Инфоурок / Другое / Конспекты / "Р.Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен укыту-тәрбия процессында куллану" темасына доклад
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

"Р.Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен укыту-тәрбия процессында куллану" темасына доклад

библиотека
материалов

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен укыту-тәрбия

процессында куллану

Мәктәптә әдәбият фәнен укытуның төп максаты укучыларны сүз сәнгатен аңларга өйрәтүне, татар әдәбияты һәм тәрҗемә әсәрләр аша рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләренең байлыгы белән таныштыруны күз алдында тота. Баланы матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикер йөртүләрен үстерү, рухи дөньяларын баету төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әдәби белем бирүнең нигезе- әсәрне уку, анализлау, тарихи-мәдәни фактлар белән таныштыру. Балалар язучы әйтеп бетермәгәнне үзләренең хыяллары белән баета, авторның фикерен үзенеке белән чагыштыра.

Укытучы укучыларның бөтен уку процессын күз алдында тотарга тиеш: әсәрне ничек кабул итәләр, мәгънәсенә төшенәләр, анализ ясыйлар, әсәрдәге авыр сүзләрнең мәгънәләрен ничек аңлыйлар һәм бәя бирәләр. Бары тик шул чагында гына балалар грамоталы укучыларга әйләнә, әсәр турында кызыксынып фикер йөртә, үз сүзләрен дәлилләп әйтә беләчәк. Бу мөһим мәсьәләне чишкәндә предметара бәйләнешләр, сәнгатьнең башка төрләренә мөрәҗәгать итү, әдәбиятның электән килгән традицияләрен истә тоту зур роль уйный.

Әдәбият дәресләрендә укытучының нәтиҗәле хезмәте булып, укучының әсәрне дөрес аңлавы, анализлый белүе, анализ вакытында үз фикерләрен әйтә алуы санала. Бу эшнең нәтиҗәсе исә укучының телдән яки язма рәвештә инша, очерк, доклад, мәкалә, фәнни эш эшли алуында күренә. Дәресләрдә сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә, бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк.

Мин рус мәктәбендә укучы татар милләтеннән булган балалар белән эшлим. Шуңа күрә татар әдәбияты дәресләрендә шәхес нәтиҗәләренә күбрәк игътибар итәргә тырышам. Безнең максатыбыз укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру, милли горурлык хисләре, әхлак нормаларын үзләштерү. Җәмгыять өчен әхлакый сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияләү. Бу максатны тормышка ашыруда безнең халкыбызның бай мирасы ярдәмгә килә. Һәм мин үземнең дәресләремдә бу мирасны кулланырга тырышам. Бигрәк тә, Р. Фәхреддин хезмәтләренә мөрәҗәгать итәм. Чөнки Риза Фәхреддин татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы. Һәм чын мәгънәсендә тәрбияче дә.

Башлангыч сыйныфларда да, югары сыйныфларда да дәресләр үткәргәндә Р.Фәхреддин хезмәтләрен кулланырга тырышам. Хәзер шуңа берничә мисал китереп үтәсем килә. Мәсәлән, өченче сыйныфта «Яхшыдан үрнәк, яманнан гыйбрәт ал» дигән бүлек бар. Шул темага кертелгән әсәрләр белән танышканда, мин «Тәрбияле бала» хезмәтен кулланам. Әсәргә кагылышлы аерым өзекләрне укыйбыз, кирәкле моментларны дәфтәрләргә дә язып куябыз. Ә инде йомгаклау дәресендә бу нәсыйхәтләрне берләштерәбез. Һәм укучылар үзләрендә дә шул сыйфатларны булдырырга тырышалар.

Шулай ук өченче сыйныфта «Ата-ана һәм туганнар» бүлегендәге әсәрләр белән танышканда да Р. Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен куллану бик отышлы. Әти-әнигә мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү өчен «Ата вә ана», «Туганнар», «Якын кардәшләр» бүлекләреннән өзекләр укыйм. Мәсәлән, «Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез». Бу юлларны укыганнан соң, укучылар әти-әниләрне хөрмәт итәргә, алар белән әдәпле сөйләшергә кирәклеген аңлыйлар. Шуңа күрә Р.Фәхреддин үгет-нәсыйхәтләрен башлангыч сыйныфларда куллану бик әһәмиятле. Балалар кечкенәдән үк бу хисләрне белеп үсәргә тиеш.

Шулай ук Р.Фәхреддин үгет-нәсыйхәтләрен югары сыйныфларда да куллануны дәвам итәм. Без татар әдәбияты дәресләрендә язучыларның әсәрләре белән танышабыз һәм вакыйгаларга, геройларга бәя бирәбез. Дәрестә үгет-нәсыйхәтләрдән өзекләр укыйбыз. Мәсәлән, бишенче сыйныфта Д.Аппакованың «Шыгырдавыклы башмаклар» әсәре өйрәнелә. Дуслык турында сөйләшкәндә «Дус» бүлегеннән өзекләр китерәм. Мәсәлән, «Адәм баласының шатлык вә кайгы вакытларында таяначак җире, файда күрсәтеп, файда күрәчәк урыны, дуслары булачактыр» һәм «Дуслар – авырлык вә мәшәкать көннәрендә ярдәмче булсыннар» һ.б. Шушы юлларны укыганнан сон, укучылар чын дуслыкның, чын дусларның кирәклеген тирәнрәк төшенәләр.

Тугызынчы сыйныфта Ш. Камалның «Буранда», А.Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән», унберенче сыйныфта Ә. Еникиның «Әйтелмәгән васыять» әсәрләрен өйрәнгәндә, «Ата вә ана» бүлекләреннән өзекләр уку бик отышлы. Укучылар әти-әниләрен рәнҗетергә ярамаганлыгын аңларга тиешләр.

Гомумән алганда, Р.Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда кулланырга кирәк. Мәсәлән, «Йөз әдәпләре», «Сөйләшү әдәпләре», «Ашау әдәпләре», «Йөрү әдәпләре» һ.б. Бу бүлекләрне бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә куллану да бик нәтиҗәле. Чөнки бу нәсыйхәтләр кешене чисталыкка, пөхтәлеккә, тәрбияле, тәртипле булырга өйрәтә.

Дәреслекләрдә Р.Фәхреддин иҗатына сәгатьләр каралмау сәбәпле, мин Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен куллану буенча “Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча татар әдәбияты дәресләрендә әхлакый тәрбия бирү” дигән авторлык программасы төзедем. Бу программа- татар тәдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү программасы. Ул бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен бирелгән сәгатьләр хисабыннан үткәрелә.

Программа 5-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. Үз эченә 12 сәгатьне ала. Ул 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары өчен дүртәр дәрес итеп бүлеп бирелгән.

Әдәбиятны тәрбия һәм матурлык чыганагы дип тә әйтеп була. Шуңа күрә матур әдәбият аша без укучыларга әхлакый тәрбия бирергә тиеш. Һәм бу укыту-тәрбия процессында күренекле мәгърифәтче-галимнәребезнең хезмәтләрен дә файдаланырга кирәк. Без шулай эшләсәк, Ризаэтдетдин Фәхреддин күрергә теләгәнчә, әхлакый сыйфатларга ия булган мәдәниятле балаларны тәрбияли алырбыз.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-202059

Похожие материалы