 3 – 22 б.

5. Тәлгат Галиуллин. “Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь”, –Казан утлары, 2006 , №4, 59-65 б.

6. Үзбәк Гыймадиев. Тукай мирасы турында “Ялт- йолт” –Казан утлары, 1978, №6, 154-158 б.

7. Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. – Казан: Яңалиф нәшрият йорты, 2003. – 136 б.

8. Даутов Р., Исмагыйль Рәми. Әдәби сүзлек. ( Элекке татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: ТКН, 2001. – 399 б.

9. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2000. – 335б.

10. Заһидуллина Д.Ф.,Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты.(Теория. Тарих.) – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2004. – 247 б.

11. Курбатов Х. Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы. – Казан: ТКН, 1971. – 196 б.

12. Мансур Вәли – Барҗылы. Күңелем кошы. (Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

13. Мусин Ф.М.,Зәкиев М.З., Хәсәнов М.Х., Асылгәрәева Ш.Н. Тукай һәм ХХ гасыр мәдәнияте (Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыгара конференция материаллары) – Казан: ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова, 1997.

14. Нуруллин И.З. Габдулла Тукай. – Казан: ТКН, 1979.

30. Рахман Р. Татар телендә 100 сочинение. - Казан: “Раннур”, 2001. – 149 б.

15. Рахман Р. Дәреслектәге биремнәр һәм темалар буенча сочинениелар. - Казан: “Раннур”, 2004. – 176 - 181 б.

16. Сәхапов М. Хакыйкать йөзе. ( Югары сыйныф укучылары, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2005. – 319 б.

17. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. ( Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2000.

Краткое описание документа:

Наследие татарского поэта Габдуллы Тукая бессмертна.  О его творчестве можно рассказывать часами. В реферате анализируется его публистические произведения "Наша нация спит или вымерло?" и "Хиссияте  миллия". Вводным словом приведены слова Татарского писателя Амирхана Еники.Он говорит, что Габдулла Тукай поистине народный, демократичный поэт. Что его творчество напоминает нескончаемое море. Автор говорит, что каждый человек должен думать о своей нации и развивать его. В реферате рассказывается о биографии Г. Тукая и о его творчестве, как публициста. Годы революции тоже изменили стиль его творчества.

Автор
Дата добавления 18.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров421
Номер материала 132162
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх