Инфоурок Другое Другие методич. материалыР.Фәхреддиннең тәрбия өлкәсендә эшчәнлеге.

Р.Фәхреддиннең тәрбия өлкәсендә эшчәнлеге.

Скачать материал

Әхтәмова Г.Ф.

Татарстан республикасы

Алабуга муниципаль районы

Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем

муниципаль бюджет учреждениесе.

 

АЛТЫННАН ДА КЫЙММӘТЛЕ - ТӘРБИЯЛЕ БАЛАДЫР

(Р. Фәхреддиннең тәрбия өлкәсендәге хезмәтләре буенча)

          Кереш.

         Тәрбия элек-электән җәмгыятебездә һәм кешелек тормышында иң мөһим урынны алып тора.  Кешенең тәрбиялелек дәрәҗәсе аның үз-үзен тотышында, холык- фигылендә чагылыш таба. Безнең тормышыбыз, киләчәгебез нинди булуы иң беренче чиратта тәрбиядән тора. Тәрбия исә, үз чиратында, балага кечкенәдән үк бирелә башлый һәм ул баланың шәхес буларак формалашуына тәэсир итә.  Дөрес тәрбия алган бала үсеп тормышта үз юлын сайлап, җәмгыятьтә үз урынын тапкач та, дөрес карар кабул итәчәк һәм шуңа күрә кешелек дөньясын дөрес юлдан алып барачак. Әлеге эшебезнең темасының актуальлеге дә шуннан гыйбарәт дип уйлыйм мин.

         Эшнең максаты:

- күренекле мәгърифәтче галим , язучы, журналист, дин әһеле  Риза Фәхреддиннең тәрбия өлкәсендәге эшчәнлеген барлау. Әлеге максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:

- Р. Фәхреддиннең тормыш юлын һәм иҗатын барлау;

-язучының тәрбия өлкәсендә иҗат ителгән хезмәтләренең берсенә аерым тукталып, җентекләп өйрәнү;

- “Нәсыйхәт” китабындагы тәрбия мәсьәләләрен анализлау.

           Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп санаган, милләтне аң-белемле, һөнәрле итү белән бергә,әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә дә зур игътибар биргән.”Кеше булу өчен гыйлем белән бергә күркәм холык кирәктер,һәм дә боларны бер-берләреннән аеру дөрес булмас”,-ди ул.

Хәзерге заманда,рухи ярлылык,рухи гариплек көндәлек тормышыбызга нык үтеп кергән чорда, күренекле галим Р.Фәхреддин мирасының халкыбызга кабат кайтуына күңел сөенә,галимнәребезгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәсе килә.

          Төп өлеш.

         1859 елның 13 гыйнварында Самара  губернасының Бөгелмә өязе (хәзер  Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат  авылында ир бала дөньяга аваз сала.  Әлеге вакытта бу баланың күренекле галим, әдип булыр дип беркем дә уйламагандыр. Ризаэддин яшьтән үк укыту тәрбия эшенә керешә һәм гомере буена аңа тугрылыклы булып кала. Тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләренә  багышлап бик күп әсәрләр бастыра. Менә шушы юнәлештә аның “Гыйльме әхлак” ( “Әхлак тәрбиясе”) сериясе барлыкка килә. Әлеге китап зур-зур тиражлар белән басылып, бөтен мөселман татар мәктәп-мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика дәресләрендә дәреслек итеп кулланылган һәм һәрттатар гаиләсенең өстәл китабы буларак файдаланылган. [2:3]

         Ризаэддин Фәхреддин тәрбия, тәртип, әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны бетерүче һәртөрле бозыклыклага, аеруча бөтен әшәкелекләрнең башы булган эчүчелеккә каршы гоере буе көрәшә, кешеләрнең бу әшәке юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм оят утына сала. Мондый кызганыч һәм фаҗигале юлга басмас өчен, ул: “Һәр адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләшергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала”, - дип саный, һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүнең һәм камилләштерүнең гүзәл үрнәге булып тора. Үзенең “Юаныч” исемле зур күләмле хезмәтендә, яшь бунда эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтеп, Р. Фәхреддин болай дип яза: “Җиде белән егерме яшь арасындагы яшьләрнең күз уңнарына исерекләрнең рәсемнәрен, үпкәләренең сыйфатларын куеп тору кирәк. Бу рәсемнәрне күреп курыксыннар, исереклеккә дошман булып үссеннәр. Аларны исереклек хәлләрен күрсәтә торган кинотеатрларга йөртергә кирәк. Шуларны күрсеннәр вә җирәнсеннәр.” [2:4]

Соңгы елларда Ризаэддин Фәхреддин иҗатына игътибар арта бара.Чөнки Р. Фәхретдинов - әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек,итагатьлелек , кешелеклелек, намус, сафлык, пакьлек, гаделлек, яхшылык кебек күркүм сыйфатларны эченә алган хезмәтләрне эченә алган хезмәтләрне мирас итеп   калдырган бөек шәхесләребезнең берсе.

           Аның “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Шәкертлек әдәбе”, “Гаилә”, “Нәсыйхәт”, “Ата әдәбе”, “Ир әдәпләре”, “Хатын әдәпләре”, “Ана әдәпләре”, “Исерткеч эчүдән котылу чаралары”, “Сәлимә, яки гыйффәт”, “Китап вә уку” һ. б. хезмәтләрен өйрәнү, һичшиксез, бүгенге коточкыч ямьсез - кеше талау, эчүчелек, наркомания, фәхишәлек, үтереш кебек күренешләрне киметергә ярдәм итәр дип ышанасы килә.   Бүгенге шау-шулы заманда тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Җәмгыятебез рухи яктан ярлылана, тәртипсез  тормыш алып баручылар арта бара,  инде бөтенләй кешелек сыйфатларын югалтып баручылар да шактый. Яшь буын кешеләре арасында  әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибар югалту, матурлыктан ләззәт алып яшәмәү, ямьсезлекне күреп йөз чөерү урынына битарафлык күрсәтеп калу гадәти күренешкә әверелә бара. Яшьләребез арасында үз-үзен тота белмичә, очраклы кешеләр сүзенә ышанып, фаҗигагә юлыгучылар да аз түгел. Тормышыбыздагы әлеге тискәре күренешләргә каршы көрәш алып барганда, Риза Фәхретдиннең хезмәтләре өлге итеп тотарлык.

           Әйтик, минем әдипнең “Нәсыйхәт” дип аталган китабына тукталып үтәсем килә.  Әлеге китапны һәрбер укытучы, һәрбер тәрбияче, һәрбер ата-ана, һәрбер бала кулына алып укый һәм үз тормышында, эш тәҗрибәсендә куллана ала. Әлеге “Нәсыйхәт” исеме астында бастырылган китап үзе берничә бүлектән тора, һәм әлеге бүлекләрне автор түбәндәгечә исемли:

           1. Беренче китап. Балалар өчен.

           2. Икенче китап. Кыз балалар өчен.

           3. Өченче китап. Олуглр вә бөекләр өчен.

           4. Дүртенче китап. Шәкертлек әдәпләре.

           5. Бишенче китап. Әһле гыяль. (Өй җәмәгате)

           6. Алтынчы китап. Тәрбияле бала.

           Мәсәлән, беренче китапны гына алыйк. Ул “Балалар өчен” дип атала. Әлеге кичәк 33 бүлекчәдән тора. Һәр бүлекчә үзенчә әһәмиятле. Мәсәлән, “Ата вә ана” бүлекчәсен алыйк. Монда балага ата-анага карата нинди мөнәсәбәттә булырга, нинди гамәлләр кылырга кирәклеге  язылган. Шулай ук ата-ана сүзен аяк астына салып таптамау, ата-ана рәнҗешеннән саклану, аларга ярдәм итү турында аңлатылып кителгән. Әлеге язманы һәр педагог үзенең дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә кулланырга мөмкин. Р. Фәхреддин уку, белем алу, гыйлемле булу мәсьәләләренә дә җитди караган. Мәсәлән, “Мәктәп” бүлекчәсендә ул укучыларга мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен язган. Әлеге кагыйдәләргә күз салсак, аның хәзерге мәктәп кагыйдәләре белән аваздаш булуын аңларга була. Менә ул ни дип яза: “Бер төрле дәрес бирелгәндә, сез икенче дәресләргә карамагыз, бәлки укытучы тарафыннан бирелгән дәрескә тәмам күңелләрегезне салыгыз, һәрбер нәсыйхәтләрне зиһенегезгә урнаштырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез вә башка әйберләргә күңелләрегезне җибәрмәгез, бу сәбәптән осталарыгыздан ризалык алырсыз, гомерегездә файда күрерсез. ”[2:37]

           “Кыз балалар өчен” дигән китабында хатын-кызлар. Кызлар өчен мөһим булган барлык мәсьәләләргә кагылып китә. “Шәкертлек әдәпләре” дигән дүртенче китабында шәкертләр өчен мөһим булган берничә вазифаны күрсәтә. Һәр вазифасында шәкертләр өчен мөһим булган сыйфатлар турында яза. Мәсәлән, дәрескә әзерләнә белү, тырышлык, буш вакытны дөрес бүлә һәм файдалы үткәрә белү, үҗәтлек, түземлелек, гыйлемне саклап тота белү, чисталык һ.б. укучылар өчен мөһим булган сыйфатларны  ачып бирә.  “Тәрбияле бала” китабында Риза Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә –тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья баййлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә.” [2:167] Әлеге юлларда күпме тирән мәгънә салынганлыгын һәркем күрә ала.

           Йомгаклау.

           Язмабызга нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия өлкәсендәге эшчәнлеге әле күп буыннарны тәрбияләргә җитәчәк. Чөнки аның кебек әдипләребезнең эшчәнлеге, күпме генә еллар узуына карамастан, үз укучысын табачак, үз урынын алачак. Балага тәрбия бирү-нинди генә илдә, нинди генә телдә алып барылмасын, асылында шул ук кешелек сыйфатлары ята. Ә бу сыйфатлар барысы да Риза Фәхреддиннең хезмәтләрендә урын тапкан. Димәк, аның мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү әле дәвамлы булачак дигән сүз. Без, укытучылар исә, үз чиратыбызда, аның китапларын өлге итеп дәресләребездә файдаланырбыз һәм яшь буынны ул кушканча тәрбияләргә тырышырбыз.

             Чыннан да, Ризаэддин Фәхреддин мирасы иксез-чиксез   диңгез кебек. Безгә әле аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе...

Язмамны Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре белән тәмамлыйм: “Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз.Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме вафат булмас, мәңге калыр.”

           Файдаланылган әдәбият.

1.Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. III кисәк. – Казан, 2007.- 192 б.

2. Ризаэддин Фәхреддин: Нәсыйхәт.Әхлак гыйлеменнән.- Казан: Мәгариф, 2005. – 184 б.

3. Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык. – Казан: «Рухият» нәшрияты, 1999. –224 б.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Р.Фәхреддиннең тәрбия өлкәсендә эшчәнлеге."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по ипотечному кредитованию

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 208 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.01.2016 1264
    • DOCX 21.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахтямова Гульчачак Фаизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ахтямова Гульчачак Фаизовна
    Ахтямова Гульчачак Фаизовна
    • На сайте: 9 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7612
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Управление коммуникациями в кризисных ситуациях

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие и воспитание: ключевые навыки для родителей маленьких детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Налог на прибыль и учет доходов/расходов

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе